Татар галәме, Язучы блогы

24.07.2017

Милли бизәк – ак калфак…


ак калфакка фото4

Җырларда җырланган, хатын-кызларыбызның күрке булган ак калфак… Инде онытылып беткәндә, борынгыдан килгән ядкарь буларак кына искә алына башлаган бер вакытта, 1990 елда  татар хатын-кызларның “Ак калфак” җәмгыяте тарафыннан янәдән халыкка кайтты ул. “Ак калфак»лыларның максаты да төрле чаралар аша нәкъ менә халкыбызның милли гореф-гадәтләрен торгызу, хатын-кызның җәмгытьтәге урынын билгеләү, аны бөтен яктан килгән камил зат итеп күрсәтү иде. Быелгы чараларның берсе “Төп нигез”, “Васыятьнамә” дип аталып Саба районы җирлегендә уздыру каралган иде. “Ак калфак “җәмгыяте рәисе Идрисова Кадрия Рәес кызы җитәкчелегендәге 150ләп делегат 17июль көнне Саба районына юл тотты. Кайлардан гына килмәгәннәр алар! Ерак Австралия илләреннән дә, Улан-Уды, Ханты-Мансы, Сургут шәһәрләреннән дә, Оренбургтан да  – бар да бар монда. Бай программада кунакларга өч көн буена Саба районында булып, ул җирлектәге гореф-гадәтләр белән таныштыру, төрле чаралар үткәрү каралган иде.”Узган ел Актанышта бик әйбәт булган иде” ,– дип сөйләшкәннәре ара-тирә колакка ишетелгәләп китә. Туган җирне сайлап алып булмаса да аның белән горурланып була.  Әлеге җирлектә туып — үскән кеше буларак  ышанып әйтә алам: тыйнак, әмма үз-үзенә нык ышанган халык яши безнең якларда.  Өстәвенә ике төбәк тә  илгә президент үстереп биргән як бит әле!

Район чигендә кунакларны Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев, район башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире  Рөстәм Заһидуллин һәм башка җаваплы кешеләр, милли киемле, баян-тальяннарда өздереп уйнаучы  яшьләр ипи-тоз, якты йөз  белән каршы алды.  Күңелгә җылылык йөгерде, бәйрәм шаукымы чараның югары дәрәҗәдә узачагына ышаныч арттырды.

ак калфакка фото

Чара район мәдәният йортында кунакларны Саба районы белән якыннанрак таныштыру йөзеннән  видеофильм карау һәм мәдәният йорты каршында оештырылган ансамбельләрнең, үзешчәннәрнең чыгышлары белән башланып китте. Шәмәрдән бистәсенең “Җиңү паркы”ндагы “Йөрәк авазы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль күренеш кемне генә битараф калдыра алды икән.  Бистә тормышы тимер юл станциясе белән бәйле булганлыктан төп эчтәлектә газизләрен сугышка озату, тылдагы хатын-кызларның җиңү көнен якынайту өчен фронт кирәк-яракларын җыеп фронтка җибәрү күренешләре тасфирланган иде.  Әлеге вакыйгаларны өлкәннәрдән ишетеп үскән “Ак калфак”лылар хәтерендә кабат яңардылар алар. Күз алдыма  әтиемнең апасы, ирен сугышк а озатканда утыз яше дә тулмаган, дүрт бала белән  калган,   хәбәрсез югалган ирен гомер буе көткән, “Барием кайтса Шәмәрдән ягыннан кайта инде ул “, – дип каерылып-каерылып карап сөйләп утырган, туксан яшенә җитеп вафат булган, соңгы көннәренә кадәр диярлек терлек асрап, ире кайта дип әйтүчегә нәзер калдырып килгән Хәмдениса әбием күз алдыма килде. “Шәмәрдәндә, поезд узганда күреп калганнар аны, алма биткә сәлам әйтегез дип кычкырган тәрәзәдән, исән ул, исән”,– дияр иде хаман  өметләнеп көтеп.

ак калфакка фото2

“Утар” балалар йортында тәрбияләнүче акылга зәгыйфь балалар белән очрашу “Ак калфак”лыларны тагын да тетрәндергәндер. Биредәге балалар өчен борчылу да, сөенү дә чагыла иде аларның йөзләрендә. Мондагы тәртипкә, чисталыкка, балалар өчен тудырылган шартларга сокландылар алар. Кунаклар киләсен белеп кенә эшләнгән эшләр түгеллеге күренеп тора, хикмәт тә яхшы булып күренәсе килүдә түгел, ә бәлки монда эшләүчеләрнең чын мәгънәсендә яхшы күңелле кеше булуларында. Югары Утар балалар йорты 1962елда төзелгән, 1969 елдан бирле аның белән алыштыргысыз директор – РСФСРның атказанган тәэминат хезмәткәре Имаметдин Гәрәев җитәкчелек итә. Дәресләр үткәрү өчен аерым бүлмәләр дә, уен мәйданчыклары да, балаларның үзләрен шәһәргә алып барып йөреп булмаганлыктан хәтта зоопарк та бар биредә. Акыл үсешләре артта калса да “Беренче театр” спекталеннән өзекне сүзләрен онытмыйча матур итеп күрсәтә алдылар алар.  Хатын-кызларыбызны бирегә алып килү эссез генә узмагандыр, тормыш авырлыгыннан зарлангалап алырга яратсак та, балаңның яки оныгыңның сау-сәламәт булуына  шөкерана итәрлек иде монда күргәннәр.

Хис-кичерешләрдән бераз бушанып алыр өчен кунакларның үзләре катнашында оештырылган Сабантуй да чара таләпләренә туры китереп тирән эчтәлекле итеп оештырылган иде. “Кияү мунчасы”, “Орчык өмәсе”, “Бирнә җыю” күренешләре – чын асылдагыча чагылдыра алынды. Сабантуй өчен җыелган бирнә  уеннарда катнашып урын алучыларга бүләк ителде. Бүләкләр затлы иде. Йомшак-нәфис  Ырынбур шәлләре дә, көмеш йөзекләр дә, чигүле калфаклар да бар иде. Мин исә үз чиратымда халкыбызның затлы-зыялы, менә инде бер гасыр диярлек халкыбызны милли рухта тәрбияләүче  “Казан утлары” журналын бүләк иттем. Кемгә эләккәндер, белмим, әмма туган төбәгенә  кайткач сөенеп башкаларга да күрсәтүенә иманым камил. Түбәләмә йон беркетелгән кабаларын алып мәйдан уртасына чыгып утырган апаларны күргәч  күпләрнең  үзләренең дә эшләп карыйсы килде. “Оренбург шәлләре” фабрикасы директоры  Альбина  ханым Әбсәләмова да чагыштырып карау, тәҗрибә уртаклашу нияте белән мәйданга чыкты. Миндә исә тагын үз уйларым. Ничек итеп кичләрен җыелып йон язулар, шәл бәйләүләребез. .. И ул без чистарткан йоннарны үлчәсәң!  Әни эрләгән җепләрнең озынлыгын санасаң! Бөтен галәмне урап алырга җитәр иде. “Безнең әни йонны юмыйча эрли, бәйли иде, авыррак булса да соңыннан йомшак, җылы була,  дип әйтә иде”,  дим янәшәмдә утыручыларга үземчә “мастер класс” биреп.

Ә менә инде кул белән утын кисү ярышы башлангач урынымда утырып кала алмадым. Кисеп тә күрсәттек без ул утыннарны яшьлектә! Агачларның басып торганнарын да, ятып торганнарын да күп кистек. Сугышта сул кулы гарипләнгән әтинең – без балалары – уң кулы идек шул. Бүрәнәнең бер башына ул барып тотынса, икенче башына әни безне йөгертер иде. Бәйге уртасына кадәр беренчелекне бирмәсәм дә узып китүчеләр тәки булды бит. Билгеле, тормыш янәдән утын кисеп, мич ягу дәрәҗәсенә, бәлки, кире кайтмас та, әмма да ләкин мондый “уеннар” да  безгә түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелгәнебезне, авыр юллар үткәнебезне онытмыйча яшәү кирәклеген искәртергә ярый ул.

 Сабадагы заманча итеп төзелгән “ Сәләтле балалар мәктәбе” чын мәгънәсендәге замана мәктәбе икәнлеген ишегеннән керүгә  стеналарына мозаика белән рун, гарәп, латин, кириллица белән уеп язылган сүзләрдән ук күренеп тора иде. Баланың бары тик булдыра алганы гына биредә укый ала, “кем ашадыр сөйләшеп”  балаңны бирегә урнаштыра алмыйсың икән, шунысы әйбәт.Тирә-күрше район балаларына да биредә укый алу шартлары тудырылган, уку да, интернатта яшәү дә һәммә кешегә дә бушлай. Бүгенге шәһәр шартлары белән чагыштырып караганда бу чын мәгънәсендә соклану һәм гаҗәпләнү тудыра ала торган гамәл.

Чараның “Төп нигез” дип аталган өлешендә Сабадан Фиргать һәм Гөлсинә Галимуллиналар, Кызыл Мишәдән  Гаттаровлар, Югары Симеттә Рушания апа Шамиловалар гаиләсендәге тулылык, бөтенлек, татулык, хезмәт сөючәнлек, уңганлык  һәммә кешене таң калдырды. Бу гаиләләр  турында да аерым-аерым, озын-озын итеп  язып булыр иде.  Камал театрының легендар артисты Шәүкәт ага Биктимеровның нигезе таркалмавы, алай гына да түгел, улы Искәндәрнең, кызы Гүзәлнең Казаннан кайтып, шәһәр балалары булуларына карамастан авылда, әтиләренең ишек алдында һәркайсы аерым-аерым, бер-берсенә күрше, терәк булып йорт салып чыгулары чын мәгънәсендә хөрмәткә лаек. Ата-ана нигезен бүлешә алмыйча тавышланып ятучылар, саклый алмаучылар өчен гыйбрә тә. Күңелең киң булса – ишек алды киң ул. Явлаштау авылында күрсәтелгән нигез боткасы йоласын да кунаклар кызыксынып карадылар. Исеменнән аңлашылганча, йорт сала башлагач, бер рәт бүрәнә тезгәч, нигез ашлы-сыйлы булсын өчен күрше-тирәне, өй салучыларны җыеп  ашата торган йола икән ул.

Олы Шыңар авылындагы “Сөннәт йоласы”, “Самовар агарту” күренешләрен күрсәтергә фольклорда катнашучылар гына түгел бөтен авыл чыккан иде. Әйтерсең лә авыл бәйрәме! “Калфаклы хатын-кызлар авылга  көн дә килми бит, гел без яшь чактагыча инде”, – ди 80 яшен узып баручы, шигырьләр иҗат итүче  Хаҗиева Дания апа. Авыл уртасына, челтерәп  аккан чишмәләр буена корып куйган табын, җир җиләге исе, яңа гына мичтән чыкан бәлеш исе кунакларның күңелләрен нечкәртте. Чын татар авылын, аның киң күңелле кешеләрен монда да күрде кунаклар.

ак калфакка фото3

Сабаның 1841 елда төзелгән Җәмиг мәчетендә Татарстанның Баш казые  Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу  хатын-кызларыбыз өчен аеруча мөхим булды.”Ир-атка ияргән дин бусагага кадәр кайта, хатын-кызга ияргәне өйгә ук керә” , – диде хәзрәт. Ул үз акылыңда вакытта васыять язып куюның ни кадәр дөреслегенә, хатын-кызларга күпме өлеш тиешлегенә, иман, әдәп-әхлак кагыйдәләренә киң тукталды. Кунакларга бүләк итеп бирелгән чыршы агачы орлыгы да зур мәгънәгә ия иде.

Лесхоз бистәсе кунакларны үзенең шаулап торган яшел урманнары, Урман, Кыңгырау музейлары, Бөтенроссия селекция,  Дендрология үзәкләре белән каршы алды. Югары технологияләргә көйләнгән бу үзәкләрдә нинди генә төр агачлар үстерелми! Саубуллашкан чакта кунакларга үсентеләр таратылды. Юк, әлеге очрашуның истәлеге булсын дип кенә таратылмады алар. Саба туфрагы, Саба орлыгы еракларга таралсын, тамыр җибәрсеннәр өчен дә эшләнде ул.

Өч көн буена барган әлеге форумның йомгаклау өлешендә  – Пленар утырышта килгән кунакларның да, инде чараның чын мәгънәсендә югары дәрәҗәдә узуына сөенеп, тынычланып калган, һәр эшкә җаваплы карарга өйрәнгән район җитәкчелеренең, Россиянең  – 33төбәге, Татарстанның –35 районы, 5 чит илдән килгән 150делегатны туплап алып чыгып киткән “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың, Саба районы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсем Батырханованың –  һәммә кешенең йөзендә куаныч, горурлану чаткылары балкый иде. “Без – Ак калфаклылар көндәлек тормышта калфак киеп йөрмәсәк тә, күңелләребез ак, пакъ булсын, милләтебез өчен янып яшик, яшь буынга милләтебезнең асылын төшендерүдә һәр мөмкинчелекне кулланыйк”, – диде ул.

 “ Татар халкы менә шундый булырга тиеш, – диде Кадрия ханым сабалар өчен чын күңелдән сөенеп. – Һөнәргә өйрәтү буенча Саба җирлеге бик көчле. Әгәр без гореф-гадәтләребезне тапшырмыйбыз икән, татар халкын өзүче буын булып калачакбыз.”

Билгеле, өч көн буе күрсәтелгән кадер-хөрмәтнең зурлыгын, үткәрелгән чараларның матурлыгын бер язмада гына тасфирлап та бетереп булмас. Инде халыкара универсиадалар үткәрү дәрәҗәсенә ирешкән республикадагы нинди генә вакыйга да гадәти әйбергә дә әйләнеп калырга да мөмкин.  Әмма хезмәт, башкарылган эш күрсәтелергә тиеш. Милләт белән, аның киләчәге белән  бәйле булганда бигрәк тә.

                                   Гөлзадә БӘЙРӘМОВА,

шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.