Бәян

09.08.2017

Соңгы сорау


odinok

— Кызым, син бәхетлеме?
Ания сискәнеп китте.
Шулхәтле урынсыз һәм вакытсыз сорау иде бу…
Кыз аны җавапсыз калдырды.
Чөнки бу мизгелдә әлеге сорауга җавап юк иде…

Ания

…Аны мәктәптә никтер үз итә алмадылар. Була бит шундый — көтүдән аерым ак каргалар. Аларны хәтта үз ишләре читкә этә, җай килгән саен чукып тора. Ания укырга кергәндә, мәктәпләр әле ак-карага бүленмәгән иде. Гади кеше баласы белән түрәнеке бер сукмактан йөрде, бер үк партада утырды. Һәммәсендә бертөсле форма булгач, бае-ярлысы бер чама күренә, кагыйдә-таләпләр дә тигез иде. Туксанынчы елларда, җиде юл чатында җилфердәп торган илне төрле көчләр төрле яклап йолка башлагач, шәһәр үзәгендәге мәктәпләр «зур кешеләр» кулына күчте. Аларга бай абзыйларның юмартлыгы белән шәп ремонтлар ясалды, класс-кабинетларга заманча җиһазлар кереп урнашты. Эче-тышы гөлдәй балкыган, «элитный» дип аталучы ул затлы мәктәпләргә «ситсы күлмәклеләр» ансат кына эләгә алмый иде инде.

Заман үзгәрде, вакыты салмак кына аккан Сарлан да йөзен көнбатышка борды. Аның халкына да комсызлык зәхмәте йокты, бу чир үтә дә җитез, әрсез булып чыкты. Килде бер көн — адәм баласына бәя акыл-холкына, белем-сәләтенә карап түгел, торган йортына, йөрткән машинасына, өстендәге чүпрәк-чапракка карап бирелә башлады. Затлы кием кисәң — син затлы… Кем кулында акча — шул хаклы…

Дамираларның ике катлы яңа йорты шәһәр читендә иде. Әлеге дә баягы шул туксанынчы елларда каенлык белән ике арада яткан буш җирләрне халыкка шәхси төзелешләр өчен бүлеп бирделәр. Ике-өч җәй эчендә калага терәлеп үк торган яңа посёлок үсеп чыкты. Купшы йортлар ишәя торды, урамнар зурайды. Элек ак ромашкалар хозурланып тирбәлгән болын «Байлар бистәсе»нә әйләнде. Никтер шулай булды: биредә чынлап та гел урынлы-дәрәҗәле затлар гына йорт салган булып чыкты. Ләкин берничә ел эчендә күтәрелгән әлеге яңа бистә ни купшы, бай булса да, аның кибете дә, мәктәбе дә юк иде әле, шуңа күрә Дамираның балалары үзләренә якын гына гади бер мәктәпкә йөрделәр. Югыйсә машиналары кул астында, Илдар белән Анияне үзәктәге затлы мәктәпкә дә урнаштырып булыр иде. Тик Дамира моны кирәксенмәде. Башлары булса, кайда да югалмаслар диебрәк фикер йөртте. Зур дәрәҗәгә ирешсә дә, күңеле белән ул гади авыл баласы булып калды, тәкәбберлек чире аңа йокмады.

Илдар белән Ания дә үзләрен башкалардан аерым, өстен сизмәделәр. Ләкин аларны менә шул башкалар үзләре аерды! Илдар ниндидер юллар белән иптәшләре арасына кереп китә алды әле, ә Ания — юк. Аны «начальник баласы, буржуйка» дип гел читкә эттеләр. Югыйсә кыз байлыгы белән мактанмады, мәктәпкә алар кебек үк җәяү йөрде, ләкин барыбер үз кеше була алмады. Хәтта укытучыларның кайберләре бөтен класс алдында, түрә кызы, дип тормам, беләм мин сезнең халык талап баеганыгызны, дип кимсетергә дә күп сорамый иде. Ул чакта илдә демократиянең үги улы үзенә юл салып маташа иде…

Әгәр Ания бу хакта әнисенә кайтып сөйләсә, Дамира, әлбәттә, бер-бер чарасын күреп, кызын башка мәктәпкә күчерер дә иде, ләкин кыз дәшмәде, зарланмады.

Анияне ул чакта чибәр дип булмый, ул әле өлгереп җитмәгән, үз әчесеннән үзе бөрешә торган кыргый бер җимеш иде. Классташ кызлары аның матур киемнәреннән, яхшы укуыннан, бай тормышта яшәвеннән, түрә баласы булуыннан көнләштеләр бугай. Шуңа адым саен чеметергә тырыштылар. Ания исә кимсенеп, башкалардан яхшы яшәве өчен үзен гаепле сизеп йөрде.

Аның беренче мәхәббәт тарихы да бик күңелсез тәмамланды. Классташы Максим Корниловка гашыйк иде ул. Хисләрен күпме яшерергә теләсә дә, үткен күзле үсмерләр моны бик тиз сизеп алды. Теле әйтмәсә дә, саф, самими хисләре Максимга сокланып төбәлгән карашыннан, күзләреннән түгелә иде шул. Үзе дә сизмичә шул малай йөргән тарафка онытылып төбәлә иде бит. Аның үзеннән дә яшергән йөрәк серен сизеп алган керпе телләр Анияне үртәргә, хисләреннән көләргә тотынды. Кыз моны бик авыр кичерде. Ә Максим аңа хат язды. «Аня, ты очень красивая и умная, но чужая. Я презираю буржуев», — диелгән иде анда…

Әгәр йомры башлы, үткен күзле бу малай башкалар кебек үк гади бер укучы булса, Ания әлеге сүзләргә әлләни хурланмас та иде бәлки. Ләкин Максим мәктәпнең йолдызы иде. Искиткеч акыллы, талантлы малай иде ул. Тарих белән кызыксына, үткәннәр турында әллә ниләр белә, хәтта укытучылар белән оста итеп бәхәсләшә. Максимның оста итеп баскетбол, волейбол уйнаганын кызлар тын да алмый, сокланып күзәтә, һәрберсе аңа гашыйк иде. Ләкин Аниягә бу егеткә күз салырга ярамады, түрә кызы аның өчен дә ят, чит булып чыкты.

Бу вакыйгадан соң кызның яшисе килмәде. Максимнан җавап алган көнне өйгә кайтмыйча, җанын пешереп торган шул хатны учына кысып, урамда йөрде. Яшь йөрәк өчен артык зур иде бу кайгы. Аның мәхәббәтен кире кактылар… Ул яратуга лаек түгел… Аны инде беркем яратмаячак… Үзен кызганып, бар күңеле белән елап, әрнеп-сыкрап йөрде дә юлында очраган беренче аптекага керде. Бу хурлыктан котылуның иң җиңел юлы шул булып тоелды: күп итеп йокы даруы эчәргә дә үзен кимсеткән кешеләрне ташлап мәңгелеккә китеп барырга. Ә калганнар үкенеп еласыннар. Еласыннар! Кинодагы кызлар да шулай итә, аннары аларны рәнҗетүчеләр үкенәләр, елыйлар. Ләкин инде соң була…

Шулай дип сорады да:

— Миңа йокы даруы бирегез, — диде.

Дару сатучы хатын Аниягә сынап-шикләнеп карап торды:

— Исемен әйтеп сора. Сиңа кайсы кирәк? Алар бит әллә ничә төрле. Кем өчен аласың?

— Әбиемә, — дип алдады аның хәйләсенә төшенмәгән кыз. Юраганы юш булды, шул көнне аларга әбисе белән Клара апасы килеп төште. Әбисе кызны кочагына алып сөйде: «Сөбханалла, Аниямне танырлык түгел! Бигрәк матур булып үскәнсең! Бәхетең була күрсен, кызым! Әле дә ярый сез алтыннарым бар, сагындым да соң үзегезне!» — диде.

Аниянең үзен шулай ихластан яратучы әбисен борчыйсы килми иде. Алып кайткан төймәләрен, ә алар чынлыкта йокы даруы да түгел иде, шул ук кичне унитазга агызды…

***

Әмма Максимның кимсетеп язган хатын алганнан соң, кыз нык үзгәрде. Ул үз эченә йомылды. Җир өстендә җаны тартып алынган гәүдә генә йөри иде. Ания беркем белән аралашмас, үзләренең купшы йортларын, ваемсыз, бай гаиләсен күралмас булды. Аның өйгә кайтасы килми иде. Ул бернинди максатсыз урамда йөри башлады. Атлый да атлый шулай, кая килеп чыга — аңа барыбер. Әле паркта йөри, әле Түгәрәк күл буена төшеп китә, әле берәр ишегалдындагы эскәмиягә барып утыра.

Кич җитә, караңгы төшә. Ләкин кыз кайтырга ашыкмый.

Аның болай югалып йөрүен өйдә баштарак сизмәделәр. Чөнки әтисе дә, әнисе дә эштә. Икесе дә соңарып кайта. Илдар да өйдә сирәк була. Хәер, өйдә булса да, ул үз эше белән мәшгуль, компьютерга кереп чума да дөньясын оныта.

Беркөнне Ания көтелмәгән маҗарага юлыкты. Паркның алтын яфраклар түшәлгән тар сукмагыннан салмак кына атлап барганда, куаклар арасыннан каршына баштанаяк карадан киенгән өч кыз килеп чыкты. Икесе курткадан, берсенең өстендә бәйләгән свитер гына. Кызларның колакларында иңнәренә хәтле салынып төшкән чылбыр-алкалар чыңлый, күз-керфек тирәләрен астан да, өстән дә мул итеп сөремләп куйганнар, шуңа күзләре гайре табигый түгәрәк, зур булып тоела. Болар кыяфәтләре белән үк башкалардан аерылып тора иде. Аниянең эченә шом йөгерде, ул, өрәк-кызларга юл бирергә теләп, читкә тайпылды. Ләкин тегеләр үтеп китмәде, кинәт өчесе өч яктан Анияне уратып алдылар.

— Эләктеңме? Без сине күптән эзлибез! — диде берсе.

Аниянең бу кызларны гомерендә беренче тапкыр күрүе иде. Гаҗәпләнеп:

— Сез? Мине эзлисез? Нигә? — дип сорады.

— Кара син моңа, юләр булып кылана! Оят түгелме сиңа, апаем?!

— Аңламыйм…

— Аңламаганга сабышасыңмы? Хәйләкәр елан! Өстеңдә кеше курткасы икәнен оныттың, да? Кайтар куртканы! Бу — минем куртка!!! — дип кычкырды чем-кара чәчләрен баш түбәсенә фонтан сыман таратып куйган кыз.

— Юк, — дип акланып маташты әлеге хәлдән югалып-куркып калган Ания.

— Бу минем куртка… Минем кеше әйберсенә тигәнем юк…

— Кызлар, әйтегез, бу кемнең курткасы? — дип сорады «фонтан».

— Синеке, әлбәттә, синеке! — диеште калган ике кыз. — Ә син, кисуля, нигә кеше әйберсенә тиясең? Таня аны эскәмиядә онытып калдырган иде. Синнән башка аннан беркем үтмәде. Син алдың, син урладың! Куртканы кайтармасаң, милиция чакырабыз. Сиңа түгел, безгә, өч шаһитка ышаначаклар. Даның бөтен шәһәргә таралачак! — диеште кызлар, бер-берсен бүлә-бүлдерә чинашып, Аниягә ябырылдылар.

— Мин урламадым… Бу минем куртка, үземнеке…

Әмма аның мескен тавышын тыңлап торучы булмады. Кай арада килеп тә ябыштылар, өчәүләп курткасын салдырып алып күздән дә югалдылар…

Ания тораташтай басып калды. Юк, аңа, гәрчә кыйбатлы, затлы булса да, курткасы кызганыч түгел иде, Ания беркайчан киемгә аптырамады. Ләкин бу кадәр гаделсезлек, оятсызлык, күзгә карап алдау аны тәмам аптырашта калдырган иде. Ул бу минутта урамның да тыныч түгелен, дөньяның кырыс һәм рәхимсез икәнен аңлап алды. Үзенең көчсезлегеннән, яклаучысы булмаганнан йөрәге әрнеде. Аңа яшәү бик куркыныч булып тоелды.

Ания үзенең йомшаклыгына, кыюсызлыгына хурланды, аның да теге кызлар кебек оятсыз, батыр, усал буласы килде. Усаллардан куркалар һәм хөрмәт итәләр. «Йомшаклык — көчсезләр холкы», дип уйлады ул.

***

Ләкин ни генә булмасын, шул серле, караңгы, билгесезлек томанына төрелгән яңа тормышы белән урам аны барыбер үзенә тарта иде. Ания үз йортларыннан, үзләренеке кебек үк катлы-катлы затлы хан сарайлары тезелгән байлар урамыннан ераграк йөрергә тырышты. Йөргән саен язмышына яңа маҗаралар өстәлә торды. Берсендә аны чал чәчле, сары йөзле бер агай кафега алып кереп сыйлады. Ания аңа үзен ятим дип, балалар йортында яшим дип алдаган иде. Агай кызмача иде, шул сүз җитә калды, күзенә яшь бәреп чыкты. Анияне кафега алып керде дә алдына төрледән-төрле сый тезде.

— Менә, кызым, аша, рәхәтләнеп сыйлан. Мин дә синең кебек ятим бит, балам. Детдомның ни икәнен беләм, аның сыек боткасын шактый ашадым. Тамагыма аркылы килә иде. Казна ашыннан гарык! Шул чакта, их, бер генә тапкыр булса да күңел тарткан ризык ашыйсы иде, дип хыяллана идем. Беләсеңме, урлаштык бит без. Хәер дә теләндек. Кызганалар, бирәләр иде. Безнең халык йомшак ул, ятим бала дисәң, соңгысын чыгарып бирә… Шул акчаларга кибеткә кереп ризык сайлый идек. Аша, балам, ни телисең, шуны аша. Курыкма, бусы урлаган акча түгел, үзем эшләп алган…

Ярый әле агай сөйләшергә ярата торган зат булды, Аниядән берни сорашмады, үз балачагына өр-яңадан кайтып төшеп, сөйләде дә сөйләде… Аннары аркасыннан сөеп, кызганып карап калды…

Ялгыз йөрүче үсмерне бозык-азгын кызлар белән бутап машинага утыртырга теләүчеләр дә булды. Берсе, Аниянең каршылыгына да карамыйча, күтәреп үк китмәкче иде, ярый әле шул чакта яхшы кешеләр очрады. Аннары ул кабат теге алдакчы, угры кызларга юлыкты. Алар утырган эскәмия яныннан бер гамьсез үтеп бара иде:

— Ээ-й, детка, чё скучаешь?! Айда к нам!!! — дип үзләре чакырып алдылар.

Ания ялт итеп алар тарафына карады, бераз икеләнеп басып торды да төркем янына килде. Анда «таныш» кызлардан башка тагы өч ят егет бар иде. Аниянең курткасын минеке дип дәгъвалап тартып алган «фонтан» Таня гына күренмәде.

— Тебя обидели что ли, вечно на улице шляешься? Али из дома выгнали? — дип сорады кызларның берсе.

Ания аның соравына туры җавап бирә алмады, чөнки күңел халәтен аңлатырлык хәлдә түгел иде. Юк, аны өйдән кумадылар… Үпкәләтмәделәр дә, рәнҗетмәделәр дә… Бары үтерделәр генә…

— Если от скуки маешься, с нами не пропадёшь, да, братцы-кролики?! — диде керпе чәчле, кара күзлекле бер егет. Аннары:

— Мә, авыз ит, кәефең күтәрелер, — дип Аниягә шешәсе белән сыра сузды.

Аниянең сер бирәсе килмәде, әчкелтем эчемлекне тегеләр сыман шешә авызыннан берничә йотым капкан булды. Тартасыңмы, дип сигарет та сузмакчылар иде, анысына баш чайкады, башка кыстаучы булмады.

— Бу куртканы кайдан чәлдердең? — дип сорады берсе.

— Чәлдермәдем, минем кеше әйберсенә тигәнем юк, — диде Ания.

— Ладно, не обижайся. Ә син клёвая, теге чакта беркемгә әләкләмәдең, милициягә чапмадың. Безгә шундый дуслар ошый. Әйдә безнең белән дискотекага. А то Виктор скучает, Танькасы бүген дурдом изоляторын саклый.

— Дурдом?! — дип гаҗәпләнде Ания. — Бездә ул бармыни?

Аның бу сүзеннән бик тупас хихылдашып алдылар, әмма җавап бирмәделәр.

— Виктор, күрен, яңа кәләшең белән таныш.

Башлыгын күзенә хәтле төшереп кигән, нечкә иренле, очлы иякле бер егет муенын сузып баш какты, берни әйтмәде, сагызын чәйни-чәйни, Аниягә маңгай астыннан сөзеп-сынап карап торды.

— Исемең ничек? — дип сорады кара күзлекле егет.

— Ания.

— Значит, Аня булырсың.

Бергәләп яшьләр бинасына юнәлделәр. Анияне ике яктан ике кыз җитәкләп алды. Исемнәрен әйттеләр. Рита белән Катя икән.

Аниягә Виктор да, яңа дуслары да ошамады. Ләкин барыбер аларга иярде. Чөнки ул болар кебек усал, оятсыз, кыю булырга тели иде.

Аның бу бинага әле беренче тапкыр гына аяк басуы. Дискотекадагы халык боткасын күреп шаккатты. Биредә ярымкараңгы, тынчу, кысан, баш очында тәмәке төтененнән хасил булган зәңгәр болытлар йөзә. Кызлар-егетләр шул төтенгә уралып, ифрат көчле яңгыраган тупас музыкага кушылып сикерәләр, боргаланалар. Виктор кич буе Ания янында бөтерелде, тәненә артык якын килде, сыра-тәмәке исләре бөркеп, сыланды-ышкынды. Бу хәлгә көчкә түзсә дә, Ания сер бирмәде, йөзенә шат кыяфәт чыгарып, елмайган булды. Виктор аны озата кайтты. Тик Ания эзне бутап, үзләре яшәгән урамга түгел, бөтенләй башка тарафка атлады. Биш катлы бер йортның ишек төбенә туктады да, мин шунда яшим, диде.

— Кайсы катта? — дип сорады Виктор.

— Өчтә.

— Әйдә озатып куям.

— Кирәкми, әниләр күрер.

— Син шундый куркакмы? Күрсәләр ни була? Мин нормаль кеше, розысктагы бандит түгел! Паспортымны күрсәтимме?

— Кирәкми. Мин сине бандит димәдем.

— Ну ладно, проехали. Иртәгә киләсеңме?

— Кая?

— Шул урынга. Без гел шунда очрашабыз.

— Белмим, — диде Ания.

Ул Викторның тизрәк китүен тели, бу аз сүзле, кырыс карашлы егет күңелендә курку хисе уята иде. Шуңа тизрәк хушлашырга ашыкты, йөгереп диярлек таныш түгел йортның өченче катына менеп китте. Шунда биш-ун минут таптанып торды да кабат урамга чыкты. Чыгуга аның каршында кабат Виктор пәйда булды, мыскыллы елмаеп, кызны беләгеннән кысып тотты:

— Әйдә, үз хоромнарыңа кайтыйк, принцесса. Монда сиңа делать нечего!

***

Шуннан башланды инде. Бер йодрык булып укмашкан авыр язмышлы үсмерләр арасына урамны туган йортыннан артыграк күрүче Ания дә килеп эләкте… Яңа дуслары училищеда укыган булып санала, шуның торагында көн күрә, әмма уку турында да, эш турында да сөйләшкән кеше юк, очрашкан саен иң беренче сүз: каян акча табарга да кайда күңел ачарга? Ания бу дөньяда үзе кебек үк күктәге кояшны күрми адашып йөргәннәр арбасына утырды да аларның котсыз җырына кушылды. Аның көннәренә дә кара төннәрнең күләгәсе иярде. Бу яңа, серле тормыш кайчак ошап та куя, кайчакта ул тукталып уйга кала, үз-үзенә аптырый: минме соң бу?! Ә тегеләр аңа озак икеләнергә вакыт бирми: «Әйдә, яшь чакта күңел ачып, яшәп кал, безнең заман!» — дип үгетли-күндерә үзләренә ияртеп китәләр, әллә нинди шикле сукмакларда йөртәләр… Бергә чакта әтәчләнгән, ә чынлыкта һәркайсы ялгыз булган бу үсмерләр бүгенге көн белән генә яши, күңелләренә бәхетле-шат кешеләрдән көнләшү, киләчәктән, картлыктан курку, өметсезлек кереп тулган. Аларны язмышлары шулай әвәләгән, бар дөньяга ачулы, үчле иде алар, һәркайсы үзенчә бәхетсез иде.

Ания дә хәзер, йөзен чытмыйча, шешәдән сыра эчә, ютәлли-ютәлли булса да сигарет көйрәтә, караңгы почмакларда ялгыз, көчсез кешеләрне талый…

Әйе, шундый каршылыклы, авыр холыклы, үзе ни теләгәнне үзе дә белми торган сәер кыз иде Ания. Ләкин бу холкы аның үзенә ошамый, ул якыннарын борчылырга мәҗбүр иткәне өчен кайчакта җан газаплары кичерә, төзәлергә, дөрес юлга басарга сүз бирә, ләкин булдыра алмый. Бүген беркая бармыйм, өйдә генә утырам дип яхшы ниятләр кора да, кич җитү белән, аяклары үзеннән-үзе паркка таба атлый. Әйтерсең, аны ниндидер шайтан изге ниятләренең гел киресен эшләргә котырта, яманлык эшләргә өндәп тора.

Көннәрдән бер көнне алар төркеме милиция кулына эләкте. Анияләр күршесендәге йортны басканнар иде. Йортны күрсәтүче, шайканы анда озатып куючы Ания үзе булды. Башта хуҗалар кайчан өйдә була, кайчан йорт буш — шуны белешеп торды. Аулак вакытта тәрәзә аша кереп, вак-төяген урлап чыктылар. Кызлар үзләренә алтын-көмеш әйберләре, затлырак кием-салым эләктерде, егетләр магнитофон, коньяк-хәмер тота чыкты.

Угрыларны озак эзләп интегәсе булмады, чөнки хуҗалар күзәтү камералары куйган булган. Әй шул чакта Аниягә эләкте дә соң!!! Мәктәпкә дә җибәрми, гаражда бикләп тоттылар. Әнисе, аны суд каршына китереп бастырмас өчен, байтак бусага таптады.

Аниянең әшнәләрен колониягә озаттылар…

Ирекле урам тормышы шулай тәмамланды.

Урам Анияне алдашырга, сүгенергә, сыра эчәргә, ямьсез итеп көләргә, оятсызлыкка, дорфалыкка өйрәтте. Ләкин ялгызлык, курку хисеннән аралый алмады…


Бәян «КУ» журналының 6нчы (июнь, 2014) санында басылды. Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.