Яңалыклар

08.09.2017

Ташкабактан тәмле пицца (рецепт)


kabachki

Ингредиентлар:

  • 1 кг ташкабак
  • 2 йомырка
  • 1 тавыкның түш ите
  • 50 г сыр
  • 3 помидор
  • 1 баш суган
  • 1 кишер
  • 2 төш сарымсак
  • 50 г он
  • 1/4 стакан сөт
  • яшел үләннәр

Эш барышы

Ташкабакны түгәрәкләп турыйбыз, башта йомыркага, аннан онга манып, ике яклап кыздырып алабыз. Маен сеңдерү өчен, кәгазь тастымалга куя барабыз. Суганны ярымтүгәрәкләп, помидорны түгәрәкләп турыйбыз, кишерне эре угычтан уабыз, сарымсакны ваклыйбыз. Үсемлек мае белән майлаган табага тыгыз итеп ике кат ташкабак тезәбез. Аның өстенә пешкән тавык ите, суган, кишер, помидор, сарымсак салабыз. Өстенә угычтан сыр уабыз. 1 йомырка һәм сөтне кушып болгатабыз һәм пиццага агызабыз. Вак итеп туралган яшел үләннәр сибәбез һәм мичкә куябыз. Сыр эрегәч һәм кырыйлары кызара башлагач, пиццаны мичтән алабыз.

 

Татар ашлары

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.