Әдәби тәнкыйть

29.05.2017 №4 (апрель),2017

Факил Сафин шигърияте


2pr6EqME6T0

Татар шигъриятендә, кайсы гына гасырны алма, романтик фикерләү өстенлек итә. Әмма, һәр заман гына түгел, һәр шагыйрь гаять үзенчәлекле, башкаларныкына охшамаган алымнар алып килә ки, әйтерсең лә үзенең иҗаты белән шигъриятне дә тамырдан үзгәртә, яңадан тудыра, шуның көтелмәгән мөмкинлекләрен ача.

Факил Сафинның «Галәм күзе» (2011) китабын укыганда, күңелдә шундый бәя туа. Шагыйрьнең тормышны кабат тергезү алымнары шулкадәр төрле, күләмле бу җыентыкта һәр шигырь үзенчәлеге белән гаҗәпләндерә, сокландыра.

Әле беренче шигъри тәҗрибәләре матбугатта күренүгә үк, Ф.Сафин иҗатын татар шигыренең аксакалы Мөдәррис Әгъләмов югары бәяли, нечкә тоемлы М.Вәлиев, Ф.Мөслимовалар аңа игътибар итә. «Тузганак чәчәге» (1994) дип аталган беренче шигырь җыентыгы басылып чыккач та, шигырьләрдәге лиризм, музыкальлек, стиленең кабатланмас үзенчәлеге, шагыйрьнең гражданлык позициясен ачык белдерә алуы (К.Сибгатуллин, Р.Рахман, И.Сафуанов һ.б.) күрсәтелә. Сөйләм матурлыгы, сүзләр һәм образларның гармонияле кулланышы, аларның зур эмоциональ тәэсир көченә ия булуы шагыйрьнең индивидуаль язу стиле булдырганлыгы турында сөйли. Бу сыйфатны шагыйрь Зөлфәт тә аерып билгели, әлеге стильдә серлелек барлыкны күрсәтә. Чыннан да, Ф.Сафин шигырьләре күпкатламлы булып, алардагы эчтәлекнең серен ачып бетерәсе килү тәэсире калдыра. Ниндидер күренеш яки шәхси халәт кинәт кенә кешелек фәлсәфәсенә әйләнеп китә, яки, киресенчә, тормыш кануннары шәхси яңгыраш ала, сәяси бәягә әверелә.

Күпкатламлылыкка ирешү максатында шагыйрь татар укучысы өчен якын булган, таныла торган шәркый сүз-сурәтләргә, алымнарга мөрәҗәгать итә. Бу яктан иң кызыклы шигырьләрнең берсе – шагыйрьнең «Сәфәр» (2002) дип аталган шигырьләр җыентыгында беренче һәм лейтмотив итеп бирелгән «Мин бетәргә тиеш идем күптән». Әлеге шигырьнең романтик лирик герое урта гасырлар шәркый шагыйрьләре иҗаты белән аваздашлык уята торган, суфилар һәм мәҗнүн-гашыйкларны бәяләүдә кулланылган сурәтләр ярдәмендә тасвирлана: «иләс җан», «томана», «күлмәкләрдән тозлы тирне борып сыктым», «сәер бер зат», «елар чакта, йөргән көлеп». Шигырь кеше тормышы, аның күтәрелү һәм егылулары, үз бурычын үтәү өчен калкынулары турында сөйли: «Мин бетәргә тиеш идем күптән. / Югалырга тиеш идем ак томанда. / Кемдер миннән көлде – иләс җан дип, / Кемдер санагандыр томанага. / Нинди көч ул мине саклап йөртә? – / Караңгылык пәрдәләрен ертып чыктым. / Күтәрелдем кабат, егылсам да. / Күлмәкләрдән тозлы тирне борып сыктым».

Бу дөнья сурәтендә, лирик герой белән янәшә, кешене тормыш юлы буйлап озата баручы Югары көч образы пәйда була, ул икенче эчтәлек, кеше язмышын фәлсәфи аңлату тудыра. Соңгы, дүртенче строфада шагыйрь «Мин» сүзен «Ул» белән алыштыра, шулай итеп кеше фәлсәфәсен гомумиләштерә: һәр кеше дөньяга үз язмышы белән туа һәм шул язмышны узып чыгарга тиеш. Кешенең үз язмышына тәңгәл юлны үтүе яшәү мәгънәсен хасил итә: «Дөнья буйлап үтеп китте бер Моң, / Офык түре балкып алды көмеш кебек… / Таныганнар әйтте: Улмы?.. Ул иде бит / Сәер бер зат, елар чакта, йөргән көлеп…»

Бу очракта тормышта гармония хасил була. Шигырьдәге мистик-эсхатологик мотивлар – яшәеш фәлсәфәсе, ә трагик мотивлар тормыш белән («Дус дигәннәр сатып куйды гел юк хакка») бәйле. Шулай күпмәгънәлелек һәм текстның күпкатламлылыгы барлыкка килә.

Шушы ике эчтәлеккә өстәп, шигырьнең эчке музыкасы эмоциональ эчтәлек хасил итә. Дүрт строфадан торган шигырьдә өченче строфага кадәр интонация иҗекләр саны үзгәрүгә бәйле үсә, дүртенче строфада тынычлана: 10/12/10/10; 10/12/10/12; 12/12/12/12; 10/12/12/12. Силлабик шигырь музыкаль инструмент кебек яңгырый, лирик геройның сүзләргә салынган хис күчешен үлчәмгә салынган халәт-интонация үзгәреше «озата бара». Әгәр беренче өч строфа яшәешкә эндәшү, кешенең үз тормышын үкенеч катыш борчылып искә төшерүе, ялвару-дога кебек тәэсир калдырса, соңгы строфа укучыга юнәлтелгән. Биредә лирик геройның тормышы, гомумән, җиргә килеп-киткән кешеләрнең берсенеке кебек гомумиләштереп, фәлсәфи-якты бәяләнә. Көрәшеп, тартышып, сызланып яшәлгән шәхси тормышка караш – җиргә килеп, анда эз калдырып китүнең бәхет булуы турындагы фикер белән төгәлләнә.

Безнең фикеребезчә, силлабик шигырь төзелеше чикләрендә калган хәлдә шигырь яңгырашын үзгәртү, мәгънәви күпкатламлылык, дөньяга романтик карашны катлауландыру Ф.Сафин иҗатындагы төп үзенчәлекләрдән санала. Бер үк вакытта образлар системасында ассоциативлык, традицион-суфичыл яки шәркый символларга мөрәҗәгать итү, детальләштерү һәм шул детальләрнең матурлыгына басым ясау традиционлык тәэсире уята.

Эчтәлекне киңәйтүнең шундый ук алымнары бик күп шигырьләрдә кулланыла. Тагын бер мисал – «Сәфәр» шигыренең романтик лирик герое шигырьнең беренче юлларында ук үзен: «Мин күктән! Йолдыз иленнән. / Ә җирдә – вакытлыча», дип белдерә. Детальләштереп тергезелгән гаять матур сурәтне сәфәр образы бергә туплый, ул ике мәгънәдә кулланыла: кешенең яшәеш киңлекләрендә сәяхәте, кайчак бу сәяхәт, яратканның чакыруына буйсынып, җиргә китерә (яшәештәге сәфәр). Икенче мәгънәсе кешенең көтелмәгәндә өзелергә мөмкин булган җир язмышы (җирдәге сәфәр). Җир юлы өзелгәннән соң булыр сурәтне детальләрдә тасвирлап, шагыйрь җир мәхәббәте (Чакыручы – яраткан кеше) һәм яшәешнең китүчегә мәхәббәте мотивларын куллана. Икенчесе (Чакыручы – Илаһи зат) кешенең Аллаһка һәм Аллаһның кешегә мәхәббәтенә карый, бу эчтәлекне ныгыту өчен шагыйрь традицион суфичыл сурәтләр куллана: «Мин – кайнар йолдыз төшенең / Сүрелмәс җете нуры», «Нәкъ шул таңда алмагачлар / Ап-ак чәчкәсен кояр», «Өметләрне утка ягып», «Дөнья дөрләп кабыныр» һ.б.

Шигърияттә Ф.Сафин сурәтли торган чынбарлык ике катламлы. Аерым бер шигырьләрдә аның идеаль катламы иҗат дөньясы булып аңлашыла. Мәсәлән, Ф.Садриевка багышланган «Язларда яшик» шигырендә ул шулай. Кайчак идеаллаштырылган дөнья лирик герой рухи эзләнүләренең объекты («Дуамал җан!..»), табигать («Күтәрелә кояш»), туган җир («Кайту»), төшләр («Китеп барам») булып төгәлләшә.

Шагыйрь иҗатында символлар еш кына төрлечә укылу вариантларына ачкыч ролен башкара: тургай («Югалтулар»); тынлык («Кышкы көн»); җәй («Җәй үтеп тә бара менә»); оя («Кошлар китә»); ай («Поезд көтәммени!») һ.б. Күпчелек очракта шигырьләр цикллары бер символ тирәсенә туплана, соңгысы әсәрне өч аспектта: кеше философиясе, яшәеш философиясе яки суфичыл фәлсәфәне стильләштерү кебек укырга мөмкинлек калдыра. Мондый образ-символ шигырь яки циклга исем булып килә, гадәттә, шагыйрь берничә эпиграф куя, алар төрле мәгънә вариантларына ачкыч хезмәтен үти.

Мәсәлән, «Күбәләк» циклы өч өлеш-шигырьдән гыйбарәт. Һәр шигырь мәгънәви тәмамланган, әмма башка шигырьләр белән дә бәйләнештә. Әйтик, беренче өлештә яшәеш фәлсәфәсе бирелә: матурлык, гармония – күптөрлелектә! Икенче фрагмент кеше фәлсәфәсен тергезә: шагыйрь фикеренчә, безнең һәркайсыбыз галәм кодын йөртә, бу код – мәхәббәт. Өченче фрагмент суфичыл фәлсәфә төсен ала: кеше тормышы – яшәешкә якынаю, һәр кеше туганнан үлгәнчегә кадәр шушы юлны уза. Үлем якынаю циклын төгәлли!

Беренче һәм икенче кисәкләрдә дә өченче шигырьдә әйтелгән фәлсәфәне аңларга әзерләүче традицион суфичыл образлар бар. Бу очракта, беренче кисәк – туу турында, икенчесе – мәхәббәт, өченчесе китү турында сөйли. Нәтиҗәдә, өч өлеш суфичыл дөнья сурәтен тергезүче бербөтен хасил итә.

Беренче һәм икенче шигырь белән дә шулай. Әгәр беренче текст яшәештәге күптөрлелекне ассызыклый икән, икенчесе мәхәббәтнең төрлелеге турында сөйли. Өченче өлеш үлемне – күптөрлелекнең югалуы, бертөрлелеккә килү буларак карый.

Мондый катлаулы эчтәлекне укучыга җиткерү өчен, шагыйрь авыр форма сайлаган: 18/18, һәр шигырь тезмәсе үзе мөстәкыйль фәлсәфи фикер булып тоела. Текстның төп лейтмотивы һәм символы – күбәләк – гомумән, кеше кебек тә, яшәү мәгънәсе яки җан иясе булып та укыла.

Беренче эпиграф – Коръәннән цитата, дөнья беткән көн турында сөйли: «Ул көнне кешеләр куып таратылган күбәләкләр кебек булыр». Әсәрдә кешенең туудан үлемгә юнәлгән гомере дөнья бетү белән тиңләштерелә. Өченче шигырьдә «һәр кешенең үлеме дөнья бетү» дигән фикер укыла. Икенче эпиграф – Тукай шигыреннән өзек («Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп») – циклны кешенең үз күңеле белән сөйләшүе кебек карарга юл күрсәтә.

Шундый ук төзелешле «Йолдызлар бакчасы», «Кошлар очкан чакта. Тәфсир», «Бина» цикллары шагыйрь иҗатында дөньяга өр-яңа эмоциональ-психологик караш формалашу турында сөйли, аның күптавышлылыгы текстларны катлауландыру чарасына әверелә.

Ф.Сафин шигъриятенең тагын бер үзенчәлеге аның төрле жанрлар үзенчәлекләрен оста файдалануында: поэма, поэма-эскиз, баллада, цикллар, мәсәл, дүртьюллыклар, бишьюллыклар интонация һәм стиль ягыннан төрле.

Шагыйрь файдалана торган жанрлар арасында матурлыгы һәм нәфислеге белән сонетлар такыясы аерылып тора. «Тын суларга карап (Сонетлар такыясы)» классик үрнәктә иҗат ителгән: 15 сонетны берләштерә, магистраль сонетның беренче тезмәсе беренче сонетның беренче тезмәсенә әверелә, икенче тезмә – икенче сонетның беренче тезмәсе, һәм шулай соңгы, 14нче сонетка кадәр дәвам итә, монысы магистральнең соңгы тезмәсеннән башлана, тезмәләр боҗрасын яба. Тематик һәм композицион ачкыч (нигез) булган магистраль 14 сонетны эзлекле оештырган тезмәләрне берләштерә.

Такыя романтик стильдә: шагыйрь үткәнне (яшьлек, мәхәббәт, туган җирдә яшәү) идеаллаштыра. Әлеге «кичәге» көннәрне искә төшерүче лирик герой үз кичерешләренә табигатьтә аваздашлык таба. Хәтердә сакланган кичәге һәм бүгенге сурәтләрне детальләштереп тергезү каршы куюга нигезләнә, бу да аерым мәгънәви тирәнлек өсти. Кереш итеп файдаланылган магистраль символик мәгънәгә ия образлардан төзелә: «Тын суларга карап көрсендем, / Кипкән камыш кисәк сискәнде. / Җил кабызды тузгак сүсәнне, / Кабынды да янә ул сүнде… / Төн кочакка алды, мин сеңдем, / Йолдызлармы ерак, ул шәмме?.. / Карт өянке моны искәрде, / Кайнардан да кайнар җирсенү… / Мин тынлыкка сыенам тагын да, / Җаным эзли, юк син янымда. / Яктылыкка үрелә күзләрем. / Ак каурыйлар елга ярында, / Ни сер килә офык шавында? – / Ишеталмый калдым сүзләрен…»

Тын сулар иң элек вакытны символлаштыра: аның агышын туктатып булмый; коры камыш – хәтер, әмма ул өмет кебек тә укыла ала. Төн – бүгенге, яктылык – үткән, карт өянке – туган җир символы, ак каурыйлар – үткән хакындагы истәлекләр, бу мәгънәләр белән янәшә башка эчтәлек тә табылырга мөмкин. Һәр сонетта төрле әдәби алымнар ярдәмендә образларның төп мәгънәсе калкуландырыла. Башка укылыш вариантына да ишарә бар. Мәсәлән, өченче сонет түбәндәге тезмә белән башлана: «Җил кабызды тузгак сүсәнне» – магистраль сонет, сүсәннең төп мәгънәсе буларак, «хәтер»не калкыта, өченче текстта сүсән лирик геройның җир тормышын символлаштыра.

Кайбер текстларда шагыйрь конкрет һәм гомуми мәгънә аңлатучы башка символларны да файдалана. Әйтик, алтынчы сонетта лирик герой ташландык йортка кайтуын сурәтли, йорт хәзер анда беркем дә яшәми торган әти-әни нигезе булып күзаллана. Шунда ук башка укылыш вариантына ишарә бар: йорт – үткәннең символы: «Кайтып кердем тагын үткәнгә, / Сыенып торам салкын миченә».

Җиденче һәм сигезенче сонетлар бу ике мәгънәви сызыкны дәвам итә: әти-әни йортыннан китү, шаулы шәһәр тормышы, ата-ана фатихасын югалту һ.б. Әмма гомуми мәгънә дә югалмый – узганны сагыну, иң кадерле нәрсәләрне җую сагышы гомумкешелек кыйммәтләре кебек шәрехләнә.

Италиядә XIII гасырда пәйда булган сонетлар такыясы гаять авыр шигъри формалардан санала, ул шагыйрьдән зур осталык (бигрәк тә рифмалар сайлауда) таләп итә. Бу яктан Ф.Сафин әсәре классик таләпләргә җавап бирә. Һәр сонет 4 тезмәле, беренче икесендә тезмәләр саны – 4, соңгыларында – 3. Абба тибында рифмалашу һәм тигез, 9ар иҗекле вәзен сагышлы интонация тудыра. Ике соңгы строфада лирик герой үз кичерешләре турында сөйли, шуңа күрә рифмалашу тәртибе үзгәрә: ааб ааб – текстка ышандыру көче өсти, шагыйрь һәм укучы арасында турыдан-туры сөйләшү хасил була.


Мәкалә сайтта кыскартылып урнаштырылды. Тулаем «КУ» журналының 4нче (апрель, 2017) санында укырга мөмкин.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *