Хикәя

01.08.2017 №2 (февраль),2017

Өязе


uyaz

Нәсер

Өязем!
Язым!
Назым!
Үзәгем үзәкләреннән өзелеп төшкән тальян моңым! Бәгърем бәгырьләреннән сызылып чыккан курай моңым! Ай нурыннан каелган якты юлым, бавырымнан савылган кайнар каным! Мин синдә язлар саен торналарымны һәм кыр казларымны каршыладым, көзләр саен озатып калдым. Басуларыңда җир сөрдем, иген иктем. Болыннарыңда мал көттем, киерелеп печәннәр чаптым. Урманнарыңда түмәр умартага дип юан агачлар аудардым. Тау сәндерәләреңдә тәгәрәтә-тәгәрәтә кыярлар, кавын-карбызлар үстердем. Мин синең текә ярларыңда ат уйнаттым. Кызлар сөйдем. Кайчандыр, моннан утыз-кырык ел элек:

Өязекәй! Илкәй! Нечкә билкәй!
Бөгәлләрең көләч бөгелә.
Дулкыннарың минем йөрәгемнең
Алтын алмасыннан түгелә, –

дип язган идем. Хак икән. Түгелде. Түгеләчәк. Түгелсен иде. Амин!..
Әйе, сине, синең яр буйларыңда яшәгән халыкларны яратмау мөмкин түгел.
Көньяк Уралның мәгърур күкрәгеннән бәреп чыгып, үлемсез җырларыңны җырлый-җырлый, чуваш Өязебашыннан дистәләгән татар авыллары аша Аюлы Кул, Мендәрле Кул, Салкын Чишмә, Кәркәле, Тукмак, Җилдәр кебек дистәләгән атаклы чишмәләр белән кодрәтләнеп, бәрәкәтле тупрагыңны моңга сугара-сугара агасың-агасың да якты дулкыннарыңны Азнай, Исламгол кебек башкорт авыллары арасында шундый ук шагыйранә Дим елгасына китереп коясың.
Синең дулкыннарыңда мәчет манараларыңның Ярымайлары чайкала.
Җир шары чиксез, анда матурлыклар бихисап. Әмма мондагыдай көмеш сулар, көмеш тамчылы таллар, меңьяшәр өянкеләр беркайда да юк. Мондагыдай итеп, уң тарафтан татар «Әлифба»сыдай ак, якты ташлары белән суга ишелеп төшкән тау тезмәләре, яфракларына, чәчкә күзләүләренә сары бал яккан болынлык-урманнар, сул тарафтан, мондагыдай итеп, елга ярларына шуышып төшеп ялганган киң күкрәкле басулар-иңкүлекләр, кап уртада – алтмыш-җитмеш чакрымнарга сузылган үзән-әрәмәлекләрдә ак күбек булып кайнаган баланлык-шомыртлыклар, гөлчәчкәләр арасыннан гына аккан мондый алкыннар башка беркайда да юк. Әнә, бөдрә таллар сыман дулкын-дулкын килеп, вак мал үлән чемчи, кояш нурларында ала-кола төсләрдә елкылдап сыер көтүләре үлән кертләтә, тулы янбашларын уйната-уйната, елкы табырлары сутлы үлән утлый… Биредә чут та чут килеп сандугачлар сайрый, кыз-кыркын туй мәҗлесләренә колмак, җиләк-җимеш хәстәрли, малай-шалай, җегет-җилән, тән-иман ныгытып, текә ярлардан түбәнгә, дулкыннарга сикерә, балыклар исә, шушы ярларда гомер кичергән шигъри таллык-болынлыкларны, горур халыкларны, аларның балаларын – ил өчен утка керүдән дә курыкмаган батыр җегетләрне, гүзәл кызларны күреп калырга тырышкандай, гөп тә гөп су өсләрендә сикерешә…
Өязем, торналарым һәм кыр казларымның назлы төяге – Өязем!..
Мондый матурлык адәм баласына илаһи зурлык өләшә, ул гүя ашамый торып та илаһи туклык кичерә. Биредә олпат өянкеләр йон эрләп утырган йөзьяшәр Ак Әбиләргә, билләреннән корт күче сарган Ак Бабайларга охшаган. Гүя бу көмеш өянкеләр, каба төбендә утырган апалар сымак, күктәге ак болытларны йон көнҗәләсе итеп кәүсәләренә бәйләгәннәр дә нәсел җебе эрлиләр. Тарих тукымасын тукыйлар. Гүя бу өянкеләр, нәкъ шул умартачы бабайлар кебек, челтәрле битлек киеп алганнар да, бал кортларының көмеш өермәсе эчендә умарта карыйлар…
Күп тә үтми, бу өянкеләр әле генә мунчадан чыккан, аклы-кызгылт иген бөртегенә охшап, сука артында җир сөргән агайлар, сабан артыннан сөтле пар күтәрелгән кара туфракка итәкләреннән тук орлыклар сипкән яшел камзуллы җиңгәчиләрне хәтерләтә башлый. Алар вакытсыз картаймый, вакытсыз үлми. Әрләш-талаш, үзара гауга-низагның ни икәнлеген дә белми гомер кичкән бу затлар Аллаһның имин хозурында йөз яшьтән дә озаграк яшиләр…
Кем дә кем җиде төс белән балкынган Өязе таңнарын күрмәгән, шул чын сөю газабын татымагандыр кебек…


Дәвамын «КУ» журналының 2нче (февраль, 2017) санында укырга мөмкин.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.