Уены–чыны бергә

23.08.2017 №8 (август), 2017

Балалы өйдә бур ятмас…


sadik

Узган гасырның 80нче елларында, республика Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлегендә эшләгәндә, Мамадышта командировкада булдым. Монда бердәнбер ашханә дә кичке биштә ябыла торган чак. Ул вакыттагы ДАИ җитәкчесе Миңнехан Нәбиуллин җәмәгатенең кичке чәйгә өйләренә чакыруын әйтте. Бик ачык йөзле ханым иде, исемен генә онытканмын инде. Ә балаларының исемнәре Гөлнара һәм Радик хәтердә.
Миңнехан әфәнде, мамадышлар өчен сирәк хәл, русча яратыбрак сөйләшә, ә җәмәгате – саф татарча.
Шулай бервакыт балалар бакчасында кызларына ятлап килергә татарча шигырь биргән булганнар. Өч көннән соң да өйрәнеп килмәгәч, гаиләләрендә туган телдә бөтенләй сөйләшмиләрме икән әллә дип уйлап куйган тәрбияче моңа сорау биргән:
– Твои родители дома как разговаривают?
– Три дня уже никак не разговаривают, – дигән Гөлнара.
Боларны тыңлап торган прокурор баласы чәчрәп чыккан да үз өйләрендәге хәлләрне сөйләп биргән:
– У нас папа разговаривает, а мама не разговаривает. И папа маму за это бьёт.
Тәрбияче Гөлнараның шигырь өйрәнеп килмәвенең сәбәбен генә белергә теләгән, югыйсә. Эш исә прокурорга кадәр барып җиткән.

Наилә ВИЛДАНОВА.
Чаллы шәһәре


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.