«Иң шәп хикәя» бәйгесе

13.09.2018 №8 (август), 2017

Дөрес яшә


Без, кешеләр, җәмгыятьнең
канун-тәртип кысаларында,
күренмәгән, әмма барлыгын һәр
минутта сиздереп торган читлек
эчендә яшибез.
Марсель ГАЛИЕВ
(«Мәдәни җомга», 2014, №21)

Дөньядагы иң үҗәт әйбер нәрсә? Моңа төрле кеше төрлечә җавап бирер. Илдарның сораштырып караганы булды. Чиновник булып, бушка бер генә кәгазьгә дә кул куймаучы берәү, пафослы итеп: «Намус», – диде. Бәлки ул хаклыдыр, бәлки ул чыннан да борчыладыр, ләкин яшәргә кирәк бит, менә аңла инде. «Сез», диде кафедраның ассистенткасы булган яшь кыз Гөлнара аңа карап, берәр эш кушсагыз, өзмисез дә, куймыйсыз да. Ул да хаклы. Кафедра мөдире буларак, Илдар кушылган эшнең башкарылышын контрольдә тотарга тырыша, бар андый гөнаһ. Ләкин Гөлнара мөдирдән дә таптырганнарын, аның да борчылганын белми.

«Әллә тагын», дип көлемсерәде дворник Камил, кесәсеннән сигарет алып капты да, сорау турында шундук онытты.

Әмма Илдар тәгаен белә, дөньяның үҗәте – ул будильник. Ул шулай ясалган, алай гына да түгел, кеше үзе үк аның үҗәт булуын таләп итә. Аны башта 6:20, аннан 6:30, аннан … куялар. Чөнки кеше табигый халәтеннән, үзе белән үзе калып, үзе булып яшәвеннән ясалма тормышка атларга теләми. Моны әнә шул уч төбе хәтле генә булган кесә телефоныннан ишетелгән тавыш эшли. Ул тавыш һәрвакыт колакны яра, нинди генә көй куйсаң да, иртән уятканда анда тимер чыңы була. Торырга кирәк икәнлеген дә аңлыйсың, торачаксың да. Ләкин кеше шундый инде, ул һәрвакыт, һәркайда, кемне дә булса гаепли. Иртән исә һәрвакыт будильник гаепле.

Әлегә син өйдә, эленке-салынкы йөрергә дә, футболканы күтәреп кашынып алырга да була. Киенә башлауга инде син үзеңне тәртипкә кертә башлыйсың. Кофе эчеп, балконга чыгып сигарет тарту – бүгенге көндә синең соңгы тапкыр үзеңне-үзең көйләп, үзеңчә кылган гамәлеңнең соңгысы. Аннан, чалбар һәм ак күлмәк киюгә, җәмгыять, кайчандыр, кемдер урнаштырган тәртипләрне үти башлыйсың. Әгәр мөмкин булса, Илдар эшкә шушы футболкасын, джинсы чалбарын киеп барыр иде. Уңайлы алай. Ярамый. Берәү дә ярамый дип әйтмәячәк, ләкин ул «ярамый» һавада эленеп тора. Ул канга, аңга сеңгән, ник ярамаганын да аңлатып булмый, ләкин шулай кабул ителгән: син укытучы һәм костюм-чалбардан булырга тиеш.

Кызык, Илдар сигаретын сүндереп көллеккә кадады да аска карады. Дворник Камил дә төпчеген ташларга чүп савытына бара иде, – кызык, костюм белән чалбар кайсы халыкның киеме икән? Мондый уңайсыз киемне кем уйлап чыгарды икән? Кайдандыр укыганы бар иде: астыртын, уйларны башкаларга белдерергә яратмаучылар күлмәкләрен соңгы төймәсенә хәтле эләктерәләр икән. Мәсәлән, Сталин. Аның һәр рәсемендә киеме һәрчак муеныннан ук төймәләнгән.

Иртәнге якта шәһәр урамнары машиналар белән тулып, ашыгып аккан елганы хәтерләтә. Яки ат көтүен. Дөрес, ат көтүенең чабышы күпкә матуррак: ялларның җилфердәве, вожакның гырылдап кешнәве, йөзәрләгән тоякның дөпелдәве кыргый табигатьнең куркыныч куәтен, дәһшәтен гәүдәләндерә. Гаҗәп, ләкин атларның күзләрен агартып өскә килүе ни өчендер Илдарны куркытмый, киресенчә, аларга каршы торырдай көч уянганын сизә, канның йокымсырап агуыннан тараеп калган тамырлар бер мизгелдә чытыр-чытыр килеп киңәеп бүртәләр, тамактан куе ырылдаган аваз килә башлый. Бәләкәй чакта әнисенең эш атын колхоз дворына илтергә атлангач та, соңрак, өйләнеп, хатынының авылында чират буенча көтүгә чыккач та, атның характерын аңлап, аны үзенә буйсындыру өчен Илдарга ике-өч минут вакыт җитә иде.

Машина да, машина агымы да андый түгел. Атлар бөтенесе бер ыргымда чапсалар, юлның урта рәтендә һәрвакыт ике куллап рульгә ябышкан, алгы тәрәзә аша чыгып китәрдәй булып юлга текәлгән бер хатын-кыз булмыйча калмый. Ул хәрәкәтнең бердәмлеген, тизлеген боза, әйләнә-тирәдәгеләрне борчылырга, як-якка карана-карана күченергә, кагыйдә бозарга мәҗбүр итә. Алда иренеп кенә тәгәрәгән «Киа Спортаже» машинасына килеп терәлгәч, узарга мөмкинлек эзләп Илдар ян көзгегә күз төшерде, әз генә бушлык күренүгә рульне сулга борып, газга басты. Ай, ярата ул капот астында 107 ат көче булган машинаның тонык ырылдап тизлек җыюын! Куәт, теләсә нинди формада – көрәшченең ыргым ясавында, арысланның корбан муенына сикерүендә, аслыөсле болытларның күкрәвендә – теләсә нинди формада матур. Узып киткәндә, «Киа»га күз ташлады, юк хатын-кыз түгел, утыргычка ярым ятып, колагына телефон терәгән тук һәм канәгать кыяфәтле ир-ат.

Кесә телефоны дөньяны үзгәртте дип саный Илдар. Җәмгыять тормышына кыяр-кыймас кына, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән генә килеп керде дә, тиз арада китапны да, хат язышуны да, телевизорны да этеп чыгарган котсыз монстрга әверелде. Хәзер дөнья кесә телефонына бәйле, аның тирәсендә әйләнә. Ул, көйсез яшь бала кебек, бөтенесен үзенә каратты, көнче хатын кебек башка рәхәтлекләрдән аерды, усал хаким кебек үзенә буйсындырды. Ләкин телефон һәм аның аша халыкның аңын яулап алган интернетның бер көчсез ягы бар: әгәр үзең аңа барып бәйләнмәсәң, ул үзе килеп ябыша алмый.

Ләкин кеше кулын суза икән, ул аны башы-аягы белән йота: интернетка чыккан яңалыкларга комментарийлар бирү ул яңалыкларны анализлап түгел, сүз осталыгында ярышуга китерә, мәгънәле сүз түгел, урынлы әйтелгән мәгънәсез сүз ярдәмендә оппонентыңны көлкегә калдырырга тырышуга әйләнә. Яңалыклар тиз алышына, баш мие аларны хәтерләп калмый, шунда ук икенчесенә күчә, шулай итеп, мөһим әйберләр күзгә ташланмый кала.

Илдар салмак кына уң полосага күчә башлады, менә, ниһаять, аның борылышы. Кечкенә, җыйнак гәүдәле Һади Әхәтович инде чыгып баскан, һәрвакыттагыча төгәл һәм пөхтә киенгән!

– Исәнмесез!

– Сәлам! Килеп җиттеңме?

Кузгалуга, Илдар, әрсезләнеп, машинаның борынын тыгыз агымга терәде. Шулай итмәсәң булмый, араларына кертәләр, беркая да баралмаслар.

– Бүген унике кеше, – дип тавышын күтәрергә мәҗбүр булды ул усалланган башка машиналарның клаксон тавышларын җиңәр өчен, – бүген күбрәк.

– Яхшы. Унике тек унике. – Һади Әхәтович ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды, сугыш башланган елны туган кеше димәссең, яхшы сакланган. «Гомер буе эштә ватылмаган шул», диярләр иде Илдарның авылдаш агайлары, аның фән докторы, профессор икәненә ишарә ясап. Ләкин ул агайлар, чыннан да, эштән ватылып, чамасыз аракы эчеп, җир куенында яталар шул, авыр туфраклары җиңел булсын.

Кафедра белән дәүләт имтиханнары бара торган аудиториянең ишекләре янәшә. Бүген имтихан бирергә тиешле кызлар төркеме комиссия рәисе белән Илдарны күргәч, дулкынланып чайкалып алды. Исәнмесез, исәнмесез… Һәрбересе исәнләшеп калырга тырыша, күзләрдәге тугрылык һәм бирелгәнлектән үзеңне илаһи зат итеп сизә башларсың. Әгәр хәзер шаяртып маңгайларына чиртсәң, кызлар моны бик тә нечкә юморга санап, елмаеп җибәрәчәкләр, берәү дә үпкәләү турында уйламаячак та. Ләкин Илдарның сынаганы бар, белемнәренең түбән, юк, җитәрлек, юк, хәтта җитәрлек түгел, ә бишлелек булмавына шик кенә белдерсәң дә, аскы иреннәре калтырап алачак, аннары каяндыр – күзләренең төбеннән, кара болыт кебек ачу катыш нәфрәт болыты күтәреләчәк, нечкә кашлар сыначак… һәм яңгыр булып явачакмы бу болыт, күк күкрәп, яшен яшьнәячәкме – моны бер Алла гына белә. Шуңа иң әйбәте – кагылмаска, исәнләшергә, будильник кертеп җибәргән дөнья тәртипләренә буйсынып яшәргә…


Дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: pinterest.com

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *