Хикәя

30.05.2017 №3 (март),2017

Шәехзадә Бабич хатирәсе


Язгы ташулар вакыты җитсә, Күәш елгасы ниндидер бер кыргый җанварга охшап кала. Бу җанвар тәннәргә суык йөгерерлек итеп үкереп ала да тирән ухылдап куя… Бераз тынып торганнан соң, тагын үкерә, тагын ухылдый…

Астурамның бөтен халкы Бабичлар йорты янына, Хәсәнәйләр очына җыелган. Моннан Күәш әйбәтрәк күренә. Кечерәк өй зурлыгындагы аклы-зәңгәрле бозларның бер-берсенә бәрелеп, таралып төшүен, шундый ук мәһабәт бозларның бер минутка гына тынычлап торган су тигезлеген ватып-җимереп калкып чыгуын, күккә ашарга теләп тә, егәрләре бетеп, шапылдап суга килеп төшүен карап тору кызык та, шомлы да иде.

Күәштәге манзарага мөкиббән киткән халык Бабичлар ягыннан йөгереп чыккан кечкенә малайны шәйләми дә калды. Бакча капкасыннан тәгәрәп диярлек килеп чыккан бу «ак төенчек» койма белән елга арасындагы ун-унбиш адымны очып кына узды да ярга якынлашкан бер боз кисәгенә сикереп тә менде.

Шуны гына көтеп торган кебек, Күәш елгасының төбенә сузылып яткан «җанвар» ә дигәнче бу бозны үз куенына элеп алды һәм бөтерә-бөтерә эчкә алып кереп китте. Ап-ак күлмәк-ыштаннан, озын кунычлы ак оекбаштан торган ак төенчек бозлар янәшәсендә бөтенләй күренмәс булды.

Бер тында «аһ!» дип куйган халык исенә килгәндә, олы, мәһабәт гәүдәле Мөхәммәтзакир хәзрәт капкадан атылып килеп чыккан иде инде… Шунда кешеләр тагын бердәй булып:

– Мәхдүм!.. – диештеләр һәм тагын зәһәр үкереп яткан афәт дәрьясына текәлделәр… Барысы да ап-ачык иде: «җанвар» үз куенына беренче мәхәллә имамының кече улын – урамның күрке булып үсеп килүче Шәехзадә мәхдүмне йолып алган иде…

Бер төркем яшьләрне, багур-колгалар тоттырып, түбәнгә йөгерттеләр – Шәехзадә менгән боз ярга таба килмәсме? Кая чаклы барыр ул? Каргавыл борылмасын борылгач, Агыйделгә дә ерак калмый бит. Агыйделгә кадәр китсә?.. Йа Хода! Коткара күр бу гөнаһсыз җанны! Кемдер агачның башына ук менеп киткән. Аның ара-тирә:

– Әнә ул, әнә!.. Әнә-нә-нә-нә!.. Әнә тагын! – дигәне генә ишетелеп кала. Бу сүзләр астагыларның күңеленә җылылык, өмет биреп торалар, мәхдүмнең исән-имин булуын белдерәләр.

Кинәт бер сәер хәл булып алды. Әллә нинди зәхмәтле тавышлар белән үкереп яткан «җанвар» кинәт туктап-тынып калды. Әллә чираттагы ухылдау алдындагы тынлык шулай озак булып тоелды, әллә картларның догалары күк катына барып иреште – кеше зиһене моны аңларлык түгел иде.

Агач башында утырган шәкерт малайның тавышы да ишетелмәс булды. Елга өстендәге гаҗәеп күренештән ул да тораташ булып каткан иде, ахры.

Ә Күәштәге хәлләр, чыннан да, бик серле иде. Шәехзадә утырган боз, башка бозларны читкә этә-этә, кинәт ярга таба килә башлады. Кайбер бозлар, хәтта, «ак төенчек»ле боз якынлашу белән, үзләре үк читкә йөзеп китәләр кебек иде.

Шәехзадә утырган боз күзгә күренеп ярга якынлашты. Менә дилбегә буе ара калды, аннары колга җитәрлек булды, бераздан шыгырдый-шыгырдый ярның үзле балчыгына ышкылып йөзә башлады. Шунда боз өстендә калтыранып туңып утырган Шәехзадә дә хәрәкәткә килде һәм мәче җитезлеге белән ярга сикерде, аннары мышнап килеп җиткән Гыйльман абыйсының куенына менеп тә утырды…

Хәсәнәй яры буенда калган халык аларга каршы кузгалды. Алда йөгерә-атлый Мөхәммәтзакир хәзрәт бара иде.

Мәхдүм әтисен шунда ук күреп алды. Җиргә төшерүне сорап тыпырчына башлады. Гыйльман түзмәде, малайны инде шактый корып өлгергән җиргә бастырды. Малай әтисенә таба йөгерде. Әмма килеп җитәргә берничә адым калгач, шып туктады, сынап-текәлеп хәзрәткә карап тора башлады. Бигрәк тә аның чәчләренә аптырады малай. Хәзрәтнең ике як чигә чәче, акшарга буялган кебек, ап-ак иде…

Мөхәммәтзакир хәзрәт тә туктады. Аның йөзенә дә гаҗәпләнү галәмәте чыкты. Чөнки ул, малаеның күзләренә карау белән, калтыранып китте: ниндидер илаһи бер тылсым белән, элекке чем-коңгырт күзләр күк төсенә кергән иде. Ул моны шунда ук изге фалга юрады һәм, малаен кулларына алып, күккә күтәрде…


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *