Бәян

17.08.2017

Соңгы сорау


grust2

Дәвамы

Дима

Әйе, ул чакта аны яман дуслардан, урамнан аралап алдылар, тик алмашка берни бирә алмадылар. Ания, беркайда үзенә ямь-юаныч таба алмыйча, агым уңаена акты. Укырга кирәк иде — укыды. Өйдә булырга куштылар — ул үз бүлмәсендә бикләнеп утырды. Дөресен әйткәндә, ул урамга чыгарга курка да иде. Чөнки анда Дима бар.

Дима — Анияне көчләгән егет…

Яз көне иде ул. Катяның туган көне иде. Анияне тулай торакка кунакка чакырдылар. Егетләр юк иде, өчәүләп бәйрәм иттеләр. Ания күчтәнәчкә шәраб тотып килгән иде, шуны салып куйдылар. Кәефләр күтәрелеп китте. Күңел түрендә яшеренеп яткан серләр түгелә башлады. Рита балалар йортында яшәгән чакта, үзен зур кызлар ияртеп ниндидер фатирга алып барулары, шунда кыстый-кыстый аракы эчереп, иптәш егетләре астына салулары турында елый-елый сөйли башлады.

— Алар мине сатты… Миңа шундый авыр булды… Кычкырдым, тик беркем ишетмәде, ярдәмгә килмәде. Анда бөтен кызларны шулай итәләр… Миңа унөч кенә яшь иде. Өчәүләп көчләделәр.

— Ә мине лагерьда чакта, агачлар арасына алып кереп… — диде Катя.

— Мин кычкырмадым, карышмадым. Чөнки ярата идем. Шуннан соң ул мине ташлады…

— Юрамы?

— Юк, Лёша. Ул чакта Юра юк иде. Лёша хәзер төрмәдә утыра. Хат та язмый. Миннән соң да булды инде аның… Рита, хәтерлисеңме, Зәйдән килгән Наташа бар иде. Ул бит Лёшадан малай тапты. Малае да детдомда хәзер… Наташа рәхәтләнеп типтерә, атна саен ир алыштыра. Ә бит әйтә иде: «Мин үз баламны никогда, ни за что ташламыйм!» Ташлаган менә… Барысы да ташлый. Беркем кешечә яши алмый. Ник шулай ул, Рита?! Нас бросили, и мы бросаем… Каргалган без, башкача яши алмыйбыз. Неужели без дә шундый булырбыз?! Ирина авырлы йөри, корсагындагы баласын кыйный. Кирәкми ул аңа, Артёмга да кирәкми. Егетләр бүген синең белән, иртәгә башканы таптый… Ирина үзе дә шундый, беркемгә отказ бирми. Аларга бала кирәкми. Кирәкмәгәч, ник табарга, аборт кына ясыйсы бит. Мин инде дүрт тапкыр аборт ясаттым…

— Мин бер генә бардым. Хәзер сакланам. Минем бала табасым килә, — диде Рита.

— Ә син, Ания, ничәне төшердең?

Бу көтелмәгән сораудан Ания бермәл каушап калды, шәрабтан соң болай да алсуланган йөзе тагы да кызарып китте.

— Мин бит кыз әле… Юк… Беркем белән йоклаганым юк… — диде.

— Син — кыз?! Баа!!! 16 яшьтә кыз! Әкият сөйләмә, кем ышансын моңа? — дип аптыраудан күзләрен шарландырды Катя.

— Бәхетле син… — дип моңсу гына әйтеп куйды Рита.

— Минем сафлыгымны туйга кадәр саклыйсым килә. Үз иремә, — диде Ания.

Бәлки аңа бу сүзләрне әйтергә кирәкмәгәндер…

Катя белән Рита бер-берсенә кинаяле карашып алдылар да тартырга чыгып киттеләр.

Аннары ул килеп керде. Есенинга охшаган сары көдрә чәчле, алсу йөзле бик чибәр егет. Ания, аның шулай кинәт пәйда булуына гаҗәпләнеп:

— Сезгә ни кирәк? — дип сорады.

— Син! — диде егет һәм Анияне кочагына җыеп алды…

…Ания карышып, көрәшеп карады… Кычкырырга азапланды, ләкин егет аның авызын зур учы белән томалаган иде…

Егет үз эшен бетерде дә канәгать елмаеп сорады:

— Теләсәң, тагы очрашабыз.

Ания сүз әйтерлек хәлдә түгел иде, дәшмәде.

— Киявеңә сәлам әйт, аңа эш калмады, — дип ыржайды чибәр егет, хуҗаларча дөп-дөп басып чыгып китте.

Аннары кызлар керде. Хурлыгыннан мендәргә капланып үкси-үкси елаган кызны:

— Менә хәзер син дә безнең кебек. Ничава, барысы да шул юлны үтә, — дип юаттылар…

— Безгә рәхмәт әйт, егетнең шәбен бүләк иттек. Дима турында хыялланмаган кыз юк. Ул бу эштә остарып беткән. Шатланасы урынга елап ятасың, — дип гаепләделәр дә.

Шуннан соң Дима аны сагалый башлады. Берничә тапкыр урамда очратып, стенага кысты. «Син миңа ошыйсың, бергә булыйк», — дип бәйләнде. Ләкин Ания аннан качты, сөйләшергә теләмәде. Ул Димадан курка, чиркана, шул сары чәчле егеттән үзен мыскыл иттергәне өчен бик нык хурлана иде.

***

Саф, чиста мәхәббәт турында хыялланган иде ул. Әмма хыялын көтеп җиткерә алмады, язмышы сукмагында сукыр юлчы сыман адашып йөрде дә сазлыкка кереп батты. Тәне генә түгел, җаны да пычранды. Ул пычракны инде бернинди сулар белән дә юып төшереп булмый. Калган гомерне шул кер белән үтәсе.

Хыяллары җимерелгәч, Ания өчен дөнья тагы да караңгыланып калды. Мәхәббәтен кире кагып, үзен кимсетеп язылган теге хатны алгач та яшисе килмәгән иде. Анысы искитәрлек кайгы да булмаган икән, яңа фаҗига белән чагыштырганда чүп кенә. Юкка гына ул чакта шулай янды-газапланды, үз-үзен ашады, юкка гына тормыш белән бәхилләшергә теләде. Ул чакта бәхетле булган, чөнки тәне дә, җаны да саф иде, Максим күзенә туры карап, горур үтә ала иде. Ә бу хәлдән соң, шундый мыскыллаулардан соң ничек яшәмәк кирәк?!

Ания беркемгә берни әйтмәде, бу адымының ният-сәбәпләрен язып-аңлатып тормады. Теләсә ни уйласыннар. Ул көнне аларда чираттагы мәҗлес иде. Өй тулы кунак. Көләләр, гөр килеп сөйләшәләр. Аларга кызык…

Аниянең чыгып китүен беркем абайламый калды. Ул туп-туры мунчага юнәлде, башта әйбәтләп юынды, аннары идәнгә сузылып ятты да чак кына бүртеп торган зәңгәрсу кан тамырына үткен лезвие белән сызып җибәрде. Бернинди авырту тоймады. Сызылган җирдән кан саркып чыкты. Ап-ак беләктә кып-кызыл кан. Ания бу күренештән үзе үк куркып, йөзен стенага борды. Тәненнән тормыш китә башлавын тоеп-сизеп ятты. Ләкин тормыш бик үҗәт нәрсә икән, ансат кына сүнәргә теләмәде… Аны коткардылар. Шул вакытта мунчага әтисе килеп кергән… Үзе генә түгел, кунак хатыны белән. Башкалардан качып, бер-берсен иркәләргә аулак урын эзләп килгәннәр. Бу хакта, әлбәттә, беркем белми калды, берсенең хатыны, икенчесенең ире бар, шуңа телләрен тешләделәр. Канга батып яткан кызны күрүгә, чит ир назы, яңа хисләр тансыклаган хатын чырыйлап чыгып качты, Марс ашыгыч ярдәм чакырды…

Анияне хастаханәгә салдылар. Анда ул биниһая ябык, үтә күренмәле диярлек бер чирле кыз белән танышты. Төссез ак чырайлы, карап торышка ун-унбер яшьлек бу балага әнисе мескен-кызганыч тавыш белән «бәбекәем» дип дәшә иде. Ул һәр көнне килә. Әмма әтисе күренми. Ул, бәлки, юктыр да. Гөлнараның дуслары да юк бугай, чөнки ул алар белән уйный алмый, гел өйдә утыра икән. Авыру кешеләр янында күңелсез, алар яныннан тизрәк китәргә ашыгалар. Олылар икейөзләнеп маташса да, балалар хәтер саклап тормый. Алар көчле, шат күңелле дусларны гына ярата.

Ания дә шат күңелле түгел. Аның янына да бары әнисе генә килә. Ул гел ашыга-кабалана, алып килгән әйберләрен тиз генә кызына тапшыра да эшенә йөгерә. Аның әле киңәшмә, әле тикшерү, әле отчёт, әле командировка… Ни өчен кыз бу гамәлне кылды — беркем сорамый, кызыксынмый, бары дәвалыйлар гына. Ания үзе дә сөйләшергә атлыгып тормый. Кайчакта аның әнисе күкрәгенә капланып елый-елый күңелен бушатасы, җанын каезлап торган кайгыларын түгәсе килә. Шулай итсә җиңелрәк булыр кебек. Берни үзгәрмәячәк, әлбәттә. Сафлык акчага сатыла торган әйбер түгел, бер югалткач, аны кайтарып булмый. Сәер, аның барлыгы турында элек Ания уйламый да иде. Югалткач кына бик кадерле, кыйммәтле булуы аңлашылды. Шул сафлыгы аңа калкан булган, фәрештәсе кебек саклагандыр кебек тоела. Инде саклаучысы калмаячак. Бу тән шакшы куллар өчен ачык… Пычрак савыт эчендә яралы җан бәргәләнә… Шуның белән яшисе…

Ания үзенчә, Гөлнара үзенчә боек. Берсенең тәне, икенчесенең җаны авыру. Көннәр буе урында сызланып ятса да, Гөлнара аңардан бәхетлерәк, чөнки җаны тыныч. Саф әле аның җаны. Ул рәсем ясарга ярата. Кичкә таба тумбочка өстендә шактый рәсем җыела. Әнисе килгәч, аларны җыеп алып китә.

Аниянең ул рәсемнәрне күрәсе килә. Ни ясый икән ул? Мөгаен, кояштыр. Бала чакта Ания дә гел кояш ясый иде. Яшел чирәм, аллы-гөлле чәчәкләр, ак мендәр болытлар йөзгән күк һәм алтын нурлар чәчүче түгәрәк кояш… Тагы кешеләр ясый иде. Әнисе, әтисе, уртада — ул үзе. Аниянең бер кулыннан әнисе, икенчесеннән әтисе тоткан. Ләкин бу күренеш рәсемдә генә калды… Чынлыкта алар беркайчан да янәшә атламадылар. Әнисе бер якка, әтисе икенче якка йөгерде. Кояшлы аланда ул берүзе басып калды. Хәер, кояш та юк инде ул аланда… Болытлар каралган, яңгыр ява, салкын җил исә, чәчәкләр тапталган… Ә бу кызчык ни ясый икән? Аны әнисе бик ярата бит, гел иркәләп-назлап тора. Бер дә китәргә ашыкмый, баласы янында озаклап кайнаша. Әнисе яраткач, Гөлнараның дөньясы кояшлыдыр…

Беркөнне Ания кызның рәсемнәрен сорап алды. Ялгышмаган, Гөлнара да чәчәккә күмелгән кояшлы аланнар ясый икән…

— Минем тереләсем, урамда йөгерәсем, болынга чыгып чәчәкләр җыясым килә. Мин кышны да яратам, ап-ак карларның тирбәлә-тирбәлә җиргә төшүен тәрәзәдән гел күзәтәм. Минем дә кар бабай ясыйсым, чана шуасым килә… Тагы әниемә булышасым килә. Ул шундый арый. Аңа бик авыр. Кызганам мин аны. Тик ярдәм итә алмыйм, минем аякларым авырта. Мин беркайчан терелмәм инде… Мөгаен үләрмен… — диде беркөн аңа кыз. — Ә минем шундый яшисем килә!!! Үлем бигрәк куркыныч, кап-кара, мин куркам аннан. Анда берни юк, кояш та, чәчәкләр дә… Караңгылык кына… Ания, син шундый бәхетле, чөнки рәхәтләнеп йөрисең. Бик зур бәхеттер ул… үзең теләгән җиргә… үзең теләгән вакытта… үз аягың белән бару… әйе бит?

— Әйе, — диде Ания. — Үзең теләгән җиргә үз аягың белән бару зур бәхет…

Һәм шунда уйлап куйды: «Менә мин дә бардым… Һәм килеп җиттем…»

Хастаханәдән чыккач, әнисе аны җилтерәтеп Казанга алып китте. Карадылар, тикшерделәр. Үзенә берни әйтмәделәр. Гинеколог яныннан әнисе кара коелып чыкты. Сүзе генә түгел, нәфрәт тулы карашы, тавышы белән үк Анияне сытарлык, җир йөзеннән юк итәрлек итеп әйтте:

— Син мине үтерер өчен тугансың икән! Бөтен Татарстанга мәсхәрә иттең!!!

Әнисе Аниянең хәл-халәте өчен түгел, үз абруе өчен борчыла иде. Кызның моңа бик хәтере калды, яшенә буылып:

— Тапмаска иде! Мин сорамадым!!! — дип кычкырды.

***

Дима мәктәп капкасы төбендә аның чыкканын көтеп тора иде. Ания һәрвакыттагыча аны күрмәмешкә салышып үтәргә теләде. Тик шул чакта артта Максим тавышын ишетеп, борылып карады. Әйе, аның артыннан көлешә-көлешә Максим һәм аның очрашып йөргән кызы Зөлфия атлый иде. Ания, уеннан кире кайтып, Дима каршына килеп басты:

— Сәлам! Тыңлыйм сине…

— Сәлам! Ания, мине армиягә алалар. Саубуллашырга килдем.

Ания күз кырые белән генә яннарыннан үтеп баручы парга карап алды. Максим да, Зөлфия дә кызыксынып алар ягына төбәлгән иде. Ания Диманы култыклап алды да теге пар яныннан ыспай гына үтеп китте.

— Мин гел синең хакта уйлыйм, Ания. Ә син? Мин бит синең беренче егетең, неужели бер дә мине уйламыйсың? Син бит дусларың кебек азгын, бозык түгел… Син бит чиста. Белгән булсам, мин кагылмый идем. Мин татар кызларын хөрмәт итәм. Минем әти дә татар, шулай булгач, мин дә татар. Әбием миңа Дамир, ди. Теләсәң, син дә шулай дәш. Әйдә, бергә булыйк, Ания. Озатырга кил, яме. Хат яз. Мин синең хат язуыңны телим. Язарсыңмы?

Аниягә никтер бу егет кызганыч булып китте. Чынлап та, кемнән ким ул? Буй-сыны менә дигән, үзе чибәр. Әйттеләр бит теге чакта, бөтен кызларның хыялы  дип. Башкалар хыяллана, ут йота, ә Дима Анияне саклый, аның өчен өзгәләнә.

— Ания, син миннән бала табар идеңме? Әйдә, язылышабыз. Менә хәзер керәбез дә язылышабыз, ә?! Безнекеләр каршы булмас. Син ризамы? Ризамы? Юк, әлбәттә, юк! Ләкин бу сүзләрне Димага ничек әйтергә? Күңеле төшәчәк бит. Матур итеп аерылашасы иде.

— Минем әле укыйсым бар. Мин сиңа хат язармын… Язармын.

— Син мине гафу иттеңме? Мин бит ул чакта айнык түгел идем. Айнык булсам, кагылмый идем, валлаһи, кагылмый идем. Мин бит үзләре теләгәннәрне генә… Үзләре арттан чаба бит. Сине дә шундый дип уйладым. Дусларың шундый булгач. Син бүтән икән, мин бит белмәдем. Син булсаң, миңа башка беркем кирәкми. Ышанасыңмы миңа? Ышанасыңмы? Мин сине күтәреп кенә йөртәчәкмен! Син бит минеке генә. Көтәрсеңме мине, көтәрсеңме?

Ике ел бит… Ике ел эчендә ни булмас… Ничек вәгъдә итәсе? Вәгъдә биргәч үтәргә кирәк. Шуңа Ания икеләнеп кенә:

— Белмим… — диде.

— Озатырга килерсеңме?

Бу сорауга да анык итеп җавап бирә алмады.

— Белмим…

— Сәер син. Шундый сәер… Ә мин сине яратам!

Шулай диде дә, урам уртасында Анияне кочагына җыеп, кайнарланып үбә дә башлады. Кыз шул арада күз кырые белән сукмакка карап алырга өлгерде. Максим белән Зөлфия әкрен генә атлап алар артыннан килә иде. Аларны күргәч, Ания карышмады, Димага сарылды…

Күрегез, аны да яраталар!!!

Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, диләр.

Нәфрәт белән мәхәббәт арасы артык кыска бугай…

…Кайчандыр үзен кимсетеп, хисләрен таптап үткән классташына үч итеп кенә сарылган иде ул Димага. Ләкин егеттән аерылгач та, Аниянең уйлары никтер гел аның тирәсендә бөтерелде, бергә үткәргән шул кыска мизгелләр кат-кат исенә төште. Диманың яратып, якын итеп кочып алуы, кайнар итеп үбүе, серле итеп: «Син минеке…» дип назлы-сузып пышылдавы…

Ул аның белән очрашыр, чакыруын кире какмастыр, мөгаен…

Әйе, шулай… Әле бер ай элек кенә үзен кан елатып мыскыл иткән егет белән Ания кабат очрашырга каршы түгел.

 


Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=30695
Бәян «КУ» журналының 6нчы (июнь, 2014) санында басылды. Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *