Бәян

03.07.2017

Яңа шәһәрдә


1

Икесе дә үзләре теләп яңа төзелешкә килделәр. Гөлгенә бала булдырырга теләми әле, бераз үзебез яшәп калыйк, ди, чүпрәккә, мәшәкатькә батарга өлгерербез, дип һаман суза. Ул да хаклыдыр, чөнки әле аларның үз «куышлары» юк, кеше катында, кеше күзенә карап яшәү икесенең дә горурлыгын бик нык ашый, изә иде. Ичмаса, квартир тизрәк алырбыз, дигән өмет белән алар Чаллыга килделәр. Икесе ике торакка урнаштылар. Вагонга икесе бергә керергә бик өметләнгәннәр иде, салкын булса да икең бергә торсаң ялкын булыр, диешкәннәр иде, андый вагон да балалары булганнарга гына тәти икән әле.

Берничә көннән Нәфис Гөлгенәне сагына, тели башлады. Гөлгенә аның дәртенә бик чик куеп кына, үзенең сроклары буенча гына якын китерә иде. Менә Гөлгенә янына яткыра торган алтын вакыт җитте дә үтте, тагын килеп җитте. Нәфис төннәрен тынгысыз йоклый башлады. Көндез ул Гөлгенәне күрә, кичен ашханәдә бергә ашыйлар, кайчак торакка кайтып, сөйләшеп утыралар, әмма шуннан ары берни дә эшләп булмый иде… Җәй булса җаен табар идең инде, хәзер кыш. Биредә Гөлгенә караватына икәү ятып бервакыт төн кунганнар иде, бүлмәдәш кызлар тавыш чыгардылар, икенчесендә комендантка барып әйткәннәр. Комендант бик усал, ләтчә хатын күтәрелеп бәрелеп Нәфискә ябышты. Теле өнеңне ярыр, караңгылар, валлаһи. Нәфис чак кына «ычкынып» китми түзеп калды, шул тикле җанга тияргә, кимсетергә тырышты теге ләтчә. Ирләргә бик әшәке үчле нәрсә икәне әллә каян күренеп тора иде.

Менә алар урамга чыктылар да бер-берсенә сыенып басып торалар. Нәфис борсаланса, нишләргә белми, дәртенә буылып, хатынын кочаклый, ләкин аның белән генә канәгатьлек килми иде.

— Гөлгенә, берәр җаен тап инде үзең?— дип ялвара ул.

— Карале, нишләтим инде мин сине? — ди Гөлгенә салмак кына. Ул алай ук дәртле түгел, кара сабырлы, ир-атсыз да тора ала, ир тәме әле аңа йөгермәгән. Нәфиснең аның салкынлыгына ачуы килә, тешләрен шыгырдата, йодрыкларын йомарлый.

— Бүлмәдәш кызлар белән сөйләш, җайла шунда.

— Ничек? Алар күбесе кыз кешеләр, хатыннарны аңлыймыни?Аннары саф булып кыланулары чиктән ашкан.

— Кем баш соң сезнең бүлмәдә, кемнең сүзен ныграк тыңлыйлар диюем?.

Теләсә нинди коллективта рәсми булмаган бер баш кеше калкып чыгучан. Чөнки кешеләр акыллары, тормыш тәҗрибәләре белән тигез түгел. Бергә-бер бүлмәдә берничә кеше җыелып тора башлагач, кемнең ничек икәне бик тиз беленә. Кемнең «түшәме» биек, кемнеке тәбәнәк? Кемдер акыл ягыннан, тәҗрибәсе, чослыгы ягыннан бүтәннәрдән өстен. Үзеннән-үзе шулай килеп чыга: бүтәннәр аның сүзен тыңлаучанга әверелә. Ул «башлы»ның сүзләре, киңәшләре дөрескә чыкса, аның авторитеты бермә-бер артып, кагылгысыз булып китә инде. Коллектив аның сүзен тыңлап, төрле эшләргә бара ала. Нәфис шуны истә тотып әйткән иде.

— Бездә һәркем үзенә баш, һәркемнең үз флагы бар, беләсеңме? — Гөлгенә шаркылдап көлеп җибәрде.

— Ничек инде флагы бар?— Нәфис аңлап җиткермәде, аның көлүен ошатмады, юк, Гөлгенә минем дәртне аңламый дигән уй-елан кинәт миен чагып китте.

— Флаг нәрсәне белгертә соң?

— Укыганың юкмыни? — Флаг булса, дәүләт була.

— Соң шуннан?— Нәфиснең аңлап җитмәве тавышыннан аңлашылды.

— Дәүләт үзе мөстәкыйль була, беркемгә дә гозере төшми торган. Бездә дә кызлар шулай, барысы да хәтәр гыйффәтлеләр инде…

Кая куярга белмәгән көчле дәрттән Нәфискә дөнья тар булып тоела башлый.

Нәфис ташчы. Ләкин бригадада эш бер дә йөрәгенә ятмый әле. Идарә мөдире дә әллә нинди арка сөяксезрәк кеше, ахры. Килә дә кычкырына, ташчыларны стена салудан алып, чүп-чар эшкә куша. Чөнки кирпеч, измә өзмәс килеп торуны тәэмин итә алмый.

— Без ташчылар, бүтән эшкә бармыйбыз, чүп-чарны подсобниклар да җыя ала. Ә монда стена салучылар…

— Кем ул без?— дип элеп алды начальник.— Син әллә Николай икенчеме, ул үзен «без» дип әйтә торган булган. Син, Мәмәшев үз исемеңнән генә сөйлә.

Син бармасаң, бүтәннәр барыр.

— Без дә бармыйбыз,— диде ташчылар.

— Ә сез Мәмәшевне тыңлыйсызмы? Ярар, нәрәт япканда барыбер минем янга киләчәксез.

— Ярар, куркытма, Сәлим Григорьевич,— дип бик тыныч, килешүчән итеп әйтә Нәфис аңа карап.

Теге йөзен читкә бора, күренеп тора, килешәсе килми. Ләкин Сәлим Григорьевич үзе дә нәрсәдер сизеп ала, үз кул астындагылар белән болай сөйләшергә ярамаганын, үзенең хаклы ук түгеллеген эчтән аңлый кебек ул, әмма сер бирергә теләми, начальник булып каласы килә, юкса, бик басымчак итеп бетерәләр, малайсыта башлыйлар.

— Бүгенгә генә эшләп торыгыз инде,— дип ялынган тавыш белән ялвара ул үзенең бая каты бәрелүенә үкенгән кебек һәм үзенә-үзе кимсенгән кебек китеп бара.

Эшчеләр, әлбәттә, тыңлыйлар, яхшылап әйткәнне кемнең әле кире кага алганы бар? Эшлиләр. Әмма икенче көнне дә кирпеч китереп җиткермиләр. Тагын юк-бар эш белән көн үтә. Прораб Дьяков килә, ипләп кенә аңлата, ярар, без Сәлим Григорьевич белән килештек. Нәрәттә сезне кимсетмәбез, эшләгез инде. Эшче тагын сүз тыңлый.

Аннары Нәфиснең эчен тагын шул тырный: прораб көн дә нәрсә эшләнгәнне башкалардан сорап язып утыра, үзе өстәл артыннан чыкмый. Ә ялкаулар тик утырсалар да эшләдем дип яздыралар. Нишләргә? Моны Сәлим Григорьевич үзе дә белеп тора. Нәфис шул хакта прорабка әйтте, теге каршы бер сүз дәшмәде, әмма Сәлим Григорьевичка җиткергән. Нәфис үз өстенә бәла көтеп йөргәндә, аны бригадир итеп күтәреп куйдылар. Нәрсә бу? Нәфис нәрсә уйларга белмәде, сөенде дә, көенде дә. Әмма тотынса ул эшне ихлас белән генә башкара инде. Бригаданы бераз «кысарга» мәҗбүр булды. Соңга калуны, эштән иртә китүне бетерде, измә килсә, шуны кирпечкә салып бетермичә объекттан китмиләр иде. Әмма нәрәт тутыру системасы шул көе кала килде.

Беркөнне әйбәт кенә эшләп ятканда, кранчы ара плитәсен биргәндә Тимкинның аягына төште һәм шактый каты яралады. Ул «ах-вах» килеп этаж баскычы мәйданында ята. Нәфис, телефонга дип баскычтан шап-шоп йөгереп аска төшеп барганда, подъездга Сәлим Григорьевич үзе килеп керде.

— Ни хәл, нәрсә булды?—дип тыны-өне калмаган Нәфисне туктатты ул.

— Юк, ашыгыч ярдәм кирәкмәс, өйдә генә ятсын, ярасы нык түгелдер ич,— диде һәм Нәфискә карады.

— Бераз сыдырып киткән, әмма сөяге исән-сау.

Нәфис аңа карап тора, ашыгыч ярдәм нигә кирәк түгеллеген аңларга теләп. Шул арада Сәлим Григорьевич үзенең шофёрына кычкырды. Теге шунда ук тугры эттәй атылып килеп тә җитте.

— Әйдә, анда Тимкин аягын имгәткән, күтәреп машинаңа сал да, торакка илтеп куй. Мин җәяү генә кайтырмын,— диде ул баскычтан җәһәт-җәһәт өскә таба атлап.

Тимкинны машинага чыгарып утырттылар. Ул үзе дә врач-мазар турында сүз кузгатмады.

— Иң элек больницага барыгыз, шунда бәйләтегез, каратыгыз, аннары өенә илтеп куярсың,— дип әйтеп калды Сәлим Григорьевич.

Алар киткәч:

— Тимкин травмасы хакында акт язып тормассың,— диде Сәлим Григорьевич Нәфискә таба төбәлеп. Аның кечкенә соргылт күзләре ничектер аксыл керфекләре белән «тал песиен» хәтерләтте.

— Нигә алай дисез?

— Нигә, нигә? Әнә бригададан сора, әллә айдан төштеңме?

— Акт төземичә ничек акча алсын ул?

— Акт төзесәң, травма өчен премияне кисәчәкләр. Бер кеше өчен бригада каза күрә, белдеңме?

— Ә ул больничный листок алса?

— Мин аңа алмаска әйттем, ишетмәдеңмени? Өйдә генә ятсын, ә нәрәтне аңа да тутыр, эшләгән кебек зарплата алыр, аңладыңмы?

Ул Нәфиснең һаман нидер аңларга тырышудан җыерылган маңгаена карап алды һәм башы тиз эшләми икән моның дип уйлап куйды. Аңа шулай уйлау рәхәтрәк иде.

— Мин риза, рас сез кушкач,— диде Нәфис, бу эшнең ничегрәк буласын башыннан үткәреп алгач.

Сәлим Григорьевич китте. Нәфис нәрәтләрне «телдән тутыру» булганда Тимкин эшләмәсә дә эшләде дип язу әллә ни гайре табигый эш түгел инде дип уйлап, үзен тынычландырды.


«КУ» журналының 1нче (гыйнвар, 2015) санында басылды.
Сайтта кыскартылып урнаштырылды.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.