Табигать һәм мин

01.08.2017 №3 (март),2017

Гыйбрәт


«Егылганны түбәләмиләр» кебек бик мәгънәле мәкале бар халкыбызның. Әмма «син хайван да син фәлән-төгән» итенгәләп, өерләре белән аста калган бичараны канга батырып типкәләү һич бетәргә охшамаган бездә. Кем хайвандыр, дуңгыздыр бит әле монда… Кече «туганнарыбыз» шәфкатьлерәк…
Бер хуҗалык фермасы белән танышып йөргәндә, шундыйрак күренешкә тап булдым… Сыерлар мышный-мышный күшәп торганда, аран эченә чит төркемнән адашып бер сөтлебикә килеп керде шулай. Килеп тә керде, әрсезләнеп, апара салынган утлыкка ябышты. Әлбәттә, хуҗалар моның бу кыланышын өнәмиләр. Берсе авыр мөгезле зур башы белән селкеп торып җибәрә тегене читкә! Икенчесе очлы мөгезе белән янтавына төртә, өченчесе «җитмәгәнен» өстәргә ашыга. Кыскасы, барысы да урап алды хәчтерүшне. Бетте, үтерәләр бу мүкләкне дип уйлыйсың инде.
Менә ул, аптырагач, аяк астына сузылып ятты. Һәм, ни хикмәт, шуннан соң бүтән тимиләр, рәнҗетмиләр бит ишләре! Аяк астында аунаган «дошманны» түгәрәкләп алалар да, «йә, ни кирәк булды инде сиңа монда!» дигән кебек кызыксынгандай күзәтеп торалар, юеш танауларын төртеп иснәштергәлиләр. Егылганны тәпәләргә маташуның әсәре дә сизелми! «Әсирлеккә эләккән» сыер кымшанмыйча да яткач, бераздан берәм-берәм таралыштылар. Һәрберсе үз шөгыленә керешә: кайсы сагыз чәйни, кайсы утлыкка үрелә, әлеге мәхлукны бөтенләй оныттылар. Ул да, форсаттан файдаланып, җәһәт кенә бинадан чыгып тайды. Менә шундый гап-гади генә бер вакыйга. Уйлаганга – гыйбрәт, уйламаганга ник кирәк дигәндәй, моны шәрехләп торасы юк.

Илдус ДИНДАРОВ.
Нурлат


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *