Хикәя

11.09.2017 №8 (август), 2017

Кышкы яшен


telenok

Повесть
Дәвамы

6

Юл мактанырлык булмаса да, башта машина карны үкерә-үкерә ярып бара алды. Ләкин бер урында дыкылдап туктап калды. Арслан төшеп алдан да, арттан да карны көрәп керде. Алга-артка тарттыргалый торгач, машина берәр метр чамасы әле алга, әле артка хәрәкәтләнә башлады. Ләкин ныклап кузгалып китәргә көче җитми иде.
– Зиннур, әз генә этсәң, бу урыннан кузгалабыз инде… – диде Арслан. – Әллә бер боксёр көчең белән этеп җибәрәсеңме?
Ләкин аның елмайган йөзе дустының җитди карашы белән очрашты.
– Их, яшьти! – Зиннурның тавышы үкенечле иде. – Этә алмыйм шул, боксёр көче бетте бит…
– Нәрсә дидең? Дөрес аңламадым бугай…
– Минем гәүдәне хирурглар сыныклардан җыйнадылар шул…
– Ни сөйлисең, Зиннур?!
– Зур авариягә очрадык без. Үземнең командам белән. Алар да бик озак дәваландылар. Узган көздән бирле Израиль больницаларында үлем белән яшәү арасында аунадым. Кайтканыма әле яңа гына.
– Безгә әйтмәдегез дә!..
– Менә терелдем – очраштык…
– Да-а-а! – дип сузды Арслан. – Син үлем белән көрәшеп яткансың икән…
Зиннур рульгә утырып, Арслан этә торгач, бу хәвефле урынны ахырда ерып чыктылар. Унбиш чакрым араны узу бер сәгатькә якын булды. Хуҗаларның болдырында, ишегалдында электр утлары гөлт итеп янып тора. Аларны капкадан хуҗа хатын елый-елый каршы алды. Кабаланып абзарга керделәр, калын такта ишекне ачып, мал өенә үттеләр. Зиннурның сулышын ачкылт ис буып алды. Сыер уртада салам өстендә ята, аның янында – Гөлнурларның күршеләре булса кирәк – өч хатын, ике ир-ат мәшәләнә иде. Сыерның башы ак, гәүдәсе урыны белән кара, урыны белән ак иде. Бозауның алгы аягы чыгып тора, сыер авыр итеп сулыш ала, бөтен гәүдәсе калтырый. Арслан сумкаларын читкәрәк куйды да:
– Кушаматы бармы? – дип сорады.
– Акбаш, – дип җавап бирде Гөлнур.
Арслан сыерның битләрен, муеннарын йомшак кына сыпырырга тотынды, аңа иркәләп эндәште:
– Аз гына сабыр ит инде, Акбаш. Син акыллы бит. Күзләреңнән яшьләрең аккан. Кая, сөртик әле, апасы, теге сөлгене алып бир әле. – Арслан Гөлнур биргән сөлге белән аның күзләрен, юеш борынын, авыз читләрен сөртеп алды.
– Каяле, колагыңны карыйк. – Ул аның колагына бармагын тыгып торды. – Менә бит, Акбаш, колагың сак, температураң юк. – Аннары алгы култыгы тирәсенә бармаклары белән басып торды. – Хәлең начар түгел, йөрәгең әйбәт тибә. Хәзер сине ничегрәк бозаулатырга икәнен карыйбыз.
Арслан сыер яныннан торгач, сорап куйды:
– Сез аны нишләттегез соң? Ул бит бик нык курыккан.

– Тарттык, – диде ирләрнең берсе.
– Бик озак тарттык, – дип өстәде Гөлнур.
– Бозауның бер аягы эчтә, башы эчтә, – диде Арслан, тунын ычкындыра-ычкындыра. – Сыңар аяктан тартып бозау чыкмаганын сез белергә тиеш югыйсә…
Ул тунын, свитерын салып биргәч, ике кулының да күлмәк җиңнәрен иңбашына кадәр сызганды.
– Кызганыч, наркоз беткән чак. Авыртыр инде… Башыннан тотыбрак торыгыз. Мин икенче аякның ничегрәк килгәнен карыйм әле.
Ул бераз сыерның янбашларын, бил турларын йомшак кына сыпыргалады.
– Әз генә сабыр ит, малкай, әзрәк авыртыр, нишлисең инде, җан иясенең тууы җәфаланмыйча гына булмый…
Шул арада аның кулы бозау аягы кырыннан акрын гына сыер карынына кереп китте. Капшап-капшап карагач, Арсланның аркасына салкын тир бәреп чыкты: бозауның башы артка карап каерылган иде. Турайтып булса, бозауның исән калу ихтималы бар. Әгәр борып булмаса, сыерны исән калдыру өчен бозауны турап алырга туры киләчәк. Кайчакта бу матавык бозауны турау, сыерны сую белән дә төгәлләнә. Арслан кулы белән бозауны эчкә таба этәргә кереште. Әз генә бушлык барлыкка килде кебек. Бушлыкны саклау өчен клюка кирәк. Ул артына борылып Зиннурга дәште:
– Сары сумкада ак сөлгегә төрелгән бер бәләкәй ухват төсле әйбер бар. Шуны гына алып бир әле.
Зиннур ул сораган әйберне сузды. Арслан клюканы аналыкка кертте, клюка белән терәгән аралыктан бозау аягын бөкләп, шудырып чыгармакчы булды. Ләкин аяк буйсынмады. Ул сары сумкадан вазелин алып, аны учы белән эчкә кертеп, бозауның бөкләнгән аягына сылагач, аяк чыгу ягына турайды. Бу – беренче өмет иде. Әмма күпме тырышса да, бозауның башын бора алмады. Сумкасыннан баулы ыргак алып, аны эчкә кертеп, бозауның күз читенә эләктерде һәм бауны акрын гына тартырга кереште. Ләкин баш борылмады.
– Берегез килегез әле, егетләр, – дип, сыер башын тотып торучы ирләргә дәште.
Бергәләп сак кына тартырга керешкәч, баш кузгалды. Сыер авыртуга түзә алмыйча кычкырып җибәрде.
– Туктагыз, Арслан абый, үлә бит! – дип елап, Гөлнур алар янына йөгереп килде.
– Борчылма, Гөлнур, сыер исән булыр, бозау да, – диде Арслан.
Ахырда бозауның башы борылды. Арслан , кулы белән эчкә кереп, бозауның күзендәге ыргакны ычкындырып тышка алды. Аннары икенче аякка да бау эләктерде, аларын хатын-кызлар тотты.
– Чамалагыз, аяклар кире эчкә кереп китмәсен. – Ул кулы белән карынга кереп, бозауның иягенә элмәк кидерде дә: – Әйдәгез, өч бауны да акрын гына тартабыз, – диде. – Ә син мөгезләрдән нык тот, сыер без тартканда болайга шумасын.
Тарта башлауга, сыер тагын кызганыч итеп кычкырып җибәрде, ләкин туктарга ярамый иде. Менә бозауның борыны, ак яңаклары, күзләре күренде, әмма шуннан соң чыгу хәрәкәте туктады. Сыерның авызыннан күбекләр килде, ул тарткан саен кычкырды, тагын да авыррак сулый башлады.
Шулчак кызыл ыштанлы, ялан аягына олы галош сөйрәгән алты-җиде яшьлек малай акырып елап килеп керде. Аның артыннан ияргән ябык кына карчык малайны күлмәк итәгеннән эләктереп, үзенә таба тартты.
– Акбаш, матурым, әз генә түз инде, – дип, Арслан сыерны йомшак
кына сыпыргалады. – Безгә көчәнеп ярдәм итсәң, бәбиең дә туар, үзең дә котылырсың.
– Мин ни булмаска сугым пычагын алып керим әле, – диде ирләрнең берсе.
Шулчак әби корышкан беләкләрен селти-селти кычкырырга тотынды:
– Суйдырырмын менә мин сезгә! Ничә ел буе көчкә юньле бер сыерга тиендек. – Аннары Гөлнур каршына килеп чәрелдәп җибәрде: – Ник дәшмичә басып торасың? Сыерны суйдырсак, Расих икебезне дә үтерә бит!
– Әти үтерә, әти үтерә! – дип, бии-бии еларга тотынды кызыл ыштан.
– Туктагыз әле зинһар! – диде Арслан, тавышын күтәреп. – Пычак миндә дә бар ул. Менә бу җан иясе кызганыч бит.
Бозау күзләрен челт-мелт китереп, аны аңлагандай карап тора иде. Арслан сыерның авыртуын басарга булды. Сумкасыннан яртылы шешә чыгарды. Анда су белән сыекланган аракы иде. Ирләр сыерның башын бераз күтәреп тотып тордылар, ул аракыны сыерның тамагына койды. Аннары бозауның әле эчтә торган баш тирәләренә бармаклары белән эткәләп вазелин кертте.
– Бауларны тоттык, сак кына тарта башлыйбыз, – диде Арслан.
Бер-ике минуттан бозауның яртысы ак, яртысы кара башы килеп чыкты, аяклары да тез турыннан үтеп күренде.
– Исән туа бит! – дип, шатланып кычкырып җибәрде Гөлнур.
– Ашыкмыйбыз, тартабыз, – дип боерды Арслан. – Әйдә, малкай, көчән, җиңелрәк булыр, – дип йомшак тавыш белән сыерга да дәште.
Акрын-акрын тарта торгач, ниһаять, бозауны сөйрәп чыгардылар. Арслан аның кендеген кисеп, киселгән урынны йодлы эремә белән эшкәртте, бәйләгән бауларны бозауның иягеннән, ике аягыннан чишеп алды.
– И, Арслан абый, сиңа нинди генә рәхмәтләр әйтим?! – дип, аның тирәсендә бөтерелде Гөлнур.
Шул арада сыерның яңакларыннан сөйде, сөлгесе белән аның күзеннән аккан яшьләрен, бозауның авыз-борынын сөртте. Арслан почмактан чиста салам алып килеп, сыерның башы янәшәсенә салды. Бозауны шул саламга шудырып керттеләр. Арслан кесәсеннән бер уч яшел уҗым алып, сыерга каптырды, аны яңакларыннан иркәләде:
– Сабыр икәнсең, малкаем. Менә бәбиең исән. Әйбәтләп яла, тәннәренә массаж яса кытыршы телең белән. – Аңа карый-карый, сыер ул каптырган яшел үсентене чәйнәп йотты. – Бәбиең җиленнәреңнән җылы сөтеңне имәр, үзеңә дә рәхәт булыр…
Зиннур Арсланга исе-акылы китеп карап торды. Аның битләре алланган, күзләрендә шатлык нуры балкый иде. Ул сыер тизәге белән аралашкан саламга тезләнгән. Җилкә турына кадәр канга, вазелинга, карын лайласына баткан куллары белән бозауны маңгаеннан иркәләп маташучы Арсланнан да бәхетлерәк кеше бар идеме икән бу дөньяда?! Бирегә килеп сулышларны куырып алган ачы сидек, тизәк, черегән тирес исләренең юкка чыгуына Зиннур хәйран калды. Әллә ул тәмсез исләрне өстеннән пар күтәрелгән шушы тере җан иясе юкка чыгардымы соң?
Арслан коры салам белән чалбарларын сөртте, Гөлнур алып чыккан җылы су белән сабынлап кулларын югач, свитерын, тунын киде, сумкасына дәвалау әйберләрен, бауларын тутырды. Ул арада сыер аягына басарга маташа башлады. Арслан белән бергәләп теге ике ир булышкач, ул чайкала-чайкала торып басты.
– Кеше түзми бу хәлгә, – диде Гөлнур һаман тынычлана алмыйча. – Ә ул түзде бичара…
– Кеше дә түзә, онытабыз гына без аны, – дип куйды Арслан.
Ул арада сыер бозавын яларга тотынды. Әнисенең кытыршы теле яңакларын ялаганда, бозау, күзләрен кысып, авызын ачып-ачып ала иде.
Кинәт тагын теге кызыл ыштанлы малай галошларын лаштырдата-лаштырдата чабып килеп керде.
– Ура, Акбач бозаулады, Акбач бозаулады! – дип йөгергәндә, саламга сөртенеп, сыерның арт аягы астына барып төште.
Кулларына таянып торып маташканда, сыер лайлалы койрыгы белән малайның битенә селтәп тә алды. Барысы да күтәрелеп көләргә тотындылар. Сыер койрыгын кабат селтәгәнче, Арслан еларгамы-юкмы дип торган малайны ике кулы белән култык астыннан тотып, үзенә тартты.
– Син елаган булган идең, – диде ул аңа йомшак кына итеп. – Менә нинди бәләкәй сыер алып бирдек сиңа. Аны яратырсыңмы?
– Яратырмын! – Малай бая еларга әзерләп бетергән авызы белән көлеп җибәргәнен сизми дә калды.
Гөлнур аның кызыл ыштанына, күлмәгенә ябышкан юеш саламны сыпырып төшерде дә артына яратып кына шапылдатты һәм сыңар тештән дә мәхрүм аңкауларын күрсәтеп елмаеп торучы әбисенә тапшырды.
Сыерның чүбен салдырып, бозавын әнисенең имиенә кушкач, Арслан белән Зиннур хуҗаларның, күршеләрнең укыган рәхмәтләре астында кайтырга кузгалдылар. Көчле генә җил чыккан, юлга да сала башлаган иде.
– Арыгансыңдыр, – дип куйды Зиннур. – Ике сәгатькә якын сузылды бит.
– Турысын әйтимме? Әйтсәм – ышанмыйсың, – диде Арслан.
– Әйт.
– Килгәндә арыган идем. Менә хәзер… беләсеңме… өйдә булсак, биеп китәр идем.
Дустының елмайган йөзе машинаның ярым караңгы салонын да яктырта кебек иде.
– Алай була алмый бит!
– Беләм алай була алмаганын! – диде Арслан, дәртле тавыш белән. Башкаларның алай була алмый, ә менә минем була!
– Организмга ял кирәк.
– Организм… организм… маразм… гайзер… нәргиз… кызык сүзләр, – дип көлеп куйды Арслан. – Миңа эшләгәндә генә куәт иңә. Эш ашый торган ризык шикелле…
Зиннур елмаеп башын чайкап куйды.
– Син ышанмыйсың. Раушания дә аптырый. Тик монда печтеки генә «эски» бар. Мин мал тирәсендә генә шулай. Бүтән эшләр мине дә арыта.
– Менә хикмәт нәрсәдә икән! – дип куйды Зиннур.
Алар шактый вакыт сөйләшмичә бардылар, машина шатыр-дөбер карны яруын дәвам итте. Зиннур күңелендә бөтерелгән сорауларның тагын берсен бирде:
– Эшләрең көн саен болай сузылмыйдыр бит?
– Кайчакта бер көндә эшләгәннәрне кушсаң, моннан да артып китәргә мөмкин. Маллардан кан алган, прививка ясаган мәлләрне күрсәң, валлаһи, ахырзаман җитеп, Дәҗҗал килә, дип уйлыйсың.

Арслан үзе әйткәннән үзе күзләрен кысып көлеп җибәрде.
– Бу эшкә нык таза булу кирәк инде алайса…
– Тазалыктан зарлана алмыйм, – диде Арслан. – Хәзер чирләмәгән кеше бармыни ул. Кешене чир үтерми, әҗәл үтерә. Әле Аллага шөкер, Раушания белән икебез дә аяк өстендә, эшебезне эшләп, йөреп торабыз.
– Мөгаен спорт белән шөгыльләнәсеңдер, – диде Зиннур.
– Минем спорт көне буе, гомер буе дәвам итә. – Ул шактый ара сүзсез барды.
– Бер гыйбрәт әйтим әле мин сиңа. Минем бер исән сөягем дә юк бит, дустым.
– Ничек инде ул алай? – дип гаҗәпләнде Зиннур.
– Шулай. Сыерлар, атлар, үгезләр сөзеп, тибеп, кысып, таптап, сытып, сөякләремне берәм-берәм сындырып чыктылар.
– Син мине торган саен гаҗәпләндерә барасың, яшьти.
– Без эшли башлаганда, наркоз, тәннең аерым урынын өшетү дигән нәрсәләр юк иде. Уколларны да шприц белән кададык. Менә син якын килеп кара әле куркудан коты очкан мал янына. Ул нишләгәнен белми. Авызыңны ачыбрак торсаң, сыер да мөгезе белән эчеңне актарып ташларга мөмкин. Безгә циркач кебек җитез, дрессировщиктай сак булырга туры килә. Ә мин эшли башлаганда, яшь тайдан да ярсурак идем.
– Беләм, беләм мин сине! – дип, аның сүзен җөпләде Зиннур.
– Булды инде, булды, – диде Арслан. – Җиңне сызгангач, беләктәге бүртмәчне күрдеңме син?
– Әйе, күрдем.
– Ул минем беренче җәрәхәтем булды. Ул чорда атлар күп иде. Кан алабыз. Тыныч холыклы таныш бия, сөеп-иркәләп килеп, зур энәне муенына китереп кадавым булды, биям кинәт агач стенага китереп кысты, беләк сөягенең шартлап сынганы конюшняны яңгыратты. Сөякнең сынган башыннан җелеге агып тора. Операциядән соң гипсны дөрес салмаганнар, сөяк дөрес ялганмады. Сул кул, аяк йөзләре, бармаклар, балтыр сөякләре, кабыргалар — барысы да сынып ялганды. Кайберләре стажлы – икешәр мәртәбәләре дә бар. Иң куркынычы – үгез. Әгәр берәр җирен авырттырсаң, йә суксаң, үгез мәңге онытмый, ничек булса да үч ала. Бер үгезнең арт аягы тимергә эләгеп яралангач, шуны тектем, әллә ничә мәртәбә үлеген чистартып бәйләдем. Ике ел мине сөзәргә чамалап йөрде. Берсендә шулкадәр куды, Ыкның текә ярыннан суга сикереп кенә котылдым. Шуннан соң оныттымы, өметен өздеме – кабат кумады.
– Мин сезнең эшне бик тынычтыр, дип уйлый идем.
– Тере җан белән эш иткәндә, беркайчан да тыныч булырга ярамый. Тере җан ул – тетрәп торган илаһи әйбер. Тыныч кына, акрын гына маташсаң, ул «келт» итеп өзелергә генә тора. Ә бер өзелсә, ялгап булмый аны…
Алар төнге тугыз тулгач кына кайтып җиттеләр. Машинаны гаражга керткәндә, Зиннур сорап куйды:
– Карале, яшьти, батмыйча ничек кайтып җитә алдык соң без? Теге кар салган урынны ничек үттек?
– Сыер һәм бозауның ярдәме белән, – диде Арслан, серле генә итеп. – Тере җан, мең километр еракта булса да, синең белән… Аның безгә ничек уңай, ничек кире йогынты ясавын фән әлегә аңлата алмый… Безне әйләндереп алган тирәлектә күзгә күренмәгән, сизелмәгән әллә ничә йөз төрле дөнья бар ди бит Шәкуров абый…
Алар өйгә кергәндә, Фатыйма өстәл янында утыра, Раушания яңа пешкән ипине духовкадан чыгарып маташа иде.

– Исән-имин генә алдыгызмы бозауны? – дип сорады Раушания.
– Исән-сау, бозау сиңа сәлам әйтеп калды, – диде Арслан, елмаеп.
Алар кулларын юып өстәл янына килүгә, Раушания дүрт кисәк ипи сындырып, һәрберсенең алдына куйды. Уртада эретелгән ак май тора иде.
– Фатыйма апа соравы буенча арыш ипие пешердем. Майга манып ашыйбыз.
– Туктале, Раушания, тукта! – диде Арслан, иснәнеп. – Серкә очырган арыш басуы исе килә бит моннан! Раушания, хәтерлисеңме ул көнне?
– Ничек хәтерләмим ди инде!
– Фатыйма апа… Зиннур дустым… Мине тыңлап тора аласызмы?
– Әлбәттә, тыңлыйбыз, – диде Фатыйма.
– Мин сезгә чын әкият сөйлим хәзер, – диде Арслан. – Мин Раушаниямне үзебезгә килен итеп төшергән көнне урамнан гына кайту тиз була дип, утырган силәбезне басу капкасына бордырдым. Кияү егете булып утырган Әсләхетдин арыш басуы уртасындагы юлга килеп керде… Шундый тымызык көн, җил бар да кебек, юк та кебек, аның искәне сизелми. Басу өстендә арыш серкәсе ап-ак томан булып тирбәлә. Өздереп тургайлар сайрый. Башларны әйләндерерлек хуш исләр… Без бер сүз дә әйтә алмыйбыз, Раушания белән силәдән төштек тә авызыбызны ачып карап торабыз. Бу безнең бәхеткә шулай серкә очырадыр, дип уйлыйбыз эчтән генә. Дәшсәк, сихри матурлыкны җимерүдән куркабыз. Зәңгәр күктән ак болытлар безгә салават әйтә төсле. Бу әллә Ходай сулышы, әллә җиһан сулышы булды шунда… Яңадан мин арышларның алай ук серкә очырганын күрмәдем. Шулай да былтыр шул чама булды. Әллә Ходай безнең өчен җибәрдеме икән? Кызыбыз белән кияү, өч онык кайтканнар иде. Бер атна тордылар. Ә мин көн саен арыш басуын карыйм. Кайчан серкә очырыр. Башакларда инде серкәләр тәлгәш-тәлгәш асылынып торалар. Әз генә җил җитмиме, һаваның эсселеге җитмиме. Менә беркөнне оча башладылар. Оныкларны машинага утырт та оч басуга. Җитәкләп арыш басуы эченә алып кердем. Битләренә, маңгайларына башаклар бәрелеп тора оныкларымның. Башакларның сөйләшкәнен тыңлагыз, дим пышылдап кына. Кештер-кештер сөйләшә башаклар. Әз генә җил исә, басу өстеннән ак бу күтәрелгәндәй серкә оча. «Күрәсезме, башаклар серкә очыра», дим. «Ни соң ул серкә?» – дип сорый оныкларым. «Тормыш, – дим. – Менә шушы серкәләр онга, тәмле ипигә әйләнә», – дим. Өздереп чикерткәләр сайрый. Цыкы-цыкы киләләр. Тын да алмый тыңлаттым тегеләргә. «Бабай, кайда соң алар? – дип сорый Искәндәрем. – Сайраганнары бөтен җирдән ишетелә, үзләре кайда соң алар?» – ди. Аннары балаларыма камыл төпләрендәге чикерткәләрне дә, башка бөҗәкләрне дә күрсәттем. Аларның күргәннәре булмаган, шаккаттылар. Басу эченнән алып чыгып булмый, авызларын ачып чикерткә сайравын тыңлыйлар. Зәңгәр күктә «фүүүрр-фүүүрр» итеп җырлаган тургайларны тыңлаттым. Аларга карагач, минем күңелем тула, үзебезнең балачак искә төшә. Тургайлар, чикерткәләр сайравы ул безнең балачакның оркестры, дәүләт ансамбле иде бит. Аларның сайравы уттай кояш нурларын тагын да кайнарлата, тыгызлый иде. Арыш сабакларын аралап, җил малайлары, җил кызлары шаярышып килеп кагылалар. Олы җилләр өстә йөгерә, болытларны кузгата, башаклардагы серкәләрне тузгытып очыра… Серкәнең үз исе бар, миңа ул яңа туган бала исен хәтерләтә…
– Арслан, син кунакларны арытып бетергәнсеңдер инде…
– Ничек арырга мөмкин инде мондый матур күренештән, – диде Фатыйма.
– Без бит ашый-ашый тыңладык, – дип өстәде Зиннур. – Син үзең генә берни дә капмадың.

– Сөйләү – үзе ашау инде ул, – дип көлде Арслан һәм, менә күрегез алайса дигәндәй, алдындагы ипиен майга манып капты да тәмләп чәйнәргә кереште.
Раушаниянең чемердәп торган әчкелтем-төчкелтем җимеш суын эчкәч, йокларга яттылар…


Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=30572
  2. http://kazanutlary.ru/?p=30909
  3. http://kazanutlary.ru/?p=31429
  4. http://kazanutlary.ru/?p=31835

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.