Афиша, Яңалыклар

08.09.2017

Башкалабызда «Игелекле Казан» проекты кысаларында хәйрия ярминкәләре узачак


dobr

Казанда 9 сентябрьдә планлаштырылган хәйрия ярминкәләре, һава торышының үзгәрүе сәбәпле, күчерелә. Ярминкәләр бер атнадан соң 16 сентябрьдә уздырылачак. Ярминкәләр узарга тиешле урныннар шул ук калды, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

16 сентябрьдә ярминкәләр шәһәр мәйданчыкларында – Горький исемендәге Үзәк ял һәм мәдәният паркында, Горки-Әмәт урманында, “Континент” һәм “Наратлык” паркларында һәм Иске Татар бистәсендәге җәяүлеләр йөри торган Каюм Насыйри урамында – узачак. Ярминкәләрдә мәктәп укучылары куллары белән эшләнгән әйберләр һәм тәм-томнар сатып алып булачак.

dobro

Мәктәп Хәйрия ярминкәләренә быел беренче тапкыр “Ярдәм базар” хәйрия базары кушылачак. Ул “Черек күл” паркында узачак. 16-17 сентябрьдә узачак базарда дизайнерлар, модельерлар, һөнәрчеләр, рестораторлар катнашуы планлаштырыла. Ярминкәдә җыелган акча мохтаҗлар исеменә күчереләчәк.

 

Татар информ

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *