Публицистика

05.09.2017 №9 (сентябрь), 2017

Ана теле «Әлифба»дан башлана


alif

Каршымда катлам-катлам өелгән сарай калка. Хыялымдагы белем гөрзи белән сарайның капкасына орам…
Бер… Ике… Капка шыгырдап ачылып китә. Җыр ишетелә… Моң… Әй мөкатдәс моңлы сазым…
Татар көе… Тукаебызның аһәңе лә бу. Ә күңел, күзләрне ачыттырып ургылган яшьләрне бар дип тә белми, сөенеч кошларын иреккә очыра. Күз яшьләре аша елмаям. Тарих тузанының тәүге бөртекләренә татар җыры, татар моңы сеңгән бит, ни сөенеч!!! Җыры гынамы соң, татар теле үзе үк иң көйле җырлардан да көйлерәк, иң моңлы көйләрдән дә моңлырак бит дип, уйлана-уйлана, өстәлемдә тезелгән иң якын, иң кадерле китапларымны барлыйм. Нинди генә китаплар юк араларында. Минем игътибарым барлык китапларның да, барлык фәннәрнең дә патшасы булган, нәниләрне белем дөньясына алып кереп киткән «Әлифба» китабыма юнәлде. Юкка гына уйларым татар халкы, татар җыры, татар моңы белән бәйләнмәгән икән. Менә шушы китап бит инде һәр татар баласын үз юлыннан алып кереп киткән.
Хыялым гөрзиенә тагылган кыңгырау чыңлап куя. Гүя ул миңа шул кадерле китапны кулыма алырга, тагын бер тапкыр аның битләре буенча сәяхәт итәргә куша.
Ике… Өч… Шыплап өелгән китаплар арасыннан балачагым истәлеге булган «Әлифба» китабымны кулыма алдым. Әнә бит аның тышындагы укучы кызы гына да ни тора! Ул безгә, әйтерсең, күз кыса. Әйдәгез, минем арттан. Бу китаптан башланган белем юлы –иң озыны, иң куәтлесе, иң көчлесе!
Өч… Дүрт… Тагын бер орынам ишеккә. Акрынлап зиннәтле капкадан кергән шикелле, калтырана-калтырана, китабымның эченә үтәм. Менә кайда ул затлылык, менә кайда шагыйранә гүзәллек, менә кайда ул белем һәм тәрбия үрләре.
Нәкъ беренче сыйныфта, беренче хәрефләремне өйрәнгән шикелле, бармакларым белән төртә-төртә, «а-у, у-а, и-а» авазларын чыгарам. Рәхәтләнеп хыял диңгезендә йөзәм. Күңелемә шундый рәхәт, җанымда ниндидер тынычлык.
Дүрт… Биш… Хыялымдагы белем гөрзие тагын капкага орына. Уйлана-уйлана, яраткан китабымның эченәрәк үтим дигәндә, әнием килеп, җилкәмә кагылды. Үз хисләрем, уйларым, фикерләремне әнием белән уртаклаштым. Әнием дә минем кулымдагы шушы юка, әмма олы китапка үзенең соклануын белдерде. Ул миңа «Әлифба» китабының кешелек өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын сөйләде. Әниемнең ул сүзләрен гомерем буена күңелемдә йөртәчәкмен. Әнием миңа И.А.Крыловның «Аккош, чуртан һәм кысла» мәсәлен исемә төшерде. Геройларның ахмаклыгыннан рәхәтләнеп көлдем. Озак кына уйлап утыргач, бу мәсәлдә хаклык барын аңладым. Әнием юкка гына әлеге мәсәлгә тукталмаган икән. Йөк бит ул – безнең туган телебез… Аккош – татар халкы… Чуртан – замана, ә Кысла – җәмгыять… Тирәннәнрәк уйлап карасаң, мәсәлдәге һәр образ да йөкне бер юнәлешкә тартып, телебезне тиешле югарылыкка күтәрсеннәр иде. Ә бу югарылык, әлбәттә, «Әлифба»дан башлана.

 

Рәмзия ЛАТЫЙПОВА,
Балтач районы Пыжмара урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *