Юбилейлар

05.08.2017 №8 (август), 2017

«Яшәүдән соң яшәү бармы? Бардыр…»


1

Наис Гамбәрнең тууына 70 ел

Узган гасырның җитмешенче-сиксәненче еллар чигендә татар шигърияте дөньяны фәлсәфи иңләргә омтылыш көчәю, фикер хөрлеге, үзгә лирик геройның алга чыгуы белән характерлана, болар хис-кичереш күчеше, фәлсәфи мотивлар, символ-метафоралар аша укучыга җиткерелә.  Әлеге үзенчәлек-хасиятләр Наис Гамбәр иҗатын да иңләп бара.
Наис Гамбәр – фәлсәфи лирика жанрын үстерүче, аны яңа мотивлар, аһәңнәр белән баетучы шагыйрьләребезнең берсе. Аның иҗат үзенчәлеген характерлаган төп сыйфатларның берсе фәлсәфилек белән билгеләнә дә. Наис Гамбәрнең философ лирик герое яшәү һәм үлем, яшәү мәгънәсе, кеше гомеренең кыйммәте, кеше һәм табигать бәйләнешләре, гомумән, яшәешнең асылы турында уйлана; мәхәббәткә, Туган җиргә, якыннарга мөнәсәбәтле хис-кичерешләр дә фәлсәфи эчтәлек белән өретелә. Шуңа да күп шигырьләренең үзәгендә уйланучан, яшәешнең асылына төшәргә омтылучы лирик герой тора, ул яшәешне яшәү һәм үлем бөтенлеге рәвешендә күзаллый, хакыйкать темасын үз итә, фәлсәфи гомумиләштерүләре белән уртаклаша. Шушы юлда үз сорауларына җавап эзли, икеләнә, хакыйкатьне төрле ноктадан килеп эзләп, аңлатып-шәрехләп карый.

Наис Гамбэр

Лирикасындагы бер төркем шигырьләрнең үзәгенә кеше фәлсәфәсе куела, яшәешнең асылы, мәгънәсе, кеше гомере, аның миссиясе хакында уйланулар үзәк лейтмотивны тәшкил итә. Үз сорауларына җавап эзләү, яшәүнең асылын танып белергә омтылу юлында шагыйрь еш кына кеше гомеренең төрле этапларын тергезергә ярата. Мондый шигырьләрдә Наис Гамбәр табигать күренешләренә, ел фасылларына, тәүлекнең төн һәм көн вакытына, төсләргә аеруча игътибарлы, аларның һәркайсы фәлсәфи гомумиләштерүгә ия. Мисал өчен, «Көз – моңлы күз» шигырендә беренче строфа ук әсәрне кеше фәлсәфәсенә кора. Көз образы белән янәшә килгән моңлы күз, айныган бал, җам образлары аны табигать чикләреннән алып чыгып китә:

Көзнең күзендә уйчан моң бар,
Яшерен сабырлык бар җанында;
Күпреп, кайнап торган хисләр түгел,
Айныган бал инде җамында.

Суфичылык поэзиясеннән таныла торган традицион образларга мөрәҗәгать аша укучы сүзнең мәхәббәт хакында барганлыгын ачык тоемлый. Җамнан бал эчеп исерү суфиларда илаһи мәхәббәт мотивын тергезсә, әлеге шигырь кысаларында сүнгән-сүрелгән дөньяви мәхәббәт эчтәлеген яңарта. Автор кеше яшәешенә хас канунны кабатлый: бар да вакытлыча, бар да фани, яшьлек тә, гомер дә, мәхәббәт тә үтә. Икенче строфадан көз образы аша табигатькә ишарә ясала, торналар китүе, үләннәр саргаюы, көзге табигатьтәге сарылык, таллар муенына сарылып, су өстеннән аккан пәрәвезләр – барысы да табигатьтәге моңсу халәтне җиткерүгә буйсындырыла. Шигырьнең буеннан-буена кеше гомере белән табигать күренешләре бер бәйләмдә сурәтләнә, шуның аша автор яшәештә генә түгел, табигатьнең үзендә дә һәр нәрсә ялгыз, вакытлы, үтә-югала, дип кабатлый.
«Төнге сулар» шигырендә дә төнге су, көзге төн образлары аша гомернең үтүенә һәм һәр нәрсәнең вакытлы, фани булуына сызланучы лирик герой белән очрашабыз. Көзге төнге су гомер агышы булып калыплаша, дулкын ярга кагып чыгарган яфраклар кешеләр образын тергезә:

Кеше дә бит җирдә яфрак кына, –
Һәр суның бар яшерен упкыннары.
Чайкый, юа Ыкның дулкыннары.

Кешенең тормыш елгасыннан агуы, чарасызлыгы, дулкыннарның аны үзе теләгән якка «кагып йөртүе», «вакыт чаңы» сукканнан соң, «кире кайтмас» елгаларга агуы шигырь тукымасындагы сызлануны тудыра. Шушы хакыйкатьне үзгәртү теләге белән янган, «мең уй тынгы бирмәгән» лирик герой бу хакыйкатьне үзгәртә алмаячагына төшенә. Әлеге халәт сызлануны көчәйтә генә. Һәр строфаны каймалап алган «Төнге сулар ага, төнге сулар» тезмәсе шуңа ишарәли.
Шушы ук мотивлар «Мин чыгамын юлга…» шигырендә дә үстерелә. М.Лермонтовның гомумбилгеле «Выхожу один я на дорогу» гыйбарәсен эпиграф итеп алу аша Наис Гамбәр ялгызлык фәлсәфәсенә йөз тота. Шигырь структурасында юл күпмәгънәле метафора булып, гомер юлы, тормыш юлы, үтеләсе юллар – көннәр – еллар, Аллаһ юлы, кешелек юлы мәгънәләрендә калыплашып, экзистенциаль чикләрдә укыла һәм укучыны бер фикергә алып килә: кеше табигатеннән ялгыз, язмыш тарафыннан үзенә бирелгән юлны да ул ялгыз үтәчәк һәм мәңгелеккә дә ялгыз китәчәк.
Наис Гамбәрнең лирик герое яшәү мәгънәсен эзләү барышында еш кына «яшәүдән соң яшәү бармы?» соравына җавап эзли. Мәсәлән, «Кабатлана…» шигырендә кешенең «яна, яна китеп баруы» сызлануның сәбәбе булып төгәлләшә. Шушы сызланудан котылу чарасын эзләп, лирик герой яшәүдән соңгы яшәеш хакында уйлана, табигать фасылларының кабатланышы, орлыклардан шытып чыккан гөлләр аша табигатьтә яңарыш барлыгын дәлилли. Кабер өстендә үскән резедалар кешедән соң якты хатирләр яшәвенә, кешенең яңа буыннар күңелендә тергезелүенә йөз тота. Табигатьтә кабатлану мөмкин, ә кеше тормышы кабатланмый, әмма хатирәләрдә яшәү мөмкин! Автор үз укучысына шушы фикерне хакыйкать төсендә җиткерә. Буыннар хәтерендә саклану кешене табигатьтән, яшәешнең башка өлкәләреннән аерып торган бер сыйфат итеп күтәрелә. «Тормыш гөлләре» шигырендә дә шушы ук фикер кабатлана:

Яшәү – үлем аша; гөлдән тамган
Бу орлыклар язын гөл булыр;
(…Җаным сездә кала,
Тән үлгән көн
Яңа тормыш туган көн булыр.)

Наис Гамбәрнең аерым шигырьләрендә («Соңгы чабыш», «Качак» һ.б.) табигать образлары аша метафорик яссылыкта кешенең җәмгыятьтә көнитешенә бәя бирү сыйфаты да күзгә ташлана. Бу татар поэзиясе өчен традицион алым булып тора. Мәсәлән, «Соңгы чабыш» шигырендә ат образын төрле халәтләрдә уйнату лирик геройга кеше тормышын бәяләргә мөмкинлек бирә. Тышау, тимер өзәңге, уңлы-суллы уйнап торган камчы сурәтләре җәмгыятьтәге вазгыять, идеология тарафыннан алып барылган сәясәт мәгънәсендә урын ала. Шушы халәттә көн иткән атның йөрәге тузуы, үлемгә хөкем ителүе кебек күренешләр аша автор үз фикере исәпкә алынмаган җәмгыятьтә яшәгән кешенең халәтен җиткерә. Аның фикеренчә, мондый җәмгыятьтә бәхетле, камил шәхес була алмый!

Нурфия ЮСУПОВА,
КФУ доценты


Мәкаләне тулаем «КУ» журналының 8нче (август, 2017) санында укыгыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.