Уены–чыны бергә

12.06.2017 №6 (июнь), 2017

Бутыйлар…


DSC08683

Мине еш кына кем беләндер бутыйлар…
Урта мәктәптә укыганда, күрше авылга Сабан туена баргач, әзмәвердәй көчле бер егет мине кыйнап кайтарды. Нил абый белән бутаган. Абыйны яратып йөргән кызга күзе төшкән икән.
Шәүкәт Галиев белән бутауларын әйтеп тә тормыйм инде. Чаллы мәктәбенә очрашуга баргач, әдәбият укытучысы безнең биографияләрне бутады. Мин – Шәүкәт, ул – Илдарга әйләндек. Әмма моңа сөендек кенә: мин Андерсен премияле, дүрт балалы, биш оныклы, җитмеш яшьлек Шәүкәт булдым. Ул да отты: биш яшькә яшәрде.
Тагын бер бутауга туган ягым Яңавылга кайткач дучар булдым. Тирә-якка «Илдар Юзеев үлгән…» дигән хәбәр таралган. Моны ишетеп, таныш журналист өебезгә йөгереп килде. Алдында мине күргәч, ул телсез калып, ава язды: «Син үлмәдеңмени?» – дип, чак-чак әйтә алды. Мине узган төндә хастаханәдә вафат булган туганым белән бутаганнар.
Исән булуыма ышанмаучылар әле дә бар. Бер танышым үзенең кызына «Илдар Юзеевны күрдем», дигәч: «Без бит аны программа буенча үтәбез, ул исәнмени?» – ди икән.
Бутауның иң көчлесе дәваланып ятканда булды. Хастаханәдә – карантин. Беркемне дә үткәрмәсен дип, ишеккә бик тә усал, бик тә зәһәр хатынны куйганнар. Берзаман күрәм: баш очымда Шәүкәт басып тора. «Ничек үттең? – мин әйтәм. – Аннан бит чебен дә уза алмый…»
«Синең фамилияңне бөтен дөнья белә икән, малай», – ди дустым. – «Юзигә!» – дип әйтү белән: «Пожалуйста!»

Аны озаткач, теге хатын янына төштем. «Рәхмәт инде сезгә: «Юзи» диюгә, палатага үткәргәнсез…»
Йөзенә ачулы төс чыгарып, ул миңа болай диде: «Ка-кой-такой Юзи! Знать не знаю! Мин аны УЗИга җибәрдем».
УЗИ – бөтен дөньяга танылган япон аппараты икән. Менә шулай. Мине гел бутыйлар.
Тәнкыйтьчеләр генә «әдәбиятта Юзине беркем белән дә бутау мөмкин түгел, ул үзе булып калды», дигән булалар.
Шулай була күрсен!


Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.