Публицистика

27.06.2017

Әдәбиятыбыз – дөнья көзгесендә (әңгәмә)


1

Әдәбият-сәнгать әһелләренең төп басмасы булган “Казан утлары” журналы үзенең 95 еллыгын билгеләп үтте. Шушы уңайдан Г.Тукай исемендәге әдәби бүләк иясе, шагыйрь, журналның баш мөхәррире Илфак Мирза улы Ибраһимов белән әңгәмә дә кордык. 

17-24-12-2


– Бер гасырлык басманың тарихы һәм аның редакторлары белән таныштырып үтсәгез иде.
– 1922 елның май аенда Казанда “Безнең юл” исемле әдәби журналның беренче саны басыла… Тик әле аңа кадәр дә милли әдәбиятыбызны халыкка җиткергән дистәләрчә матбугат чараларының булуы мәгълүм. Әйтик, 1908  елда Оренбургта халкыбызның асыл улы Дәрдемәнд фатихасы һәм матди ярдәме белән Ризаэт­дин Фәхретдин, Фатих Кәрими  “Шура” журналын  нәшер итә башлый. 1912 елда Казанда Әхмәтгәрәй Хәсәни тулысынча үз матди җаваплылыгына алган “Аң” журналы  Г.Тукай, Ф.Әмир­хан, Г.Рәхим, Г.Гобәйдуллин, Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди кебек әдип-галимнәребезнең әсәрләрен дөньяга чыгара.
1922 елда гамәлгә куелган “Безнең юл” журналының төп үзенчәлеге һәм тарихи әһәмияте шунда –  ул татар халкының соңгы биш гасырлык тарихында, беренче тапкыр буларак, дәүләт тарафыннан гамәлгә куела.  Аңлашыла ки, әдәби басма сәяси мөнбәр булудан азат түгел. 95 ел дәвамында, вәзгыятькә карап, аның исемнәре үзгәреп тору да шул хакта сөйли. Күңелгә ятышлы “Безнең юл” исеме “Атака” дип үзгәртелә, гарәп имлясыннан латинга күчкәндә, ул “Яңалиф” исемен ала, 1934 елда, язучыларның  үз берлекләре төзелгәч, “Совет әдәбияты” булып дөнья күрә.
Басма инде 52 ел дәвамында “Казан утлары” исемен йөртә. 2006 елда журналыбызның үткән олы юлы турында “Сүнмәс утлар балкышы” исемле саллы томлык басылып чыккан иде. Без исә журналның май ае санын шушы олы юбилеебызга  багышладык. Редакция тарафыннан да истәлек китабы әзерләнә һәм ул, 2018 елның беренче айларында Татарстан китап нәшриятында басылып, укучылар кулына  ирешер, дип уйлыйбыз.
Инде төп сорауга кайтсак, “Безнең юл”ны гамәлгә куюда  күренекле дәүләт  эшлеклесе, СССРның милли дәүләт төзелешендә турыдан-туры катнашкан, шул вакытта ук олы әдип булып танылган Галимҗан Ибраһимов саллы өлеш кертә. Журналның беренче саны, аннан соңгылары да шушы язучы мөхәррирлегендә басыла.  Әмма журналның исеме генә түгел, мөхәррирләре дә үзгәрә. Дәһшәтле утызынчы елларда аларның һәркайсы төрледән-төрле эзәрлекләүләргә дучар ителә. Галимҗан Ибраһимов исә нахакка гаепләнеп атып үтерелә. Ул шартларда әдип һәм нәширләрнең кылыч йөзенә басып йөрүен аңлау кыен түгел.
…Татарстан Язучылар оешмасының идеологик эшчәнлеге Мәскәүдә СССР Язучылар берлегенең президиумында тикшерелә. Республика Язучылар оешмасы җитәкчесе, “Совет әдәбияты”ның баш редакторы Гази Кашшаф  кыен шартларда хезмәт куюын әйтә дә, журналын чыгарудагы авырлыклар турында сөйли. Үзәк Комитеттан килгән җаваплы кешеләр “Әле сездә әдәби журнал һаман нәшер ителәмени?” – дип гаҗәпләнеп сорый. Сугыш елларында да  әдәби басмабыз бер генә ай да нәшер ителмичә калмый.
95 ел дәвамында 16 баш редактор эшләве мәгълүм. Алар арасында иң озын гомерлесе — 25 ел дәвамында журнал белән җитәкчелек иткән Татарстанның халык шагыйре Равил ага Фәйзуллин. Шөкер, ул бүген дә басмабызның редакция советында актив эшчәнлек алып бара.
Бер гасырга якын вакыт эчендә санап үткән журналларның барлыгы 1135 саны басылып чыга. Ни гаҗәп, аларның  барлык саннары да бүгенгәчә “Казан утлары”ның редакция архивында саклана.
Быел шушы томнар республиканың Милли китапханәсе тарафыннан тулысы белән цифрлы-­электрон форматларга күчерелде һәм заманча кулланышка кертелде. Нинди зур байлык саклап калынды. Моның өчен зур рәхмәт аларга. Бүген дөньяның кайсы гына кыйтгасында яшәсәң дә, “Казан утлары” сайтына кереп, кызыксындырган бөтен мәгълүматны  алып була.
–  Әлбәттә, һәр заманның үз йөзе, үзенчәлекләре дә бар шул…
– Сугыш чорында журнал чыгудан туктамады, дидек. Ә бит фронтта 16 газетаның татар телендә чыга торган нөсхәләре булуы мәгълүм. Әйтик, Ибраһим Гази Көньяк фронттагы газетада корреспондент булган. Минем әткәм Мирза Ибраһимов аның имзасы белән язылган мәкаләләрне һәрвакыт яратып укыган, госпитальдә дә кулыннан төшермәгән. Әткәм, шул яуда ике аягын калдырып кайтып, 38 ел буе укытучы булып эшләде, ул бер генә көн дә милли матбугаттан аерылмады. Исемдә, әткәй “Совет әдәбияты” – “Казан утлары”нда Ибраһим Гази, Нәби Дәүли кебек фронтовик язучыларның әсәрләрен көтеп ала, Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”н яттан белә иде. Бу мисал  безнең замандашларыбыз өчен  гадәти күренеш булгандыр.
– Бүгенге көндә әдәбиятның кайсы тармагы – драматургияме, прозамы, яисә поэзия аксый, дип уйлыйсыз? Бу җитешсезлекне бетерү өчен “К.У.” нәрсә эшли?
– Мин  “Бүген милли әдәбият кризиста” дигән сүзләр белән гомумән килешмим. Әдәбиятны нинди вакыт кысаларында карыйсың бит. Мин үзем – бүгенге әдәбиятны Г.Тукайдан башланган дәвердән – Ш.Камал, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Дәрдемәнд, Һ.Такташ, Х.Туфан, С.Хәкимнең һәм башкаларның иҗаты белән бер бөтен итеп күрүче галимнәр тарафдары. Бүгенге әдәбиятны XXI гасырның 17 елы белән чикләгәндә дә кризис кичерми ул! Г.Афзал, С.Хәким, Н.Арслан, Рәшит Әхмәтҗанов, Роберт Әхмәтҗанов, К.Сибгатуллин,  Ф.Сафин, Зөлфәт, М.Әгъләмов, С.Сөләйманова, Л.Шагыйрь­җан, Н.Гамбәр, Х.Әюп, Н.Акмал (мин арабыздан мәңгелеккә киткәннәрнең исемнәрен генә атадым) һәм башкаларның әсәрләре бүгенге көнгә яраксызмыни? Алда исемнәре аталмаган дистәләрчә башка әдипләребезнең иҗат җимешләрен дә  яңа буын укучылар көтеп кенә тора!
Һәрбер жанр иҗатчының күңел халәте, ул яшәгән чор дәвердәге вәзгыятькә бәйле. Г.Тукайны без пәйгамбәр шагыйребез, дибез, ә аны үз замандашлары арасында да кан дошманыдай күралмаучылар булган. Чөнки Тукай – халык­ка якын даһи. Заманының үзе яшәгән һәр көнендә халыкның газапка дучар итүен күреп әрнегән. Шул әрнүләр, милли моңнар булып, 700 шигыренә, язмаларга күчкән. Аның “Көзге җилләр” шигыре – үзе бер роман. Г.Тукай,  беренчеләрдән булып,  миллият темасын бүгенге көн яңгырашында күтәреп чыккан.
Инде кайсы жанр аксый дигән сорауга килик. Бүген һәркайсына да ихтыяҗ бар, бер жанр да  аксамый. Алыйк драматургияне (тукмак еш кына шушы жанрга төшә). Гаяз Исхакый драматург буларак театр сәхнәсендә үз урынын алдымы? Еракка китмичә, Рөстәм Мингалим, Ризван Хәмид­ләрнең ничәмә-ничә пьесалары үз сәгатен көтә?  Хәтта Нәкый Исәнбәт, Аяз Гыйләҗев кебек әдипләрнең дә сәхнә күрмәгән драма әсәрләре бар. “Казан утлары” ул әсәрләрне инде әллә кайчан  бастырып чыгарган бит. Узган ел журналыбыз күренекле театр белгечләре белән М.Маликова, Р.Зәйдулла, Р.Хәмид, З.Хәким пьесалары мисалында “Драматургиядә милли каһарманнарыбызның образлары” дигән темага  түгәрәк өстәл үткәрде, анда бу проблемаларны да күтәрдек.
Чөнки әдәби журнал – әдипләрнең иҗат үрнәкләрен нәшер итүче генә түгел, ә әдәби процессны оештыручы да. Бу – милли әдәби журналларның төп үзенчәлеге дә. Нинди әсәр тәкъдим итүләрен “көтеп яту” безгә ярап бетми. Ә шул әсәрләрне иҗат итүне оештыру, кызыксындыру – аерым бер вазифа.  Журналда элек тә поэмаларга конкурслар үткәрелде, соңгы өч елда да шундый ике зур конкурс игълан иттек.
Соңгы елларда әдипләребезнең саллы роман жанрындагы иҗатлары сизелерлек артты. Узган ел журналыбызда биш роман бастырып чыгардык. Быел да шулкадәр үк күләмле әсәр тәкъдим ителгән. Редакция хәзинәсендә  алты роман үз “чиратын” көтә.
– Татарстан Язучылар берлегендә 350 дән артык каләм әһеле бар. Ә “Казан утлары” журналының авторлар даирәсе һаман да бер үк сыман. Эшчәнлектә кайсы як ныграк аксый?
– 350 язучы бар. Шулай ук алты әдәби басмабыз чыгып килә. Мондый мөмкинлек, элек СССР дәүләтендә “союздаш” статусында булып, хәзер мөстәкыйль “яшәүче” дәүләтләрнең күбесендә юк.
“Казан утлары” әдәбиятның үзен, шул фәнне пропагандалау, яшь иҗатчыларны барлау, милли иҗтимагый тормышыбызны яктыртуга өстенлек бирә. Бездә әсәрләр һәм мәкаләләр, хәбәрләр барлыгы 42 рубрика белән бирелеп бара. Һәр санда төп әдәби жанрлар — 8-10 язучының иҗат үрнәкләре, 4-5 галимнең фәнни һәм тәнкыйди мәкаләләре басыла.  Искәрткәнсездер, ел дәвамында 100-120 автор катнаша. Алар  арасында ике-өч кулъязма белән катнашучы ике-өч кенә кеше. Ә журналда даими рубрикаларны алып баручы Р.Фәйзуллин, М.Галиев, Р.Рахман һәм редакциянең үз иҗади төркеме  тарафыннан алты-җиде язма басыла. “Яңа исемнәр”, “Ак җилкән”, “Хикәя яза аласыңмы?”, “Каләм тиб­рәтүчеләр”, “Шигъри хәтер” һ.б. рубрикаларда да гел бер исемнәр түгелдер, дип беләм.
– Бүгенгедәй авыр шартларда милләтнең көнүзәк проблемаларын күтәреп, масштаблы язылган мәкаләләр җитешми. Укучыларның нәкъ менә шундый материалларны күрәсе килә. 
– Хәзерге глобаль дөньяда иң катлаулы мәсьәлә – ул милли мәгариф, милли сәнгатебезне, ана телебезнең гамәли кулланылышын саклау. Бу мәсьәләләр һәр әдипнең уй һәм күңеленнән бер генә минутка да читтә кала алмый.
Беренче карашка, бу өлкәдә журналның “Манифест” булырдай әсәрләре юк та кебек. Шулай да, мисалларга тукталыйк. Халык шагыйре З.Мансуровның “Тукай белән әңгәмәләр”е, “Тукайча татар кодексы” әдәби-публицистикамы, әллә газеталардагы оператив мәкалә-очеркмы? Әдәби әсәр бит. Өр-яңа бер жанр. Ф.Бәйрәмованың Һади Атласи тормышына багышланган документаль романын алыйк. Фәнни язмамы, сәяси-иҗтимагый мәкаләме, әдәби әсәрме? Һәркайсы! Язучы миллият темасын, нәкъ Тукаебыз биеклегенә менеп,  турыдан ярып биргән. Аның быел җиденче санда басылачак “Һиҗрәт” романы, гомумән,  фәнни-тарихи әдәбиятта бик зур вакыйга булыр сыман.  Рабит Батулланың “Илбашы” романы, халкыбызның дәүләтен торгызуда тулы бер гасырда булган вакыйгаларны колачлап, ХХ гасыр азагындагы Россиядә һәм татар илендәге сәяси вәзгыятьне, милли эшчәнлекне замандашларыбызның әдәби образлары аша яктыртты.   Марат Әмирханов – дөньяга бөек шагыйрь Тукаебызны тудырган Ана – Бибимәмдүдәнең беренче әдәби образын биргән бәян язды.  Журналыбызның май һәм июнь ае саннарында Вахит Имамовның “Карабәк” романы басылды. Әсәр күпләрдә кызыксыну уятты. Ул – үзенең эпохальлеге, фәннилеге һәм югары кимәлдәге әдәбилеге белән  бүгенге әдәбият үсешендә зур вакыйга.
Миллият темасына Р.Хәким, Д.Исхаков, И.Таһиров, Г.Моратларның язмаларын, әңгәмәләрен укучыларыбыз бик хуплап кабул итте. Милләтнең көнүзәк проб­лемаларын документаль, фәнни, әдәби әсәрләрдә дә, “100 бит”,  “Чор, милләт, вәзгыять” рубрикаларында да күрергә мөмкин.
– Әдәбиятта хикәя – иң затлы һәм үтемле жанр. Әмма журналда  Әмирхан Еники хикәяләре кебек, рәхәтләнеп укырдай  хикәяләр аз. Айга бер тапкыр чыга торган журналда хикәя һәм шигырьләргә урын аз бирелмиме? Киресенчә, романнарның күп булуы күзәтелә сыман. 
– Милли әдәбиятыбызда Әмирхан Еники – үз биеклегендә, әмма ул ялгыз түгел. Бер карасаң, хикәяләргә кытлык та юк. Атна саен дүрт-бишне алып торабыз. Әмма кайчакларда хикәяләрнең кемнәрдер тарафыннан язылганнарга “адаш” булу-булмавын да ачыклау да таләп ителә.
Әйткәнемчә, алдагы бер елда кыска күләмле хикәяләргә конкурс уздыруыбыз, шулай ук Язу­чылар берлеге, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгы белән, барлык төр проза әсәрләренә конкурс игълан итү бу жанрны үстерүгә зур этәргеч ясый.  Ә бездә хикәячеләр болай да байтак. А.Хәлим, Ф.Садриев, Р.Батулла, М.Галиев, А.Хәсәнов, Р.Рахман, Р.Зәйдулла, Р.Галиуллин, Р.Габделхакова, Р.Шагиев, А.Әхмәтгалиева һ.б. хикәяләрен үз укучылары көтеп ала.
Шигърияткә мәйдан җитми. Элгәре елларда “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан” газеталары, атна саен шигъри сәхифәләр биреп, бик олы изгелек эшли иде. Киләчәктә  “Идел”, “Безнең мирас” журналларының әдәби мәйданнарын киңәйтү мәсьәләсе дә килеп басуы ихтимал. “Сөембикә” журналының да “әдәбилеген”  арттыру мөмкинлекләре бар.
Романнарга кайтсак, без журналда аларны тулысынча бас­тырудан читләшергә мәҗбүр. “Казан утлары”нда дөнья күргән әсәрләрнең китап нәшриятларында  басылмый калганы юк. Башка төрле “ирештерү юллары”н да эзләү артык түгел. Әйтик, елга ике тапкыр, икешәр роман кертеп, “Роман-газета” бастырып чыгарырга мөмкин булыр иде. Моның өчен  халыкның алдан  аларга язылуын оештыру  кирәк.
– Тукай “мин коеп куйган шагыйрь генә түгел,” – дигән. Дөрестән дә, татар кебек авыр язмышлы халык арасыннан чыгып, чиста әдәби эшчәнлек белән генә шөгыльләнеп, милләт алдында торган проблемалардан читтә яшәп булмыйдыр. Соңгы елларда әдәбиятка килгән яшьләр исә бер канатлы булып күренә. Аларның бер ише аерым жанр белән генә шөгыльләнә. “Мәдәни җомга”да да яшь шагыйрь-­язучылар пуб­лицистик мәкаләләр белән катнашмый. Алар милләткә кирәкле, иҗтимагый фикерле мәкаләләр яза белми, дигән фикер туганы юкмы? 
– Публицистика – үзе үк әдәби жанр. Аның үз осталары булган, бар, булыр да. Һәр язучыдан “турысын яза торган” мәкаләне таләп итеп булмый. Публицис­тик мәкалә язмау – иҗтимагый пассивлык дигән сүз түгел. Ул, мәкаләдә булмаса, әйтер үз фикере дүрт юллыкларда, хәтта икеюллык шигырендә. Ләкин сүзләрегездә хаклык бар. Журналыбызда да очерклар, бүгенге замандашыбызның иҗтимагый  образларын, милли гаилә институтларын яктырту  җитми.
– Үткен каләм белән язылган тәнкыйть мәкаләләре күренми. Булганнары да, бик йомшак, фәнни якка авышыбрак язылган. Безнең әдәбиятыбыз тел-теш тидермәслек дәрәҗәдә әйбәтме икәнни соң?  
– Тәнкыйть мәкаләләренең үткенлеге турында килешәм. Үткенлек – турыдан, дөрес итеп әйтү. Әмма бездә еш кына “турысын” әйтүчеләр ишәеп тә китә. Моннан 10 еллар элек “Казан утлары” бер “турысын” әйтүче әдипнең “Кави Нәҗми дигән язучы” исемле әсәрен бастырып чыгарды. Анда “Кави Нәҗминең һәм аның хатыны Сәрвәр Әдһәмованың репрессияләнүендә Мирсәй Әмирнең “чагуы” төп роль уйнады”, дип “турыдан” ярды бу. Шуннан Мирсәй Әмирнең кызлары, Язучылар берлегенә килеп, бу яла белән килешмәүләрен, авторны судка бирергә теләүләрен әйтте (Мин ул чакта Язучылар берлеге рәисе  идем). “Мирсәй Әмирнең кулы уйнаганмы?” – дип, бу мәсьәләдә күп тикшеренүләр алып барган Рафаэль Мостафинга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Рафаэль ага: “Мирсәй Әмир иң катлаулы чорларда да намусы саф калган, кулы да вөҗданы да пакь булган язучыбыз иде”, – дип “Казан утлары”нда язып чыкты, “турысын ярган” язучыга Мирсәй Әмирнең  рухы һәм балалары алдында гафу үтенергә  чакырды. Тәнкыйть, үзтәнкыйть иң әүвәл язучының үзендә булырга тиеш…
Журналыбызның икенче зур багланышы – ул, әдәбият фәнен үстерүдә мәйдан булу, бу юнәлештәге эшне оештыру.  Әдәби тәнкыйть – фәнни жанр буларак, нигездә, ВАК журналына күчте, дип әйтү дөреслеккә туры килер. Әмма “Казан утлары”н укучылар арасында галимнәр, мөгаллимнәр – әдәбият, фән белән кызыксынучылар да бихисап бит әле. Соңгы өч елда без әдәби тәнкыйтьне иң әүвәл журналның үзендә басылган әсәрләргә әдәби ел йомгаклары форматында анализ ясауны гамәлгә куйдык. 2014-2016 елларда журналда басылган барлык шигъри әсәрләргә Н.Йосыпова, Р.Рахман, Т.Галиуллин кебек галимнәр монографик кимәлдә анализ ясады. Проза буенча анализ ясау өчен галимнәребезне “Түгәрәк өстәл”гә дә дәштек. Әлбәттә, бу – “онытылган яңа форма”. Бу өлкәгә яңа яшь галимнәрне,  журнал укучыларын да җәлеп итәсе бар.
– Редакция коллективы үзе укучылар янына еш йөриме?
– Ел тәүлегендә йөздән артык мәктәптә очрашабыз. Мәгариф һәм фән министрлыгы белән хезмәттәшлек итүнең төп шарты  да ул. Чаллы педагогика институты ректоры Фәйрүзә Мостафина ай саен “Казан утлары” журналы редакциясен очрашуларга үзе дәшеп тора. Соңгы елда Казан федераль университеты, филология, мәдәният һәм сәнгать институтлары галимнәре белән дә шулай очрашабыз. Казанның  барлык татар гимназияләрендә укучылар һәм ата-аналар белән сөйләшү үткәрәбез. Быел Башкортстан дәүләт педагогика университеты чакыруы буенча (анда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы бар)  бүгенге әдәбиятыбыз, әдәби баг­ланышлар турында фикерләшеп кайттык.
Милли әдәбият, сәнгать һәрдаим анализланырга тиеш. Бу яктан караганда, Язучылар берлегенең күркәм традицияләре сакланып килә. Соңгы дүрт елны искә алмаганда, һәр әдәби елга апрель, май, июнь айларында йомгак ясала. Аның  багланышлары төрледән-төрле булса да, иҗат кешесендә  “Әле без кай төштә һәм кая барабыз?” – дигән сорау  туып тора. Быелгы гомуми әдәби ел йомгаклары бераз кичерелеп, милли драматургиябезнең үсеше мәсьәләләренә багышланачак, дигән хәбәр иреште. Без һәр форумда  катнашырга әзер.
Милли әдәбиятыбыз һәм сәнгатебезнең үсеше бөтендөнья сәнгатенең уртак кырында, бердәм мохитендә бара. Әдәби багланышларның  үтемлелеге  әдәби тәрҗемәләрдә күренә. Бу өлкәдә журналыбызның игътибары артты дип беләм.
Әдәби процесс — җанлы күренеш. Ул әдипнең күңелендә, акылында шытым бирә, әдәби басмаларда тернәкләнеп сын ала.  Аннары, иң мөһиме  — укучыларга барып җитеп, сыналу уза да татлы җимешләрен бирә. Шушы газаплы да, берни белән дә чагыштырып булмый торган рәхәт, бәхетле мизгелләрне, иҗатчы үзенең укучыларына да җиткерә.
Әдәби журналыбызны бар иткән беренчеләребезнең рухлары шат булсын. Бүгенге көндә иҗат итүче каләмдәшләребезгә, барлык укучыларыбызга иминлек һәм бәхет  телибез. Бергә булыйк. Бердәм булыйк!
Әңгәмәдәш – Сөембикә Кашапова, Мәдәни җомга

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *