Бәян

01.06.2017 №5 (май),2017

Мәһдиев һәм…


1-1

…күңел

МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ЯЗА: «Күңелдә җылылык, яхшылык, юньлелек». («Ачы тәҗрибә»)

ӘНИ СӨЙЛИ: «Шимбә төштән соң авылга кайтырга чыктык. Урта авылда этләр өрә – тамак ач. Хәл юк. Көчкә-көчкә атлыйбыз. Җитмәсә, буран, каршыга салкын-ачы җил исә. Сабакташыбыз Салихжан Шәмәтов ярты юлда егылды. Аны нишләтергә белмибез. Дәшеп карыйбыз, битләреннән сыпырабыз. Ул күзен йомган, йөзе ап-ак. Зөлхия белән икебез бер Шәмәтовка, бер Мөхәммәткә карыйбыз. Мөхәммәт тә аптырашта: «Бу ни хәл инде бу?» – дип куйды. Аннары нишләде – тиз-тиз генә капчыгын чиште, аннан ипи чыгарды. Әнисенә күчтәнәчкә дигән ипи. Ул аннан бер кисәкне сындырып алды да Шәмәтовка бирде. Безне җилгә арт белән бастырып, Салихҗанны ышыклап торырга кушты. Шәмәтов башта ипине чемченеп кенә капты, аннары йотлыга-йотлыга ашый башлады. Аның күзләре ачылды, маңгаеннан тир тамчылары тибеп чыкты. Җилдә торып, тирләгән тәнебездәге бишмәт шыгырдап катты. Тукайның «Таз» шигырендәге малай кебек булдык. Аркага ни белән генә суксалар да, авыртуны тоймаячакбыз.

Бераздан Салихҗан аякка басты. «Кинәт башым әйләнеп китте», – диде ул. Баш нигә әйләнә? Шул ашамаганга, ач булганга әйләнә инде! Мөхәммәт таш кебек каткан бишмәтләребезне күрде дә безне тизрәк Сикертәнгә кайтарып җибәрде, Салихҗанны авылына кадәр озатып куярга булды.

Кем белә, юлда тагын ни буласын?!»

ХӘТЕРЕМ ДӘФТӘРЕННӘН: «Тәнәфес иде. Университет коридорында ыгы-зыгы. Мәһдиев очрады. Хәл-әхвәл сорашты. Үзе бүген генә авылдан килгән. Авария күреп килдем, шуңа кәефем төште, ди. Бер егетнең хәле бик авыр икән. Мөрәленеке, диделәр. Каты эләккән. Аягы сынган. Бер генә җирдән сынды микән әле. Башка төшләре дә имгәнгән булуы ихтимал. Хәл кадәри ярдәм күрсәттек инде үзенә. Яраларын бәйләдек. Аннары бер машинага салып Арчага озаттык. Үз кулларым белән күтәреп салдым. Яшькә синең чамадарак ул. Сеҗедә бер тирәдә укымадыгыз микән әле, ди.

Мәктәпне миннән бер ел алданрак тәмамлаган Рашат булып чыкты ул. Яхшы укыды. Мәктәпнең бер дигән чаңгычысы иде. Нишлисең, күрәсең булгач… Мөхәммәт абый аның хәлен гел сорашып торды.

Аллага шөкер, егет аякка басты. Мөхәммәт абыйның игелекле күңеле дә, шифалы куллары да аңа тәэсир итми калмагандыр, дип уйлыйм…»


Вакыйф НУРИЕВ бәян-хатирәсеннән өзек.
Сайтка урнаштырылган башка өзекләрен укырга:
1. Мәһдиев һәм…ипи http://kazanutlary.ru/?p=26579
2. Мәһдиев һәм…бүреләр http://kazanutlary.ru/?p=27351
Тулаем «КУ» журналының 5нче (май, 2017) санында укырга мөмкин.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.