Әдәбиятлар дуслыгы - халыклар дуслыгы

02.09.2017

***


tmb_134081_2696

Чибәрлекнең карлы-кодрәте һәм
Матур төшләр күргән күзләрең,
Төн уртасы төсле толымнарың,
Тилерттеләр минем сүзләрне.
Шатлык үреп биргән бу такыя
Нинди вәсвәсәле, карагач…
Ялгызлыкта озак очкан козгын
Калдыргандыр аны, арыгач.
Буй-сыныңның кардай аклыгында
Тиккә түгел мондый купшылык —
Бер-беренә ишетелсен кеше
Галәм өне булып, җыр  булып.

 

Ренат ХАРИС тәрҗемәсе


«КУ» журналының 10нчы (октябрь, 2015) санында басылды.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *