«Казан утларына» - 95 ел

22.06.2017 №5 (май),2017

Донбасста татар матур әдәбияты


шахтер

Донбасста татар телендә чыга торган «Пролетар» гәзите системный рәвештә әдәбият сәхифәләре урнаштырып, шахтёрлар арасыннан дистәләрчә яңа каләмнәрне матбугатка чыгарды. Хәзер инде бу гәзит каршында татар шахтёрларының әдәби оешмасы да төзелеп эшкә кереште. Бу оешманың беренче альманахы җәй актыкларында Казанда басылып чыгачак.

Хәзерге көндә Донбасс шахталарында 40 меңгә якын татар пролетариаты социализм төзелешендә эшли. Шуларның күп өлеше – авыллардан килгән вакытлы эшчеләр. Бу шахтёрлар арасында башка өлкәдәге эшләр белән бер яктан культура эшләре дә үсә.

Инде шахтёрлар арасында матур әдәбият эшенең үсешенә килсәк, бу өлкәдә әле эшнең йомшак баруын күрәбез.

Шахтёрлар арасында әдәбият белән кызыксынып, аңар катнашырга теләүчеләрнең саны байтак кына. Ләкин моңа чаклы аларны оештырып, тиешле юлбашчылык биреп баручы юк иде. Шуңа күрә алар күренекле рәвештә күтәрелеп, үсеп китә алмадылар. ТАПП һәм МАПП татар секциясе тарафыннан конкрет рәвештә даими ярдәм булмады дәрәҗәсендә.

Хәзер Донбасста татар шахтёрлары өчен татар телендә «Пролетар» гәзите чыга. Менә бу гәзит забой төпләреннән күтәрелгән яшь шахтёр язучыларны үз кочагына алып тәрбияли башлады. Аларның иҗатларын үстерүдә күп ярдәм итте. Әдәбият битләрендә яшь шахтёр язучыларның әсәрләренә киң урын бирелеп, тиешле тәнкыйтьләр дә булгалады.

Менә шул «Пролетар» гәзите тирәсенә оешкан язучылардан күптән түгел генә татар пролетариат язучылары секциясе төзелде. Ул хәзер урыннарда түгәрәкләр төзеп җитәкчелек итү эшенә кереште.

Шахтёр язучыларның пролетар гәзитендә басылган әсәрләре әле художество ягыннан башлап үсү баскычында гына булса да идеология ягыннан нык тотнакчылар, үзләренең бөтен көчләрен бүгенге көннең бурычларын – күмер планын арттырып үтәүгә юнәлдергәннәр.

Мисал өчен «Пролетар» гәзитенең 24нче санында чыккан яңа күтәрелеп килүче шахтёр Ш.Халикъ иптәшнең «Үсәбез» дигән шигырен алсак, ул үз шигырендә реконструкция чорының үзәк мәсьәләләреннән булган шахталарның машиналашуын күрсәтә. Шигыренең беренче юлларын ук: «Шахта, синең тормыш / Тиз арада үсте, үзгәрде», – дип башлап китә. Машиналар эшләвен: «Конвейерлар забойда / Сал-сал, диеп күмер ташыйлар, / Машиналар күмер тауларын / Корыч тешләр белән ашыйлар», – дип күрсәтә.

Гомумән, «Пролетар» гәзите забойлардан күтәрелеп килгән язучыларга төрле яктан ярдәм итә. Ләкин безгә ТАПП һәм МАПП татар секцияләренең бик зур ярдәмнәре кирәк әле.

Җ.ИРТУГАНОВ

1932, №5-6


Атака«АТАКА» 1930-1932 ЕЛЛАРДА ЧЫГА
ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ: Г.Гали (1930, №1-7), К.Нәҗми (1930, №8 – 1931, №4), З.Гали (1932, №9-10) – җаваплы редакторлар; редколлегия (1932, №11 – 1932, №20).

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.