«Иң шәп хикәя» бәйгесе

08.06.2017 №6 (июнь), 2017

Җир астыннан юллар бар…


Җир астыннан юллар булмас,
Исән чакта күрешик…

Күңелемне биләп алган моңсу уйлардан күпме генә арынырга теләсәм дә, булдыра алмадым. Радиодан агылган җыр күптән онытылган бер вакыйганы искә төшерде. Дустым сөйләгән иде ул турыда.

«Мәхәббәткә җир астыннан да юллар бар икән, представляешь!» – Озак еллар урыс арасында яшәгәнгә күрә, ул шулай кайвакыт гаҗәпләнү, аптырауларына үз телендә сүз табалмыйча, урысчалатып җибәрә.

Берничә ел элек сөйләгән иде ул бу хәл турында. Вакыйга ул вакытта күңелемне айкап бер кузгатты да аннары онытылган иде. Инде тагын искә төшеп китте.

Җир астыннан юллар булмас,
Җир астында юллар юк…

Бар икән шул.
Дустым сөйләгән хәлләрне күз алдыма китереп карыйм…
Уйларым белән мин Казан – Мәскәү поездында. Тәгәрмәчләр бертуктаусыз: «Киттек шул… киттек шул… киттек шул…» – дип кабатлый. Юл озын. Җәйге эсседә көннәр кызу вагон купесында тагын да озынрак булып тоелып, юлга чыгучыларның кәефен төшерә. Кемдер бер дә юкка күршесенә бәйләнә, кемдер, яртылаш чишенеп бетеп, ятагына сузылып яткан да черем итәргә маташа. Кайберәүләр, бертуктамый, вагонның бер башыннан икенче башына салкын суга йөреп тора. Тыз-быз, тыз-быз…

Вагонның урта бер өлешендә урнашкан ике ир-атның әңгәмәсенә колак салам. Ирләрнең яшьрәге сөйли дә сөйли. Эсседәнме, әллә кичерешләреннән микән, кып-кызыл булган шома йөзеннән туктаусыз тир ага. Бераз чалара башлаган чәчләре дә әле генә су коенып чыккан кешенеке кебек лыч юеш булып, ул аларны әледән-әле артка таба сыпыргалап куя. Украина логотибы төшкән футболкасының нәкъ муен өлешендә пәйда булган юеш тап акрын гына җәелә бара. Кызу! Өстәл өстендә торган минераль су шешәсенең инде икенчесенең төбе күренә. Яшьрәгенең әле берничә көн элек кенә әтисен җирләп кайтып барышы икән. Яңа танышын сабыр гына тыңлап баручы мыеклысы – минем дустым. Аның белән бергә мин дә тыңлыйм.

– Мин үземне яхшы улга санап йөри идем. Әткәй янына да булдыра алганча еш кайткаларга тырыша идем. Еш дип, үзең аңла инде, Мәскәүдән ай саен ук кайтып йөреп булмый. Шулай да елына берничә тапкыр кайткаладым. Кайткан саен капчык-капчык шикәрен, ярмасын калдырып китә идем. Эшем әйбәт минем. Начар бала булмадым. Беләсеңме, менә кичәге көнгә кадәр үземне дөрес яшәдем дип санаган идем бит мин. Кичәге көнгә кадәр…

– Барыбыз да шулайрак яши инде, Рушан. Эш дип чабабыз, чабабыз да әткәй йә әнкәй үлеп киткәч кенә, айнып, гомернең шактые үтелгәнлеген аңлап туктап калабыз. Бакыйлыкка күчкән якыннарыбызга игътибарыбыз җитмәгәндер, тиешенчә карамаганбыздыр кебек тоела. Рәнҗетмәдек микән дигән уйлар керә.

– Менә шул-шул. Рәнҗетмәдем микән мин әтиемне дип уйлыйм. Баксаң, кайткан чакларымда да озаклап сөйләшеп утырганыбыз булмады бит әти белән. Гел хапорхопыр шунда. Каядыр ашыгылды, каядыр барылды.

Ир-ат (аның исеме Рушан икәнлеген белдем инде) шешә төбендәге җылымса суны эчеп куйды да, йөзен чытып, гадәтенә кергән ишарә белән чәчен сыпырып алды. Аннары, берничә минутка гына югалып торды да янә ике шешә су белән әйләнеп килде. Шешәнең берсен яңа танышына тоттырып, икенчесен тәмләп үзе уртлап куйды. Суның монысы салкын иде бугай әле – йөзе чытылмады.

– Китте картлач… Күпме соравым бар хәзер, бирергә генә кеше юк. – Рушан, авыр көрсенеп дәвам итте, – күпме серен алып китте ул үзе белән. Аның ачылып сөйләшмәвенә үземне гаепле саныйм хәзер, аңлыйсыңмы?

– Өлкәннәрнең үз дөньясы инде аның, безнең – үзебезнеке. – Танышының, нидер әйтергә теләп тә, башлап китә алмавын күргән дустым дилбегәне үз кулына алырга җыенды бугай. – Кеше күңеле – карурман, понимаешь? Үкенерлек яман гамәлләр кылмадым, дисең бит. Гаепләп китмәгәндер атаң. Туган йортыңнан килешең инде синең, алайса? Берәрсе калдымы соң нигезегездә?

– Юк шул. Бушады нигез. Әллә сатарга микән дип тә уйлаган идем дә, күңел кушмый әлегә. Бөтенләй ятимләнеп калырмын кебек. Болай ичмасам… – ирнең тамак төбенә төер килеп, ул аны авырлык белән генә йотып җибәрде дә дәвам итте. – Болай, ичмасам, кайтып керергә үз нигезем бар. Авылда туганнар да юк бит инде хәзер. Авыл да озакламый калмас инде. Тик әлегә торсын әле. Менә шул сатаргамы икән әллә дип каралты-кура тирәсен караштырып йөргәндә тап булдым да инде мин бер сәер күренешкә.

Дулкынланган ир танышына сөйли тора, ә кечкенә генә бер татар авылының ишегалды минем күз алдыма килеп баса.


Лилия ФӘТТАХОВА – шагыйрә; «Танырсыңмы?..» исемле китап авторы. Яңа Чишмәдә яши.


Хикәянең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барырга мөмкин.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *