Кардәш халыклар әдәбиятларыннан

08.09.2017 №9 (сентябрь), 2017

Ни килеп, ни китмәгән бу галәмнән…


mukagali

Ни килеп, ни китмәгән бу галәмнән,
Сулар аккан диңгезләргә әүвәлдән…
Күпме токым чапкан бәхет артыннан,
Бәхет кенә һәрчак качкан адәмнән…
Ни килеп, ни китмәгән бу галәмнән.

Вакытларны туктатыр чамаң бармы?
Дәверләрне туктатыр, заманнарны?..
Бар да үтә, әмма барлык кеше дә
Матур итеп гомерен тәмамлармы?..

Бар да үтә…
Аркаланып таңга,
Яңа бер көн туа акрын гына.
Минем җаным аша ахырына:
Таң нурына, кеше язмышына.

Минем җаным аша үткәннәргә,
Яңа гына гомер иткәннәргә.
Оран язып күккә элим микән
Сезгә – бүген гомер иткәннәргә?

Бар да үтә…
Төннәр елый, көннәр көлә,
Яңара да дөнья, искерә дә.
Урыныңны бушат, диеп, яшьләр килә…
Тик китәсе килми һич кенә дә.

 


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *