Шигърият

07.08.2017

Соң булмаса…


bogat2

…Җаныңның ваклыгын
Сылтама заманга…
Р.Фәйзуллин

1

Заман яраклаша белгән
бәндәсенә хәерхаһлы.
Йонлы куллы елгырлары
калмас ярык тагараклы…

Заман кемнең кулындадыр,
үзгәрде дә куйды барсы…
Тамгасы — куш бөркет башы
кайсы бүре, кайсы аю,
Бар арслан, юлбарысы…
Елгырлар бүлде җир өстен,
бүленеп бетте җир асты…

…Заманнан артта калганга
Йөз мавродий сузды кулын…
Саламга ябышып күпләр
югалтты соңгы сыныгын…

Базар — сатудан, алудан
гайре һич ни дисәләр дә,
Асылында берсен-берсе
басып, таптап иңсәләрдә
Мал талыйлар, мал бүләләр,
көчлерәге ала мулын.
Мал! — дип чәйнәшеп үләләр
кыргый базарның канунын
Үзгәртә алмаган кем дә
йөз гасырлар агышында,
Җаннары беткән вакланып,
алдау, талау табышында.

2

Дөнья малы мәңге бетмәс,
күчәр кулдан-кулга гына…
Күчемсез милек кулае
канун итеп кулланырга.

һәр төбәкнең үз абрамы…
семиннары, ваминнары
Халык милкен көрәп алды —
Яклый, хаклый кануннары.

Күчемсезлеккә күчереп
бетерделәр дәүләт малын.
Патша, вәзир, морза, бәкләр
өр-яңадан калыкканын
Күреп гавам калды өнсез,
талау барды берөзлексез.
Кайчан, кайда, кемнең булган
бу кадәр милке күчемсез?

3

Халык вәкилләрен «сайлап»,
«Люпин» ясадылар хакта…
Канунчылар — халык милке
тамырына чапты балта:
Кануннарын күчемсезлек
мөлкәтенә яраштырып,
Үзләренә акмаса да,
тамачагын караштырып…

Милләт байрагы астына
өндәделәр тупланырга.
Мал, мөлкәтсез әләм-чүпрәк
нигә ярый кулланырга!

Нигезләмә, кулланмалар
күчемсез милек сагында…
Байрак, гим(ы)н — гавам өчен,
милке — байлар маясында…

4

Күчемсез мал иясенең
тәхете дә күчемсездер…
«Дәүләт — халык өчен!» дию —
берни түгел — төче сүздер…

…Тарих кабатлана диләр,
Әйләнеп басар куласа…
Дәүләт — сыер, гавам-сарык
Аттан яман бер дуласа…

Замананы хурлап кына
Хөрлек үзе килмәс ләса…
Тагын унҗиденче елны
Көтеп карыйк… соң… булмаса?!.


«КУ» журналының 1нче (гыйнвар, 2013) санында басылды.

Комментарий

    Ризида:

    Искитмәле — замананың , яшәешнең , чынбарлыкнын асылын ачып , шигъри рифмага салып,адәмнәрнең күңел кылларын тибрәтерлек , уйландырырлык,шомландырырлык — хакыйкать…

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.