Әдәби берләшмәләрдә

29.06.2017

Шөкер ит


ras

«Мин бәхетсез», — дия күрмә берүк,
Үпкәләмә, зинһар, тормышка.
Бу дөньяга тууларың белән
Рәхмәтле бул тормыш-язмышка.

Алсуланып һәр көн таң атканын
Бисмиллалап каршы алсаң син,
Кызарып кына кояш баеганын
Дога белән озатып калсаң син…

«Мин бәхетсез», — дия күрмә берүк,
Әйтә күрмә, Ходай ишетер.
Уйлан бераз кулсыз-аяксызга,
Сукырларга дөнья ничектер?!

«Мин бәхетсез», — диеп кабатлама,
Булганына шөкер ит әле…
Иң бәхетле кеше сыман көлеп,
Урамнардан балкып үт әле…


Әлфирә НИЗАМОВА – шагыйрә; «Язмышым канатында», «Кояш исе», «Һәр бәйрәмнең үз гаме» исемле китаплар авторы. Әгерҗе районында яши.


«КУ» журналының 2нче (февраль, 2015) санында басылды.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *