Шигърият

02.08.2017 №8 (август), 2017

Нәсел агачы


derevo

Нәсел агачы дип тормаганнар,
Җае килсә, балта чапканнар –
Кәүсәсендә тирән җөйләр калган,
Ботакларын утка якканнар.

Янган агач…
Башы утта булса,
Ташлар аралаган тамыры.
Бирешмәгән утка-суга гына
Агачларның җирдә калыры.

Язмыш бердер барлык чорларда да:
Агач булса – балта табыла.
Ләкин белә тарих агачларның
Балталарны ваткан чагын да…

Тамырлары кысып кочаклаган,
Җибәрмәскә тоткан, уралып, –
Чорлардан син йолкып ташлап кара,
Гасырлардан кара кубарып!

Шул агачтан бит без…
Бурыч уртак –
Җирдә ничек яшәп китсәң дә.
Яфрак булып ярыл киләчәккә,
Тамыр булып тарал үткәнгә…


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.