Яңалыклар

31.08.2017

«Укытучы хәзер әти-әнидән курка»


ук

Ниһаять, бүген республикада яшьләрне укытучылык эшенә җәлеп итү юлларын таптылар. Ай саен 15 мең сум стипендия бе­лән кызыктыргач, вузларга теләк белән килүчеләр арткан. Андыйлар туган мәктәплә­ренә мәҗ­бүри кайтыр анысы. Тик бүген мәктәпләрдә мөгал­лимнәр җитәме икән?
Сарман районында укытучыларга кытлык юк. Мә­гариф бүлеге башлыгы Әлфәт Сабиров әйтүенчә, хәзерге вакытта нибары Җәлил мәк­тәбенә генә математика укытучысы җит­ми. “Узган ел бер мәктәп директоры, математика укытучысы җитмәгәч, аны Чаллы педагогика вузына барып алып кайткан иде. Узган елларда төгәл фән­нәр, тарих, җәмгыять белеме, химия, биология укытучылары буенча проблема булгалады. Без­дә яшь укытучылар үз эшен яратып эшли, берсе дә мәктәпне ташлап китми. Быел районга сигез яшь укытучы килде”, – ди җитәкче.
Ә менә Чаллы мәктәплә­рендә яшь педагогларның 26,6 проценты үз теләге бе­лән эштән китә икән. Сәбәбе – укучыларның әти-әниләре белән уртак тел таба алмау. Быел автокалада беренче мәртәбә химия, физика укытучыларына кытлык туган. Проблеманы яшь укытучыларны җәлеп итү бәра­бәренә хәл итмәкче­ләр.  «Бу – тормыш таләбе, мәктәптән яшьләр өчен инкубатор ясау түгел», – дип белдергән август киңәшмәсендә мә­гариф идарәсе башлыгы Винер Харисов. Узган уку елында  Чаллы мәгариф оешмаларында 300гә якын яшь белгеч эш­ләгән, быел тагын 115 белгеч киләчәк.
Казанда исә башлангыч сыйныф укытучылары җит­ми. Ни өчен дигәндә, 1 нче сыйныфка баручы сабый­лар­­ның саны арта бара. Әйтик, быел 15 меңгә якын бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. 2019-2020 уку елында 250 башлангыч сыйныф укытучысы кирәк булачак. Шулай ук физика, математика укытучылары да шәһәрдә җи­ңел генә эш таба алачак. Казанда 35 яшькә кадәрге укытучыларның саны Мә­с­кәү, Санкт-Петербург шә­һәр­ләрендәгегә караганда күбрәк икән. “Уку йортларында әлеге фән укытучыларын әзер­ләү өчен бюджет урыннарын арттыру күздә тотыла. Балалар мәк­тәпсез, укытучысыз калмаячак. Пенсиягә китәргә те­ләүче­ләрне тоткарлап торырбыз”, – диде Казан мә­гариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин.
Лаешның 1 нче гимназия директоры Эльмира Абутдинова әйтүенчә, аларга бүген география, тормыш иминлеге нигезләре һәм технология укытучысы ки­рәк. ”Район Казанга якын булгач, яшь укытучыларның үзебез­дә бик төпләнәсе килми. Аларны фатир белән кы­зык­сындырсаң гына инде. Мәк­тәпләргә яшь укыту­чылар­ның килүе – сөе­нечле хәл. Мәк­тәптә эшләү җиңел түгел. Әти-әниләр белән дә уртак тел табарга кирәк. Кайчакта пенсионер укытучыларга өмет багларга туры килә. Укытучыга карата хөр­мәтне арттырасы бар әле.

Шахтада эшләүче әтинең берәгәйле итеп әйт­кән сүзен беркайчан да онытмыйм. Кечкенә чакта укы­тучының гаделсезлеге ту­рын­да сөй­ләмәкче идем, бер­кайчан да укытучыла­рың­ны хурлап сөйлисе булма, дип ачуланды. Хәзер әти-әни, баласы белән бер­гәләп, укытучыдан гаеп эзли. Укытучының абруе артса,  яшьләр мәктәптә эшәргә курыкмас иде”, – ди Эльмира  ханым.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан кадр­лар буенча мәгълүмат алу катлаулы эш булып чыкты. Тү­рәләрнең рөхсәте кирәк, ди­деләр, саннарны сер итеп сак­лыйлар, ахрысы. Аптырагач, министрның кесә телефонын җыярга мәҗбүр булдык.
– Яңа уку елында пе­дагог­лар тиешенчә туп­ланган. Мәк­тәпләрдә укытучылар җи­тә, сыйфат мәсь­әләсендә, камиллекнең чиге юк, әл­бәттә. Физика, математика, химия укытучыларына кытлык бар, – диде Энгель Фәт­тахов. – Мәк­тәпләргә килүче яшьләр саны арта бара. Дүрт укы­тучының берсе – 35тән яшьрәк мөгаллимнәр. Быел педагогик вузларны тәмам­лау­чыларның 90 проценттан артыгы үз һөнәре буенча эшкә урнашты.

 

Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *