Бәян

08.09.2017

Соңгы сорау


pismo

Дәвамы

***

Кәшифә апа, Дамираны соңгы юлга озатканнан соң, кияве янында яшәп калды.

Марс та, Клара да шулай теләделәр. Гәрчә әбекәйгә монда бик авыр иде. Үтә дә авыр. Әбинең җаны елый иде. Бу олы йортның һәр почмагыннан ул Дамирасын эзләде. Менә-менә, болыт чәчләрен туздырып, кояштай балкып, кызы килеп керер төсле иде. Мәңгелеккә киткән кешене, башка беркайчан кайтмасын белә торып, өзгәләнеп сагыну коточкыч авыр газап. Күземә чалынмасын, югалту хәсрәтен һаман саен искә төшереп тормасын дип, Кәшифә кызының киемнәрен пакетка тутырып, чормага ук менгереп куйды. Сау-сәламәт вакытындагы кебек күп түгел иде алар. Чөнки авырып ятканда ук Дамира артык-портык киемнәрен, затлы әйберләрен Кларага тапшырды. Хәер, исән чагында да яңа күлмәкләрен бер-ике генә кия дә туганнарга, дусларына тарата иде. Мул яшәде кызы, иркен, җитеш тормышта яшәде. Артык әйбер алма, кызым, алар өчен җавап бирәсе бар, дия иде Кәшифә. «Зур кешеләр арасында эшләгәч кирәк шул, әни, башкалардан калышып булмый. Бер үк киемне кат-кат кию бездә дәрәҗә саналмый», — дип аклана иде Дамира. Кайчакта бу шау-шулы, тынгысыз тормышыннан үзе дә туеп, урман эченә китеп яшисем килә дә бит, булмый, койрык бәйләнгән, дип зарлангалап та ала иде. Арый иде бугай ул. Тик сиздерми иде, эшеннән, тормышыннан канәгать сыман гел елмаеп йөри иде. Әмма елмайганда да күзләре сагышлы-боек иде.

Кәшифә әби хәсрәттән өзгәләнде, йөрәге әрнеп, кызын сагынды, җанына урын тапмады. Йокысызлыктан интекте, авызыннан ризык үтмәде. Шулай да түзде. Аллаһыдан сабырлык сорап, авыр уйлардан арыну өчен, бер минут тик тормады. Эш аның өчен юаныч иде. Хезмәтчеләр тотмаган зур йортта, шөкер, эш җитәрлек. Кәшифә апа көннәрне санады, төннәрне санады, бу йорттан китү мизгелләрен көтте. Соңгы юанычы — Кларасы янына кайтып, каршына утырып, Дамира турында сөйләшәсе, күңелен бушатасы килә иде. Бу кадәр авыр кайгыны ялгызың ничек күтәрмәк кирәк?!

Ә бу йортта аны аңлардай, хәсрәтле җанын юатырдай кеше юк иде.

Бу йорт коточкыч салкын иде.

Кәшифә апа гаҗәпләнеп, киявен, оныкларын күзәтте. Аларның йөзләрендә, күзләрендә сагышның әсәре дә булмавына рәнҗеде. Дамира турында авыз ачып сүз әйткән, юксынып искә алучы кеше юк монда. Гүя ул булмаган да. Бу йорт хуҗалары йоклый, торалар, юыналар, әзер табынга килеп утырып, тиз-тиз кабаланып ашыйлар, аннары өчесе өч якка чыгып йөгерә. Кайткач, тагы дәшми, сөйләшми генә ашыйлар да үз бүлмәләренә кереп бикләнәләр… «Хәлең ничек, әби?» — дип сораучы юк.

Әби алар өчен гүя урамнан кергән хезмәтче генә. Ярый, кияү ашагач рәхмәт әйтә, ә тегеләрдән бер сүз тартып алалмыйсың.

Кәшифә кызын элек тә ачулана иде:

— Балаларыңны эшкә өйрәт, гомер буе артларыннан җыеп йөри алмассың.

Тик Дамира аның белән килешмәде.

— И әни, юкка борчылма әле. Вакыты җиткәч өйрәнерләр. Хәзердән үк эшкә җигелмәсәләр дә ярый.

Менә, җигелмиләр… Артларыннан әбиләре җыештырып йөри…

***

Ләкин анысы ярты бәла. Саулыгың булганда, эш шатлык кына ла ул.

Кәшифә апага тагы да зур, тагы да җаваплы эш йөкләнгән иде. Инде ничә көн бурыч булып өстендә тора. Әмма ул аңа берничек тә тотына алмады. Күңеленнән әйтер сүзләрен кат-кат барлады, ләкин тәвәккәлләргә әллә ни комачаулый иде. Әллә ни түгел, куркаклык бу, кыюсызлык һәм үз күңелендәге каршылык. Бу эшнең кирәклеген, мөһимлеген бар күңеле белән аңласа да, эчендәге икенче берәү моңа теше-тырнагы белән каршы иде. Менә шул көрәш иртән дә, кичтән дә тынмады. Кичтән, ярый мин моны иртәгә башкарырмын дип ниятләп ята да тагы икеләнеп кала, ниятеннән кире чигенә. Иртәнге ният кичкә күчә. Бер йомарлам бурыч көннән көнгә тәгәри тора, әмма сүтелми…

Һай авыр бурыч йөкләделәр аңа!

— Синнән башка тагы кем?! — диделәр. — Син иң олы кеше, синең сүз үтә, — диделәр.

Һай, балалар…

Дамиракаем, бәгырь җимешем, ник шулай иртә киттең, балам? Ник хәсрәт утларына салдың безне? Сиксән яшьлек әниең җир өстендә йөри, ә син гүрдә ятасың. Гадел хәлмени бу?!

Үз балаңны соңгы юлга озатудан да олырак газап юктыр бу дөньяда… Күргәннәргә Ходай сабырлык бирсен, күрмәгәннәргә күрергә язмасын! Шулай дип үз-үзе белән сөйләшеп йөри Кәшифә.

Ә Клара инде ничәнче кат шалтырата:

— Әйттеңме, әни? Сөйләштеңме?

— Юк… — дип җавап бирә Кәшифә апа гаепле тавыш белән. — Юк шул әле…

— Әни, сузма инде. Барыбер бер әйтәсе. Яшереп эшләнә торган эш түгел.

Марс та бер кичтә әйтеп куйды:

— Әби, сүзеңне әйт инде, сузмыйк.

***

Марска еш шалтыраталар.

Кәшифә апаны саңгырау дип уйлаучылар нык ялгыша. Ул кычкырып сөйләшкәнне генә ишетми. Ә пышылдашкан тавышлар аңа ап-ачык булып килеп ирешә.

Ә Марс гел пышылдап сөйләшә. Хәзер шундый заман: дөнья ялгыз хатын белән тулы. Барысының да бәхетле буласы, көчле иңгә, кайгыртучан иргә ышыкланып, назланып яшисе килә.

Марсның кылын тартып караучылар шактый бугай. Чөнки исемнәр төрле. Кәшифә апа колагына әле Сөммия, әле Гөлия исемнәре килеп ирешә. Таныш исемнәр. Кайчандыр шушы өйдә, Дамира янында кунак булып яткан чытлык хатыннар. Бәлки, кызы исән чакта ук кияү белән шаяра торган булганнардыр. Марс тик торучылардан түгел, хатын-кыз игътибарын ярата.

Ләкин Кәшифә апа шуны да сизә: бу арада кияү тынып-басылып калды. Чөнки аңа күңел ачар, шаярыр өчен түгел, барча борчу-мәшәкатьләрне итәк астына яшереп, үзен иңнәренә утыртып, тормышын тартучы көчле хатын кирәк. Клараның юк-бар кешене тәкъдим итмәвен белә, менә шул ышанычны югалтудан курка. Һәм шалтыратучы чәчбиләр белән, бернинди өметкә урын калдырмый, коры гына сөйләшә. Шулай да тегеләр өметләрен өзми, шалтыраталар.

Рәхмәт, өйгә килеп йөдәтүче юк.

Хәл белергә килүче дә юк…

Сарай хәтле йорт, кайчандыр гөрләп торган киң күңелле йорт, шыксызланып бушап калды, хәзер монда да кабер тынлыгы…

***

— Йә Ходаем, үзеңә тапшырдым, — диде Кәшифә.

Башка чара юк. Хәерле ният, хәерле гамәл булсын.

Клара иртән тагы шалтыратты:

— Әни, сузма!!! Бүген үк сөйләш.

Марс та янәшә басып тора иде, чөнки Клара әүвәл аның белән сөйләште, сүзнең ни турыда барганын белә.

— Минем янда түгел. Мин юкта сөйләшерсез, — дип чыгып китте.

Хәер, аның бу сүзләрне беренче тапкыр әйтүе түгел, бары кабат исенә төшерүе генә. Сиксән яшьлек карчыкның хәтеренә ышанып бетмәведер. Кәшифәнең хәтере Аллага шөкер дә анысы, кайгы-борчулардан теткәләнеп беткән йөрәгенең генә өч тиенлек тә ышанычы юк. Чак кына дулкынланды исә күкрәккә сыймый дулый, кулларына хәтле калтырата башлый.

Шулай да ул бүген тәвәккәлләргә булды. Күпме сузарга тагын?! Бурычны салырдай бүтән иңнәр юк. Клара еракта, ә Марстан булмый, ул гомергә җитди сөйләшүләрдән, җаваплы эшләрдән качты. Үлем түшәгендә яткан хатыны янына кереп, кулыннан тотып юата да алмады. Кызганам, алдында елаудан куркам, имеш…

Чирдән, үлемнән коты оча Марсның, аның үзенә дә көннәрдән бер көнне киләсен белә, ләкин кеше үлеменә кагыласы килми, йөрәген саклый. Иреннән бер ярдәм-таяныч булмаганга, Дамираны карау, больницаларда йөртү тулаем Клара өстенә төште дә инде.

Киявенә үпкә-дәгъвалары күп Кәшифәнең, әмма түзә, дәшми. Тавышланып-бозылышып яшәүнең яме юк, сабыр итәргә кала.

***

Кәшифә Ания белән Илдарның кайда, нишләп йөрүләрен белми. Ул бары шуңа рәхмәтле иде: балаларның икесе дә кичке аш вакытында өйдә булалар. Әниләре исән чакта төн уртасыз кайтмыйлар иде.

Кәшифә гел әйтеп-кисәтеп тора:

— Мине борчымагыз, вакытында кайтыгыз. Югыйсә китәм дә барам. Миннән башка нишләрсез?

Белә ул: оныкларының аны җибәрәсе килми. Оныклары әбиләрен ярата. Ләкин бу мәхәббәтне сүз белән дә, наз белән дә белдермичә, аның һәр сүзенә, үтенеченә дәшми генә буйсыналар.

Кичке ашта балалар өйдә була. Аннары Илдар чыгып китә. Әмма әбисенә әйтеп китә:

— Әбекәй, борчылма, мин унда өйдә булам.

Сүзендә тора, сәгать нәкъ унны сукканда, тышкы ишек ачыла, Илдарның адымнары ишетелә.

Дамира исән чакта аны милиция белән эзләтәләр иде…

Бу балалар әйтерсең лә Дамираның бөтен тынычлыгын алыр өчен туган затлар иде.

Дамира зур-зур кешеләр алдында дәрәҗәле иде, дус-әшнәләре бихисап. Юбилеен бөтен районны гөрләтеп үткәрделәр, купшы-купшы котлаулар гәзит битләренә сыймады. Өйгә олау-олау бүләк ташыдылар. Ул чакта Кәшифә: «Их, әтисе, күрмәдең кызыбызның нинди олы кеше булганын», — дип күңеле тулудан йомшарып та алган иде.

Бик күп кешеләргә ярый белде Дамира, әмма үз балалары күңеленә юл таба алмады…

Сәрия

— Балалар, сезгә сүзем бар, кузгалмый торыгыз әле…

Кичке аштан соң шулай диде Кәшифә. Марс ул көнне эшендә махсус озаграк тоткарланды.

Ания тынгысыз карашын әбисенә төбәде:

— Әби, әллә китәсең? Зинһар, китмә!!! Китмә, әбием!

— Юк, кызым, әле генә китмим…

— Беркайчан да китмә, әбием, бездә генә яшә. Гел-гел безнең янда бул.

Минем сине беркая җибәрәсем килми!

Аниянең карашында куркулы ялвару иде.

— И балам… Гел-гел сезнең белән яши алмам шул. Карт бит инде мин…

Ания дәшмәде, аңлыйм, дигән сыман олыларча авыр гына уфтанып куйды.

Соңгы ике елда Дамираның бар тынычлыгын урлаган бу үзсүзле тискәре оныгы Кәшифәгә бик кызганыч булып китте. Ул кыз янына килде, аркасыннан назлап сөйде. Ания, шуны гына көткәндәй, аңа сыенды, әбисен кочып алды, кечкенә вакытындагы сыман бик ихлас итеп:

— Әбием, мин сине яратам, — диде.

Күзләрендә яшь иде.

Анияне кочаклаган килеш, Кәшифә апа Илдарга төбәлде:

— Әтиегез өйләнмәкче була, балалар. Үтенечем шул: каршы килмәгез. Йортка хатын-кыз кирәк. Хатын-кызсыз йорт тарала.

Ания куырылып-сискәнеп китте. Моны хәтта Кәшифә апа да тойды, куенында гүя салкыннан калтыранган каз бәбкәсе иде.

Ә Илдар битараф һәм тыныч иде. Керфеге дә селкенмәде. Бу хәбәр аңа бөтенләй кагылмагандай, халәтен сүзләре белән дә раслап куйды:

— Мне без разницы.

Егерме яшьлек егетнең үз тормышы, ул инде шактый нәрсәне белә. Өйләнмәгән очракта да әтисенең хатын-кызсыз тора алмавын аңлый. Теләсә кайда буталып йөргәнче, әйдә, өйләнсен. Илдар бу йортта барыбер озак тоткарланмаячак.

Ә Аниянең йөзенә курку кунды. Борчулы карашын әбисенә күтәреп өметләнеп сорады:

— Әби, син китмисеңдер бит? Син бездә каласыңдыр?

Кәшифә апа өчен бу коточкыч авыр сорау иде.

Оныкларын өзелеп яратса да, аның бу йортта каласы килми.

Шулай да алдады:

— Калырмын, кызым, мин сезнең янда калырмын…

Өйдә зилзилә купмасын, ниятләгән эшләр тыныч кына хәл ителсен өчен, бу ялган кирәк иде.

Йә Аллам, аптыраганнан алдашкан-ялгышкан бәндәңне гафу кыл.

***

Никах мәҗлесенә алар Марс белән икәү генә киттеләр. Марсның бердәнбер кыз туганы барудан баш тартты. Ә Кәшифә, җаны тартмаса да, матур күлмәген киеп, ак яулыгын бөркәнеп, кияве белән юлга чыкты. Чөнки Клара телефоннан кистереп әйтте: «Әни, син киләсең! Без никахта катнашырга тиеш!» Менә шулай, кызы белән икәүләп кияүне өйләндереп йөриләр, хәерлегә булсын… Бер дә күңелле хәл түгел, бу мәҗлеснең һичбер шатлыгы юк.

Иии… Күрәчәк диген… Кызын-балакаен кияүгә биргәндә, шундый язмыш турында уйлаган идемени ул?! Туйларында һәр кунак: «Тигез гомер итегез!» — дип теләде ләса. Йөрәктән чыккан ул изге теләкләр, ияләренә барып җитмичә, бушлыкка гына оча микәнни? Таза, нык бала иде бит Дамира, салкын тиюнең, баш авыртуның ни икәнен белми иде. Каян гына килеп эләкте бу зәхмәт, әллә күз тидеме икән? Әллә бозым-фәләнгә эләктеме? Әҗәл дигәнең җиләк кебек хатынны бозлы кочагына суырып алды да, исәннәрне хәсрәткә күмеп, караңгылыкка алып китте. Кызы гүрдә ята, сиксән яшьлек анасы кияү өйләндереп йөри… Рәнҗемә, кызым, әниеңне язмыш йөртә шулай. Балалар хакы дип, йорт тузмасын дип иреңнең никахына бара менә.

Кәшифә апаның йөрәге чәнчеп куйды. Бу арада бик борчый әле ул, күкрәк белән аркасын үтәли бораулый, эчтән үтмәс пычак белән кыралармыни. Карчык кесәсеннән валидол алып капты. Сулышы җиңеләеп киткәндәй булды, ләкин йөрәк әрнүе басылмады.

Киявенең хатыны белән танышканда, ул үзен бик киеренке тотты. Булачак килен беренче карашка ягымлы, ипле күренә иде. Ләкин Кәшифә апа үзе дә сизмичә аннан гаеп-җитешсезлекләр эзли башлады. Дамира урынын аласы хатын аның кызыннан һич тә өстен булырга тиеш түгел! Әмма Марс кияү Сәриядән күзен алмый… Аның карашында кадерлесен югалту сагышы түгел, яңа бәхетенә ашкыну тантана итә.

Сәрия кунак каршылау, табын кору мәшәкатьләре белән мәшгуль иде, карчыкның үзен сынап-тикшереп утыруын сизмәде. Кәшифәне түргә, көрәк сакаллы, киң күкрәкле мулла янына утырттылар. Табын мул, ризыклары тәмле иде. Тик бавырсак кына пычак белән дә каерып алмаслык итеп катырылган булып чыкты. Әгәр никахлашучылар яшь егет-кыз булса, мәхәббәтләре көчле, бер-берсеннән аерып алмалы түгел, нык ябышканнар дип шаяртырлар иде. Ләкин бүгенге табында андый сүзләр урынсыз, килешми.

Мәҗлес матур гына үтте. Кияү, килен ягыннан килүче туган-тумача бер-берсе белән танышты. Дамираны искә алучы булмады… Аның булганын, Марс тормышында моңарчы зур урын алып торганын һәркайсы белсә дә, яра яңартып, исемен әйтергә кыенсынды.

Кайтырга кичке якта гына кузгалдылар. Кунакларны озатып, табын җыеп шактый вакыт үтте. Сәрия алып китәсе әйберләрен хәстәрләп бетермәгән булып чыкты. Кәшифә апа никтер тынгысыз иде, каядыр ашыккан-кабаланган сыман әледән-әле тәрәзәгә күз салды, калтыранган кулларына урын табалмагандай, әле кәнәфи тоткасын, әле күлмәген, әле ияген сыпырды.

Ниһаять, җыенып бетеп, юлга кузгалдылар. Марс янына Сәрия утырды, Клара белән Кәшифә артта.

Айтүбәне узып, ярты юлны үткәч, карчык кинәт кенә:

— Юл уңае Урманайга кагылып чыгыйк әле, — дип куйды. — Бабагызга әйтер сүзем бар.

Клара каршы төште:

— Кирәкмәстер, әни. Башка вакытта. Болай да соңга калдык.

— Башка вакыт кайчан була? Теләгемне үтәсәгез иде лә…

— Ярый, ерак юл түгел, кагылып чыгыйк. Бабайның да ризалыгын алыйк, — дип килеште Марс.

Урманайга җиткәндә, әби, йокымсырап китеп, башын кырын салган иде.

Клара, аның беләгенә сак кына кагылып:

— Әни, килеп җиттек, — диде.

Тик Кәшифә апа күзен ачмады…

***

Больницага кереп ятуы турында Клара беркемгә хәбәр итмәде. Җан дусларына да, улына да әйтеп тормады. Аңа тынычлык кирәк иде. Беркем белән сөйләшми-аралашмый, көннәр буе йөзен стенага борып ятты да ятты. Җан җил әсиренә эләккән ялкын теледәй бәргәләнде, ярсыган дулкыннар кочагындагы чәчкә сыман кыйналды, өзгәләнде, елады. Ул җанны тынычландырырлык дару юк бу дөньяда. Төрле уколлар кадый торгач, тән авыруы чигенде, әмма җан сызлана, әрни иде.

Дамираның үлеме Клара өчен бу кадәр авыр булмады. Чөнки Дамира озак китте, өметләр тамчылап кимеде. Хушлашуга әкренләп әзерләнделәр, ахыр чиге, бу хәсрәтнең котылгысыз булуын аңлап, югалтуга күнделәр дә. Ул көтелгән үлем иде. Хәтта, сеңлесе түзәлмәслек авырту-газаплардан ыңгырашып, бәргәләнеп ятканда, кызганып, озак интекмәсә ярар иде, дип теләгән чаклары да булды. Сеңлесен озатканда, Клара ялгыз түгел, аның янында әнисе бар иде. Әнисенең үзе өчен нинди зур таяныч булганын аны югалткач кына аңлады Клара. Аның шулай кинәт китеп баруы йөрәгенә бәрде, бу хәсрәттән ул катып калды.

Әнисен Урманайда җирләделәр. Ул гомере буе Урманайны сагынып яшәгән иде. Ире белән гомер иткән нигездән беркая китәсе килмәгән иде. Ләкин Клара белән Камил аны үгетли-үгетли китәргә күндерделәр. Ул чакта Клара әнисе турында түгел, күбрәк үзе турында уйлады. Чөнки үз гаиләсе Айтүбәдә, әнисе авылда ялгыз, ике арада чабу көннәре эш, гаилә мәшәкатьләре белән тулган хатын өчен ифрат авыр иде. Әнисенең шактый зур бакчасы бар, сыер, сарыклар асрый, каралты-кураны да гел карап торырга кирәк. Дамира муеннан эшкә баткан, айга бер кайта алса да рәхмәт. Туган йортны, әнисен карау-кайгырту тулаем Клара белән Камил өстендә булды. Бу йөктән алар әкренләп котылдылар. Әүвәл малларны бетерделәр, аннары бакчаның яртысын күршегә бирделәр. Йортны саттылар да әниләрен үзләренең өч бүлмәле фатирына, дүрт стена арасына китереп утырттылар. Әмма бирегә Кәшифә апаның тәне генә күчте, җаны Урманайда калды. Үз йортыннан йолкып алып киткән өчен, ул Кларага рәнҗи иде, рәнҗегәнен сиздереп тә куя иде. Менә шуларны уйлап ята Клара… Дамира вафатыннан соң аны мәҗбүриләп диярлек Марс янында калдыруына, соңгы көннәрендә бергә була алмауларына, әнисенә карата шулай кырыслыгына, хәтерендә яңарган һәр ялгыш сүзе-гамәленә, тагы әллә нәрсәләргә үзен гаепле тоеп, әнисен тиешенчә кадерли алмавына үкенеп ята. Җаны шуңа сызлана-әрни иде.

***

Шулай да Сәрия аны эзләп тапты. Ул Марс янына күчеп китмәгән, һаман Айтүбәдә яшәп ята икән. Клараның бу хәлгә гаҗәпләнүенә:

— Тормышымны кайгыдан башлыйсым килми, — диде.

— Кире уйламагансыңдыр бит?

— Юк ла. Марс белән атна саен күрешеп торабыз. Ял көннәрен гел монда, минем янда үткәрә.

— Ә балалар?

— И Клара… Нинди балалар инде?! Берсен бүгеннән өйләндерерлек, икенчесен кияүгә бирерлек. Сабый түгел ич алар! Үпкәләмә дә, гаепләмә дә, белмәгән-күрмәгән балалар өчен мин борчыла алмыйм. Үземнең улым өйләнергә җыена, квартирны аның исеменә күчереп йөрим. Белсәң, бөтен җирдә кот очмалы волокита, көннәрем чират саклап үтә. Очына чыкканчы синең кебек егылмасам ярый ла. Карале, мин бит сине көчкә эзләп таптым. Ник беркемгә әйтмәдең?

Клара берни аңлатып тормыйча, коры гына:

— Шулай кирәк, — диде.

Сәрия шомланып сорады:

— Иярә торган чир түгелдер ич?

— Курыкма, иярми. Иярә торган булса, башка җирдә ятар идем.

Сәрия Клараның хәлләрен сорашты, тизрәк терелеп чык инде, дип теләде. Бар эшен ташлап, монда, Клара янына килүе аның өчен авыр бурыч үтәү шикелле тоелды. Ул ашыга иде, алып килгән күчтәнәчләрен сузганда:

— Палатагызда ничә кеше? — дип сорады.

Бишәү, дигәч, мин ризыкны үзеңә генә исәпләп алып килгән идем шул, дип уңайсызланды.

— Монда ризык җитәрлек. Һәркем янына якыннары килеп тора, ашаудан бушамыйбыз, — дигән булды Клара. Никтер шулчак Илсөярнең туган көндә әйткән сүзләре искә төште.

— Әйтергә дә онытып торам, Илдарга повестка килгән анда, 25ендә китәчәк. Син озатырга килә аласыңмы?

Бу хәбәр Клараны аптырашта калдырды. Менә сиңа мә, Илдар армиягә китә… Әнисе исән булса, бу хәбәргә ут йотар иде. Илдар башсыз малай түгел, әмма мәктәптә яхшы укымады, тырышмады, чөнки теләге булмады. Шулай да Дамира аны үзе укып чыккан институтка этә-төртә булса да керткән иде. Былтыр җәй Илдар, имтиханнарын бирә алмыйча, укуын ташлап кайтты. Дамира авырып яткач, җайлап-майлап йөрер кеше булмады. Дамира улын армиядән алып калыр иде дә бит, юк шул… Димәк, Илдарга ике ел солдат боткасы ашарга туры киләчәк. Барлыкта-муллыкта иркәләнеп үскән малайга җиңел булмас. Соңгы елларда армия дигәннәре дә әллә нигә әйләнеп куйды, хезмәттәге уллары өчен аналарның котлары очып тора…

— Барырга тырышырмын, сорап булса да чыгармын, — диде Клара. — Мин пенсиядәге кеше, больничный көтеп ятасым юк.

— Яхшы булыр иде. Мин дә синең белән кайтыр идем. Чирканчык алуым шул булыр, — дип шатланды Сәрия.

Киткәндә Клараның беләгеннән тотып елмайды:

— Марс белән таныштыруың өчен рәхмәт сиңа! Өр-яңадан яшьлегемә кайткандай булдым. Бу яшьтә дә шундый кайнар хисләр буладыр дип уйламый идем.

Сәрия чынлап та яшәреп, чибәрләнеп киткән, йөзенә нур кунган, күзләре көлә иде.

Кемгә — югалту, кемгә — табыш…

Берәүнең кайгысы икенчесенә бәхет китерә ала икән…

Ания

— Өстең бөтен, тамагың тук! Тагы ни җитми сиңа?!

Бу сүзләрне гадәттә балаларга әйтәләр. Яки артык олы кешегә.

Аниягә дә эләгә иде алар. Холыксызлана, киреләнә башласа, әнисе аңа бик кырыс итеп шулай әйтеп куя иде.

Ни җитми иде соң аңа? Ания үзе дә бу хакта шактый уйлана иде. Үсмер чак адәм баласының иң уйлана, баш вата торган чорыдыр ул, мөгаен. Балачакта кеше ваемсыз, гамьсез була, аның өчен ата-анасы уйлый, яшьлек исә яңа дуслар, ачыш-яңалыклар, гыйшык-сөюләр белән янып-гөрләп үтеп китә. Урта яшьтә кеше эш, гаилә дип чаба, уйланып утырырга аның вакыты да калмый. Олыгайгач, инде уйланасы уйланган, эшләнәсе эшләнгән була…

Иң катлаулы сораулар, кайбер җавапсыз сораулар үсмер чакта бигрәк тә җанны кыйный.

Әнисенең: «Тагы ни җитми сиңа?!» — дигән соравы Аниянең үзен дә күптән борчый иде инде.

Ни җитми соң аңа? Чынлап та, барысы да бар ич. Баш өстендә түбәсе, табын тулы ризыгы, көн саен алыштырып торсаң да җитәрлек затлы, матур кием-салымы… Үзе сау-сәламәт. Тагы ни кирәк? Ләкин нидер кирәк, нидер җитми. Ни җитмәгәнен Ания үзе дә аңламый, шуны аңлыйсы килә. Күңелендә әллә нинди аңлаешсыз моң-сагыш ята. Яшәүнең яме, мәгънәсе юк кебек тоела.

«Ни җитми миңа?» — дип язып куйган иде ул көндәлегенә. Һәм бу сорау шул биттә җавапсыз, бер ялгызы тырпаеп басып калган иде…

Әбисен югалткач, кыз үзенә ни җитмәгәнен аңлады.

Аңа әбисе җитмәгән икән!!!

Әбисе үзләрендә торган чакта, ул бит өйгә йөгереп кайта иде. Әбисе булганда, бу йортта рәхәт, күңелле була иде. Чөнки әбисе Ания өчен яктылык, җылылык, шатлык, мәхәббәт иде. Ләкин бу шатлыклы көннәр бик аз булды. Әбисе аларда яшәргә теләмәде, ул гел олы кызы янына ашыкты. Әбисен тартып алган өчен, Ания Клара апасын дошман күрде. Әбисенең бары үзенеке генә булуын, гел янәшә булуын тели иде. Чөнки аны шулай эчкерсез яратучы, юатучы, аңа мәхәббәт-наз бирүче башка юк та кебек иде.

Әбисе Ания күңелендә йомарланып яткан курку-шомнарны, өметсезлекне җиңә алучы бердәнбер кеше иде.

Инде менә ул юк.

Ания бу дөньяда япа-ялгызы.

Аңа шундый куркыныч.

Тик бу турыда беркем белми…

***

Ания Сәрияне кабул итмәс, дошман күрер дип юкка гына борчылдылар. Кыз тыныч иде. Әбисе үлгәннән соң, аңа бу йортта инде кем йөрсә дә барыбер иде. Бу йортта чит кешеләрнең һәрчак күп булуына ул инде күптән өйрәнгән. Бу йортта гына түгел, инде бар дөньясында үзе өчен газиз, кадерле, иң кирәкле кеше калмаган икән, тузынудан ни файда?! Инде берни үзгәрмәячәк, югалганнар табылмаячак… Аны яратучы кеше башка юк. Монда да, башка җирдә дә. Юк…

Әмма битарафлык диңгезендә дулкын җаена тирбәлүче кызның берни дәшми, энәләрен тырпайтмый сабыр гына йөрүен астыртынлык, күләгәгә поскан мәкер дип кабул иттеләр. Ания Клара апасының сак, сынаулы карашын гел тоеп-сизеп торды. Хәер, ул теле белән дә әйтте:

— Сәрия апаңа хөрмәтле бул. Сезгә хәзер бергә яшисе. Әтиеңне дә гаепләмә, аларны юк-барга борчыма.

Әтисе үзе дә кисәтте:

— Кызым, Сәрия апаңа караңгы чырай күрсәтмә, ул хәзер минем хатыным, безнең гаилә кешесе. Әниеңне алыштыра алмаса да, синең турында кайгыртучы кеше. Беркем дә сиңа начарлык теләми.

Апасы да, әтисе дә ни өчендер Сәрияне Аниядән өстен күреп, якларга-сакларга тырышты, ә киресенчә түгел. Бу сәер иде. Әле яңа гына балигъ булып, тормыш карурманына кереп баручы кызга да яклау, җылы сүз кирәктер, ул ялгызлыктан куркып куырылган баладыр дип берсенең дә башына килмәде. Гомер юлларын кичә-кичә, шатлык-кайгы суларын эчә-эчә, ныклап аякта басып торган, шактый шомарган, үзен яклап утка-суга ташланырлык көчле хатынны канатлары ныгымаган бәбкә-баладан саклау үзе бер гаделсезлек иде.

Үсмер кыз бу хәлләрне аңлый-бәяли алмады, бары тик бу йортта иң кадерле кеше ул да, Илдар да түгел, Сәрия икән, дигән нәтиҗә ясап куйды. Һәм йомылды. Ул сүзнең яхшысын да, яманын да дәшмәс булды.

***

Илдар озату мәҗлесен үзләрендә үткәрергә теләмәде.

— Без дуслар белән кафеда утырачакбыз, — диде. — Иртән әйберләрне алырга, сезнең белән хушлашырга кагылырмын.

Ник дигән сорауларга, үгетләүләргә җавап биреп мәшәкатьләнмичә, чыкты да югалды.

Сәрия моңа борчылмады, ул киресенчә шат кына иде. Ләкин Марс белән Клара, үзләрен гаепле сизеп, уңайсызланып калдылар. Ания исә эченнән генә абыйсына кул чапты. Дөрес эшли, монда нишләп утырсын ул?!

Илдарның кайчан кайтканын Ания сизмәде. Аны Клара апасы уятты:

— Абыеңны озатырга барасыңмы? Барсаң, тор да җыен.

Военкоматка җәяү генә юнәлделәр. Алдан Илдар һәм таныш түгел бер кыз атлады, алардан чак кына калышып, Ания белән Клара, Марс белән Сәрия, култыклашып, үз җайларына арттан бардылар.

Әле артык иртә, офык алланып кына килә иде. Көзнең томанлы, дымлы салкынча иртәсе. Ә военкомат яны гөжләп тора, китүчеләр, озатучылар — барысы буталган, кайсы кычкыра, кайсы җырлый, кайсы елый… Килеп җитүгә, Илдарны дуслары чолгап алды. Шау-гөр иттеләр, күтәреп алып күккә чөйделәр. Барсыннан да сыра, тәмәке исе килә иде. Бервакыт китүче егетләрне фамилияләп чакыра башладылар. Илдар, дусларыннан аерылып, туганнары янына килде, һәркайсын кочаклагандай итте. Иң соңыннан Анияне кочты, якын итеп, кадерләп күкрәгенә кысты. Һәм пышылдады:

— Бирешмә, сеңлем! Үзеңне сакла! Хат яз, барсын да язып тор, абыең сине беркемнән рәнҗеттермәс.

Аннары үзен озата килгән кызны кочагына алып, военкомат капкасына юнәлде. Ания бер-берсенә сыенган бу икәүгә кызганып, моңаеп карап торды. Илдар кызны үбеп хушлашты да, тагы бер кат борылып, туганнарына кул болгады. Ул капкадан кереп югалырга торганда, Ания, кинәт ыргылып, абыйсының күкрәгенә барып сыенды.

— Бирешмә! — дип кабатлады Илдар һәм елмаеп күз кысты.

Ания шунда бар йөрәге белән тоеп-аңлап алды: абыйсы аны ярата! Ләкин аны яраткан кешеләр гел китәләр… Анияне ташлап китәләр…

***

Өйгә кайткач, олылар чәй эчәргә утырды. Ания баш тартты, бүлмәсенә кереп китте. Аны бүген артык иртә уяттылар, йокысы туймаган иде. Шуңа бераз йоклап алмакчы булды, тик йоклый алмады. Күз алдында һаман Илдар торды. Аның яратып кочаклавы, күз кысып елмаюы, хушлашканда әйткән сүзләре… Туганы бит ул аның, бердәнбер туганы! Бер әни, бер әти балалары, бер нигездә яшәгән, бер үк язмыш кичергән, бер үк вакыйгаларның шаһитлары булган абый һәм сеңел. Үткәннәрнең кайсы көненә күз салсаң да — анда Илдар бар.

Ләкин бер йортта яшәгән бу ике бөртек туган моңарчы бер-берсенә никтер якын була алмадылар. Ания абыйсына сыенырга, якынаерга теләсә дә, Илдар аны читкә этте, үз тормышына якын җибәрмәде, бала-чагага санады. Җитмәсә, адым саен кисәтү ясап, тәнкыйтьләп тә тора иде. Ания моңа бик кимсенә, Илдар да мине яратмый, чөнки мин начар сеңел, дип уйлый иде. Бүген, көзнең томанлы иртәсендә, абыйсы белән хушлашкан мизгелдә ул аңлады: ачулымы ул, шатмы, усалмы, ягымлымы — нинди булса да, ул бит Аниянең бердәнбер туганы!!! Һәм ул Анияне ярата, бик якын итә булып чыкты! Илдар аның өчен борчыла, ул аны ташламаячак. Әтисе аларны ташлады, аңа хәзер Ания дә, Илдар да кирәкми, ул гел яңа хатыны янында бөтерелә, күзенә генә карап тора. Ә Сәриягә Ания кирәкми дә кирәкми инде.

Бу дөньяда Аниянең иң якын, ышанычлы кешесе булып Илдар гына кала түгелме соң?! Кичә генә ул өйдә иде, шунда күз алдында йөрде. Ник шул чакта Ания аның янына кереп рәхәтләнеп сөйләшеп утырмады икән? Аларның бит иркенләп, ачыктан-ачык сөйләшкәннәре, киңәшкәннәре дә булмады. Ник иң кирәкле, мөһим сүзләр соңгы мизгелгә калды да аларны әйтергә вакыт җитмәде? Илдар армиядән кайткач, башкача булыр, алар иң якын туганнар булып яшәрләр.

Илдар кайткач… Кыз күңеленә шулчак коточкыч уй үрмәләде: әгәр абыйсы кайтмаса, әгәр аны үтерсәләр?! Бу куркыныч үлем Аниянең яраткан кешеләрен берәм-берәм чүпләп кенә тора түгелме соң?! Ник соң әле ул Илдарның үзе өчен шундый кадерле, газиз кеше икәнен аерылышкан мизгелдә генә аңлады?!

Әгәр ул кайтмаса, югалса, үлсә?!

Кыз шуларны уйлап үксеп елый башлады…

***

Ниһаять, Клара апасы аңа да игътибар итте. Югыйсә гел Сәрия янында йөргән иде. Ике хатынның гөрләшкәне зур йортның әле бер, әле икенче почмагында ишетелеп торды. Клара апасы яңа киленне хуҗалык белән таныштырып, киңәшләр, күрсәтмәләр биреп йөрде. Аш-су бүлмәсендә дә алар гел бергә маташтылар. Кичен Марс кайткач, өчәү гөрелдәштеләр.

Аларның тормышы Аниягә гүя кагылмый иде.

Ания үзен фатирда торучы чит кеше итеп тойды.

Бу көннәрдә аңа бернинди игътибар булмады…

Бары китәсе көнне генә Клара апасы аның янына кереп утырды. Каршысына утырды да, һәр сүзенә басып ясап, таләпчән тавыш белән акыл өйрәтә башлады:

— Ания, быел мәктәптә соңгы елың. Уен-муеннарны, күңел ачуларны онытып торырга туры килер. Бар игътибар укуга булырга тиеш! Аңлыйсыңмы шуны? Бүгеннән үк үзеңә максат куеп, ныклап әзерләнә башла. Әниең синең медицина институтына керүеңне теләгән иде. Үзеңнең исәпләр ничек соң?

— Белмим… Әле уйламадым.

— Уйларга кирәк. Кая барасы, нинди имтиханнар бирәсе — барысын да алдан белешеп, шул фәннәргә ныграк басым яса. Әгәр медицина икән — химия, биологиягә. Бәлки, репетитор ялларбыз. Хәзер мәктәп белеме белән генә алдырып булмый.

— Минем химиягә исем китми… — диде Ания.

— Кайсы фәнне ныграк яратасың соң?

— Әдәбиятны.

— Сеңлем, хәзер әдәбият белән ерак китеп булмый. Хыялланып йөри торган заманнар үтте. Үзем гомер буе укытучы булып эшләдем, ни икәнен беләм. Сиңа педка барырга киңәш итмәс идем. Ике юл: йә экономист, йә врач.

Ания уйга калды. Кем булу турында моңарчы бер дә уйланмаган да икән шул. Көн белән төн арасында буталып йөрүче болыт кебек хис итә үзен. Ни беркая кунмый, ни таралып югалмый, җил уңаена йөзә дә йөзә шулай… Гомумән, аның киләчәге бик томанлы әле. Ул юк та кебек… Соңгы елларда аның укуы нык начарланды. Элек дүртле дә сирәк күренгән көндәлегендә «3»леләр генә түгел, «2»леләр дә куна башлады, ләкин бу хакта Клара апасы белми. Хәер, әтисе дә белми. Аниянең ничек укуы соңгы вакытта беркемне дә кызыксындырмый. Ләкин барысы да районның бөтен акчасы белән идарә иткән Дамира Наримановна кызының урыны, һичшиксез, югары уку йортында булырга тиеш дип уйлый.

Ә Аниянең күңеле гел дә укуда түгел. Дәрес вакытында башка кирәкмәгән уйлар килә. Кайда утырганын онытып, күңеле белән әллә кайларга китеп бара. Шул чакта укытучы сорау бирсә, җавапны түгел, сорауның үзен дә аңламый җәфалана. Уйлары борчак кебек теләсә кая тәгәри дә китә. Имтиханнарын ничек бирер, бу хакта уйлавы да куркыныч хәтта. Аңа кадәр чуалган акылы тәртипкә килерме, җаны тынычлык табармы?

— Иртәгә мин китәм, — диде Клара апасы. — Син озакка сузма, ныклап уйла, бер фикергә кил. Аннары бергәләп шул юнәлештә эшли башларбыз.

Аңладыңмы мине? Йоклап йөрмә, әзерләнә башла.

Ания күндәм генә җавап бирде:

— Ярар…

***

— Син Дамира кызы бит әле?

Ания сискәнеп китте. Тавыш килгән якка борылып карады. Таныш йөзне күрде. Әйе, бу апа аларда еш кунак була иде. Көлә торган апа, дия иде аны Ания. Чөнки гел көлә-көлә сөйләшә иде ул. Менә тагы елмая. Күзләре дә елмая. Әллә чынлап, әллә юри.

— Ания балакаем! Хәлләрегез ничек? Илдардан хат киләме? Кайда хезмәт итә?

Ания ашыга иде. Ашыкмаса да, бу апа белән сөйләшәсе килмәс иде. Аның барча соравына:

— Яхшы, — дип кенә китеп барырга теләгән иде, хатын аның беләгеннән тотып алды:

— Әтиеңнең хатыны ничегрәк? Килешеп яшисезме? Рәнҗетмиме сине?

Аниягә бу сорау ошамады. Ул, гомумән, беркайчан да, беркем белән дә үги анасы турында сөйләшмәде. Ни яхшысын, ни яманын. Бу аның өчен ябык тема иде. Хәтта Илдарга да берни язмады. Шуңа җавабы кыска булды:

— Юк.

— Мин Дамираны бик ярата идем. И әйбәт тә кеше иде, мәрхүмкәем.

Кызганам инде үзеңне, бик авырдыр әнисез, бәбкәем. Шул яшьтән ятим булып яшәүләре, җитмәсә үги ана белән. Ходай ярдәм бирсен. Кунакка кил безгә, бер сөйләшеп утырырбыз. Дамира белән бик якын дуслар, сердәшләр идек. Үги ана үги инде ул, аның янында әлләни җылы юктыр. Кайчан телисең, шунда кил, балакаем, кыенсынып торма, яме.

— Ярар, — диде Ания.

Алдады, әлбәттә. Бу хатын янына ул мәңге бармаячак, урамда күрсә дә, әйләнеп узачак.

Төпченүчеләр дә, кызганучылар да, юатучылар да күп булды. Ания берсе янында да тукталып тормады. Бу кызның серләре, кичерешләре җиде кат йозак астына яшеренгән иде. Аңлый бит ул: күпме генә еласаң, зарлансаң да, әнисе дә, әбисе дә кайтмый… Беркем дә аның тормышын үзгәртә алмый. Бар сабырлыкны җыеп, түзәргә һәм бу йорттан китеп барырга. Еракка. Казанга ук. Ә монда ул беркайчан да бәхетле була алмаячак. Бу кала сукмакларында аның керле эзе ята…

Соңгы мизгелдә генә бар һаваны сулап бетерә алмыйсың дигәндәй, ни тырышса да, Ания укуда әлләни алга китә алмады. Җене сөймәгән математика аңа барыбер теш үтмәс бер башваткыч булып калды. Әлбәттә, ул институтка керә алмады. Беренче имтиханнан ук очты. Беркемгә әйтеп тормыйча, документларын һөнәри училищега илтеп тапшырды. Анда иң мөһиме — торыр урын, стипендия бирәләр иде, Ания шунысына кызыкты. Алдагысын киләчәк күрсәтер.

***

Телисеңме-юкмы, әмма каникулда туган йортка кайтырга туры килә. Кайта Ания. Сәрия апасына ул тәки якыная алмады. Киресенчә, бу хатын аннан ерагайганнан-ерагая бара. Үзе белән әтисен дә ияртте… Өйдә Сәрия хуҗа, мондагы тормыш ул теләгәнчә бара. Әтисе тулаем шул хатынга буйсынып яши, аның сүзеннән чыкмый. Алар уенча, Ания инде зур кыз, үз проблемаларын үзе хәл итәргә тиеш. Кулына акча биреп торалар, ә калганын инде, әйдә, үзең кара, җилкәңдә башың бар. Бала-чага түгел, сиңа унҗиде яшь!

Өйгә кайткан саен, Ания, нәүмизләнеп, Илдар бүлмәсенең бикле ишегенә карый. Кайчакта шул ишеккә барып сыена да ерактагы абыйсы белән сөйләшеп ала: «Илдар, мин сине сагынам, син миңа шундый кирәк! Миңа монда шундый авыр!!! Белсәң иде сине ничек көткәнемне?! Син кайтсаң, без икәү булыр идек. Беркем белми: мин бит шундый ялгыз…» Шул чакта Аниянең күзләренә яшь төелә. Күңеленнән абыйсы белән шулай ачылып, хисләнеп сөйләшсә дә, аңа язган хатлары кыска, коры. Артык бер сүз юк. Үзенең вакыйгаларга, яңалыкларга үтә дә ярлы булган бертөрле тормышы хакында берничә сүз яза да калган ярты биткә сораулар тезә.

Илдар аннары шаярып җавап бирә: «Сеңлем, су буйлык хатыңны көчкә укып чыктым, бик күңелле яшисез икән, бу кадәр яңалыкны кайдан табып бетердең?!»

Яңалык юк та шул. Яшьлек, яшьлек, диләр, ул шулай күңелсез була микәнни? Алайса ник шулхәтле сагыналар соң аны? Укы да моңай, имеш. Тулай торакта да кызык юк. Этаж саен кызлар көтүе. Дәрес әзерлиләр, китап укыйлар, гайбәт сөйлиләр…. Кайчакта ял итү бүлмәсенә төшеп, телевизор карыйлар. Бертөсле күңелсез тормыш. Ә егет халкы Анияне бөтенләй кызыксындырмый, күңелендә яңа мәхәббәт учагына урын юк. Йөрәге вакытсыз арыды, иртә картайды бугай. Өйдә дә ямь юк. Әтисе белән Сәрия, карт булсалар да, гөр килеп яшиләр әнә, кызыгырсың да. Култыклашып кунакка, концертларга йөриләр, ял йортына парлашып китеп баралар. Алардагы мәхәббәткә шаккатырлык!!! Кочаклашып, үбешеп кенә торалар.

Ә Ания ялгыз. Аниягә күңелсез…


Башын укырга:

  1. http://kazanutlary.ru/?p=30695
  2. http://kazanutlary.ru/?p=31129
  3. http://kazanutlary.ru/?p=31526
  4. http://kazanutlary.ru/?p=31878#more-31878
Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.