Редакция тормышыннан

19.06.2017

Журналыбызга язылырга ашыгыгыз!


банер17-2

Кадерле укучыларыбыз!

2017 елның икенче яртысына “Казан утлары” журналына язылу өчен санаулы көннәр генә калды.

Матбугатка язылу кампаниясе барганда  95 ел буена өзлексез чыгып килгән, республикабызның төп әдәби басмасы, мәдәни байлыгыбыз, рухи таянычыбыз булган “Казан утлары” журналының укучыларга милли белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйнавын искәртәбез. Язучыларыбызның өр-яңа әсәрләрен тәкъдим итүче, әдәби процессны оештыручы буларак билгеле булган бу басма татар теле һәм әдәбияты укытучыларына өстәмә уку ярдәмлеге буларак хезмәт итә ала. Моннан тыш, журналда каләм ияләренең иҗатына да зур мәйдан бирелә. “Ак җилкән”, “Яңа исемнәр”, “Каләм тибрәтүчеләр” кебек рубрикалар шушы максатта ачылды.

Татар халкының тарихы, рухи мирасы һәм хәзерге хәле төп, үзәк тема булып торган; татар язучыларының иң яхшы романнары, повестьлары, хикәяләре, пьесалары; күренекле шәхесләребезнең истәлекләре һәм көндәлек язмалары, театрыбыз һәм җыр сәнгатебез турындагы мәкаләләр, юмор-сатира әсәрләре һ.б. басылган журналыбызга язылырга ашыгыгыз!

“Казан утлары” журналына 2017 елның 2 яртыеллыгына язылу:

1. Татарстан буенча почта бүлекләрендә шәхси затлар өчен ярты елга язылу 450 сум (бер айга – 75), индексы – П2365. Татарстан буенча почта бүлекләрендә юридик затлар өчен язылу индексы – П2368.

Россия буенча почта бүлекләрендә язылу – 73210 (57310 — юридик затлар өчен) индексы аша. Һәр төбәк, ара ераклыгын исәпләп, бәяне үзе билгели.

2. Татарстанлылар журналны интернет аша да өйләренә яздыра ала:

Подписка почта ру электрон порталы аша https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F2365

ТР Дәүләт муниципаль хезмәт күрсәтү порталында (“Подписка” бүлегендә) –

https://uslugi.tatarstan.ru/

3. PDF(электрон) вариант:

Чит төбәкләрдә яшәүчеләр һәм кәгазь арттыруны сөймәүчеләр http://magarif-uku.ru/user/ сылтамасы буенча кереп, журналның электрон версиясенә (PDFформатка) да языла ала. Ярты елга язылу бәясе, яшәү урының кайда булуга карамастан, нибары 300 сум. Ә Аерым саннар 55 сумнан.

2017 елның 2нче яртысына «Казан утлары» журналының электрон версиясенә язылу http://magarif-uku.ru/subscription/kazan-utlary-N-7-12-2017-2/

 

 


Комментарий

    Саимә Салихова:

    «Казан утлары»н гомер буе укыдым, укыйм һәм укыячакмын! Мондый журнал заманалар ничек кенә кыенлашмасын яшәргә хаклы.

    Гөлгенә:

    Мин дә язылдым! Шәп журнал!

    Айгөл:

    Башкалар арасында аерылып тора торган, халкыбызның төп журналы!

    Чулпан Сулейманова:

    «Казан утлары»-тирән эчтәлекле,халык яратып укыган бердәнбер җурнал-язылырга соңга калмагыз!Татар халкының яратып укылган ,көтеп алынган -һәр сорауга җавап таба алып булган-замана җурналы.Язылыгыз дуслар!

    Юныс:

    90-нчы елларда, әле үзем үсмер булган вакытта ук әтиемнәр яздыра иде «Казан утларын». Шул вакыттан бирле матур эчтәлекле, фәһемле һәм мавыктыргыч әсәрләр белән таныштырып бара бу журнал. Яңа укучылар, авторлар һәм шәп әсәрләр телим «Казан утлары»на!

    Мәрьям:

    Бик тә эчтәлеклы, кызык журнал! түземсезлек белән көтеп алам!

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.