Сәнгать

22.08.2018 №11(ноябрь),2016

Җаны-тәне тулы җыр-моң иде! (фото)


Аның хәтта дөньяга килүе дә гади генә булмаган. Сара апа үзе миңа бу хакта 1978 елны болай дип сөйләде: «Мин, тумас борын ук, әнкәйләр белән кунакка барам. Кунаклар ашап-эчеп, шаулашып-гөрләшеп утырганда: «Мин монда!» – дип разбой салам. Халык аптыраша. Бала төрергә әйбер тапмыйлар. Әткәйнең күлмәген салдырып, көлә-көлә: «Әйдә, әтисенең сөекле кызы булсын!» – дип, шуңа төрәләр». 1906 елның 1 ноябрендә була бу. Һәм… мәҗлес барганда дөньяга килгән Бибисара әтисе Гарифның һәм әнисе Бибигайшәнең генә түгел, татар халкының да сөекле кызына әйләнә! Ләкин адәм баласының тормышы халыкка гына бәйле түгел шул. Шактый катлаулы тормыш кичерергә, сөенечләрне дә, көенечләрне дә мул татырга туры килә бу кыз балага!

Сарага 19 яшь. Булачак композитор
булачак балеринаның әнисе инде…

Сара апабызның җыр сәнгатенә юлы махсус уку йортлары аша да үтә, әлбәттә. Ләкин музыка ягыннан да һәм гомумән шәхес буларак та ул иң әүвәл туган халкыннан көч-куәт ала. Ошбу бала гаҗәеп шәхес – Фатиха Аитова үз акчасына бар иткән кызлар мәктәбендә укый. 1906 елда туган Сара апа белән бергә әлеге мәктәп тә гел үсә бара. 1909 елда башлангыч мәктәп буларак ачылса, 1913 елда 6 сыйныфлы мәктәпкә әйләнә, 1916 елда инде 8 сыйныфлы гимназия була, 1918 елда исә икенче баскыч мәктәп итеп үзгәртелә.

«Әнкәй гарәпчә укый-яза белә иде. Шунлыктан борынгы әдәбиятыбызны, тарихыбызны бик бирелеп укыды, өйрәнде, – кызы Әлфия Айдарская хатирәсеннән бу («Сагыналар сине якын дуслар» дигән истәлекләр китабы). – Культура, сәнгатебезнең борынгы шәрекъ классик үрнәкләрен борынгыча язылышында оригиналдан укып белгәнгә, гыйлем иясе иде. Коръәнне гарәп мәкамнәре белән көйләп яттан укый иде».

Иң авыр чакларда да шулай сөйкемле
булып кала алган Сара апабыз!

Гаиләдә дә шәп тәрбия бирәләр Сара апага. «Әткәйне гел рәхмәтләр әйтеп искә алам, – дип сөйләде ул миңа. – Өйгә китап-журнал ташый иде, без укысын дип («Аң» һәм «Ак юл» журналлары исә үзләре килеп торган. – Р.Ю.). Матур рәсемнәр күреп, Микеланджело, Рафаэльләрне белеп үстек. Граммофон уйнаттык, гармун шыгырдаттык (5-6 яшеннән үк уйный башлый гармунны.– Р.Ю.)». Юкса 11 яшеннән Архангельскига илтеп кибеткә малайлыкка бирелгән гап-гади татар кешесе була бит инде Гариф абый. Әхлак сабаклары да ала әле аңардан Сара апа. «Әткәй әллә каян юксылларны, акчасы беткән тәҗрибәсез шәкертләрне ияртеп кайтыр, аларны ашатып-эчертеп, үз чалбарын киертеп, юлына 5 тәңкә (хәзерге 5 сум гына түгел инде бу. – Р.Ю.) чыгарыр иде».

«Җырчы булып китүем шулай да әнкәйдәндер, – диде Сара апа. – Табигать биргән чын талант бар иде аңарда». Борынгы җырларны белүе дә әнисеннән һәм әбисе Нәгыймәдән инде. Аитова мәктәбендә һәм педагогия техникумында укыганда хорга йөри. Революциягә кадәр, димәк, әле 11 яше дә тулганчы, «Шәрекъ» клубы концертларында катнаша. Театр сәхнәсенә аяк басып карау исә 1921 елны була. Педтехникум үзешчәннәре «Бүз егет»не куялар. Кормаши шул исемдәге шигъри дастан буенча эшләгән бу драманы. 15 яшьлек Бибисара уйнап-җырлап Сәхипҗамал ролен, ягъни төп рольне башкара. Бу хәйрия спектакле халыкны күп җыеп, хәзерге Тинчурин театры бинасында куела. Резонанс зур була. Бибисараны исә шуннан соң Мәскәү консерваториясенең җиңеләйтеп укытыла торган бүлегенә җибәрәләр.

Казан.1980 ел.

Шул 1922 елны Мәскәүгә Газиз Айдарский да килә – Луначарский исемендәге театр институтында укырга дип. Казанда Сәхипҗамал итеп һәм «Таһир-Зөһрә»нең Таһиры итеп күреп, бер-берсенә маңгай күзләре генә түгел, күңел күзләре дә төшеп өлгергән бу ике талант иясе ике елдан кавышалар… Илгиз Мәҗитов менә ни ди: «Сара апа турында уйлау белән аның, беренче чиратта, гаҗәеп моңлы җырчы булуы искә төшә. Шуңа күрәдер дә заманында Казанның иң матур егете – мәшһүр артист Газиз Айдарский өйләнгән бит аңа. Газиз Айдарский артыннан бик шәп бай кызлары йөргән… Сөйкемле Сара апа да үз-үзен тотышы, моңы, нәфис тавышы белән бөтен егетләрне үзенә караткан… («Калфаклы сандугач» китабы.)

1925 елда Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов һәм Василий Виноградов «Сания» дигән беренче татар операсын иҗат итәләр. Төп автор Габәши була монда. Фатих Әмирхан болай дип язган: «Сания» операсындагы төп рольне С.Габәши С.Садыйкованың чылтырап аккан чишмәдәй саф тавышын күздә тотып иҗат итә. Яшь җырчы Казан тамашачылары алдында зур сынауны бик уңышлы үтә, сәнгать сөючеләрнең күңелендә истә калырлык гүзәл кыз Сания ролен тудыра». Габәши дә Мәскәүгә җибәргән хатында болай ди: «Үзегезгә мәгълүм, Сания роле, Сара, сиңа багышлап язылды… Шуңа күрә сиңа майның 15е, бик соң булса, 20ләрендә монда булырга кирәк». Ләкин Сара апабыз «Сания»нең беренче куелышларында катнаша алмый шул. Чөнки… кызлары Әлфия дөньяга килгән була! Ләкин премьерада Санияне барыбер дә Гариф белән Бибигайшә кызы уйный: Сара ападан бер яшькә генә кечерәк Разия ул! Әмма сәнгатькә кагылышлы язмалар-хезмәтләрдә Разия апа исеме телгә алынмый диярлек. Шөкер, аның турында сөйләрлек кеше бар әле. Сара апаны «Сания» премьерасына кайтудан тоткарлап калган Әлфия Айдарская ул. Инде 91 яше тулган әлеге күренекле балерина биш көн элек кенә яныма килеп китте. Сара апабызның 26 ноябрьдә Актёрлар йортында үтәчәк юбилей концертын кайгыртып йөри иде ул. Инде аның программасын да әзерләп куйган. Шөкер, Сара апаның фидакарь тормышы, ул кылган игелекләр, «Мәдәни җомга» журналисты Хәмзә Бәдретдинов әйтмешли, аның тарафына кадер-хөрмәт булып әйләнеп кайта хәзер… Әлфия апа янәшәсендә, шөкер, Гөлшат Зәйнашева да бар иде әле (2005 елны вафат).

Мәскәү консерваториясе студенткасы. 1924 ел.

Аларның тырышлыгы яки актив катнашлыгы белән чыгарылды менә бу китаплар:

1. Гөлшат Зәйнашева. Сара Садыйкова: җырга багышланган тормыш һәм иҗат юлы турында. – Татар.кит.нәшр., 1987. – Сара апабыз дөнья куеп, бер ел үтте дигәндә чыга…

2. Сагыналар сине якын дуслар… Сара Садыйкова турында истәлекләр. – Татар. кит.нәшр., 1991. – Төзүчеләре: Әлфия Айдарская, Гөлшат Зәйнашева.

3. Калфаклы сандугач. Сара Садыйкова. – Татар.кит.нәшр., 2002. – Төзүчесе Гөлшат Зәйнашева, рәссамы Рушан Шәмсетдинов. «Бу китапны чыгаруда зур кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен Татарстан Республикасы премьер-министры Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе шагыйрь Разил Исмәгыйль улы Вәлиевкә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез» дигән сүзләр дә төшерелгән китапка. Китап Минтимер Шәймиев сүзләре белән ачылып китә. Берничә җөмләне китерик әле шуннан: «…безнең буын Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Рөстәм Яхин һәм башка бик талантлы композиторларыбыз белән горурлана. Алар арасында Сара Садыйкова үзенә бер матур урын алып тора. Ул искиткеч халыкчан җыр остасы…»

4. Сара Садыйкова. – Татар.кит.нәшр., 2007. – Төзүчеләре: Әзһәр Хөсәенов, Язилә Абдулкадыйрова, Нияз Акмал, Венера Камалиева. Рәссамы – Рушан Шәмсетдинов. Сара апаның йөз еллыгы уңаеннан чыккан бу китап та Татарстан Президентының сүзләре белән ачыла. Зур форматлы (60×100 1/8), шәп кәгазьгә басылып, 330лап фоторәсем кертеп затлы итеп эшләнгән, эчтәлек җәһәтеннән алдагы китапларга да таянып әзерләнгән альбом-китап бу. Аны кулга алып актарып чыккач, сөенеч белән бергә, их, мондый игътибар һәм ихтирамны исән чакта апабыз үзе тойган булсачы дигән әрнүле хис тә туды күңелдә.

Инде ошбу китапларның икенчесенә күз салыйк әле.

«Үз гомерендә күп кыенлыклар күрсә дә, шактый кагылып-сугылып, җырдан, профессиональ музыкадан читләштерелеп йөрсә дә, талантын танырга теләмәүчеләр тарафыннан салкын мөнәсәбәт тойса да, чынлап та ул оптимист, чын мәгънәсендә яктылык бөркеп торучы оптимист иде… Опера театрыннан эштән җибәрелгәннән башлап, күргән барлык михнәтләренең сәбәпчесе дип ул бары бер кешене – Нәҗип Җиһановны әйтә иде…» Сара ападан бер яшькә өлкәнрәк Галия Кайбицкая театрдан 10 елга соңрак киткән әнә.

Әнисе Бибигайшә белән. 1911 ел.

Җиһановның исә хакимлек куәте зур булгандыр. Опера театрының художество җитәкчесе постыннан 1943 елда китсә дә, 1939 елдан башлап 38 ел буена Татарстан композиторлар союзын, 1945 елдан башлап үлгәнче (1988) Консерваторияне кулда тоткан бит ул!

«Татар халык көйләренең бөтен нечкәлекләрен белүче, халык көйләренең җанлы интонациясен тоючы, халык көенең үзенчәлекле, төрле фиксацияләргә авыр бирелә торган бормаларын, моңнарын саклаучы буларак, ул безнең барыбыздан да күбрәк белә иде… Ул гаҗәп дәрәҗәдә хисләрнең сафлыгын тоя, музыкаль интонацияләрнең табигыйлеген сиземли иде. Шуңа күрә аның киңәшләренә өлкән композиторлар да, яшь композиторлар да колак салалар иде… (Леонид Любовский. «Җырларында халык моңнары».)

Бу урында Ренат Харисның ошбу шигырен уку кызык булыр. «Документаль» шигырь, һәм әле кыскартылу мәсьәләсенә «ачкыч шигырь» дә түгелме икән?

Серле шайтан

Исеңдәме, Сара апа, «Радио»га
алып кергән иде мине Нәҗип ага,
тыңлатырга шигыремә язган җырын…
Хисле май ае иде ул… һәм кичкырын.
Ак-кара юлларда йөртеп син кулларың,
Эзли идең кеше җанының кылларын.
«Нәҗип үзе монда килгән – гаҗәп хәлләр!
Яшьтәш, персидәтеллектән төштең мәллә?» –
диеп каршы алдың безне
син кеткелдәп,
тавыш-чәчәкләрдән хасил
көләч гөләп…
Нәҗип ага каламы соң бер җавапсыз:
«Син бит шайтан таягыдыр, нык чагасың,
Нык чагасың, Сара апа, дәшмә, дәшмә!..
Синең белән ничек булыйк без ди яшьтәш?
Исеңдәдер, моннан утыз еллар элек
Каты гына бер әрләштек телләр телеп.
Шунда әйттең: «Син ыштансыз малай чакта,
Мин атказанган идем инде!..» Менә чаксаң!..
Һәм син кинәт карылдадың: «Нәҗип туган,
Без сулаган бик күп җилләр онытылган.
Андый хәлләр дә булгандыр, инкяр итмим.
Хәзер исә мин яшьлеккә таба киттем.
Беравыктан, Нәҗип яшьтәш, һич яшермим,
Сиңа әле «абый» диеп эндәшермен!»
Аннан тагын бер сүз әйттең күзгә терәп:
«Күкрәгемдә, Нәҗип, минем ике йөрәк,
Хәзер менә икенчесе канны куа.
Шуның өчен миндә һәр көн җырлар туа.
Кара әле, профессор, мине тыңлап:
Ага тавыш миннән моңлап, ага чыңлап…»
Пианинода югары бер аккорд алдың…
Башладың җыр… Синең тавыш былбылланды,
Күчте кинәт нурдай нечкә тетрәнүгә,
Очты күккә, бәллүр яңгыр түгә-түгә,
чут-чут итте… кунды бәрхет каурый булып,
Күңелгә дә, бүлмәгә дә тулып-тулып…
Нәҗип ага Җиһановның китте исе:
– Сара апа, гүзәл шайтан, син нишлисең –
Үзең җитмешнең өстендә, ә тавышың,
Ике йөрәк миндә, диеп син ялгыштың,
Өч йөрәк ич! Өченчесе – иң кирәге –
Үлемсез татар халкының моң йөрәге…

…Гөлшат апа Сара апаны 1949 елны Татарстан радиокомитетында күргәнен хәтерләп
калган. Икенче тапкыр гына күрүе була әле бу. Музыкаль тапшырулар редакциясеннән
чыккач, күзләрен ап-ак кулъяулыгы белән сөртә-сөртә тын гына елап барган хәлдә күргән
ул аны. Сара апаны инде радио аша да җырлатмый башлаганнар икән бит!
«Сугыш елларында Карл Маркс урамындагы 59нчы йортта торганда, әнкәем
белән без кечкенә генә бер бүлмәдә күп ачлыклар күрдек, салкын кышларда туңып
яшәдек. Ләкин әнкәй ачлыктан, салкын кышлардан бигрәк мораль яктан кысрыклаулар
өчен газапланды. Театрдан «кыскартылып» чыгарылгач, сәхнәдә җырлау юллары
ябылып беткәч, әнкәемнең газаплануларының чиге юк иде. Сәхнәдә җырлау аның
өчен яшәү иде. Сәнгать өлкәсендәге барлык җитәкчеләр әнкәйдән йөз чөерделәр.
Әмма шул караңгы көннәрдә дә яхшы күңелле кешеләр булганлыгын искә төшереп,
хәзер дә хәйран калам… Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең шул
еллардагы директоры Михаил Фёдорович Боголюбов әнкәйгә ярдәм кулын сузды, зур
батырлык күрсәтте, җитәкчелектән читләштерерләр дип куркып калмады, әнкәйне
филармониягә эшкә чакырды. Әнкәй район, авыл җирләрендә гастрольләрдә йөри
башлады, һәрвакыттагыча зур уңышлар белән концертлар биреп, арып-талып кайта
иде…» (Әлфия Айдарская. «Иң кадерле кешем».)

1926 ел.

«30нчы елларның башларында мин, театр эшләре буенча администратор буларак,
Мәскәүгә бара идем. Һәм еш кына Сара Садыйкова һәм Газиз Айдарскийлар белән
очраша идем. Алар бик гади генә яшиләр. Хәтта ки гади дип кенә түгел, ярлы дип
әйтерлек. Тулай торактагы тар гына бүлмәләре юньләп ягылмый, кышларын бик
салкын була. Бер килүемдә мин шул салкын бүлмәдә керосинка җылысында гына
яшәп ятуларын күреп, аларның сабырлыгына исем китте. Керосинкаларында бер генә
филтә. Икенче филтә сатып алырга акчалары юк. Ашханәдә билгеләнгән ашларын
ашарга да акчалары юк, нибары 30 тиенлек аштан да мәхрүмнәр. Үзләренең күңелләре
гаҗәп көр, шат, шаярып сөйләшәләр… (Исмәгыйль Һилалов. «Бергә үткән юллар».)
1933 елны олы кайгы килә Сара апага. Соңгы елларда нык интектергән чир Газизен
кабергә алып китә. Шуңа тагын әнисенең үлеме дә ялганып, түзеп булмаслык кайгы
хасил итә болар. Сара апа 1934-1938 елларда укыган татар студиясендә (Мәскәү
консерваториясендә ачыла ул) эшләгән Исмәгыйль Һилалов, хәсрәттән бераз айный
төшсен дип, Ташкент якларына гастрольгә алып китә үзен. «Сара җырлый, мин
мандолинада уйныйм, татар моңнарына сусаган Ташкент татарлары безне сәхнәдән
чыгармыйлар. Сараның кайгысы таралгандай, күңеле күтәрелгәндәй булды», дигән
Исмәгыйль агай. Филармониядә эшләгәндә яки әйбәт кешеләр ярдәмендә Бакуда,
Владивостокта, Казакъстанда концертларда катнаша ул һәм һәркайда алкышларга
һәм чәчәккә күмәләр, кайта-кайта җырлаталар үзен.
«Сагыналар сине якын дуслар…» китабына күз салуны дәвам итик әле. Сара
апаның Башкортстанны «яулавы» шаккатмалы хәл. Бер килүендә Уфаның зур
концерт залларында унбишләп концерты аншлаг белән үтә! Шәриф Бикколның
«Сара Садыйкова» дигән хатирәсеннән бер кыска гына өзек китерми кала алмам
инде. Казандагы Сара апа белән сөйләшүе артык озакка сузылгач, телефончы кыз
«Тәмамлагыз! Тәмамлагыз! Линия кирәк!» дип куыра башлый. «Мин, Сара апаның
«чәйнегем эреп төшкәндер инде!» дип трубканы куеп каядыр китеп торуыннан
файдаланып, телефонистка кызга үзебезчә сүз куштым: «Зинһар, ашыктырма инде,
һылуым! Мин бит Сара Садикова менән һөйләшәм!» – «Ниндәй Сара Садикова ул?
Әллә теге…» – «Әйе, әйе, – дип эләктереп алдым мин. – Татарстанның атаклы йырсыһы,
композиторы Сара апай… Беләһеңме? Һин кайзарда йөрәйһең икән…» Миңа җырны
дәвам итәргә кирәк булмады, телефонистка кыз: «…Алтыным, көләс изле иркәм?» –
дип җырны эләктереп алды да: «Һөйләшегез, агай, туйгансы һөйләшегез!» – дип безгә
үз фатихасын бирде. («Талга басып, тал тибрәтеп» дигән хатирәдән).
Икенче бер башкорт язучысы Нәҗип Әсәнбаев исә Сара апа турында болай дигән:
«Өлкән яшьтә булуына карамастан, Сара апада көч-илһам ташып кына тора иде.
Ул сәхнәдә очып кына йөри, әле залга йөгереп төшә, әле сәхнәгә очып кына менә.
Искитмәле кеше! («Зәйтүн гөлгә тиңлим» дигән хатирәдән).

Кызы Әлфия һәм оныгы Ростислав белән. Казан. 1958 ел.

Театр актрисасы да була бит әле Сара апабыз. Казанда Татар дәүләт академия театрында һәм Мәскәүдә асылда Газиз Айдарский тырышлыгы белән хасил ителгән
«Эшче» театрында эшләп ала. Бу темага күчәм дигәндә, «Татарстан яшьләре»
газетасының Актёрлар йортында үткән 50 еллык юбилей бәйрәме искә төште. Мин,
редакциядә әле яңарак кына эшли башлаган егет, сәхнәнең залдан күренми торган
өлеше – «артистлар биләмәсе» өчен җаваплы итеп билгеләнгән идем. Сәхнәгә менү
белән күреп алдым: бер идән тактасы калкыбрак тора. Һәр артистны, шул такта
турысына алып килеп, «Сөртенә күрмәгез!» дип кисәттем. Җәваһирә Сәлахова, Венера
Шәрипова, Флёра Сөләйманова, Габдулла Рәхимкулов кебек тәҗрибәле артистлар һәм
актёрлар иде монда. Һәм… исемнәре игълан ителеп, сәхнәгә чыкканда сөртенми калган
бер генә кеше дә булмады! Кайберләре егыла ук язды хәтта. Шунда күңелендә илаһи
дәрт булмаган кешенең артист була алмаганлыгын аңладым мин. Сара апабызда исә
бу дәрт бик тә, бик тә көчле булган инде. «Аршин мал алан»ны уйнаганда, режиссёр
кушканча, «бик көлке булырлык итеп» егыла ул. Миңа үзе сөйләгәнчә языйм инде:
«Шуннан күп тә үтми, ике кулымны селки-селки Гөлчәһрәне үгетләргә тиешмен. Ә
минем нигәдер бер кулым күтәрелми, асылынып тора… Аннан музыка – миңа җырларга.
Тагын музыка – миңа биергә. Ике кулымны әле бер, әле икенче якка сузып, кавказча
биим дим – берсе асылынып тора. Пәрдә төште – шунда гына сызлый башлады кул».
«Көтәм сине» дигән танго 1942 елны трамвай тукталышында һич көтмәгәнуйламаганда
тикмәгә генә тумаган бит инде ул. Сара апаның җаны-тәне җыр-моң
белән тулы, димәк. Һәм «көй» дигән, җырлауга караганда иҗадирак, татлырак сулы
чишмә тирәннәнрәк, көттеребрәк бәреп чыккан инде. Ярар, ни булса шул булган, язасы
җырлар язылган. Татар җыр сәнгатендә нинди урын тота икән соң алар?
Җырлар турында сүзләр әйтелгәли, бәя бирелгәли инде ул үзе. Мин исә практик юл
белән киттем, һәм… 1989 елны 200 меңле тираж белән чыккан «Җырларыбыз» дигән
китапны кулга алдым. Төзүчесе Зиннур Мансуровның (1995 елдан ун ел буена «Мәдәни
җомга»ны җитәкләячәк кеше) бу сүзе мине тагын да дәртләндеребрәк җибәрде. «Күп
кенә җыр сөючеләрнең сүзләре белән әйткәндә, калын-калын җыентыкларда бик үк
җырланмый торган җырларга мулдан урын бирелә, ә күңел сораганнарын кайчак
тиз генә таба алмыйсың, – дигән ул. – Әледән-әле чыгып килүче җырлар китабының
чираттагы яңа басмасы нигездә бөтен халык яратып башкара торган җырларга
ихтыяҗны искә алып төзелде, икенче төрле әйткәндә, әлеге җыентыкка исемен
укыганда ук көе хәтергә килгән мәгълүм җырлар туплап бирелде». Санап чыктым:
китапка кергән 460 җырдан, көе халыкныкы булганнарын чигергәч, 356 көй калды,
һәм аларны 80 автор язган. Шулар арасында «конкурс ачып җибәрдем»! Һәм иң күп
«җыр җыйган» җиде авторны ачыкладым. Исемлек алдыгызда:
7. Әнвәр Бакиров – 8 җыр.
6. Мансур Мозаффаров – 10.
5. Салих Сәйдәшев – 11.
4. Җәүдәт Фәйзи – 12.
3. Фасил Әхмәтов – 16.
2. Рөстәм Яхин – 22.
1. Сара Садыйкова – 34.
Сәйдәшнең җыры аз кергән диючеләр булыр. 1954 елны ук дөнья куйган композитор
өчен аз түгел инде бу. Сара апаныкы исә – «шәп күп»! Икенче урынныкыннан да 1,5
тапкыр артык, ягъни икеләнүләргә урын калдырмаслык кимәлдә күп… Аннары менә
Сара апа җырлары исемлегендәге уртарак җирдән рәттән, ягъни сикертеп үтмичә,
11ен, ягъни өчтән берен алып (34ен дә биреп бетерә алмыйм бит инде!) янә сезнең
алга куйдым. Ничек бәһаләрсез икән аларны?
«Әй, язмыш, язмыш», «Сусау», «Яшь күңел», «Өченче көн тоташ кар ява», «Бөркет
турында баллада», «Әнкәй», «Безнең җыр», «Белегез шуны», «Дөнья матур, дөнья
киң», «Җидегән чишмә», «Беренче мәхәббәт».
Инде Сара апаның бу һәм башка җырлары турындагы фикерләрне дә барлап карыйк.
Гомәр Бәширов:
– Композиторның халык аеруча хуплап алган көйләреннән «Казан кичләре», «Дөнья
матур, дөнья киң», «Татарстан – минем республикам», «Өченче көн тоташ кар ява»,  «Җидегән чишмә», «Үз илемдә», «Уфа ни өчен матур» һ.б.ларны санарга була. Бу композитор игътибарны җәлеп иткән тагын бер «сер» – әсәрнең эчтәлеген музыка теле белән дә әйтеп бирә алу осталыгы. Сүз белән язылган мәгънәне аның
музыкасы шулкадәр тәңгәл китереп әйтеп бирә ки, син инде бу эчтәлекне фәкать шушы музыка гына әйтеп бирә ала, моңа башка көй язу мөмкин түгел кебек тоясың.

1970 нче еллар.

Бакый Урманче:
– Бервакыт радиодан Мостай Кәрим сүзләренә язылган«Өченче көн тоташ кар ява» дигән тетрәндергеч җыр тапшырдылар. Хәйран калып тыңладым… Соңыннан «Җидегән чишмә»,
«Татарстан – минем республикам», «Казан кичләре» кебек берсеннән-берсе моңлы көйләрен тыңлагач:
– Сара, син ничек мондый матур җырлар язасың? – дип сорый идем.
– Мин бит халкыбыз көйләрен, музыкасын яратам. Иҗатымның нигезен шул музыкага көйлим, – дия иде.
Әмирхан Еники:
– Моннан 70 ел элек «Сания» операсында җ ы р л а п б е з н е с о к л а н д ы р г а н я ш ь туташ – бүген әнә халкыбызның иң сөекле композиторы!
Мәсгудә Шәмсетдинова:
– Консерваториядә укыганда, Сара апага карата ниндидер түбәнсетеп караучылар
барлыгын тойдым… Ә минем күңелдә аның моңнары яңгырый, аның җырларындагы
халыкчанлык, ягымлылык мине сокландыра. Аның җырларын мин тыңлап туя алмыйм.
Бигрәк тә «Өченче көн тоташ кар ява» дигән җырын тын да алмыйча тыңлыйм, кабаткабат
тыңлыйм. Бу җыр бит – симфониягә торырлык әсәр.
Гариф Ахунов:
– Татар сәхнәсендә җырчы булып озак еллар яшәгәннән соң, ул калган гомерен
композитор булып дәвам итте. Аның усал принципиальлегеннән, ачы телле
гаделлегеннән җәфа күргән кайберәүләр аны композитор буларак танымаска,
санга сукмаска теләделәр. Әмма ул язган җырларны халык кабул итте, үзенеке дип
санады, туй мәҗлесләрендә, әдәби кичәләрдә, концертларда җырлады, аның җырларын
халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров күтәреп алды һәм халыкка барлык
аһәңе-моңы, зурлыгы-матурлыгы белән китереп җиткерде. Аның «Җидегән чишмә»сен
Зөһрә Сәхәбиева беренче булып ачты. Зөһрәбезнең җиңел кулыннан ул җыр яшен
тизлегендә республика һәм татарлар яшәгән барлык төбәкләргә таралып популярлашып
китте. Озакламый бу җырның сүзләрен Гомәр Бәширов язганны да, музыкасын Сара
Садыйкова иҗат иткәнен дә оныттылар. Җыр халыкның үз хәзинәсенә әверелде…
Ренат Еникеев:
– Сара апаның мирасы гаҗәеп бай. Без кечкенә чакларда ук, кая гына барсаң да,
Сара апаның җырлары яңгырый иде. Шунысы кызганыч: үз вакытында дәрәҗәсен
бәяли алмадык. Яшерен-батырын түгел, элекке елларда бит дәрәҗә берәүләргә олаулап
бирелде, ә икенчеләрен, теге кешедән талантлырак булса да, күрүче, бәяләүче булмады…
Халкын яраткан Сара Садыйкова үзенең үлемсез җырлары белән Салих Сәйдәшевтән соң
музыкада үзе бер дәвер тотты (бусы инде көчле профессионал композитор сүзе. – Р.Ю.).
Сара апабызның тагын бер зур күңел җәрәхәте була: Композиторлар берлегенә
алмый йөртәләр аны. СССР Композиторлар берлеге уставы буенча консерваториянең
тиешле бүлеген тәмамламаганнарны союзга алырга ярамый, дип. Җиһановны рәислектә Мирсәет Яруллин алыштыргач, ниһаять, Сара апаны союзга алалар. Бернинди кыенлыксыз, Мәскәү ягыннан аз гына да каршылык булмый. Рекомендацияләрне исә Әнвәр Бакиров белән Хөснул Вәлиуллин бирәләр. Сара апаның холык-фигыле турында да берничә сүз әйтик инде. Көнчел булмый ул, башкаларның уңышына сөенеп яши. Галия Кайбицкая белән алар икесе дә колоратур сопрано тавышлы. Опера театрында бер үк
рольгә куелгалаган җырчылар – көндәшләр ягъни. Ләкин алар чын дуслар булып яшиләр. Гайбәт сөйләми Сара апа һәм янындагылардан да сөйләттерми әле… «Аның янында күңелле» – мондый сүзне күпләр әйтә иде. Куркак булмый. «Калфаклы сандугач» дигән китапка Рауза Әлмөхәммәтованың менә мондый сүзләре дә
кергән: «Сара апаны мин 4-5 яшьлек чагымнан ук беләм. Ул бик йомшак, нечкә күңелле бик күркәм
кеше иде. Уфага бик еш килә иде, һәрвакыт диярлек бездә туктый иде. 1937 елны әтиемне кулга алдылар. Шул вакытларда хәлебезне белергә теләүче кеше дә булмады, хәтта якын
дуслар да бездән йөз чөерде. Ә Сара апа курыкмады, безнең гаиләбезгә килеп йөрде,
хәлебезне белешеп торды. 1957 елда әтиемне реабилитацияләделәр. Шатлыгыбыз
белән котлап, беренче телеграмманы Сара апа белән Галия Кайбицкая җибәрделәр».
Көр күңелле зат ул. Китапка Һәҗәр Идиятуллинаның менә мондый сүзләре дә
кергән:
– Өстенә кигән киемнәре тузды, аягына кигән итеге тишек иде, шуңа күрә эчтән
йомшак түфли киеп йөрде. Шулай да үзе бик тиз дәртләнеп китеп, кайгы-хәсрәтен
иңеннән сыпырып төшергәндәй була да җырлап җибәрә иде. Ул вакытта безнең
өйдә пианино юк иде, ә гармун бар иде. Сара кулына гармун ала да сәгатьләр буе
үзе уйнап, үзе җырлап утыра… Кайтып киткәндә инде ул тәмам күңеллеләнеп, бер
кайгысыз кеше кыяфәтенә керә… Аны бик жәлли идек. Ә моны үзенә сиздермибез,
чөнки Сара жәлләгәнне яратмый, ул гел киләчәк белән яши, һәрвакыт: «Бу вакытлы
гына авырлык, килер бер көн, бу кагылу-сугылуларны кызык итеп кенә сөйләрбез
әле», – дия торган иде…
Янә Гөлшат апаның «Сагыну»ына күз салыйк. «Тормышыбыздагы күңелсез
якларны, кимчелекләрне күреп, Сара апа еш кына: «Болай булмый, болай дәвам
итмәскә тиеш, безнең хөкүмәтебез мондый тормышка чик куярга тиеш», – дип, хәзер
барган үзгәртеп корулар башланачагын алдан сиземләде…» Монысы исә янә Гариф
абый сүзе: «Ә ул… трибуна янына баса, җыелышның көн тәртибенә турыдан-туры
куелмаган нәрсәләр турында сөйли башлый. «Тел бетә бит! Нинди тел дисезме? Сыер
теле түгел, әлбәттә, адәм теле бетә, туган телебез. Тукай әйткән «әткәм-әнкәм теле»
бетә!.. Татарстанда татар мәктәпләре бетә! Киләчәгебезне сез кайгыртмасагыз, кем
кайгыртыр? Ә бит ул мәктәпләр туган телен белмәгән түрәләргә кирәкми, ул мәктәпләр
бит, язучы иптәшләр, сезнең үзегез өчен, татар халкы өчен, яшьләр өчен кирәк…»
Рәхмәт Гөлшат апабызга! Урыны җәннәттә булсын. 2005 елны дөнья куйды ул.
Теге алдарак аталган китапларның беренчесен – үзе язып, икенчесен – Әлфия апа
белән төзеп, өченчесен үзе генә төзегән. Дүртенче китапны төзүчеләр китапка аның
хатирәләрен дә керткәннәр. Шулай итеп Сара апабызның чын образын тудырган һәм
тудырышкан бит ул! Хәер, ул үзе дә Сара апаның җылысын тоеп яшәгән инде. «Әллә
әнисез үскәнгә, мин аңа әниемә елышкан кебек, серләремне сөйли идем, кайгыхәсрәтләрне
уртаклаша идем», дигән бит әнә.

Язучылар союзында. 1980 ел.

Сара апаның хәзер күпләр белмәгән бер олы эше бар әле. 1954 елда Горький исемендәге клубта хор
оештырып, 15 елдан артык шуңа җитәкчелек итә. Халык бик яратып й ө р и  б у  х о р н ы ң  к о н ц е р т л а р ы н а . Шамил Әхмәтҗанов, Флёра Сөләйманова, Рабига Сибгатуллина, Габделфәт Сафин һәм тагын ничәдер танылган җырчы шуннан үсеп чыккан икән. Сара апада эрелекнең тамчысы да юк иде. Җылы күңелле, кунакчыл кеше иде ул. Мин үзем Тинчурин урамындагы фатирында да, Татарстан урамындагысында да
булгаладым. «Татарстан яшьләре»ндә «Шимбә сәхифәсе» чыга башлаган иде безнең.
Беренче тапкыр күренекле композиторыбызны «шимбә кунагы» итәр өчен барган
идем. Бик җылы гәпләштек. Шуннан соң ул мине, җырга бернинди катышы булмаган
кешене, җырга тартып кертте. «Туй җыры» текстын ул кушып яздырды, көен язгач,
ноталарын Зиннур Нурмөхәммәтовка илтеп бирергә кушты. Оялып кына барган идем,
алыр микән, юк микән дип, «Сара ападан» дигәч, сөенде, көйли-көйли күз йөртеп
алгачтын, бигрәкләр дә сөенде. Гел җырлап торды ул бу җырны, радиога да яздыртты.
Бу җырга тагын ике җырыбыз өстәлде.
Бер шаккаткыч сан китерим әле: Сара апага багышлап 22 шигырь язылган! Бу –
шушы китапларга кергәннәре генә әле. Шагыйрьләр дә (Илдар Юзеевтән башлап),
шагыйрь булмаганнар да язган аларны. Тагын кайсы җырчы, актёр яки композиторның
тойганы бар икән мондый ихтирамны?
Кайчандыр кыскартылган Опера-балет театрына да кайта әле ул. «Кияүләр»
һәм «Мәхәббәт җыры» дигән, биредә күп тапкырлар куелган музыкаль комедияләр
авторларының берсе булып кайта! Аның 95 еллык һәм йөз еллык юбилей бәйрәмнәре
дә триумфаль рәвештә нәкъ менә шушы театрда үтә!
Вафаты алдыннан хастаханәдә дә көр күңел белән, палатасын «музыкаль
лабораториягә» әйләндереп, киләчәккә төбәлеп яши әле ул. «Сөембикә» дигән опера
язу теләге бик көчле була. Туфан Миңнуллин либреттосын язарга ризалык та биргән
була инде…
Хәзер монда Сибгат абыйның хатыны Мөршидә апаның сүзләре бик тә урынлы
булыр. «Икесе дә бер үк больницада яттылар… Атна-ун көн Сара апаның вафат булуын
Сибгаткә әйтмәдем. Чөнки аның да хәле әйбәт түгел иде. Аны Сибгаткә җырчы Фәхри
Насретдинов әйткән (ул да больницада ята иде). Сибгат, Сара апаның татар зиратында
күмелүен ишеткәч, «Андый урында булу яхшы инде, тирә-юньдә бар да дуслар, –
диде. – Хәсән Туфан, Заһид Хәбибуллин, Исмай Шәмсетдинов, Галия Булатова, Фатих
абый Булатов», – дип тә өстәде. Ә инде хәзер ике дус үзләре дә янәшә яталар». Сара
апа 1986 елның 7 июнендә, Сибгат абый 3 июльдә дөнья куйган.
Сара Садыйкованың халкыбыз өчен никадәр кадерле кеше булуы аның вафатыннан
соң да күренә. 1988 елның 20 апрелендә партия өлкә комитеты, Татарстан Югары
Советы президиумы һәм Татарстан Министрлар Советына Татарстанның барлык иҗат
оешмалары һәм әдәбият-сәнгать әһелләре исеменнән мөрәҗәгать тексты җибәрелде.
Аңа танылган зыялыларыбыз, җәмгысе 36 кеше кул куйган. Бу мөрәҗәгатьтә һичшиксез
нинди эшләр эшләнергә тиешлеге әйтелә! Менә алар:

1. Казан шәһәренең бер урамына Сара Садыйкова исемен бирергә. Үтәлә бу. Ләкин
Сара апаның да, элегрәк Сәйдәшнең дә, ягъни югары кимәлдәге затлы-нәфис эшчәнлек
осталарының исемнәре пычраграк-ямьсезрәк урамнарга бирелә. Казанга, Татарстанга,
татарга бернинди катышы булмаган затлар исемендәге урамнар бик күп бит юкса!.. Ун
ел элек Нариманов урамы Татарстан урамын кисеп чыккач Сара Садыйкова урамына
әйләнгән. Юк, әйләнеп үк бетә алмаган, ахры, ярты чакрымлап үтүгә мине янә шул
ук «ул. Нариманова» дигән язу каршы алды.
2. С.Садыйкова җитәкләгән М.Горький исемендәге Мәдәният йорты хорына
композитор исемен бирү.
3. Вафат булганнан соң да бүләк бирү мөмкинлеген истә тотып, С.Садыйковага
Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләген бирү.
4. Горький исемендәге Мәдәният йортында музей ачу – Сара апа музеен ачу инде,
ягъни. Болар өчесе дә үтәлгән иде. Тукай премиясен Сара апабыз 1990 елны «алды».
5. Якын киләчәктә композиторга Казан шәһәрендә һәйкәл кую.
– Менә минем шушы хәләл акчамны кабул итеп алыгыз әле. Композитор Сара
Садыйковага һәйкәл салырга тотарсыз.
– Сара Садыйковага? Һәйкәл?.. – Бу сөйләшү Культура фондының Татарстан
бүлекчәсендә булды. Фонд әле оештырылган гына, бу хакта хәбәр таралып та
өлгермәгән дияргә була, банкта счёты да ачылмаган, ә кешеләр инде кузгалды да:
күптәннән күңелләрендә сакланган теләкләрен ачыктан-ачык әйтәләр: «Салих
Сәйдәшевкә һәйкәл салырга вакыт, Сара Садыйковага» – Мәдинә Маликованың
«Калфаклы сандугач» дигән китапка кергән язмасыннан алынды бу өзек. Менә Язилә
Абдулкадыйрованың ничәдер җөмләсе: «1996 елда Казанның К.Маркс урамында
урнашкан Күргәзмәләр залында бик матур бер экспонат пәйда булды. Бу мәшһүр
җырчыбыз истәлеген мәңгеләштерү максаты белән эшләнгән нәни генә һәйкәл,
дөресрәге, киләчәктә булачак һәйкәлнең проекты-макеты. Проектның авторы –
скульптор Рада Нигъмәтуллина. Ул аны ниндидер социаль заказ белән түгел, ә үз
күңеле кушуы буенча эшләгән…» Һәйкәлне кую турында карар да чыга, ләкин Казан
мэриясе аны һич кирәкмәгән урында куйдырмакчы була. «Сарасадыйкчылар» исә
һәйкәлнең рухи егәре нык артачак урынны күрсәтәләр. Инде унберенче ел киткән,
«һәйкәл» исә һаман бәләкәй килеш елап утыра әле…


Сapa апабыз вафатыннан соң да эшли торган бик көчле шәхес булып чыкты! 1993
елның июнендә аның мәдәни-хәйрия фонды булдырылды (1996 елның гыйнварында
ул «Сара Садыйкованың иҗтимагый фонды» дип исем үзгәртә). Рәисе Әзһәр Хөсәенов
булган ошбу фонд бик күп игелекләр эшләр әле. Иң беренчесе – һәр елны Сара
апаның туган көне 1 ноябрьдә каберен зиярәт кылу, аның һәм иҗатташ дусларының
каберләренә чәчәкләр салу, рухларына дога кылуны кагыйдә итеп кертү булды… Шул
1993 елның сентябрендә исә Татарстан Югары Советы органы булган «Татарстан
хәбәрләре» газетасы (баш мөхәррире Ренат Харис) һәм Сара Садыйкованың хәйрия
фонды «Сара Садыйкова табыны» исемле мәҗлес кичәләре үткәрә башлый. Әлеге
кичәләрдә күренекле җәмәгать эшлеклеләре, сәнгать әһелләре, композиторны якыннан
белгән кешеләр катнаша. Бу табында күңел ачып кына утырмыйлар инде…
Гомерен ни дисәң дә матур төгәлләгән бит Сара апабыз. Берәр төрле кайгылы
гаме калмаганмы соң? Калган! Яшьрәк чактагы көчлерәк, матуррак тавышын
сагынып яшәгән ул. Соңгы көненәчә! Радиода бөтен иске язмаларын юк иткәннәр
шул. Тавышның сыйфаты грампластинкаларда саклануы да чамалы гына икән бит…
Бу инде татар җыр сәнгатенең уртак кайгысы – бөтен иске язмалар да юк ителгән!
Хәзерге буын гыйбрәт алсын иде моннан…


Фото: museum.ru
persons-info.com
«Казан утлары» архивыннан

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *