Әдәби тәнкыйть

11.09.2017 №9 (сентябрь), 2017

Моң шагыйре…


aimet

РӘМИС АЙМӘТ ИҖАТЫ ТУРЫНДА УЙЛАНУЛАР
Гомер буе шулай калсам иде,
Булып синең моңлы мишәрең.
Р.Аймәт

2016 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән җыентыгына Р.Аймәт, гадәтенчә, сәер вә серле исем биргән: «Бозлы җилкәннәр». Бозга каткан җилкән көймәне сикертә-сикертә, дулкыннарны ярып, тиешле җиргә алып бара алырмы икән дигән «наив» сөальнең тууы да табигый. Әллә бу иртә үтә шартлы атаманың «мөгез чыгару» гына булмыйча, башка шигъри яисә иҗтимагый мәгънәсе бармы? Хәер, шагыйрьнең мәҗмугаларына башваткыч исемнәр бирергә яратуы яңалык түгел. Без «Шомырт салкыннары»на (2000) күнеккән генә идек, «Айның аръягына» (2005) «сәяхәт» кылырга насыйп булды. Халык иҗаты риваяте «сөйләгәнчә», җир йөзенә нур сибеп утырган ай рәнҗетелгән ятимә кызны көянтәсе-чиләге белән мәңгелеккә үзенә алган. Дөнья галимнәренең ошбу күк җисеменең безгә карап торган ягын да чын-чынлап өйрәнә алганнары юк. Ә шигырь сәнгатенең «чикләнмәгән» мөмкинлекләре укучыны айның «аръягына» чакыра. «Зөһрә кыз белән сөйләшү» шигырендә Р.Аймәт «һаман күкләрдә… һаман берьялгыз» моңсу кызны җиргә төшәргә үгетли, димче булырга «вәгъдәсен» дә бирә:

Төш әйдә, йолдызлар
Сибелсен юлыңа.
Димләрбез без сине
Гади җир улына.
Туй итәр шаулатып
Җирләр дә, күкләр дә…

(«Зөһрә кыз белән сөйләшү»)

Халык мифологиясенең гаделсезлекне, нахакка рәнҗетүне, ятимлекне кире каккан риваятенә таянып, Р.Аймәт җитез иҗекле (6-6), миһербанлы (кызның «ризалыгына» ирешмәсә дә) әсәр иҗат иткән.
Шагыйрьнең әлеге җыентыгында урын алган «Ялгызлык», «Соңгы өмет», «Җирсү», «Сагыш», «Сыктау», «Моңлы яңгыр», «Соңгы яфрак»… парчалары кичерешне, хисси дөньяны эзлекле үстергән, камил эшләнгән. Традицион шигырь кысаларына фәлсәфи, этик яшәеш ваклыкларын һәркайсы үзенчә, яңача күзаллаган, ихлас шигырьләр… Күзләрне чылатырлык сагыш, юксыну, ямансулау, нәүмизләнү… Дөньяңны онытып, шигырьләрне бер сулыш белән укыйсың! Әгәренки, мин Рәмис Аймәтнең ачык йөзле, итагатьле, аралашуда югары культурага ия, җиңел сөякле, хәрәкәтчән, шаян рухлы, Ш.Камал, Г.Тукай музейларында уңышлы эшләгән, күп еллар дәвамында Язучылар берлеге рәисенең иҗади гамәлләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы замана баласы икәнен белмәсәм, әлеге шигырьләр авторы яшен яшәгән, ашын ашаган өлкән бер кешенең үз эчке дөньясына бикләнеп, моңсуланып, сагышланып, яшь чагын искә төшереп, гомер азагын көтеп яткан карт дип фаразлар идем… Шул төр медитатив шигырьләрнең берсе – «Халәт» – Р.Аймәт иҗатында гына түгел, гомумән, хәзерге татар поэзиясендә кеше җанының өзгәләнү-бәргәләнүләрен шигырь теле белән ачу юлларының чиксезлеген раслаган әсәрләрнең берсе. Лирик каһарман тормышының, рухи халәтенең иң авыр мизгелен кичерә. Ул киләчәктән җылылык көтми генә түгел, аңа берни, хәтта тәлинкәгә салып китергән бәхет тә кирәкми, тынлык эченнән дә ул тынлык эзли: «Сүрелмәмен, сүнәм, югаламын, / Тараламын, эрим, онтылам. / Убыламын бәгыренә Җирнең / Кояш тотылгандай тотылам» («Халәт»).
Югалып калуның, тормыштан бизүнең, төшенкелеккә бирелүнең чиге юк, ул фани дөньяны ташлап китү юлына да алып чыгарга мөмкин! Мәгәр үлем дә язмыштан котылуның бердәнбер ысулы түгел икән: «Үлем генә саклап калыр микән / Иблис каһәрләгән язмыштан?» («Кыямәт»).
Р.Аймәтнең әлеге әсәрләре тәэсирендә мәкаләнең исемен дә «Моң шагыйре…» (беренче атамасы – «Ялгыз сандугач») дип атадым. «Моң» – татар җырларының, көйләренең башка телләргә тәрҗемә ителми торган, халкыбызның рухи дөньясын, тарихын чагылдырган бер үзенчәлеге, шулай әйтергә яраса, «визит карточкасы».
Кыскасы, кешелекле моң – Р.Аймәт иҗатының буеннан-буена сузылган үзәк символ-образ. Шагыйрь үзен моңсулыкта, төшенкелектә битәрләүчеләр белән бәхәскә дә керә.

«Моңсу», дисең, дускай, «Моңсу», дисең,
Бу бит инде иске яңалык.
Һәр яңалык туа иске булып,
Искеләре тора яңарып…

…Көзнең моңсу балкышыннан гына
Күчкән Моң түгел бу,
Моңсулык!!!

(«Моңсу, дисең…»)

Лирик каһарманның моңсулыгы тирәлеккә, табигатькә дә «күчә».

Наратлар – моңсу, моңсу…
Шаулыйлар таңга чаклы.
Шул наратлардай безнең дә
Моңланып торыр чакмы?

(«Наратлар – моңсу…»)

«Вакыт монологы» шигырендә дә лирик каһарман хисләрен наратка «ышанып тапшыра»: «Нарат ябалдашын айкый-чайкый / Моңсуланып искән җил мин» («Вакыт монологы»).
Үз шәхси кичерешләрен үзәккә алган, эчке сөйләме – монологка корылган «Мин әле тумаган», «Мин китәсе көн», «Эзләмәгез мине» кебек мәгънәви юнәлешләре, ышанучан ихласлыклары, шигъри эшләнешләре белән камил әсәрләре лирик затны дөньяда яшәүдән туйган, югалып калган, пессимизм упкынында үзен югалткан шәхес дип күз алдына китерәләр. Шагыйрьне, төрле изм…нарда гаепләргә ашыкканчы, шундый халәтне тудырган сәбәпләрне эзләргә, ачыкларга кирәктер!
Лирик геройга авыр хис-тойгылар дөньяның гаделсезлегеннән килә икән:

Бу дөнья – гарасат мәйданы,
Әллә соң яшәү дә бер җәза?!
…Мин әле тумаган, ә инде
Күкләрдә укыйлар җеназа.

(«Мин әле тумаган»)

Лирик зат, «әле тумаган булса да», соңгы көннәре турында борчыла. «Мин китәсе көн» шигыре бер төркем яшь шагыйрьләрнең кумиры М.Цветаевадан алынган «знаю, умру на заре» юллама-эпиграфның мәгънәсен ачуга багышланган: үтә шартлылык укучыны шулай ук гаҗәпкә калдырырга мөмкин: «Мин китәсе көнме? / Тымык тынлык / Җирдә тынып яткан чакларда, / Әле уянмаган чәчәкләрнең / Таҗларында таңгы чыклар да («Мин китәсе көн»).
Димәк, безнең лирик зат та, рус шагыйрәсе шикелле, фани дөньяны чәчәк таҗларында чык та кипмәгән вакытта ташлап китә һәм алдагы юлларда, сагынсагыз да мине, эзләмәгез, дигән «васыятен» калдыра.
«Эзләмәгез мине…» шигыре шул ук мәүзугъны – дөньяда яшәүнең мәгънәсезлеген тәкрарлап, гомернең кыскалыгы турында уйлануны дәвам итеп, тагын да кискенрәк нәтиҗәләр ясый. Үзәктә – лирик каһарманның Вакытка мөнәсәбәте, аны дөнья сурәте «ышыгында» кабул итүе: «Беркайчан да эзләмәгез мине!!! / Минсез дөнья әллә үзгәме?! / Вакытларны тыю сезгәме соң? / – Өнсез калган Вакыт бизмәне». Постмодернизм рухы, поэтикасы кысаларында әйтелгән соңгы мисраг каян килә әле яшьлеге белән саубуллашып кына килгән ут егет Рәмис Аймәткә дөньядан тую, ямансулау, боегу төшенкелеге дигән сорау уята: «Сагындыгызмы?.. Сагынырсыз! / Мин башка шул, башка оядан. / …Эзләмәгез мине беркайдан да, / Кайтмаска (!) дип киттем Дөньядан!.. («Эзләмәгез мине»).
Р.Аймәт иҗатына хас бу лирик агым, мәрсия аңа гына хасмы соң? Дәүләтчелегебезне – Казан ханлыгын югалтканнан соң, кайсы мәшһүр татар язучысының милләтенең ачы язмышы, теленең, менталитетының киләчәге өчен борчылмыйча яшәгәне, иҗат иткәне бар! Һәрдаим тел очында торган мисалларны – Тукайның «Өзелгән өмид», «Көзге җилләр», Дәрдемәнднең «Өмидләр», «Куанды ил, канат какты мәләкләр» кебек шигырьләрен генә искә төшерик: «И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз? / Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз, ахырысы!» («Өзелгән өмид»); «Җиһан тормыш туен иткән чагында, / Синең урның – үлекләр аймагында» («Куанды ил…»).
Хәтерем ялгышмаса, бер генә җитди галимнең дә ХХ гасыр башы даһиләрен төшенкелектә, көрәштән баш тартуда гаепләгәннәре юк. Киресенчә, бу шигырьләрне иҗтимагый-сәяси тормышта барлыкка килгән каһәрле үзгәрешләрне вакытында сурәтле телдә әйтеп калдырганнары өчен югары бәялиләр.
ХХ гасырның янә бер бөек шагыйре Такташның башлангыч чор иҗатында таң атуны, якты көннәр килүне көтеп яшәгән лирик герой белән «очрашабыз»: «Таң атамы? Яктырамы? / Нишли дөнья, нишли ул? / Ник күренми якты көннәр? / Ник томанлы алгы юл?» («Төркестан сахраларында»).
«Газраилләр», «Караңгы төннәрдә», «Юану», «Таң кызы» шигырьләрендә, бигрәк тә «Җир уллары трагедиясендә» Такташ тыйнак, салмак, сүзен уйлап әйтүчән татар шигъриятенә фәрештәләр, газраилләр, тәмуг гөлләре, таң кызлары кебек дини-мифологик символлар алып керә. Гайре табигый күренгән образлар таң атуны, якты көннәр килүне зарыгып, өмет, ышаныч белән көтү рухын чагылдыралар.
Такташның символизм белән мавыгып йөргән чорында кулланган сурәт-төшенчәләрнең күбесе, яңарак мәгънәви, эстетик юнәлешләр алып, Р.Аймәт эзләнүләрендә «уяналар». «Адашу», «Сөрелү» шигырьләрендә яшь Такташка хас сүз-образларны тануы кыен түгел. Әмма турыдан-туры кабатлау юк: «Киләчәкнең канлы кыйбласында / Дөрләп янган чакта өметләр, / Төннәр буе тулган айга карап / Шыңшып өргән чакта ят этләр» («Адашу»).
«Адашу»да Иблис, Шайтан туе (Ш.Бабичны искә төшерегез), Җәллад кебек «тарих тузаннарын» җилгә чәчеп йөрүче образларны, символларны төрлечә бәяләргә, юрарга мөмкин булса да (шигырьдә ачылып бетмәгән «сер» яшеренеп ятарга тиеш), әсәрнең асылында дастан булып калкаячак җыр эзләү, ирек таләп итү ята: «Сүз – ирекле! Тик сүз ирегенең / Аяк-кулы һаман богауда. / Эзоп теле – йозак теле. Сине / Тагын сынау көтә бу яуда» («Адашу»).
Ошбу шигырьләрдә купшы сүзләр дә, декларатив шапырынулар да юк. Йөрәк әрнүе, чарасызлык, үкенү, корбанчылык идеясе генә үзәктә: «Сөрелдем мин Күктән. Хуш, Чиксезлек! / Тугры калалмадым антларга» («Сөрелү»).
Р.Аймәтнең лирик каһарманы үз эчке дөньясын, рухи халәтен, тирәлекне аңлау, бәяләү нияте белән «юлга чыга». Шаблон сүз-җөмләләрдән туйган укучы күңел нечкәлеген Тәңрегә табынып ачкан, тын, тыныч, моңлы-хисси шигырьләргә бик тә мохтаҗ! Шул ук вакытта аны эчке һәм тышкы хис-кичерешләрне, үткәнне-хәзергене капма-каршы кую тарафдары дип булмый. Тик ул олы дөнья мәшәкатьләренә, милләт, туган тел язмышы турында уйлану-хәсрәтләнүгә йөрәк серләрен ачу аша килә.Үз моңнарын түгеп, «елап-сыктап» ала да, милләтенең авыр язмышын исенә төшереп, явыз көчләрне каһәрләп, усалланып та ала. Ошбу медитатив, ягъни элитар, лириканы аңлау өчен, шигъриятне яратудан тыш, зыялылык һәм мәгълүм әзерлек булу да лазем.

Көч бир, Тәңрем…
Өзелеп китәр сыман, –
Тегәр җептәй Төн һәм Көн арасы.

(«Тормыш хастаханәсе»)

Никтер моңсу үзе – татлы газап
Айкагандай иләс күңелне.

(«Сиреньнәрнең соңгы бәйрәме»)

Рәмиснең ифрат нечкә, нәзакәтле үз дөньясы: аңа тупас бәяләр белән, аны тегеләй яз, болайрак уйла дип киңәш бирүе җитди булмас иде.
Сәер исемле «Сукыр тәкә» шигырендә (күргәнебезчә, Р.Аймәт хыялы өчен гадәти күренеш) үзәк каһарманны серле, чибәр кыз ирештерүен белә: күзләрен бәйли дә таңга таба йөгерә. Поэтикасы постмодернизм «таләпләренә» тулы җавап биреп, татар теленең сыгылмалы байлыгына, сурәтләү чаралары муллыгына мисал була ала: «Ефәк шәлең – чуклы сихер / Күзләремне бәйләдең дә / Үртәдең син, үчекләдең. / Хур кызына әйләндең дә / И йөгердең таңга таба» («Сукыр тәкә»).
Ирексездән күңелгә Такташның «Таң кызы» шигыре юллары килә: «Пәри кызы! Ник чыктың да юлларыма, / Тәмуг гөле тотып нечкә кулларыңа».
Мин Р.Аймәтне яшь Такташның дәвамчысы, аның шигырь мәктәбеннән үсеп чыккан сүз остасы дип раслый алмыйм. Шул ук вакытта төрле чорларда иҗат иткән милләт балалары арасында телебезнең эчке җегәрен (энергетикасын) ачуда, лирик каһарманның ярсулы (сәбәпләре төрле) хис-кичерешләрен тасвирлауда типологик уртаклыкны, диалог — эчке сөйләм аһәңдәшлеген инкарь итеп булмый. Дөньяны сурәтләү, хис-кичерешләрне кискенләштерү җәһәтеннән бик күп шигырьләрен яратып, җөен-җөйгә китереп тәрҗемә иткән А.Ахматова фикерләве һәм өслүбе дә якын Р.Аймәткә. Нәселендә, димәк ки, үзендә төрки-татар каны акканнан сер ясамаган, киресенчә, Тукайдан башлап, татар шагыйрьләрен яратып тәрҗемә иткән А.Ахматова ХХ йөз башы модернизмының, соңрак калыккан юнәлеше – акмеизмның, иң талантлы тарафдарларының берсе иде. Үзләрен «акмеистлар» дип йөргән шагыйрьләр рухи дөнья, көнкүреш ваклыкларына, гадәт-зәвыкларга, шигырьнең шәпле төгәллегенә, эстетик яңгырашына зур әһәмият бирәләр. Сәясәттән читтәрәк торуны исәнлеккә файдалырак дип саныйлар, күрәсең. Акмеист шагыйрьләрнең дөньядан китү, үлем мотивларына «зур өлеш» чыгаруын, бер яктан, шул чорның иҗтимагый тормышын кабул итмәү, икенче тарафтан, олы тарих бизмәненә салып караганда, ифрат кыска гомердә бер-берсенә миһербанлырак булырга чакыру, дип тә аңларга мөмкин. Еш кына арадашчы вазифасы табигать сурәтенә йөкләнә. А.Ахматова «Туганнарым минем килмәделәр…» шигырендә, таяныч эзләп, җилгә сүз ката: «Җирлә, әйдә, җирлә мине, җил! / Күрәсеңме, җилкәй, мәетем салкын, / Беркемем юк минем дәшәргә» (Р.Аймәт тәрҗемәсе).


Мәкаләне тулаем «КУ» журналының  9нчы (сентябрь, 2017) санында укыгыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.