Хикәя

15.08.2017 №8 (август), 2017

Кышкы яшен


tabin

Дәвамы

2

Арслан Зиннур белән сөйләшеп бетерүгә, хатыны Раушания ашарга әзерләп йөргән җиреннән бөтен нәрсәсен ташлап, аның янына килеп тә җитте:

– Ни ди?

– Сиңа сәлам, диде.

– Өч көн элек аның да, Фатыйма апаның да сәламнәрен әйткән идең бит инде!

Хатыны тәненең якынлыгы сизелерлек дәрәҗәдә аңа якынайды, тавышын гадәттәгедән бер-ике мәртәбә югарырак күтәрде:

– Кайчан кайтабыз ди? Ник сузасың?!

Ярата да инде Арслан аны үртәргә!

– Бүген Зиннур сәламнең гадие генә түгел, кайнап торган кайнары, диде.

Арслан сизә, күреп тора, шушы мизгелдә матурланганнан-матурлана Раушания: болай да алсу йөзе тагын да ныграк алсулана. Очкын чәчеп торучы шомырттай күзләре озын кара керфекләре арасында бәргәләнә, килешле матур иреннәре дулкынланудан ачылып-кысылып куя, күкрәге дә шул дулкынга кушыла.

– Син әйтәсеңме, юкмы?! – диде хатыны, Арсланның күкрәгенә күкрәген терәп.

Инде чигенер чама калмый, артта зур кактус гөле. Шулай да Арслан, «хәзер әйтәм» дип, юри тын кала. Хатынына сокланып карау өчен юри тукталып тора. Менә шушындый чакта, нидер сораганда, нидер көткәндә, Раушаниядән да матуррак берәр зат бар микән җир йөзендә?! Ул мөлдерәп тулган җимеш, кызарып пешкән алма, учакта дөрләгән ялкын, серкә очырган арыш басуы, язгы назлы җил кебек. Ул унике баллга җиткән океан дулкыны кебек куәтле, көчле өермә шикелле сине очырып алып китәр төсле. Арслан аңа соклануын яшерергә тырышып, яратып карый. Хатынының шушы илаһи киеренке, тулышкан матур чагын, һәр күзәнәгеннән нур чәчеп торган чагын берәрсе күрмәсә ярар иде, дип юк заттан көнләшеп тә куя. «Мин нинди бәхетле!» дип уйлый шушындый чакларда. Хәзер хатыны җавап көтеп кымырҗаудан ачулануга күчү арасында. Менә шушы араны озаккарак сузасы килә Арсланның. Раушаниясе ачуланганда да искиткеч чибәр. Тик ул чакта аның күзләре усаллана, ә инде алар усалланса, теге кымырҗау мизгелендәге соклану, горурлану, татлы көнләшү мәлләре төссезләнә. Шуңа күрә чаманы югалтмаска, хатынның ачулану мәйданына атлап чыгуын булдырмаска кирәк. Чыннан да чибәр аның хатыны. Колаклары шундый нәфис, иягендә нәни генә чокыры бар, маңгае яңа аерткан сөт өсте шикелле ак, сыңар җыерчык та юк. Ничә еллар буе сыер сава дип уйламассың. Голливудның чибәр артисткалары бер читтә торсын.

Менә Раушаниясе өлгерде, алма тәмам пеште, әз генә җил иссә, өзелеп төшәчәк. Арслан аның өзелеп төшүен теләмәде:

– Ике көннән кайталар.

– Бүгенне кертепме? Ничек соң ул? – дип сорады Раушания, кабаланып.

– Чәршәмбе көнне унбергә килеп төшәбез, диде.

– Хәзер үк әзерләнә башлыйбыз, вакыт калмаган бит инде, – диде Раушания, җиңнәрен сызганып.

– Фатыйма апа ачы катык белән кабыклы бәрәңге булса, берни дә кирәкми, диде.

– Һе, кунак әйтер инде ул! – диде Раушания. – Шуларга кабыклы бәрәңге ашатыр идеңме әллә?!

– Бәрәңге жәллисеңмени? – диде Арслан, аңа хәйләкәр караш төбәп.

– Кайчан туктыйсың инде син мине кыздырудан? – дип куйды Раушания, баш чайкап.

– Син кызганда шундый да чибәр бит, карчык! – диде Арслан ихлас күңелдән.

– Ярар, күп сөйләнмә, ихаталарны җыештыра башла, – дип, Раушания өстәл янында мәшәләнергә кереште.

Кунак каршыларга әзерләнү, кунакны каршы алу, сыйлау – аның өчен балачактан ук әнисеннән күчкән иң олы бәйрәм ул. Кичәдән бирле авыртып торган биле шушы минуттан онытылды. Шушы әзерлек мәшәкатьләре тулы мизгелләрне, эшләрнең кайсын кайсы артыннан башкарасын күз алдына китерүдән күңеле кытыкланып җырлый башлады. Раушания беренче эш итеп өйдәге ястык-мендәрләрне, матрас-япмаларны, юрган-одеалларны, келәмнәрне ишегалдына чыгарды. Ак кар исен, кояш нурларын ныграк сеңдерегез, күперебрәк, матурланыбрак китәрсез дип, мендәрләргә үзенең балаларын сөеп үстергәндәге кебек яратып, учы белән шап-шоп суккалап алды, күзләрен кысып зәңгәр күктәге кояшка карады, «кара аны, яктыңны кызганма», дип пышылдады. Арсланнан койма башларындагы карларны себертеп, одеалюрганнарны, келәмнәрне бергәләп койма башларына элеп чыктылар. Арслан ул дәшүгә «ә» дигәнче килеп җитте, аның кушканнарын «ярар, карчык, ярар, матурым», дип йөгерә-йөгерә үтәде. Раушаниянең ныклыгына шакката ул. Хатынының чатнап торган салкында да, кара буранда да ишегалдына сырма яисә куртка киеп чыкканы сирәк. Бер кат күлмәктән яисә джемпердан, ялан балтырларын елтыратып чыга да тиз генә кош-кортка җим биреп, яисә башка ашыгыч эшен эшләп керә. Томау да төшми, ютәл дә эләктерә алмый аны. Эчендәге уты саклый ахрысы. Хәер, элекке тишек-тошык, салкын фермаларда да савымчы, терлекче халкы шул бер зәңгәр халат, каткан бутый белән эшләп йөрде ич. Берсенең дә салкын тидереп, грипплап өйдә ятканы булмады.

Раушания диваннарның, матрасларның тузанын суыртты, бөтен җирне юеш чүпрәк белән сөртеп чыкты, идәннәрне юды. Аннары мунчага китте, идәнтүшәмнәрен, һәммә нәрсәне кат-кат юды, әллә ничә төрле шампунь, сабыннар куйды, кибеттән яңа алынган мунчалаларын, сөлгеләрен барлады.

Алар Арслан белән юрганнарны элгәндә чуар песиләре урам капкасы астыннан кайтып кереп, Раушаниянең шәрә балтырына ышкылып узды.

– Нәрсә, туңдыңмыни? – ди аңа Раушания. – Кайда нишләп йөрдең? Кунак киләсен беләсеңме син? Берүзең чистармыйча кунак каршыларга ниятлисеңмени?!

Арслан бер песигә, бер хатынына карап елмая. Песи бер аягын күтәреп аларга карый, «мияу, – ди. – Табаным туңа бит», ди.

– Бар, өйгә кер, апаң ашарыңа бирер, – ди Арслан.

– Чистармаган килеш кермәсен әле! – дип, Раушания песине тотып ала да әле генә Арслан көрәгән йомшак кар өеменә ыргыта.

Песи сыртына кадәр үк булмаса да, карга бата, борылып төчкереп җибәрә һәм аска сикерә, койрыгын чәнчеп, бөтен гәүдәсен дерелдәтә-дерелдәтә карын коя. – Әйдә, бүгенгә җитеп торыр, – ди Раушания көлеп. Песи аның алдына ук чыгып ишеккә йөгерә. Апасы биргән итле ашны тәмләп ашагач, мыекларын ялый-ялый, күзләрен кыскалап рәхмәт әйтә, ал аягы белән колак артларыннан ук сыпыра-сыпыра битен юарга керешә.

Ә Раушаниянең эшләре әле башлана гына. Ул иң элек кичәге сөттән кызыл, бүгенгесеннән ак эремчек ясады. Кичке савымныкыннан чөгендерле катык оетырга булды.. Үләннәр сараена чыгып, вак пакетларга зур кайчы белән турап, сары, зәңгәр мәтрүшкә, меңъяфрак, тукранбаш, юкә чәчәге, карлыган, чия, алма, җиләк яфраклары салды, кечкенә банкаларга андыз тамыры, гөлҗимеш, камырлык, миләш тутырды. Аларны сумка белән алып чыкканда, кәрәзле бал да эләктерде. Сөт аертып, ике савыт каймак әзерләде. Берсен хәзер ашарга, берсен мәҗлес көнне табынга куярга дип ике урынга кырык йомыркалык чәкчәк пешерде, аны җиләк-җимешләр, каклар белән бизәде. Балан бәлеше, гөбәдия, пәрәмәчләр пешерде. Икенче көнне шифоньердагы, чөйдәге киемсалымнарны тагын койма өстенә элеп торып, барлык өйне, верандаларны күздән үткәрде, ихатада, абзарда чүп-чар калмаганмы дип чыгып тикшерде. Арслан шилык себеркесеннән юри ике чыбыкны алып, берсен капка тирәсенә, икенчесен абзар алдына сындырып аткан иде. Раушания аларны җыештырып, тагын юкмы икән дип эзләнергә кереште. Арслан, хатыны күрмәгәндә, тагын бер чыбыкны ишегалдына ыргытты. Кире борылып килешли, Раушания шуны күргәч, эшнең нидә икәнен сизеп алды да Арсланга йодрык селкеде:

– Бусын алмыйм, каян аттың – шунда куярсың, – дип, шилык чыбыгын аяк астына ташлап кереп китте.

Арслан тавышсыз гына көлеп куйды. Хатынының шулай елмаеп-балкып, җырлап-биеп кунак каршыларга әзерләнүләре бик тә ошый аңа. Ах-ух килеп зарланса, өйгә юньләп кайтып та кермисең дип бәйләнсә, нишләр идең? Мәктәптә укыганда ук Раушания артыннан егетләр күп йөгерде. Ә ул чибәрлеге белән аерылып тормаган Арсланны сайлады, вакытны сузмыйча өйләнешеп тә куйдылар. Арсланны читтән торып Ветеринария институтында укытып, диплом алдыру өчен хатыны барысын да эшләде. Раушаниясе, балалары, оныклары исән булса, Арслан өчен иң олы бәхет шул…


Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=30572
Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *