Уены–чыны бергә

26.06.2017 №1 (ГЫЙНВАР), 2016

Истәлекләр


Ибраһим Гази Язучылар берлеге рәисе булып торган чагында, Матбугат йортының коридорыннан шар ярып кычкырып көлеп кемнәр беләндер килә идем, рәисебез каршыга килеп чыкты. Без, каушап калып, ашык-пошык кына исәнләштек. Каушамаслык та түгел — ул чакта өлкәннәрне хөрмәт итү дигән нәрсә бетмәгән иде әле.
Ибраһим агай җиңемнән эләктереп алды да:
— Минем кем булып эшләгәнемне беләсеңме? — диде.
— Беләм,— дидем.
— Белсәң, мин утырган бүлмәгә кереп чык.
— Кайчан?
— Хәзер үк, минем арттан ук, — диде Ибраһим агай һәм бүрек колагын җилфердәтеп китеп барды. Мин аңа иярдем. Ләкин ул бүлмәсенә җиткәнче үк мине туктатты да:
— Сиңа ничә яшь? — диде.
— Нигә, Ибраһим абый? — дим.
— Акыл теше чыгарга вакыттыр инде. Ничә күрсәм, коридорда лар да лар синең тавыш. Тавышың тавыш төсле генә түгел. Җитди чагың бармы синең, әллә гел шулай дуракавалять итеп йөрисеңме?
Мин, аны-моны уйламастан, болай дидем:
— Ибраһим абый, минем җитди чагымны күрәсегез килсә, эшләп утырган чагыма килегез. Дом пичәткә мин эшләп арыгач, ял итәргә генә киләм, — дидем.
Рәис, күзлеге өстеннән тикшереп, шактый озак карап торды, бүрегемнең алдын артка әйләндереп кидерде, та гын карап торды һәм:
— Бар, теләсәң никадәр кычкыр, җавабың ошады, — дип, бүлмәсенә кереп китте.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *