Юбилейлар

09.06.2017 №6 (июнь), 2017

Гыйбрәтле күңел галәме


1

Пегас-атны канатлы итеп күзалларга яратсак та, чын шигъриятнең тамырлары барыбер җиргә тоташкан. Безне өзлексез борчып торган олуг гамь иң беренче чиратта халык тормышына бәйле. Әүвәлге каләм әһелләре искәрткәнчә, туфракка кагылып киткән очракта гына иҗади хыял кояшы яна башлый. Ул бушлыкта сүнә. Дөрес, романтик назымчылар арасында кырыс яшәештән кызык тапмыйча, «һавадан торна санау» белән шөгыльләнүчеләр дә хәтсез. Аларны да читкә тибәрергә ярамый – муза тулысынча ирекле булырга тиеш. Вакыт барсын да бик гадел бәһали. Әмма илаһилык нуры бөркелгән күкне һәрдаим истә тоткан хәлдә, газиз милләтнең тормышына аек карап иҗат итүгә ни җитә! Әдәби эшчәнлектәге бурычларын яшьли ачыклауга ирешкән Эльмира Шәрифуллина, минем карашымча, чынбарлыкка таянган шигъриятне җаны-тәне белән олылаучылар төркеменә керә. Язар өчен төп көч-куәтне бирә килгән илһам чыганагын «Заманмыни?» исемле әсәрендә шагыйрә үзе дә сиздертеп үтә: «Җиремне зурлап яшәүдән Яшәрә күңелләрем…»

IMG_3083
Талант иясенең иҗат өслүбе юктан гына барлыкка килми. Аның асылын бихисап сыйфатларны берләштергән рухи вөҗүд, фикер йөртү куәсенең күптән-күп төсмерләрдән торган үзенчәлекләре, заманның мөһим мәсьәләләренә карата гамьле мөнәсәбәт формалаштыра. Олы шагыйрь бары тик иман мөнбәре югарылыгыннан гына сөйләргә тиеш, һәм ул үзенең әсәренә күңелен биләгән кыйммәтләрне генә кертә ала. Бу җәһәттән Эльмира Шәрифуллина «Балкысын моңсу йөзләр» дигән шигырендә: «Җырларымда Барлык халәт чагылсын», – дип тикмәгә генә язмаган булып чыга. Чыннан да, шагыйрә үзенең әсәрләре аша шактый җитди кыяфәттә гәүдәләнә. Балачакта язмыш аны артык иркәләп бозмаган. «Җитү кыз идем, – дип искә ала ул «Оныгым биргән бәхет» әсәрендә. – Башым уй белән тулды». Эльмираны озак еллар белүче буларак әйтәм, аның үз-үзен тотышында ата-ана тарафыннан салынган тыйнаклык, төрледән-төрле игелекләр кылуга юнәлтелгән кечелеклелек сизелеп тора. Ә холык-фигыльдәге һәрбер сыйфат, искәртеп үтелгәнчә, ирексездән иҗатта саркып чыга. Менә шуңа күрә Эльмира Шәрифуллина шигырьләрендә самимилек тә, шулай ук яхшы мәгънәсендәге ихласлык та ярылып ята. Ихласлык дигәннән, сүз сәнгатендә ул – төп шартларның берсе. «Дөлфәт» дип исемләнгән багышлауда да моның шулай икәнлегенә ишарә ясала: «Ихласлыгына шагыйрьнең Кыласы бар гыйбадәт!..» Әмма мондый хасият җиңел генә бирелми. «Гомер – дөмбер, Бөек Ихласлыкка Менәр юлда, Шагыйрь, абынма!» «Килеп җиттем» дигән әсәрдә әнә шундый кисәтү белдерелә. Бик урынлы нәсыйхәт бу. Ачык күренеп тора, әдәбиятка әзерлек белән килгән Эльмира Шәрифуллина үзе дә саф ихласлык башлангычына өстенлекле рәвештә зур әһәмият бирә.
Француз шагыйре Никола Буало яшьләргә киңәш итеп әйткәнчә, үз-үзен кулда тота белмәгән кеше юньле әдәби әсәр яза алмый. Каләмгә тартылган шәхеснең әхлакый тотрыклылыгын исә әле генә санап үтелгән сыйфатлар билгели. Табигый ки, яшәү рәвешең иҗат асылың белән каршылыкка керсә, ниндидер уңышка ирешү хакында хыялланып та торма. Бу яктан шагыйрә Эльмира Шәрифуллинага борчылырлык сәбәп юк, чөнки аның күңеле язылган әсәрләрендә ап-ачык аңлатмасын таба. Эстетик карашларын чагылдырган аерым шигъри юллары буенча әдибәнең хәтта үзенчәлекле автопортретын да күзалларга мөмкин. Һәрхәлдә, күп кенә әсәрләрнең үтә күренмәле тукымасында авторның шәхси образын да, үзе өчен төп таяныч саналган иҗат принципларын да тоемлап була.

Иҗатыма ак төс хуҗа.
Шул аклыкны исбатлыйм дип,
Чигәм нужа…
Иҗатыма пакь хис хуҗа:
Кайнарланып
Җырлар язган өстәлемнән
Бер-бер артлы асыл гөлләр,
Зөбәрҗәтләр үсеп чыга, –
Гомер биргән Ата-Анама,
Ходаема гүя дога!

(«Зөбәрҗәтләр үсеп чыга»)

Югарыда китерелгән шигъри мисалда «кайнарланып» дигән кәлимә кулланылган. Әлбәттә, мондый фигыль текстка очраклы гына кертелмәгән. Әле яңа эрага кадәр үк фикер ияләре катгый әйтеп куйган: рухи яну халәтенә күчә алмасаң, синнән һичничек яхшы шагыйрь чыкмас. Дөрестән дә, мисрагларга тылсымлы рәвештә рух өрмәсәң, язганың сүзләр җыелмасы булып калачак. Үзаң чакматашы белән кабызылган рух исә сер тулы офык киңлекләрен колачларга сәләтле. Аның күзләре ераккарак карый, карашы төпсез тирәнлекләргә юнәлә. Эчке янулы күңелнең шигырьләргә үрләгән уты бу фани дөньяның күшеккән җаннарын җылыта. Аның балкышы нурга сусаган калебне яктырта да, ә кайчак чуар йөрәкләрне өтеп тә ала. «Көч-гайрәтең, күрче, нинди, Миндә дә ут, ялкын көйри…» Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина «Нурчишмәм» әсәрендә нәкъ менә шушы могҗизага, ягъни сүзгә яшәеш биргән сәмави рухка рәхмәт укый шикелле. Һәм ул насыйп сәгадәтенә ихластан сөенеп тә куя:

Йөзлек белән туганмын мин,
Туганда ук.
Башымда – уй, җанымда – җыр,
Йөрәктә – ут.

(«Галиҗәнап әнкәй»)

Ничек кенә сәер тоелмасын, иҗатта теманы сайлап алмыйлар. Моны күпләр раслый. Дөрес, Габдулла Тукай үзенең атаклы поэмасында шушындый искәрмә ясауны кирәк тапкан: «Берзаман бардым Печән базарына, – Шунда мин таптым азык язарыма». Әмма шагыйрь бу әсәрен иҗат итәргә инде шактый алдан ук әзер булган. Каләм әһелен иҗтимагый әһәмиятле яңадан-яңа темаларга иҗат темпераменты, әлеге дә баягы эчке янулы күңел алып чыга. Әйтик, тынычлана белмәүче йөрәгендә илһам уты йөрткән Эльмира Шәрифуллина нилектән әле язарына ниндидер маузуг эзләп йөрсен?! Чынбарлык белән күзгә-күз карашып уйланырга яраткан шагыйрәнең рухияте үзенең асылына тәңгәл тематик юнәлешләрне авырсынмыйча билгеләп куйган. Аңлашылганча, аларда халкыбызның яшәеше игътибар үзәгенә алына. «Без – татар балалары!» Үзенең һәрбер яңа әсәрен кәгазьгә төшерер алдыннан, бисмиллалы дога рәвешендә, автор эчтән әнә шундый сүзләрне кабатлый кебек. «Хәерле иртә, туган җирем, Илем-көнем, балаларым, – дип эндәшә ул һәр туар таңда. – Уяныгыз, Ямыйсы бар Бу дөньяның яраларын!» Шагыйрәнең бурычы отыры глобальләшә. «Дөньяны ничек җайга салырга?» «Әхлаксыз йортта оят качар» дигән мәкаләсендә ул үз җирдәшләре алдына менә шундый сорау куя.
Ачы тәҗрибә авазы безне кисәтеп тора: җыен юк-бар нәрсәләр турында югары стильдә язу килешми. Буш сүзләрне рифмага салу өчен күктән бирелгән талант кирәк түгел. Күпкырлы шигъри образга мәгънә тапшыру йөкләнгән. Яхшы назым укучының игътибарын тәэсирләндергеч хикмәтләргә, мәгыйшәтнең бергәләп кайгыртасы мәсьәләләренә юнәлтергә тиеш. Мондый олуг максатларга ирешү исә уйлап табучы маһирлыгын таләп итми. Кешелек дөньясының һәрнәрсәсе табигый: матурлыгы да, күңелсезлеге дә… Аларны йөрәк аша үткәрү лазем. Ә моның өчен тормыш прозасыннан тормыш поэзиясен таба белү, ике аягың белән дә ил-көн җирлегендә басып тору шарт. Үтә мөһим темаларны әллә кайдан эзлисе юк, безне утка салган хәлләр өстә генә ята. Әнә, Эльмира Шәрифуллинаның гамьнән арынмас күңелен яшәешнең нинди генә мәсьәләләре борчымый?! Иң әүвәл ул сүзенең үтемлелеген, башкаларның аңа игътибар бирүен тели. «Яна белгән, көлә белгән Кыз баланы күрсеннәр!» Шагыйрә «Күрсеннәр» әсәрендә шундый ышанычын белдерә. Һәм ошбу ихлас өмете белән ул милләтебезнең аеруча авырткан урынына кагылырга, элгәрләребезнең изге әманәте саналган туган тел темасын әледән-әле күтәрергә җөрьәт итә. Өзлексез сызланулар тәэсирендә язылган мондый шигырьләр хитапнамә рәвешендәге уртак эчтәлекле бәйләмне хәтерләтә.

Туган тел бер генә була,
Ул – минем бөек телем!
Үзем белән бергә шыткан
Иң асыл, шиңмәс гөлем!

(«Туган телем…»)

Дөресен әйтсәк, бездә туган телне саклау мәсьәләсенә элек-электән төрлечә караш яшәп килә. Берәүләр ата-бабадан калган мондый аңлашу-аралашу чарасын мәҗбүрият дәрәҗәсендәге бурыч итеп санарга ашыкмый. Аерым телләр монополиясен үсендергән глобаль дөньяда, имеш, аның белән еракка китеп булмый. Икенчеләр татар теленә тиешле үсеш шартлары тудырмаганы өчен инде берничә гасыр дәвамында сүгелгән Мәскәүне гаепләүдән туктамый. Дәгъваларда хаклык юк дип әйтергә җыенмыйм. Чынлап та, тере мохите булмаган тел ни рәвешле яши алсын?! Вәләкин без гомерлеккә бирелгән мөкатдәс мирасыбызны саклауда гаять мөһим тәрбияви буынга игътибар биреп җиткермибез. Мондый шаукым авыр җаваплылыкны өстебездән төшерергә маташып, бәлане гелән башкаларга ягып гадәтләнүдән киләдер төсле. Татар баласы ана теле нигезләрен гаиләдә өйрәнергә тиеш түгелме соң? Моңа мегаполис комачаулык ясыймы? Заманында мәчет манараларының биек итеп куелуын хәтта ки Әби патша да тыя алмаган.
Әле дә истә тора, Германия, Австрия, Чехия, Польша кебек Европа илләренә баргач, биредә төпләнеп гомер сөрүче милләттәшләрем гаиләсендә кунак булдым. Әлеге дәүләтләрдә бөтен тормыш үзләренең рәсми телләренә корылган, җор-шуклар әйтмешли, безгә бик якын тоелган этләренә кадәр аларча өрә. Татар нарасыена туган телен өйрәтмәс өчен йөз төрле сәбәп эзләп табарга мөмкин. Әмма ни гаҗәп, ошбу илләрдәге балалар безнеңчә яхшы сөйләшә. Шөкер, иллә кыен сайланыш шартларында телебезнең яшәргә омтылуы Америка, Австралия, Финляндия ише мәмләкәтләрдә дә күзәтелә. Менә шундый күренешне игътибар үзәгенә алып, милләт җанлы Эльмира Шәрифуллина «Сөйләшәмен үз телемдә» исемле әсәрендә тарихи ватаныбызның сәер чирен чагылдырган сорауны бөтен кискенлеге белән куя: «Кем комачаулый кешегә Үз телен өйрәнергә?» Ул әлеге сөальне махсус училищеда белем алган педагог буларак та, ана телен дәвам итәрлек кызлар үстергән ана буларак та бирә. Автор атап үтелгән шигыренә эпиграф рәвешендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләрен китерә. «Ана телеңне өйрәнүгә кем комачаулый? – дигән мәгълүм сорауны кабатлыйсы итә Илбашыбыз «Уфимские ведомости» газетасы хәбәрчесе оештырган әңгәмәдә. – Үз балаларын туган телләренә өйрәтә алмаган килеш, бөтен халык алдында милли сәясәт турында сүз куертучы кешеләр өчен оят миңа».
Ахырзаман галәмәтеме, татарда ана теле сагында торырга тиешле әдәбият һәм сәнгать әһелләре арасында да, шулай ук галимнәребез даирәсендә дә милли үзаң бәйлелегеннән читләшкән затлар артканнан-арта бара. Дәвамчылык вазифасы йөкләтелгән буынның татарча юньләп белмәве, бердәнбер балалы гаиләләрнең ишәюе гаммәви күренешкә әйләнде. Янәсе, моңа җәмгыять тормышындагы тотрыксызлык гаепле. Шәхсән минем әни тугыз бала тапкан. Нәрсә, узган гасырның утызынчы-кырыгынчы елларында яшәү шартлары яхшырак булганмы? Без милләткә янаган куркынычны тулысынча аңлап җиткерәбезме икән?! Телсез калган кавемгә милли дәүләтчелек кирәкми. Гомуми исәп-санның үрчемсез гаиләләр аркасында кимүе, Аллам сакласын, бездәй халыкны акрынлап этник юылуга китерәчәк. Күпме афәтләрне кичергән халкыбыз өстендә хәтәр дамокл кылычы асылынып тора. Милләт хәдимәсе булырга иман китергән Эльмира Шәрифуллина, әлбәттә, өммәтебез язмышындагы хәлиткеч сынауларга битараф карый алмый. Әдибә хәвефле өзеклекнең мөһим буынына – татар хатын-кызларына игътибар юнәлтә. Безнең халык тел төшенчәсе алдына «ана» сүзен юкка гына куймый. Шагыйрә берничә дистә әсәрен нәкъ менә аналарга багышлый. Ул бәгырьдә чияләнгән төендәй утырган әлеге мәсьәләне төрле яклап яктырта, телебезне җаны-тәне белән кайгырткан элекке әбиләрне дә искә төшереп куя, хәзерге балалар белән үзебезчә рәхәтләнеп сөйләшә алмавы өчен ут йота. «Тәмуг кисәве» дип исемләнгән поэмада, мәсәлән, күпләргә таныш авыр халәт сурәтләнә:

…Ым кагып
Йә төртеп күрсәтеп,
Аңлатам үземә кирәкне.
Гарип бит,
Телсез бит оныклар –
Шул телә,
Шул телә йөрәкне!

Борынгы һиндлар аңлатканча, хатын-кызлар гыйлемне табигатьтән, ир-атлар китаптан аладыр. Әлеге гыйбарәнең беренче өлешенә аеруча тирән мәгънә салынган. Беркем инкарь итмәс, аналарга мөкатдәс бурыч куелу белән беррәттән биниһая зур мөмкинлекләр дә өстәп бирелгән. Күк аларның ялварулы теләген беренче нәүбәттә ишетеп ала. Кайчак дәүләт ирләре дә башкарырга авырсынган эшләрне хатын-кыз үзенчә соклангыч пөхтәлек белән әйләндереп ташлый. Әүвәлгеләр әйткәнчә, хан ярлыгыннан хатын ярлыгы көчле. Аналар һәрнәрсәгә сәләтле. Беркадәр фараз итеп, күз алдына китерик: әгәр бездә милли үзаң гомерлек рефлекс дәрәҗәсенә куелса, татар киленнәре бер-бер артлы бала табарга әзер булса, туган телебез нарасый күңеленә ана сөте белән сеңдерелсә… Күпмедер вакыт үткәч, чын мәгънәсендә демографик «шартлау» барлыкка килеп, татар теле тулы хокукына ирешер иде. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның уртак темага караган бериш әсәрләреннән, мәгънәви сөземтә буларак, күпләрнең вөҗданын сызлатырлык менә шундый тәгълим килеп чыга. Әлбәттә, яшь дәвамчыларның күплеге бик тә мөһим, ләкин тәрбия мәсьәләсе барыбер үзәктә кала. «Гайре бер хәл димәс идем Бала табу; Зур сабырлык сорый әмма Бала багу…» «Кеше ит!» исемле шигырендә автор әнә шулай искәртә. Мондый тәрбияви әсәрләрне бергә тупласаң, үзенчәлекле дәреслек төзеп чыгарырга мөмкин. Аңа әле шагыйрәнең күп кенә гореф-гадәтләребезне данлаган, милли ризыкларыбызны хөрмәтләгән үрнәкләрен өстәргә була. Андыйлары да байтак: «Сабан туе», «Каз өмәсе», «Өй туе», «Бәби мунчасы», «Чиккән сөлге», «Карга боткасы», «Чөгендерле катык»… Шушы урында милләт балаларын тәрбияләүче укытучыга багышланган мәдхиядәгечә, шагыйрәнең үзенә рәхмәт хисләре белән ихластан эндәшәсе килә.

Сөю, әрнү газабыннан
Тамырларың шытым бирде;
Шәкертләрең бил турайтып
Басты бүген –
Күзең күрде.
Әнә шулай,
Сабыр холык,
Тыйнак акыл белән димме? –
Саклап телне, сакла безне,
Татар теле мөгаллиме!

Безнең шигърияттә аналарны данлау мөһим юнәлешләрнең берсе санала.


Мәкаләне тулаем «КУ» журналының 6нчы (июнь, 2017) санында укырга мөмкин.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.