Журнал язмалары

06.09.2017 №9 (сентябрь), 2017

…дисәң дә була


almaz-ahmet

Шаян әңгәмә

– Әхмәт, Әхмәт!..
Ишетми, үзе музыкант, югыйсә. Ниндие генә әле – атаклы Камал театрында эшли торганы! Уйга баткан ахрысы, ашыга. Артыннан йөгерәм, сыртына баянын асса да, куып җитәрлек түгел.
– Әхмәт!
Ниһаять, борылды.
– Ай-яй, малай, кызу да йөрисең инде.
– Син икәнсең… Кем кычкыра соң миңа Алмаз тавышы белән дип уйлап алдым алуын.
– Ни хәлләр?
– Әйбәт, дисәң дә була…
– Кая юл тоттың?
– Язучылар берлегендә кемнеңдер, үзем дә белмим, юбилей кичәсе ахрысы, шунда барам, җырчыларга уйнарга. Ә үзең монда ничек килеп чыктың?
– Сине эзләп. Театр зур премьера әзерли бугай?
– Премьера, дисәң дә була инде…
– Сиңа, бәлкем, Берлеккә барасы түгелдер, Әхмәт, «Татарстан» кунакханәсенең ресторанына чакырылгансыңдыр… Анда бүген өлкән язучыларны хөрмәтләү мәҗлесе.
– Ә-ә, шулайдыр әле ул. Керик, юл уңае бит.
– Мин дә шунда җырларга тиеш. Син уйнамассың микән дип килүем иде.
Сиңа җырлау үзе бер рәхәт.
– Һәй, эшлибез аны!
Мәҗлескә җырлап килеп кердек.

Бездә биек таулар бар ла,
Тау астында таллар бар.
Талда яфрак, миндә сагыш
Сездә нинди хәлләр бар?

Шәп узды ул кичә: без язучыларның рәхмәтле карашында коендык. Ихлас алкышлар шавы җаныбызны иркәләде, дәртләндереп җырлатты һәм уйнатты.

– Күпме чыгыш ясадык без синең белән бергә! – дип башлады сүзен Әхмәт, театр фонтаннары каршындагы эскәмиягә утыргач. – Концертлар, мәҗлесләр, бәйрәмнәр… Санап бетерерлек түгел, ә, Алмаз! Гомер буе сәхнәдән төшмәдек бит. Сабантуйларны гөрләттек, кайларда гына йөрмәдек – Мәскәве дә, Ленинграды да калмады…
– Ленинград, дигәннән… Безгә синең белән комсомолның Бөтенсоюз удар төзелешендә катнашырга туры килде бит әле. Ленинградны су басмасын өчен, Фин култыгында күтәрелә торган дамба эшчеләренә концерт куярга җибәргәннәр иде. Татарстанның байтак артистлары белән бергә, әлбәттә. Хәтерлисеңме?
– Хәтерлим, дисәң дә була…
– Барып төштек Рәсәйнең төньяк башкаласына. Урнаштырдылар, ашаттылар, эчерттеләр. Кунакханә яхшы, тамак тук. Син – егет кеше, күршедәге бүлмәгә Казаннан килгән кызлар белән танышырга кереп киттең. Бераздан чыктың. Әллә «тамак чылатып» алырга да өлгергән идегез инде шул арада? Битең кызарган, хәер, син аның ише нәрсә белән чуалмыйсың бугай. Кызаруың – берәрсенә гашыйк булгангадыр. Ошаткан кызың каршында күз кысышып утырсаң да, биткә кан йөгерә дип язалар бит. Шулайдыр.
Миңа син:
– Йокларга җыеналар, – дисең.
– Әллә берәрсенә гашыйк булдыңмы? – дим.
– Әйе, теге кечерәк гәүдәлесенә. Бухгалтер икән…
– О-һо! Алай булгач, бай инде ул! Ә икенчесе кем?
– Анысы синең кебек – клуб директоры.
– Шәп икән!
– Ниме соң?..
– Нәрсә ни?..
– Әйдә, кер, анысы сиңа булыр.
– Юк, – мәйтәм, – мин өйләнгән кеше, килешмәс.
– Соң, алар да ялгыз түгелдер инде. Миңа дигәне ниндидер ишарәләр белән өмет бирә бирүен.
– Калырга кушамы?
– Калып нишлисең инде анда? Тегесе карап ята бит.
– Анысы шулай…
– Безнең бүлмә ике кешелек, аларныкы да шулай…
– Алышыйк, дисеңме?
– Монда директор керер, ә мин – аның бүлмәсенә…
– Бар, әйтеп кара тегесенә!
Кабат кереп киттең. Ах, мин әйтәм, риза булмасалар гына ярар иде. Синеке – матур матурын, ә миңа дигәненә – илле бишләр чамасыдыр. «Ташы»ң кызган, нишләргә белмисең. Кызганам инде үзеңне. Ризалашсагыз, сөйләшеп кенә утырырга карар кылдым.
Озак тормадың, кире килеп тә чыктың.
– Нәрсә, – мәйтәм, – эшләр пешми мәллә?
– Синеке карышып маташа. Үзең кереп юмалап чыкмыйсыңмы? –дисең.
– Әхмәт, син нәрсә, әби кешегә утыз биш яшьлек егет ялынырга тиешме?
– Юк инде кәнишне. Күзен дә йоммый, борылып та ятмый. Юрганыннан тишек калдырып карап ята. Тукта әле, тагын кереп чыгыйм.
Шулчак кызлар бүлмәсенә атылдың да күп тә үтми кабат каршыма килеп бастың.
– Алмаз, сәгать ничә ул?

– Төнге бер.
– Шулай икән шул, дөрес икән. Тагын керим әле.
– Йөрмә инде, Әхмәт?!
– Минеке дигәне бит мөлдерәп карый…
Озак кына торганнан соң, инде шунда калдың бугай дип йокымсырап киткән генә идем, синең аяк тавышлары үзебезнең бүлмәдә.
– Йокламыйсың ахрысы?
– Юк.
– Сәгать ничә?
– Ике.
– Минеке дә… ике, дисәң дә була. Нигә соң караңгы төшми? Мин бит караңгы төшкәнне көтеп йөрим. Теге «директор киресе» һаман күзен йоммый.
– Әхмәт, Ленинградта «ак төннәр». Шундый чак.
Беркавым авызың ачып түшәмгә карап тордың да:
– Их, авылга кайтып, гади генә бер сыер савучы кызга өйләнсәм, хатыным Герой соцтруда гына булса да, сөт кенә эчеп, бу язвылар булмас иде, – дип, урын-җиреңне җәймичә, киенгән килеш караватыңа аудың.
Кызлар мәсьәләсендә юашрак идең ахрысы, Әхмәт. Үзең әйткәнчә, гел уңышсыз килеп чыга бугай мәхәббәт маҗараларың.
– Әхмәт, ул ак төндә теге бухгалтер кыз белән эшләр уңдымы соң?
– Уңды, дисәң дә була… Алмаз дус, син беләсең бит инде, үзең дә гармунчы кеше, клубларда тирләп-пешеп баянда уйнап утырасың кич буе. Яшьләр бииләр, җырлыйлар, күңел ачалар да, кайтыр вакыт җитәрәк, дерт итеп урыннарыннан кубалар. Һәм таралып та бетәләр. Утырып каласың баяныңны тотып. Караңгы урамга чыгып, үзеңә яр эзләп кара, барысы да парлашып беткән була, ә син, баяныңны тартып, өеңә атлыйсың.

Әй, гармун, гармун,
Яшьлек юлдашым,
Син йөрәгемдә
Сөю уяттың.
Моңланса минем
Кайгылы башым,
Җырларың белән
Мине юаттың.

Кем синең күңелеңә керә дә, кем сине аңлый. Гомерем буе баяным белән сөйләшеп, серләшеп яшәдем инде. Бары тик ике яраткан кызны гына оныта алмыйм. Мәктәптә укыганда ук булды аның беренчесе… Анысы да калды күңелдә. Якты дөньядан бик иртә китте ул. Бик иртә…
Баяным белән ялгыз калам да уйга батам. Гел моңлы көйләр уйныйм. Моң юата мине…

Елама, өзлегерсең, баяным,
Авыр чакта сиңа таяндым.

Безнең авыл тулы гармунчы иде бит, Алмаз дус. Дүрт абыем да хромкада теттерә, каршыдагы йортта, янәшәдәге күршеләр – ярышып уйныйбыз. Әти әнине җырлата. Алар миңа «уйнасын» дип куәт кенә биреп торалар иде. Аннан соң самоучитель сатып алдым, грамотно уйнарга өйрәнер өчен. Радиодан Марс Макаровны тыңлыйм, Рәфкать Гомәровны. Шулар кебек буласы килә, малай! Аларча уйнаган булып шактый остардым. Бөтен авыл һәвәскәрләрен җырлатам. Җырчыларга ничек уйнарга кирәген дә аңладым. Радиога колак белән ябышып, баянчыларның Габдулла Рәхимкуловка, Зифа Басыйровага, Рәшит Ваһаповка, Таһир Якуповка, Илһам Шакировка, Әлфия Авзаловага ничегрәк уйнаганнарын тыңладым.
Авыл малае булгач, табигать кочагында җилнең ничек искәнен, шаулаганын, сызгырганын, чишмәләрнең ни төсле чылтырап акканын белеп, суының тәмен татып үсәсең бит инде ул. Кояшның көлгәнен, айның сагышланганын, йолдызларның җемелдәшкәннәрен күргән бала бит мин. Икмәк иккән, терлек караган кеше; сандугач, тургай сайравына сокланган; адәм хәсрәтен, шатлыгын уртаклаша торган йөрәгем бар.
Ул Фаянур сеңлемнең, Нәфига апамның игелекләрен гомергә онытасым юк. Күршем Сабирҗан абыйның, колхоз рәисе булган Равил Әмин улының, гомумән, туганнарымның, барлык авылдашларымның нинди гүзәл кешеләр икәнен сөйләп бетерерлек түгел. Күңелем тула, күзләрем яшьләнә…
Эх, дускай, бер озаклап очрашып, рәхәтләнеп сөйләшергә җай табыйк әле. Бетмәс бу дөнья мәшәкатьләре! Синең җырдагыча матур итеп яшисе килә!..

Сыерчыклы, сандугачлы,
Тургайлы һәм гармунлы,
Сагнам, сагнам ал кояшлы
Туган-үскән ягымны.

Ниһаять, очрашырга сүз куештык. Баянын да алып килергә куштым. Үзенә көй язарга бер җыр тексты да әзерләгән идем.

Нинди көннәр килде безгә:
Сиблә нурлар өстебезгә,
Уңда дуслар, сулда дуслар –
Бүләк булсын бу җыр сезгә!

Мин онытылып шигыремне укыган вакытта Әхмәт яныма килеп баскан булган.
– Каяле, каяле, – дип, җыр өчен язган текстны кулымнан алды да, уйнап, җырлап та җибәрде.

Нинди көннәр килде безгә:
Сиблә нурлар өстебезгә…
……………………………………..

Кәгазьгә карап, ахырына хәтле канатланып җырлады ул аны. Көен әллә хәзер генә уйлап чыгарды шунда, әллә әзер көе бар идеме? Сорап тормадым. Анысы әһәмиятле түгел – нәтиҗәсе әйбәт!
Әле һаман кул биреп күрешә алганыбыз юк, уйный да уйный. Икенче көйгә тотынды – бергә эшләгәндә җырлап йөргән көйгә.

Күптән инде, күптән очрашкан юк,
Хәтерлимсең бергә чакларны?
Күңелләрдә йөргән татлы сагыш –
Шул чакларның моңлы ядкәре.

Мин дә кызып киттем.
– Әхмәт, әйдә, булгач булсын, тегесен дә сыздырыйк. Үзебезчә…

Уңда юллар, сулда юллар,
Юлларга кемнәр чыгар.
Таңда егет җырлап узса,
Кыз йөгреп каршы чыгар.

Әхмәт, җырның мәгънәсен кирегә борып: «Чыгар, бар!..» – дип тора.

Әхмәт, җырны бозып торма,
Чыгар да сугып егар.

– Куй әле баяныңны! Сөйләшик, искә төшерик бергә чакларны, үткәннәрне. Хәтерлисеңме теге иртәнге биштә дворниклар өчен куйган концертны?
– Хәтерләмим, дисәң дә була… Рәхмәт сиңа, сүземне тыңладың.
– Ничек тыңламыйсың ди. Син бит ул – Син!
– Сөйлә үзең, мин шуны кырык тапкыр тыңларга әзер.
– Берзаман син миңа, Алмаз, сорарга да кыен инде, кәнишне, бармасаң да үпкәләмим, – дисең.
Мин нәрсә әйтергә теләгәнеңне аңламый торам. Аңлата башладың:
– Үзең беләсең, анда булганың бар, подселениеле фатирның бер бүлмәсендә существую. Яшим, дисәң дә була.
– Әйе, беләм, күрдем, минәйтәм.
– Ул почмак миңа дворник булып урнашкан өчен бирелгән иде.
Аңлыйсыңдыр. Мин, кәнишне, урам себереп йөрмим, ләкин бәйрәмнәрдә йортлар идарәсенең барлык мероприятиеләрендә уйнарга кирәк. Менә шуның өчен бирделәр ул комнатны миңа. Акчасын кемдер ала инде аның, чурт с ним, кирәкми – ләкин йокларга урын бар, – дидең.
– Әйе, нәкъ шулай.
– Менә шул комнатада яшәүне оправдать итү йөзеннән, «Кызыл почмак»та дворникларга сәгать биштә концерт куярга кирәклеген әйттең. Мин ничек каршы килим инде. Син миңа гомер буе булышып йөр дә… Әйттем, әбизәтелне киләм, дидем. Куллар бирештек тә аерылыштык – икебез ике якка. Иллешәр метр киттек микән, син миңа кычкырасың:
– Алмаз, туктале, әйтергә онытканмын, ул кичке биштә түгел, ялгыша күрмә, иртәнге биштә, – дидең.

Нәрсә инде, вәгъдә биргән, иртәнге тек иртәнге…


Тулаем «КУ» журналының 9нчы (сентябрь, 2017) санында укыгыз.

Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.