«Казан утларына» - 95 ел

04.06.2017 №5 (май),2017

«Безнең юл» журналы һәм Галимҗан Ибраһимов


galimj

Төп әдәби журналыбыз булган «Казан утлары»на туксан биш ел тула. Димәк, бу зур тарихлы басмабызның беренче адымнарын 1922 елдан алып саныйбыз. Нәкъ шушы елның май аенда аның совет чоры элгәрләреннән берсе булган «Безнең юл»ның беренче саны чыкты. Әлбәттә, бу исемгә шул чор вазгыятенә туры килә торган мәгънә салына. Ник дигәндә, октябрь түнтәрелешеннән соң узган биш ел эчендә әдәбиятсәнгатьнең илдә урнашкан рәсми идеологиягә хезмәт итәргә тиешлеге төп юнәлеш буларак каралды. Бу әлеге басманың да ниндилеген билгеләде, ул гыйльми-сәяси, әдәби-иҗтимагый айлык журнал булачак дип тәгаенләнде. Димәк, гыйльми-әдәби басма. Әмма шул ук вакытта сәяси-иҗтимагый нигездә икәнлеге дә билгеләнеп куелган. Хәер, аның Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы органы булуы да моны ачык күрсәтеп тора (әле ярый фирка өлкә комитеты органы түгел, алай булган очракта аның йөзе бары тик сәясилек белән генә билгеләнер иде).

Шулай да җәмәгатьчелек журналны әдәби басма буларак күрергә тели. Инкыйлабка кадәр «Аң», «Шура» кебек журналлардан әдәби сулыш белән танышып барырга күнеккән татар укучылары мондый мөмкинлек булдырылуга нык зарыккан иде. Аны гамәлгә ашыру юлында Галимҗан Ибраһимовның башлап йөрүе дә очраклы булмады. Бу эштә яңа хакимият алдында абруй казанган, шул ук вакытта әдип һәм шәхес буларак ышанычлы, иҗатта, Г.Тукай әйтмешли, үзе дә ат уйната торган шәхес булуы мөһим иде. Дөресен әйткәндә, журналны Г. Ибраһимов җаваплылыгына ышанып ачалар да. Мөхәррирлекне үз кулына алуы да үзеннән-үзе аңлашыла. Беренче сан аның «Иҗтимагый-әдәби хәрәкәтләр тарихын тикшерүдә марксизм ысулы» дигән мәкаләсе белән ачыла. Бу зур күләмле хезмәтнең дәвамы алдагы санда урнаштырыла. Аңа «Татар әдәбияты тарихының мөндәриҗәсен билгеләү мәсьәләсе» дигән аныклык кертелүе авторның үткәндәге әдәбиятларны тикшерүдә һәм бәяләүдә совет идеологиясенең төп принципларыннан берсе турында гамьләнүнең үзәккә куелуы хакында сөйли. Димәк, бу әлеге басма үз эшчәнлегендә анда бәян ителгәннәрне истә тотарга тиеш дигән сүз иде, димәк, ул программа буларак тәгаенләнде. Әлеге мәкалә Г.Ибраһимовның «Имля, тел, әдәбият мәсьәләләре» (1924), «Әдәбият мәсьәләләре» (1960) китапларында өлешләп басылып киленгән иде, бары тик 1978 елда гына «Әсәрләр»нең 5нче томында бербөтен итеп бирелде. Бу, дөресен әйткәндә, сүз бара торган басманың гына түгел, тулаем сүз сәнгатебезнең үткәнен, хәзергесен өйрәнүгә күрсәтмә, ягъни методологик нигез хезмәтен үтәүче мәкалә буларак кабул ителде.

Сүз дә юк, Г. Ибраһимов яңа шартларда фикер сөрешен Шәрык әдәбиятлары белән бәйләнештә алып бара алмый. Кереш сүздә үк турыдан-туры рус әдәбиятын яңа нигездә тикшеренүдәге беренче тәҗрибәләрне барлаудан башлап китә. Ахырга кадәр шушы юнәлешне тайпылышсыз дәвам иттерә. Әле Г.Сәгъди, Г.Газиз һәм Г.Рәхимнәрнең бу мәсьәләләргә күп ачыклык кертәчәк әдәбият тарихы китаплары язылмаган, көндәлек килеп чыга торганнарына бүген үк җавап көтелә. Шулай да Г.Ибраһимов татар әдәбияты тарихындагы дәверләрне аеру мәсьәләсендә Г.Сәгъди лекциясендә бәян ителгәннәрне дә хәтереннән чыгармый. Ләкин мәсьәләнең төрле катламнарын аерып чыгару һәм аларны өйрәнүнең юлларын икърар иткәндә, ул нигездә үз карашларына таяна. Шулардан башланган сүз егерменче еллар дәверенең иҗтимагый зәминнәре (нигезләре) тирәсенә килеп чыга. Бу мәсьәләдә, әлбәттә, Г.Ибраһимов, үзе әйткәнчә, «рус телендәге тарихи материализм хакындагы күп кенә әсәрләргә» таяна һәм башкаларны да шулай эшләргә өнди. Бу мәкаләгә шактый дәвамлы тукталуыбызның сәбәбе шул: «Безнең юл»ның «бисмилласы» шундый рухта булуы журналның гына түгел, бәлки матур әдәбиятыбызның үткәненә һәм бигрәк тә киләчәгенә нинди карашта булырга тиешлеккә дә ачыклык кертә иде.

Әлеге күрсәтмәләр укучыларга барып ирешкән очракта гына ниндидер кыйммәткә ия була. Димәк, бу басма, барыннан да элек, менә шушы максат өчен кирәк. Шулай да, күрәсең, журналны оештырып җибәрү төрле кыенлыклар белән бәйле булгандыр. Әйтик, аның беренче саны май аенда чыкса, икенчесе исә июнь-июль айларында, ягъни ике айга бер сан булып чыга. Г.Ибраһимов шул ук елның 27 июнендә «Татарстан» газетасында басылган «Татар җөмһүриятенең икенче елында әдәбиятыбызның язмышы» дигән мәкаләсендә «Безнең юл» журналын арттыру лазем», дип язып чыккан икән, димәк, болай фаразлау дөреслектән ерак тормый. Алай гына да түгел, инде, берничә ел үткәч тә, 1926 елда ул фирка өлкә комитетының матбугат бүлегенә журналның эшен яхшырту кирәклеге турындагы мәсьәләне көн тәртибенә куюны сорап мөрәҗәгать итә. Беренчедән, ул басманың эчтәлегеннән бик үк канәгать түгел. Икенчедән, тиражының кечкенәлеге дә киләчәккә өмет тудырмый. Өлкә комитетының шул вакытлардагы матбугат бүлеге мөдире Латыйф Гомәр сүзләренә караганда, шул болай ди:

– Аңа катнашучы, үзләренең әсәрләрен бастыручы бер төркем язучылар яисә журналистлар журналы гына түгел ул, республика журналы ул, партия журналы. Дөресе, бөтен Советлар Союзындагы татарлар өчен чыгарыла торган бердәнбер әдәби һәм иҗтимагый-политик журнал. Шуңа күрә аңа бик нык игътибар итәргә кирәк. Партия өлкә комитетының журналга игътибары җитәрлек түгел. Аның эчтәлеге, эше, торышы һәм планы белән чын-чынлап кызыксынмый. Хәтта аны тарату мәсьәләсе белән дә җитәрлек шөгыльләнми. Партия ячейкалары төрле журналлар яздыралар, ләкин шулар арасында «Безнең юл» юк.

Әлеге сөйләшүнең нәтиҗәсе буларак, 1926 елның 25 гыйнварында шушы бүлектә бу мәсьәлә махсус тикшерелә. Г.Ибраһимов докладыннан соң Г.Гали, Ф.С.-Казанлы, С.Атнагулов, Ф.Бурнашлар төрле тәкъдимнәр белән чыгыш ясыйлар. Барыннан да элек сүз журналның укучыларны йомшак җәлеп итүенең сәбәпләрен ачыклау тирәсендә бара. Алар түбәндәгеләргә кайтып кала дип исәплиләр: «Безнең юл», иҗтимагый-сәяси булудан бигрәк, әдәби-нәфис басма булырга тиеш. Аның эше белән элеккечә ТҮБК һәм ХКС түгел (аларның башка эшләре дә күп), Мәгариф Комиссариаты җитәкчелек итәргә бурычлы. Журналның үз вакытында чыгып баруын да тәэмин итәргә кирәк.

Утырышта тагын бер мөһим мәсьәләгә игътибар ителә – басмага язучыларның төрле агымнарын җәлеп итәргә, аларны «Безнең юл» тирәсенә тупларга. Ул шартларда менә бу соңгысын аеруча әһәмиятле дип санарга кирәк. Чөнки 1925 елның 18 июнь карары игълан ителгәннән соң, язучыларны пролетар, крестьян, юлаучыларга бүлеп йөртү башланды. Аларның пролетар дип аталганнарына өстенлек бирелеп, калганнарына, бигрәк тә «юлаучылар»га кырын карау гадәти хәл булып бара иде. Димәк, бу мәсьәләдә камыт бавын артыграк тарттырганлыкларын фирка өлкә комитетында бераз аңлый башлаганнар дигән сүз. Уйлап карасаң, исең китәрлек, әле бу вакытта хәтта Һ.Такташ та вак буржуазия катламыннан чыккан «юлаучылар» катламында гына дип карала иде бит. Пролетар рухлы язучы дип саналыр өчен 1924 елда «Гасырлар һәм минутлар» поэмасын язу гына җитмәгән, күрәсең.

Шул ук утырышта журналның яңа редколлегиясе дә раслана. Аңа Г.Ибраһимов, Гомәр Галиев һәм Гаяз Максудов кертелә. Янә шундый искәрмә дә ясала: редколлегиягә тагын ике кеше өстәләчәк, аларны партия өлкә комитеты секретариаты ачыклаячак. Димәк, составта фирка вәкилләре булмаган очракта журналның кирәкмәгән идеология ягына салулап китүе мөмкин икән. Г.Ибраһимов белән Г.Галиевкә дә ышанып бетмәгәч, башкаларга ни сан инде. Гомәр Галиев, журналның сәркатибе буларак, аның тиешле идеология юнәлешендә булуы һәм вакытында чыгып баруы өчен зур тырышлык куеп эшли. Басма тирәсенә төп каләм көчләрен тупларга тырыша. Әлбәттә, бу эштә Галимҗан Ибраһимовның үз үрнәге дә, аның ихласлылык һәм таләпчәнлек белән, халкыбызның төрле яклап үсеше кирәклегенә инанып, фидакярләрчә хезмәт куюы да оештыру вазифасын үти. Әйтик, ул адашы – күренекле галим Г.Нигъмәтинең даими катнашып килүен тәэмин итүне аеруча хуплый. Чөнки ул елларда Г.Нигъмәти бездә иң төп нәзари әзерлекле әдәбиятчыларның берсе булды, шуңа күрә Г.Ибраһимов аның фән һәм тәнкыйтьнең алга китүенә аеруча күп файда китерерлек шәхес икәнлеген дөрес бәяли. Аның китаплары Казанда да, Мәскәүдәге ил халыкларының үзәк нәшриятында да чыгып тора. Бер үк вакытта ул газета-журналларда, шул исәптән «Безнең юл»да да көтеп алынган авторларның берсе булып әверелә. 1927-1929 елларда гына да аның биредә дистәләрчә мәкаләсе дөнья күрә: «Ун ел эчендә безнең әдәбиятыбыз», «Кави Нәҗми», «Максим Горькийның беренче хезмәт еллары» (1927), «Туфан шигырьләрендә производство мотивлары» (1928), «Яңа башкорт әдәбияты» (Башкортстан җөмһүриятенең унъеллыгы уңае белән), «Үсү һәм тирәнәю елы», «Яңа үрләргә таба» (1929) һ.б. Г.Нигъмәтинең журналда бәхәс кузгатуга исәпләнгән чыгышлары да игътибарны җәлеп итә. «Җиңелчә» тәнкыйтькә «тирән» анализ турында» (1927), «Имзасыз һәм җавапсыз мәкалә турында» (1929) кебек мәкаләләрен шул җәһәттән карарга кирәк.

Г.Ибраһимов үзе дә биредәге бәхәсләрдә катнашудан читтә калмый. 1924 елда «Имля, тел, әдәбият мәсьәләләре» дигән китабына язган кереш мәкаләсендә ул бу хакта үзе дә әйтә: «Моннан ике-өч ел элек «Татарстан» битендә Җ.Вәлиди белән бер көрәш булып үткән иде. Ул аннан «Безнең юл»га күчте. Бу турыда тартышу идеалистлар белән материалистлар арасындагы көрәш иде. Бу мәсьәләне кискен рәвештә бөтен тәфсиле, барлык тармаклары белән өзеп куярга вакыт җитмәде». Шуннан чыгып, ул нәтиҗә ясый: «Татар әдәбиятын тәфсилле рәвештә язып, шул нигез өстенә бинаны корып, тәмам тарих итәргә кирәк булачак» (Ибраһимов Г. Әсәрләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1978. – Б.472). Бу сүзләрдән шул аңлашыла: «Безнең юл» татар әдәбиятының үткәнен, бүгенгесен барлауда, бу хакта нигезле, зур хезмәтләр булдыруга һәм аның киләчәген күрергә ярдәм итә торган басма буларак, үз вакыты өчен бик әһәмиятле бурыч үтәде. Журналның башка авторлары да Г.Ибраһимов белән фикердәш иде. Бу яктан Г.Гали дә җитәкчесенең иң тугрылыклы каләмдәше булды. Аның «Бер мәсьәлә тирәсендә», «Оешу алдыннан» (1927) кебек шул көннәр өчен аеруча үзәктә торган гамәлләр турында кайнарлык белән сүз кузгатуы үзе генә дә авторның чор сулышы белән яшәвенә мисал иде. Аларның беренчесендә «татар язучыларының оешмасын төзү»нең мөһимлеге турындагы төрле карашларга нигезле бәя бирелә. Ул 1923 елда «Октябрь» һәм «Сулф» төркемнәре арасындагы кайбер бәхәсләрне сагына, хәзер язучылар тынычланып калдылар, битарафлыкка ияләнеп баралар дип хәвефләнә. Әнә, ди ул, «Безнең юл»ның үткән номерларының берсендә Г.Нигъмәти нәрсә дигән иде: «Яшьләр арасыннан төрле имзалар, яңа талантлар чыга, матур-матур әйберләр язалар. Ләкин шуларга җитәкче булырлык, юл күрсәтерлек мәкаләләр күренми». Г.Ибраһимовның бу юнәлештә, мәкаләләр язу белән генә чикләнмичә, татар язучылары җәмгыяте төзү турындагы ниятен куәтли һәм үзе дә нәтиҗә ясап, «Татар совет язучылары оешмасы» төзергә кирәк дигән катгый фикерен белдерә. «Оешу алдыннан» дигән чыгышында исә канәгатьләнү белән, «Язучылар оешмасы төзелү хәзер беткән эш хәленә килеп бара», ди дә, бу оешманың нинди булырга тиешлеге турында үз карашын бәян итә.

Биредә бер нәрсәне ачыклап китү зарур. Г. Гали егерменче елларның беренче яртысында, аерым алганда, 1923 елда әдәбият мәйданында булган җанлылыкны (аныңча, активлыкны) юксына. Ни өчен өч-дүрт елда язучылар сабырланып калдылар дигән сорауга җавап бирә алмый, мондый кимчелекне каләмле кешеләрнең үзләреннән генә күрә. Дөресендә, безнең карашыбызча, башка сәбәп тә була. 1925 елның 18 июнендә ил күләмендәге фирка җитәкчелеге «Матур әдәбият өлкәсендә партиянең политикасы турында» дигән карар кабул итте. Анда язучыларны билгеле бер идеология кысаларына кертү буенча гына түгел, аларны оештыру ягыннан да күңеле иҗат иреге теләгән шагыйрьләргә, әдипләргә һәм драматургларга ят булып тоелган нәрсәләр тагы да бар иде. Аерым алганда, аларны социаль чыгышлары буенча ышанычлы яки чит төркемнәргә бүлеп карау үзе генә дә каләм әһелләренә тигез карамауга китерә. Алар инде талантлары буенча түгел, бәлки нинди катламнан булуларына карап бәяләнәләр. Болар, әлбәттә, аларны сагайта, як-якка карап эш итә башлауга китерә. Мондый шартларда язучыларның күпчелеге күләгәдәрәк калуны хуп күрәләр икән, моңа гаҗәпләнергә кирәк идеме соң? Үзе дә шушы мохитне тудыруда катнашырга тиеш булган Г.Галигә мәсьәләнең бу ягын бәяләргә комачаулык итә торган нәрсә – ул да булса аның фиркалеләрчә уйлауны һәм эш итүне табигый дип санавы.

Г.Галинең «Бер мәдәни бәйрәм алдыннан» (1927) дигән мәкаләсенә аерым тукталасы килә. Ул Г.Ибраһимовның егерме еллык хезмәт бәйрәменә багышланган. Ягъни Г. Ибраһимовның «Әл-ислах» газетасында 1907 елның 10 октябреннән башлап басылган «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» әсәре дөнья күрүгә ике дистә ел тулуны зурлап билгеләп үтүгә әзерлек эше башлану – бу бер Г.Ибраһимовның гына түгел, бөтен татар әдәбияты-мәдәнияте һәм фәне өчен әһәмияте ягыннан бер олуг вакыйга буларак бәйрәм ителергә тиешлеген Г.Гали нигезле итеп дәлилләргә алына, аның бөтен татарлар өчен уртак тантанага әверелергә тиешлеген әйтә. Г.Сәгъди дә шушы уңайдан «Зур әдипләребездән берсе» дигән мәкалә белән чыга (1927). Бәйрәм өчен сәбәп булган әлеге хикәя тирәсендәге уйланулары рәвешендә язылган икенче бер мәкаләсендә дә Г.Сәгъди Г.Ибраһимов шәхесенә һәм каләм көченә олы бәя бирә (Кызыл Татарстан. – 1927. – 20 ноябрь).

Г.Толымбайский да – журналның актив язышучысы. Мәсәлән, «Татар әдәбияты (2) (Еллык хисап урынына)» дигән мәкаләсендә Г.Ибраһимов игътибарны аның «Безнең юл»да басылган бер тәнкыйть мәкаләсенә юнәлтә. Гомәр иптәш Уфадагы язучы Г.Фәхринең тугандаш башкорт халкына мөнәсәбәттә урынсыз куелган исем белән басылып чыккан әсәрен сүтеп җыя. Г.Ибраһимов та бу әсәрнең исемен «гаҗәеп бер идеализм» дип атый, Г.Толымбайскийның бәясен хуплый.

Бу елларда, Гыйльми үзәк җитәкчесе буларак та, Г.Ибраһимов халкыбызның гомуми тарихын, шулай ук рухи тормышының төрле катламнарын өйрәнү мәсьәләләрен дә игътибар үзәгендә тота, башка каләмдәшләренең дә бу юнәлешләрдә кызыксынып эшләүләрен күрергә тели. Аның 1925 елда «Безнең юл»да басылган ике мәкаләсе моны ачык күрсәтә. Беренчесендә 1905 елгы революция вакытында татарлар хәрәкәтен өйрәнү өчен материаллар җыюның мөһимлеген искәртә (№1). Бу еллардагы хәләхвәлләргә татарларның төрле катламнарының мөнәсәбәте турында тулы бер роман язган әдип буларак (сүз «Безнең көннәр» романы турында бара), ул үзе дә әлеге мәсьәләләргә тирән үтеп кергән кеше. Шуңа күрә аның сүзе бу очракта белеп әйтүгә нигезләнгән булуы белән кызыклы иде. Икенчесендә исә, ул үзе әйткәнчә, «татар феодализм заманын өйрәнергә» ярдәм итүче материалларны барлый. Аерым алганда, Сәхипгәрәй ярлыгы, Хәзинә, Ибн Фадлан сәяхәтнамәләре тирәсендә сүз алып бара (№3).

Әдип һәм галим Г.Ибраһимов үзенең бу чордагы күпкырлы эшчәнлегенә бәйле гамәлләре һәм аларның нәтиҗәләре турында да журнал укучылары белән даими уртаклашып тора. Ник дигәндә, ул башкарган эшләр халкыбыз өчен генә түгел, гомумтөрки әһәмиятлелеге ягыннан да мөһим. Әйтик, 1926 елның гыйнвар ахырыфевраль башында Бакуда беренче тюркология съезды эшли. Г.Ибраһимов анда «Төрек телләре имлясы» турында доклад белән чыкты. Әлеге доклад төрки халыкларның гарәп графикасы нигезендәге имлясын тагын да камилләштерү, тугандаш төрки телләрнең үзенчәлекләрен генә түгел, бәлки уртак якларын да исәпкә алып, аларны бер-берләренә якынайтырга омтылу җәһәтеннән дә кызыклы иде. Ул болар хакында «Безнең юл»да журнал укучылары белән сөйләшә, «Беренче тюркология съезды нәрсә бирде?» дигән хисап белән чыга (1926. – №1, 2). Кайбер төрки халыклар латинга күчү турында уйласалар да, Г.Ибраһимов катгый рәвештә «бездә латинга күчәргә мөмкинлек юк», дип белдерә.


Мәкалә сайтта кыскартылып урнаштырылды. Тулаем «КУ» журналының 5нче (май, 2017) санында укырга мөмкин.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.