«Казан утларына» - 95 ел

12.06.2017 №5 (май),2017

Патша хөкүмәте вакытында Төркестанда татар мөгаллимнәре


13264964503e6

Татар шәкертләре вә мөгаллимнәре хәятында (тормышында) яз көннәрендә казакъ далаларына барып балалар укыту вә шуннан кыш көнендә мәдрәсәдә укырлык «хосуль» (керем, акча) җыеп кайту аерым бер дәвер тәшкил итә. 19нчы гасырның соңгы яртысында, бәлки, соңгы чирегендә, татарның иске ысулы кадим мәдрәсәсе шәкертләре вә хәлфәләре тарафыннан ясала торган бу сәфәрләрдә, бер яктан, иң мөһиме, матди як – кыш көне мәдрәсәдә укырлык запас җыйнау булып, икенче яктан, ярым мөселман, ярым мәҗүси булган казакъ халкының балаларына дин өйрәтү рәвешендә булган. 5нче елдан соң бу агым тагын киңәебрәк «Галия», «Хөсәения» вә «Мөхәммәдия» шәкертләре тарафыннан якындарак казакъ далаларына гына тукталмастан, Төркестан өлкәсендәге казакъ-кыргыз, үзбәк вә хәтта төрекмәннәр эчендә йөри башлау юлына керә.

12-13нче елларда бу эш тагын да киңәя төшеп, Сырдәрья, Җидесу вилайәтләрендә татар мөгаллиме булмаган кышлак (авыл) юк дип әйтерлек бер рәвешкә керә; Фәрганә вә Сәмәрканд вилайәтләрендә дә татар мөгаллимнәренең саны арта.

Татар мөгаллимнәренең бу рәвештә Төркестанда күбәюләре ул вакытта Төркестан җир (җирле) халыкларының һәрбер хәрәкәтен, алар арасындагы һәрбер үзгәрешне нык тәгькыйб итеп (күзәтеп) бара торган жандармерия идарәләренең, Победоносцев кебек мәшһүр урыс миссионерларының күзенә бәрелми үтә алмый. Бу хәрәкәтне аерым бер җитдият вә игътибар белән тикшереп бару башлана. Бу тикшерү бары Төркестан күләмендә, Төркестан жандармерия идарәсе даирәсендә генә тукталып калмыйча, эшне төптән алып бару өчен, татар мөгаллимнәренең чыккан урыннары – Уфа, Казан, Оренбург жандармерия идарәләре белән дә мөнәсәбәт тотылып, әтрафлы тикшерү юлында бара. Ниһаять, 1913 нче елларда Төркестан жандармерия идарәсе вә миссионер Победоносцевларның күрсәтүләре буенча, мәшһүр кадет Милюков тарафыннан Думада бу хакта доклад ясалып, татар мөгаллимнәренә Төркестанда укыту катгыйян мәныг ителә (катгый тыела) вә татар мөгаллимнәрен нык тәгькыйб башлана.

Төркестанның уйгану тарихында вә ул дәвер татар мөгаллимнәренең хәятында зур әһәмиятле урын тоткан бу вакыйгаларның бер читен ачып бирә торган Төркестан жандармерия идарәсеннән алынган түбәндәге документны без «Безнең юл» укучыларына гарыз (тәкъдим) итәргә уйладык.

Бу мәсьәлә артык ачык булганга, бу документка тәфсыйль биреп торырга хаҗәт күрелмәде.

* * *

«Рәкым (номер) 5809 (Махсус шәгъбәнең (бүлекнең)
полиция департаментына җибәргән доклады)
ЯШЕРЕН
4 август, 1913 ел.

Төркестан генерал-губернаторына

Шуның белән бергә Төркестан өлкәсендәге мәктәпләр Назиренең (инспекторының) 1912 нче елдагы 11898 нче рәкымле доклад копиясен тәкъдим итеп, зате галиләрегезгә (бөек затыгызга) белдерәмен ки, махсус агентларның биргән хәбәре буенча, бөтен Төркестанда кыргыз-казакъ вә үзбәк халыкларының Русиядән килгән татар мөгаллимнәре тарафыннан яңа ысул белән хөр вә мөстәкыйль рәвештә укытылганлыклары мәгълүм булды. Хосусан, Сырдәрья вилайәте, Акмәсҗед, Казалы өязләрендә Русиядән килгән татар мөгаллимнәре булмаган казакъ авылы һич юктыр.

Татар мөгаллимнәренең бу муаффәкыятьләренә (уңышларына) түбәндәге эшләр сәбәп булса кирәк: җирле халык яңа ысул белән укытканда, иске мәктәпләргә караганда балаларның җиңел рәвештә уку-язуга өйрәнеп, укыган нәрсәләренең җиңел төшенгәнлекләрен беләләр. Кыргызлар балаларын «русско-туземный» мәктәпләргә бирергә куркалар. Чөнки муллалар, балаларны «русско-туземный» мәктәпкә биргәндә, аларның христиан рухы белән рухланып, бөтенләй христиан диненә чыгып китәчәкләрен сөйләп халыкны куркыталар.

Кыргызларның татарларга булган мөнәсәбәтләре дә ул чаклы ышанычлы булмыйча, Яурупа киемендә килгән кайбер татарлардан, балаларыбызны аздыралар, аларда ислам диненә булган кадер-хөрмәт калмас дип, ибтидаи (башлангыч) мәктәп бетергәннән соң балаларын яңа ысул белән укыттырмыйча, ысулы кадим мәктәпләренә бирәләр.

Мөгаллимнәр байлыгы булган кыргыз яисә үзбәкләр тарафыннан махсус чакырылып, бер гаиләдә булган берничә баланы укыталар һәм моның өчен вазифа итеп алты ай мөддәтенә (вакытына) 90 белән 150 сум арасында акча алалар. Артык байлыклары булмаганнары байлар кулындагы мөгаллимнәр белән сөйләшеп, аларга мәзкүр (әйтелгән) мөддәт өчен 25-30 сум биреп, балаларын укырга йөртәләр. Укыту, гадәттә, мөгаллимне чакырып китергән кешенең өендә була. Әгәр дә мөгаллимне мулла яхуд (яки) башка рухани сыйныфыннан булган кеше китерсә, ул вакытта укыту мәсҗедтә булып, мөгаллим һәр бала башына айга бер сум илле тиеннән биш сумга чаклы акча ала…


Мәкаләне тулаем «КУ» журналының 5нче (май, 2017) санында укыгыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.