Хикәя

23.06.2017 №6 (июнь), 2017

Сугыш корбаны


rassvet

«Яшь кияү кайта…» дип уйлады Фәгыйлә. Шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр…
Күн итек тавышлары Фәгыйләләр турысыннан үтеп тоныкланды. «Кияү кайта», – дип пышылдады, йөрәге көеп.
– Көн дә таң йокыңны калдырып, шуның кайтканын тыңлап ятмасаң!..
– Үзең дә йокламыйсың бит!
– Йоклар идем дә, аяк йоклатмый… Таң сызылганда сулкылдап сызлый башлый, ни хикмәттер.
– Минем йөрәк сызлый… Кая, аягыңны төнәтмә белән уып карыйк булмаса.
Урыныннан кубарга талпынган хатынын Мирвәли акрын гына үзенә таба тартып куйды:
– Кирәкмәс, үтәр. Үтә торган булса… – Аннан бер тын торганнан соң, өзелгән сүзне ялгады. – Йөрәгеңне сыздырып ятма, син генә туктата торган эш түгел инде бу. Вакыт турылар.
– Маһирә апа да жәл. Адәм страмы ясады, урамга чыгарлыгымны калдырмады, дип өзгәләнә.
– Ана кеше өзгәләнер, тик ул да берни эшләтә алмас.
– Кадыйр үзе дә жәл… Бала гына бит әле ул!
– Инде бала түгел!
– Бала булмый… Безнең Мирсәлим белән ике генә ай аермалары. Мирсәлим сентябрь ахырында туды, Маһирә апа декабрь башында тапты Кадыйрын. Чатнама суык иде. Карсыз суык. Кар бик саран яуды ул көздә. Яңа ел алдыннан гына буранлап-дулап бөтен дөньяны тутырды. Әле дә хәтерлим, күрше Гаяз абый кереп сөенче алды: «Нәселегез ишәя, Маһирә дә ир бала тапкан», – диде.
– Мәрхүм, Гаяз абыйны әйтәм, шулай тирәннән алып сөйләшергә ярата иде инде. Уйлап баксаң, нинди нәсел…
– Нинди дип, икебез дә Габделсаттар бабай тамыры бит без, беләсең, Маһирә апаның әтисе белән минем әти бертуган.
– Булса ни, Маһирә апаң Чыпчыклар нәселен ишәйтте, син  — әлхәмделилла, безнекен – Бүре Харисларыныкын. Кыз бала үз нәселе сагында тора алмый инде ул…
– Әй, әйттерерсең әлләни!
«Әлләни»ен әйтеп тормады Фәгыйлә. Ир белән әрепләшә торган гадәте дә юк, әрепләшер сәбәбе дә. Дөресе дә шул: инсафлы кыз бала сөйгән ярының нәсел агачын яшәртә. Шулай да, үз тамырларыннан да китми – Кадыйр турында сүз чыкканда, Чыпчыкларны гына түгел, Габделсаттарларның нәселен дә барлап куялар. Нәселдә булмаганны кыланды шул Кадыйр. Кыланды дип… Юк, кылану түгел бу. Үзе корбан булды бугай…

– Кадыйр да жәл, – дип, уй йомгагының очын кабат сүзгә күчерде Фәгыйлә.
– Алай дисәң, Нәфисә дә жәл инде!
Иренең сүзләренә ышанырга, ышанмаска белми аптырап калды хатын.
– Чынлап әйтүеңме бу?
– Үзең бит, жәл дә жәл, дисең. Жәлләүгә калгач, Нәфисә дә…
– Нәфисә – аздыручы! Оятсыз! Улы кебек баланы…
– Үз тиңнәре калмагач…
– Шул азгын хатынны аклап маташмасаң! Әй, ир халкы шул азгыннарны ярата инде ул. Әле үзең дә…
Фәгыйлә сүзен әйтеп бетермәде, үз уеннан үзе сискәнеп куйды. Тфү тфү, Аллам сакласын! Гарип дип тормаслар… Хатын-кызның бер ишен тәмам азындырды бу сугыш. Ундүрт яшьлек малай-шалайны юлдан яздырганны… Гарип булса да, ир бит әле аның Мирвәлие. Әстәгъфирулла! Җыен җүнсез уй килә башка…
Һәр таңда офык чите яктырыр-яктырмас өйләре турысыннан үткән шыгыр-шыгыр күн итек тавышы тәмам бәгырен айкаган иде шул Фәгыйләнең. Бер Фәгыйләнең генәме?!.
Фәгыйләләр турысына җиткәнче, иң элек әле Кадриянең йөрәгенә басып  үтә ул шыгыр-шыгыр.
Бүген иртәләгән, дип уйлады Кадрия. Күкеле сәгать рәттән дүрт кат кычкырганга әле күп булса чирек сәгать үткәндер. Түбән очтан шыгыр-шыгыр күн итек тавышы ишетелә башлауга, Кадрия әкрен генә урыныннан торып, тәрәзә читенә килеп басты. Әле таң җәелмәгән, таңның туар сәгате якынлашканны искәртеп, офык читенә генә ак тастымал тартыла башлаган. Таңгы эңгер-меңгер. Авылның иң татлы йокыга талган мәле. Менә ак тастымал алтынсу-алсу төс белән җәелеп китәр дә ыгы-зыгылы иртә уяныр. Мал-туар, кош-корт авазы иртәнге саф-салкынча һавага җылы бер тын өрер. Ә әлегә таң борын төрткән иң тын вакыт. Шул тынлыкны үсмер егетнең шыгыр-шыгыр итек тавышы гына сискәндерә. Юк, тынлыкны гына түгел, Кадриянең йөрәген сискәндерә бу аваз. Сискәндерә дию дә дөрес булмас, шул авазның үзе төсле телеп-телеп ала: шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр… оныт-оныт, оныт оныт… оят-оят, оят-оят…
Чәчәккә ачылмый суык суккан бөрегә охшап, куырылып почмакка сеңгән Кадриянең йөрәгенә аяк тавышы шундый кайтаваз булып килеп бәрелә. Нечкә-озын шәүлә тәрәзә турысына тигезләнгәндә, кыз почмакка ныграк посып, сулыш алырга да куркып торды. Әйтерсең, урамнан үтүче аның сулаганын ишетергә мөмкин. Менә ул тәрәзә турыннан үтеп китте. Инде артыннан курыкмыйча карап торырга була. Кадриянең әтисе бу хәлне белсә, ни дияр иде икән? Һәрхәлдә, «Кара, Чыпчык Нургали малае нинди сылу егет булып үсеп килә, чыпчык кына димәссең… Хәер, ана ягыннан нәселләре нык шул, затлы нәсел, Маһиралар ягына тарткан малай…» димәс иде инде. Әллә әтисенең шул мактау сүзләре тәэсир итте, малайлар арасыннан Кадыйрны аерып карый башлады Кадрия.
Хәер, болай да аерылып тора иде ул: яшьтәшләреннән бер башка озын, таза булмаса да, гәүдә-сыны ничектер нык, ыспай. Башка малайлар төсле йә үчекләп, йә мәгънәсез сүз-хәрәкәт белән күңелне кайтармый. Олыларча җитди тота үзен. Әтисенең «затлы нәсел» диюе хактыр. Нәсел дигәнне аеруча басым ясап әйтергә ярата иде әтисе. Кадриягә дә: «Кызым, онытма шуны, син затлы нәсел баласы – ахуннар заты. Кычкырып сөйләп йөрмәсәң дә, күңелеңә киртләп куй», – дия иде. Кадыйрга да шул ук «затлы нәсел» тамгасы «сугылгач», Кадрия аны үзенең тиңе дип исәпләде, Кадыйр да шулай уйлыйдыр дип белде һәм егет белән әлегә алай-болай бер сүз алышмасалар да, язмышлары инде бәйләнгән дип хис итеп йөрде.

Нәсел дигәне әтисенең башына җитте. Сугыш алдыннан алдылар әтисен. «Ахун Гаяз нимес шпионы булган икән, әле аның әтисе Хангали үк, Истанбулда укыганда, нимесләр белән дуслашкан, шулар тегермәненә су коеп яшәгән, имеш», дигән чыш-пышлар таралып, авыл халкының бер ише ул имеш-мимешләрне күпертсә, бер ише ышанырга-ышанмаска белми аптырады. Бары Гаязның гаиләсе: хатыны, балалары, туган-тумачасы гына бу гаепнең чеп-чи ялган, яла булуын белеп, нахактан бәгырьләре көйде. Тик берничек тә ярдәм итәрлек хәлдә түгел иделәр шул. Үзләренә ни язгандыр дип, хафада яшәргә генә калды. Озак та үтми сугыш чыгып, ир-ат затыннан булганнарның барысын да фронтка озаттылар. Гаяз да үзе теләп сугышка киткән, ил алдындагы гаебен каны белән юып, йөзен аклап һәлак булган, дигән хәбәре генә килде…
Гаязның ике улы да ватан өчен гаепсез башларын салдылар…
Өч буын хатын-кыз: әби, әни, үзе өелеп калгач, Кадрия киләчәктә таяныч булыр кешесе дип, тагын да шул Кадыйрга багынды. Ул инде егет булып йөри иде – колхоз тормышы тулысы белән шул 14-15 яшьлек үсмерләр белән хатын-кызлар җилкәсендә. «Кадыйрның яше кергәнче сугыш кына бетә күрсен!» – дип өзелеп-өзелеп теләде Кадрия. Аны да югалтыр хәле юк иде инде!
Тик… югалтты. Ничек кенә югалтты әле! Сугышка китеп югалса, мең кат җиңелрәк булыр иде кана! Мондый да хурлыгы булмас иде!
Авыр уйларыннан арынырга теләп, үз-үзенә каршы төште Кадрия. Нинди хурлык? Ник? Ниемә дип бәргәләнә соң әле ул? Кадыйрның ярәшкән кәләшеме? Вәгъдә бирешкән ярымы? Кем соң аңа Кадыйр? Беркем дә түгел! Аның бит Кадриягә хәтта борылып та караганы юк. Шул бер тапкыр, бары бер тапкыр күңелләрен ачып сөйләшкәннәре булды. Гомеренең иң ачы көннәренең берсе… һәм иң татлы кичләренең берсе булган икән ул! Кадриянең дә, Кадыйрның да абыйлары бер олауда авылдан чыгып киттеләр.
«Исән булсак, бер кайтырбыз… бер кайтырбыз…»
Икесенең дә кара кәгазе генә кайтты.
Авылның бер төркем ефәк кебек егетләрен сугыш дигән аждаһа авызына озаткан шул кичне, бөтен авыл кара хәсрәткә, ачы яшькә төренгән кичне, чишмәгә суга төшкән җирендә, суын да алырга онытып, күзләреннән чишмә агызып торган Кадрия янына Кадыйр килеп басты.
– Елама, Кадрия, тиздән, бик тиздән тончыгачак ул нимес мәлгунь!– диде.
– Кайтмасалар?!.
Тынычлана башлаган Кадрия үз сүзләреннән үзе тагын да үксебрәк еларга тотынды.
– Елама инде. Кайтырлар… Бир әле чиләгеңне…
Кадыйр башта Кадриянең чиләгенә, аннан үзенекенә су алды.
– Кадыйр, әти сине бик мактый иде. «Затлы нәсел», дия иде…
Кадыйр бер сүз дә әйтмәде. Әллә сүз тапмады, әллә Кадрияне аңламады шунда. Кадрия, сүзне ялгарга теләп:
– Кадыйр, сугыш тиз бетәр микән? – диде.
– Тиз бетәр, без дә монда тырышсак, бик тиз бетәр.
– И-и, бездән генә торса…
– Тора, нишләп тормасын. Әнә сәвит Фатыйх абый әйтә: «Һәркем көченнән килгәнчә тырышса, җиңәрбез», – ди. Җиңәрбез дә! Фронт өчен барысын эшләрбез!


Илсөяр ИКСАНОВА — шагыйрә; «Ышанасы килә», «Кышкы канәферләр», «Кырык кыл» һ.б. китаплар авторы. С.Сөләйманова һәм Һ.Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Казанда яши.


Хикәя сайтта кыскартылып урнаштырылды. Тулаем «КУ» журналының 6нчы (июнь, 2017) санында укый аласыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.