Сәнгать

12.07.2017 №7 (июль), 2017

Тулганай тотылганда


Ай тотылган тондэ

5-9 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә унөченче тапкыр Халыкара «Нәүрүз» театрлар фестивале узды. Әлеге фестиваль, матур традициягә әйләнеп, тамашачыларга – төрки театрларның иҗаты белән якыннан танышу, ә театрларга исә үзара тәҗрибә уртаклашу, иҗади осталык алмашу мөмкинлеге бирә.

Башлангычында торган Шамил Закиров, Марсель Сәлимҗанов кебек легендар шәхесләрнең исемнәре белән бәйле булуы «Нәүрүз» фестиваленең абруен тагын да арттыра.
Төрки театрларның үзара «бил алышында» катнашкан «Ай тотылган төндә» (Мостай Кәрим, Фаил Ибраһимов) спектакленә нисбәтле язма укучыларыбыз күңеленә дә хуш килер.
Редакция

Кызганыч ки, бүген трагедия жанры татар сәхнәсендә сирәк күренә. Әмма Чаллы драма театры бу «Түрк халыклары җыены»на нәкъ менә трагедия алып килгән иде. Театрның баш режиссёры Фаил Ибраһимов куелышында Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» спектакле фестивальнең аерым бер бизәге булды. Әлеге тамаша Чаллы театрының иҗади йөзен күрсәтте, бу иҗади йөз сәламәт, гүзәл һәм талантлы йөз икәненә ачык дәлил булды.
Милләттәшебез Мостай аганың «Ай тотылган төндә» пьесасын йөзләп театр сәхнәләштерде, шулар арасында Туймазы татар театры, Татар Дәүләт академия театрлары да бар иде. Бөтен Советлар Союзы театрларында гөрләп бара торган бу пьеса Татар Дәүләт академия театрында уңышсызлыкка очрады (1963). Режиссёр Ширияздан Сарымсаков куелышындагы әлеге спектакльнең сәхнәдә озак бармавының сере, минемчә, әсәргә салынган фаҗиганең режиссёр тарафыннан артык купайтылуында иде: караңгы сәхнә җиһазлары, алама-сәләмә киемнәр, кургашын болытлар, авыр-трагик музыка, актёрларның алдан ук «трагедия» уйнаулары спектакльне бармас дәрәҗәгә китергән иде.
Ә менә Башкорт академия театры артистлары бу спектакльне якты-гүзәл декорацияләрдә, Җыр-бию ансамбленә тегелгән киемнәр кебек матур киемнәр киеп уйнадылар. Тамашаны сәхнәләштерүче сәнгатькәрләр гүя фаҗигаләр бай йортларда, матур табигатьтә ешрак була, дип әйтәдер кебек. Башкортларның бу тамашасы бик зур уңыш казанган иде. Алар спектакльне хәтта Кремль театрында да уйнап, Мәскәү тамашачысын сокландырган иде.
Чаллы театрының «Ай тотылган төндә» спектакле бөтенләй башка, үзгә ысул белән бизәлгән саран сәхнә җиһазлары, риваять чорына якын киемнәр мохитендә уйналды. Һәм актёрларның сәхнәдәге яшәеше шушы саран детальләрне баетты. Күчмә тормыш шартлары үзе шартлы җиһазлар ясарга мәҗбүр итә. Йөк машинасына декорация тутырып йөрү заманнары узды-китте.
Сәхнәне аркылыга урталай бүлеп, «киптерергә» дип тарттырылган зур бер җылкы тиресе эленгән. Ул тире Дәшти-Кыпчак даласының харитасы кебек күренә. Як-яктагы керү-чыгу урыннары да кибәргә эленгән куй тиреләре белән капланган, тиреләр ишек вазифасын үти, җиргә (идәнгә) җанвар тиреләре җәелгән. Вакыйгада катнашучылар шул җәелгән тиреләр өстенә утырып ризык җыялар, киңәшмәләр уздыралар, яратышалар. Югарыда, вакыйгалар өстендә тотылачак тулган ай балкый. (Рәссам – Валерий Яшкулов.) Фаҗига менә шушы мохиттә булачак.
Финалда әлеге җылкы тиресе, дала харитасы урталай аерылып-ертылып китә. Бу да – символ. Тиренең ертылып китүе – ул фикерләрнең урталай бүленүе, Бөек Даланың урталай бүленүе, йолаларның урталай ертылуы һәм, ниһаять, милләтнең урталай ертылуы турыда сөйләмиме икән? Бу – зур фаҗига.
Фаҗиганең шаукымы сәхнәгә Дәрвиш (Илфат Әскәров) кыяфәтендә килеп керә. Әсәрнең төйнәлеше шуннан башлана. Серле, шомлы Дәрвиш сөяк кимерүче Дивананың җәйләү патшабикәсе Тәңкәбикәнең никахсыз туган үз баласы икәнен белә. Һәм мәкерле Дәрвиш, шушы хәлдән файдаланып, Тәңкәбикәне шантажлый башлый. Ул Шәфәкъка өйләнергә мәкер кора. Салмак кына башланган тамаша әкренләп кыза бара, актёрлар бирелеп уйный. Әүвәлге камерный-сабыр тавышлар көчәйгәннән-көчәя. Күрәсең, режиссёр актёрларының тавышын башта саклый, ул тавышлар фикерләр, ихтыярлар (ирадәләр) бәрелешендә, ягъни кульминациядә кирәк булачак. Әсәрнең төп фикере: йолаларны хөрмәт итегез, йолага каршы барганны алда фаҗига көтә, ди автор.
Ярашкан спектакльдә сәләте чамалы артист – сәләтле булып, сәләтле артист талантлы булып күренә. Чаллы театрының «Ай тотылган төндә»се – ярашкан тамаша (ансамблевый спектакль). Пластика (Нурбәк Батуллин), музыка (Юрий Чаплин), рәссам (Валерий Яшкулов), режиссураларның (Фаил Ибраһимов) үзара ярашып иҗат итүе актёрлар составын да ярашканлыкка тарта. Театрның корифейлары Инсаф Фәхретдинов (Беренче аксакал), Булат Сәлахов (Икенче аксакал), Рафил Сәгъдуллин (Өченче аксакал) янына талантлы яшьләрнең (Руслан Әюпов, Зөлфия Гыйльметдинова, Энҗе Шиһапова, Фәнис Сәхәбетдинов, Зөлфия Галиуллина) туплануы шушы ярашканлыкны барлыкка китерә.
Иң олы йөк Энҗе Шиһапова (Тәңкәбикә), Зөлфия Гильметдинова (Зөбәрҗәт), Фәнис Сәхәбетдинов (Дивана) белән Руслан Әюповның (Акъегет) иҗади җилкәсенә төшә. Һәм алар бу йөкне башыннан азагынача уңышлы тартып бара. Актёрлар гади пьеса уйнамый, ә риваять уйный, шуңа күрә романтик риваятьләргә хас мохиттә хәрәкәт итәләр, алар кайвакыт балет хәрәкәтләре белән сәхнәдә йөри, Дивананың Дәрвишне эт булып талау күренеше – үзе бер уңышлы эпизод. Монда актёрның акробатлыгы да, эт рәвешен алуы да, физик әзерлек тә, актёрлык гайрәте дә таләп ителә.
Мәхәббәт каһарманы Руслан Әюпов белән мәхәббәт гүзәле Зөлфия Гыйльметдинованың дуэты әсәрнең төп уңышын тәшкил итә. Егетнең актёрлык гайрәте, кирәк чакта пышылдавы, кирәк чакта югары-каты тавыш белән сөйләве, дикциясенең шәплеге һәм, гомумән, Чаллы театрында ачык-чиста Ана теленең яңгыравы да тамашачының күңеленә хуш килде.
Форсаттан файдаланып, режиссёр Фаил Ибраһимовның иҗаты турында кыскача гына мәгълүмат биреп узам.
Фаиль-ИбрагимовУтыз өч ел дәвамында Фаил Ибраһимов – дистәләрчә (80) спектакль куйган һәм мул уңыш яулаган режиссёр, Минзәлә һәм Чаллы театрларында баш режиссёр булып озак еллар эшләгән җитәкче, Камал һәм Әлмәт театрларында пьесалар сәхнәләштергән шәхес.
Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр… Театр өлкәсендә дә, әдәбиятта да профессиональ тәнкыйть үшәнләнде. Юкса тәнкыйть талантлы кешенең иҗатын хупларга, үстерергә бурычлы яки аның иҗатын инкарь итәргә тиеш. Соңгы елларда җирлексез мактау, җирлексез хурлау мәкаләләре еш күренә башлады. Андый гамәл әдәбиятны да, сәнгатьне дә үстерми, халыкның зәүкын боза гына. Әле анысы бер хәл, талантлы кешенең игътибарга лаек әсәрләрен, сыйфатлы спектакльләрен мактамау да, сүкмәү дә эчне пошыра торган нәрсә. Бу да – инкарьнең бер шәкеле, әлбәттә. Битарафлык, күрмәмешкә салышу, талантлы кешенең талантлы икәненә шик белән багу, талантлы кешенең уңышлы әсәрен салып таптау, югары кимәлдәге эшен күрмәгәнгә салышу куркыныч мохит тудыра. Әлеге тенденция – әдәбиятның, сәнгатьнең башка өлкәләренә дә хас күренеш. Сәнгатьнең дә «үз рэкэты, үз мафиясе» бар, күрәсең. Сәнгать булмаганга тәнкыйть юкмы, әллә тәнкыйть юкка сәнгать юкмы? Әлбәттә, алар тыгыз бәйләнгән, тик сәнгатьтә дә, әдәбиятта да, тарих фәне мәйданында да уңышлар бар. Кызганыч ки, ул уңышларның байтагы тәнкыйтьнең эзлекле игътибарыннан төшеп кала. Галимнәрнең гафу ителмәс хәбәрдарсызлыгымы бу? Әллә субъективлыкмы? Әллә театр белгечләре арасындагы гап-гади «күрә карау» галәмәтеме?
Фаил Ибраһимовның катлаулы, бай иҗаты да шулай шау-шусыз гына, мактау таләп итмичә генә өлкәнәйде. Кызганыч, бөтен татарына җиде-сигез генә режиссёр булып та, аларның кайберләре тәнкыйть, матбугат игътибарыннан читтә кала. Юкса, биш-алты спектакль куюга ук, яшь режиссёрның иҗат атналыгын уздырып, аның тоткан юлы, өслүбе, иҗат алымнары турында тәфсилле сөйләшүләрне оештыру Театр әһелләре җәмгыятенең, Актёрлар йортының, Фәннәр академиясенең даими планында булырга тиеш. Гәзитләр, журналлар һәр режиссёрның иҗаты, яңа куйган спектакльләре турында махсус заказ белән мәкаләләр яздырырга, бастырырга тиештер бит инде. Төрле уку йортларында белем алучы шәкертләргә курс, диплом эшләре яздырып, киләчәктә диссертациягә кадәр барып җитәрлек итеп, максатлы рәвештә театр тәнкыйтьчеләре, театр белгечләре әзерләү бер тәртипкә салынырга тиештер. Профессиональ театр тәнкыйтьчеләре, кызганыч ки, бик аз.
Үзенең озын иҗат гомерендә (33 ел) Фаил Ибраһимовның хезмәте турында язылган мәкаләләр күп түгел, унлап булыр. 80 спектакль куйган режиссёр өчен бу – сиксәннән бер өлеш кенә. Ни өчендер җитди тәнкыйтьчеләр Фаилнең иҗатын күрми, күрергә теләми? Очраклымы бу? Әллә монда ниндидер сәламәт булмаган мөнәсәбәтләрнең чагылышы бармы?
Әйдәгез, югары кимәлдәге театр тәнкыйтьчеләрен, театр әһелләрен тыңлап багыйк. Менә, ул чагында (моннан 13 ел әүвәл) Фаил Ибраһимов җитәкләгән Чаллы театрының Казандагы гастрольләреннән соң театр белгечләре оештырган конференциядә телдән әйтелгән, ләкин матбугатка чыкмаган сүзләр (1994).

______________________________________________________________________

Дәвамы — «Казан утлары» журналының 7 санында.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.