Хикәя

25.09.2018 №6 (июнь), 2017

Серле күгәрчен


Ачык купе ишегеннән Казанның төп кызыл вокзалы күренеп тора. Вагоннар тирәсендә озатучылар йөренгәли. Китүчеләр поездларга утыра бирәләр, кайсылары тыныч кына, ә кайберәүләр ашыгып, алсуланган, каушаган йөз белән билетларын проводникка сузалар.
Вакыт кичке сигезенче ярты тирәсе. Бер күренешкә дикъкать иттем: кара тимгелле кызгылт-җирән күбәләк киң канатлары белән җилпенә-җилпенә тәрәзә пыяласына килеп бәрелә, газаплана, әмма, ни кызганыч, очып чыга алмый. Тәмам хәлсезләнеп калын рамлы пыяла буйлап шуыша-шуыша үрмәли дә кисәк кенә тораташ сыман катып кала. Һични дә барып чыкмагач, бу җан иясе бөтен бүлмә буенча ачыргаланып борсалана, купшы, өрфә канатларын сузып йә стенага, йә түшәмгә орынып утыра. Түзмим, тәрәзәне ачам: җылы җәйге җил битемә кагыла, купега ургыла. Шундук күбәләк канатларын җәеп соңгы тапкыр талпына, иреккә, яктылыкка, йомшак җил искән турыга очып күтәрелә һәм күз ачып йомганчы юк була.
«Игътибар! Хөрмәтле пассажирлар! … нче номерлы Казан – Мәскәү поезды 19.45 тә беренче юлдан китә».
Дикторның тавышы, тирә-юньне яңгыратып, вагон эченә үк үтте.
Бер минут та узмады, купега өлкән яшьтәге кеше килеп керде:
– Аллага шөкер, өлгердем!..
Еш кына сулыш алып дәште дә каршыдагы урынга гәүдәсе белән иңде.
Поезд кузгалып китте. Тимер ат башта әкрен, аннан кызурак, һаман тизлеген арттыра-арттыра тулысынча көчен җыеп, ерак араларны йота-йота алга таба чапты.
Минем янәшәмдә утырган әфәнде дә Мәскәүгә юл тота иде.
Тышкы кыяфәте белән юлдашым башкалардан әллә ни аерылып та тормый диярлек. Ак бәс кунган, кайчандыр коңгырт-кара булган чәчләргә нур яктылыгында көмешсу төс тарала. Чәч арасына кергән шаян кояш уйнавында вакыт-вакыт күзгә күренеп кардай чал елкылдап ала. Озынрак, янтык, грекларныкыча борыны игътибарны җәлеп итә. Артык киң булмаган маңгай үз гомеренә хәтсез күп җыерчыклар тупларга өлгергән, билгеле. Очлырак яңакларында битләрдә бер-ике буразна, хуҗасының тормыш юлы турында сөйләгәндәй, тирән сузынкы эз салган. Юка иреннәр, кара калын ук сыман сызылган кашлар тәвәккәллек һәм кырыслыгын күрсәтә кебек. Әмма шомырттай күзләрдә әйтеп бетерә алмаслык сагыш, ачылмаган сер чагылып китә. Аларда, күңел көзгеседәй, ниндидер мәхәббәт, иләм балкый иде.
Бәхеткә, ул аралашучан, әңгәмә корырга бик һәвәс булып чыкты.
– Гафу итегез, сез укыргамы, әллә эшләргәме?
– Кунакка.
– Мин дә кунакка. Балаларны күрергә теләдем, сәяхәткә чыктым, әйе, – дип ялгап китте яңа танышым.
Шулчак ишек ачылды һәм проводница пәйда булды.
– Чәй эчәргә теләсәгез, миңа мөрәҗәгать итәрсез, – дип дәште ягымлы тавыш, барлыкка килә башлаган тынлыкны бетереп.
– Сеңлем, сез чәй эчәргә каршы түгелме? – дип дәвам итте күршем.
– Каршы түгел, – дип ризалаштым мин.
– Мә әле, сеңлем, өстәлгә алып куй бу сый-нигъмәтләрне, – дип, букчасында капшана-кармана, ризыклар сузды.
Миңа ничектер уңайсыз булып китте. Танышымнан калышмыйча, үземнең хәзинәдәгесен кыштыр-кыштыр иттереп, өстәлчеккә урнаштырам.
Сүз иярә сүз чыгып, без сөйләшеп киттек, дөресрәге Габдрахман абый сөйләде, ә мин аны бүлдерергә кыймыйча тыңларга керештем.
– Моннан кырык ел элек, нәкъ тә шушындый җәйге көндә поездга утырдым.
Туган ягымны калдырып читкә, еракка юл алдым.
Зур калага килеп төшкәч, эшкә урнаштым, бер урнашкач, шунда калдым, гаилә кордым. Тик лаеклы ялга чыккач, күңелем кире туган авылыма тартты: рәхәт, иркен болыннары, хәтфә үзәннәре, җырлы-моңлы елгыр чишмәләре, моңсу салмак инешләре, җанга-тәнгә дәрман биргән шау-шу урманнары, икмәк тапкан басу-игеннәре – бөтенесе үзенә чакырды. Мин нигез йортыма китмәскә дип кайттым, бүгенге көндә ата-бабаларым кәфенләнгән, рухы искән туган җиремдә яшим.
Габдрахман абый тирән сулыш алып куйды. Карашын тәрәзәгә борды һәм каядыр читкә юнәлтте. Шомырттай күзләрдә сагыш чаткылары, тагын да көчлерәк булып, хәзер инде ачыктан-ачык агылды.
– Әйе, кич, кич… Көн дә сүнә, үткән көннең соңгы алтын балкышы. Дөнья шулай көйләнгәндер. Йокларга иде дә, тик йоклыйсы килми.
Юлдашымның карашын тотып, тәрәзәгә күз салдым: ерактагы офык очына шәфәкъ утлары сирпелеп таралган, әйтерсең лә билгесез рәссам чиксез-кырыйсыз күк битенә кучкыл кызыл буяуны очраклы рәвештә генә түккән. Искиткеч сихри манзара!
– Сеңлем, рөхсәт итсәгез, үзем белән күптән булган вакыйга турында сөйлисем килә. Шушы көнгә кадәр беркемгә дә серемне ачарга базмадым, ахры, вакыты җиткәндер.
– Сөйләгез, тыңлыйм, – дидем.
– Узган гасырның җитмешенче еллар башы. Табигатьнең чәчәккә күмелгән айларының берсе – май. Мин күптән түгел генә өйләнгән. Бакча казу эшләре белән мәш киләм. Табигать-ана ниндидер сихри хәрәкәткә кергән: уянган, елмая, яңа гомер бирергә җыена. Исемдә калган: искиткеч ямьле көн, кояшлы, җылы, әмма эссе түгел. Тик күңелемдә төшенкелек идарә итә, моңсу-кайгыга чумган чакларым.
Менә мәһабәт, мәгърур кыш та үтте; бар җиһанны ак чатмага, ак тылсымга биләгән, көмеш, энҗе яудырган, ялкынлы йөрәктәй дәртле, яшь айгырдай уенчак, көләч яз килде; күп тә узмас, җир йөзен гүзәллеккә каплап, сусылланып өлгергән, йомшак, мәрхәмәтле җәйләр дә җитәр исән кешегә, Аллаһы бирсә. Кызык та нәрсә инде бу дөнья дигәннәре: кеше бала чагыннан алып картаеп-бөкрәеп, чүгеп беткәнгә чаклы шушы җирдә казына, чиләнә һәм үз гомер юлының актык чигендә шул җиргә кереп тә ята – каты, салкын җиргә. Нәкъ тә менә шушы кыштан калган суык, таш туфракка. Җиңел булсын авыр туфрагың…. Соңгы сүз авыр, зур төер кебек тамакта кысылып калды. Күз эчен томан биләп алды һәм зәррә-зәррә яшьләр атылып, ташып чыкты. Казыган урыннан тукталып калдым. Габдрахман, үз-үзеңне кулга алырга кирәк. «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең – каберен», – ди мәкаль. Әйе, кадерен һәм каберен – нинди мәгънәле сүзләр!
Шундук көрәкне ташлап зиратка юнәлдем. Көчсезлектән, ачы үкенүдән күкрәгемдә еш-еш типкән тынгысыз кайнар көянәк кырыенда яшеренгән янартау дөрләп тетри иде. Моңарчы тынып яткан зәһәр утлы агуын агыза-агыза, үзәкне өтте, көйдерде һәм ахырда күңелдә җансыз кара бушлык калдырды.
Тынычлан, йөрәгем! Әйтелмәгән сүзем калды. Гафу ит мине…
Якындагы карт наратлар шаулавымы, әллә инде йомшак кына җил биткә сырпаланып исүе сәбәплеме, дөньядагы иң газиз кешеләрнең берсен – әтинең сулышын, тавышын тойган төсле булдым. Аның барлыгын янымда сиздем сыман.
Кайткач, бакчага чыгып эшкә янә тотындым. Төшке аштан соң кояш кыздыра башлаганчы, мин кызуырак казый башладым. Кинәт сискәнеп киттем. Һич көтмәгәндә ак күгәрчен уң як җилкәмә очып кунды. Гаҗәеп матур күгәрчен! Үз гомеремдә андый күгәрчен күргәнем булмады. Сөттәй ап-ак, ә башында җилпәзәдәй күперенке бүрек калка.
Мин тукталып, бераз каушап калдым. Ә бу илаһи, күктән төшкән кош җилкәмдә утыра бирде. Күп тә узмады, бакчадагы иң карт алмагачның ботагына очып кунды да мине күзәтә башлады.
Икенче көнне бакчага чыгып күгәрченне эзләдем, әмма ул юк иде. Эсселектән, кояш нурларыннан качып, күләгәгә, ишегалды эскәмиясенә килеп утырдым. Алда әйтеп үтелгәнчә, минем боегып, төшенкелеккә, кайгыга батып йөргән вакытлар. Әти белән соңгы сөйләшү күз алдыма килеп басты. Әти гади колхозчы, гадел һәм туры сүзле иде. Гомере буе үз эшен җиренә җиткереп, намус белән хезмәт итте. Бердәнбер баласы диплом алып, югары уку йортын тәмамлап, авылга кайткач, ул, бик шатланып, зур хыялларын улына баглаган.
– Хәзер син, улым, белемле төзүче. Авылда калырсың, монда матур матур йортлар, биналар салырсың. Үз өеңне дә булдырырсың, өйләнерсең, гаилә корырсың. Җыйнаулашып, бер семья булып сөенеп яшәрбез.
– Әмма минем башка планнар, әти, – дип, кыюсыз гына башлап җибәрдем сүземне. – Мин авылда калмаячакмын.
– Ничек инде калмыйсың? Бу нинди сүз, Габдрахман? – дип гаҗәпләнде әти. Соравында гарьләнү сизелә иде.
– Әйе, әти, калмыйм.

– Ни өчен?
– Чөнки авылда карьера баскычы үсә алмый.
– Ничек дидең, кар ера?
– Алга таба үсеш юк, әти.
– Мин гади колхозчы, улым, андый сүзләр белмим. Аңлаешлы итеп сөйлә.
– Авылда аз акчага утырасым килми. Улыңны шәһәр шартлары күбрәк кызыксындыра. Минем алдымда күпме мөмкинлек ачыла.
– Әмма син гади колхозчы түгел бит, син – укымышлы кеше. Синең хезмәт хакың шәһәрнекеннән кимрәк булмаячак.
– Әти, әйтәм ич, анда мөмкинлекләр күбрәк.
– Мөмкинлекләр, имеш, – дип үртәде әти. – Хезмәт сөйгән кешегә авылда да бар ул мөмкинлекләр. Шәһәргә киткәнче, башта үзебездә эшләп кара, аннары күз күрер.
– Юк, әти, китәм, дигәч – китәм!
– Менә сиңа вәт, үз дигәне, киребеткән малайның.
– Кирегә сукалама, балам, әткәң кушканны үтә, – дип мышкылдап кушылды Оркыя карчык.
Тик әтинең ачуы, ялкынсынып, биек, сабыр ярларыннан ташып чыккан иде инде.
– Китәсең килсә – кит! Хәзер үк кит! Әмма шуны исеңдә тот: китәсең икән, монда кире кайтасы булма!
Тәмам ярсып, ачы тавыш белән әйтелгән соңгы сүзләре әле дә колак түрендә чыңлый кебек…


Лилия ВӘЛИШИНА – яшь язучы. Арчада яши.


Хикәянең дәвамын сайтыбызда алдагы көннәрдә укырга мөмкин.

Фото: pixabay.com

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *