Бәян

23.05.2017 №5 (май),2017

Мәһдиев һәм… (дәвамы)


volk

…бүреләр

МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ЯЗА: «Безнең бабаларыбыз мәҗүсилек заманында бүре культына табынган булу ихтималын фольклорчылар еш әйтә. Шулайдыр, шулай булгандыр. Бүредән курку белән бергә халык күңеленең бик тирән төбендә бу хайванга курку катыш яшерен ихтирам, олылау хисе ятканын белмибезмени?
– Кичә төнлә бүре килгән, – дип иртәгесен сөйләнгән хәбәр шом катыш серлелек, зурлык, әһәмиятлелек белән йорттан йортка йөри иде. Бүре килгән… Әйтерсең, кабереннән торып борынгы баба, изге ата килеп киткән, ә без берни белмичә йоклап ятканбыз». («Торналар төшкән җирдә»)
ӘНИ СӨЙЛИ: «Ах ул бүреләр!.. Дүшәмбе укырга барганда, еш чыгалар иде. Таң сызылып кына килә, бүреләр инде ауда. Әтидән ишеткәнем бар иде, имеш, бүре сыбызгы тавышыннан курка. Авыл малайларыннан бер сыбызгы юнәткән идем. Берсендә шулай бүре чыккач, битемне кабарта-кабарта шуңа өрә башладым. Сыбызгымның сызгыруына бүренең койрыгы да селкенмәде. Мөхәммәт кенә миңа гаҗәпләнеп карап куйды:
– Нишлисең син, Нәкыя?
– Бүре куркытам.
– И-и-и… Нәкыя, Нәкыя!.. Болар бит – сугыш ягыннан качып килгән бүреләр. Болармы?.. Болар – «зениткалар», «артиллерия» һөҗүмнәрен күргән бүреләр. Снарядлар шартлавын ишеткән, пуля яңгырын кичкән бүреләр. Исләре китә синең сыбызгы сызгыртуыңа.
Бүре чыккач, Мөхәммәтнең безгә куйган таләбе – ерткычның күзенә карамаска, аңа арка белән басмаска. Иң шәбе – аңа ян белән тору. Кемдер, хәтерем ялгышмаса, Марсель Галиев бугай, язып та чыкты әле. Мәһдиев сөйләшкәндә әңгәмәдәшенә ян белән торуны кулай күрә, чөнки безнең татар сүзен тыныч кына әйтә алмый, корсакка, күкрәккә төртә башлый, дип. Бу сүзләр хактырмы, юктырмы? Хак икән, димәк, сабакташымны саклану чараларына бүреләр өйрәткән булып чыга түгелме?
Бүреләр, бүреләр. Ах ул бүреләр!..
Берсендә шулай карточкага ипи бирделәр. Бер атналык кирпеч ипи. Шуны тизрәк алып кайтып бирәсе, өйдәгеләрне сөендерәсе килә. Ачлар бит инде. Уйлаштык та авылга атна уртасында кайтып килергә булдык. Хәзергә әле юл да бар. Аннары кар явачак, бураннар башланачак. Мөхәммәт кайта алмады, ул – «дежурный». Аның безне җибәрәсе килмәде. Ни үгетләде, ни ялынды. Тыңламадык. Зөлхия белән кайтып киттек. Исән-имин кайтып җиттек. Сеңелкәшләрне, энекәшләрне сөендердек. Төнге өчтә китәргә чыктык. Дәрескә өлгерәсе бар. Училищеда тәртип кырыс. Биш минутка гына соңа калсаң да – куалар! Гөберчәкне үттек, урманга җиттек. Уңда – урман, сулда – кыр. Сулыш алырга да куркып барабыз. Отыры таң беленә башлады. Төнлә кырпак кар яуган. Кыр ала-кола булып ята. Басуга түгелгән тирес өемнәре дә ала-тилә. Чү! Шул өемнәрнең берсе селкенә башлады. Икенчесе дә, өченчесе дә шуып барган кебек. Минем күземә генә шулай күренәме соң? Зөлхиядән сорыйм. Ул җан ачысы белән кычкырып җибәрде:
– Нәкыя! Бүреләр!!!
– Бүреләр?!.
Әнә, тезелешеп, кырны ярып, урманга таба менеп баралар. Нәкъ безнең каршыга чыгарга чамалый болар. Баш бетте болай булгач.
Мөхәммәт!.. Зөлхия белән икебез дә берьюлы әйттек бу исемне. Их, Мөхәммәт! Кичә сүзеңне нигә җиргә салдык икән?! Күңелдә – үкенү, үкенү, үкенү… Яныбызда син булсаң иде хәзер. Ерткычлар белән дә уртак тел таба белә идең бит син.
Күңелнең бик тирән бер почмагында «бәлки, бүреләр юл аша чыгарлар да урманга кереп китәрләр», дигән өметле уй да бар иде әле. Аларның юл буенда түгәрәкләнеп утыруларын күргәч, ул өмет тә киселде. Ерткычлар урманга да кереп китмәде, безгә дә карамады. Гамьсез генә оеп утыра бирделәр. Без ни алга, ни артка бара алмыйбыз. Елыйбыз. Безне бүреләрдән куркып елыйлар, дип уйлыйсызмы? Куркабыз инде. Сүз дә юк. Юлдан каршыбызга бер хатын-кыз килүен күргәч, бүреләрдән курку хисе бераз басылгандай булды. Әмма ул хатынны күреп, сөенергә дә, сөенмәскә дә белмәдек. Алда безгә дәһшәтлерәк куркыныч яный бит әле – без дәрескә соңга калачакбыз. Безне училищедан куачаклар!
Озак утырды бүреләр. Тирләгәннәр, пешкәннәр. Сыртларыннан пар күтәрелә Яктыргач кына берсе – араларында иң зурысы, торып басты. Вожактыр инде ул. Биек чыршыларга карап, ым какты. Бүре көтүе ашыкмый, акрын гына, дәрәҗәсен белеп кенә шомлы урман куелыгына кереп югалды. Алар утырган урында, кар эреп, кучкыл түгәрәкләр хасил булган иде. Ә теге хатын Тылаңгырныкы булып чыкты. Гөберчәккә барышы икән.
Хәлбуки, без училищега килеп кергәндә, дәресләр башланган иде инде. Язмышыбыз бик тиз хәл ителде. Бусаганы атлап керүебез булды, директор үзе басып тора инде. Ул: «Хәзер үк күземнән югалыгыз! Ычкыныгыз моннан! Приказ чыгар!» – дип кычкырды да китеп барды.
Без тулай торакка кайтып елашып утырганда Мөхәммәт килеп керде. Беренче тәнәфескә чыгуга, безнең янга йөгергән. Борчылуы йөзенә чыккан. Аңа ниләр булганын сөйләдек. Ул: «Беркая китмәгез! Бүлмәгездә генә утырыгыз», – диде дә икенче дәрескә йөгерде. Кичкә таба Мөхәммәт бүлмәбезгә балкып-сөенеп килеп керде. «Кызлар! Борчылмагыз. Училищеда каласыз. Приказ булмаячак!» – диде ул. Шатлыгыбыздан нишләргә белмәдек. Укудан соң Мөхәммәт Тылаңгырга барган. Теге хатынны эзләп тапкан. Аны директорга алып килгән. Безгә очраган юлчы иртәнге вакыйганы түкми-чәчми сөйләп биргән. Шул төнне бүреләрнең Төрнәледәге фермага кереп бөтен сарыкны буып чыгулары турында хәбәр таралган. Аны директор да ишеткән. Шушы, иртән без күргән бүреләр җиткән бит инде ул бичара сарыкларның башына. Төрнәле ягыннан менделәр дә шул. Корсакларын кан белән тутырган тук бүреләр булган алар. Әйтәм аны, безгә борылып та карамадылар. Аларның безгә – яшь кызларга карата булган битарафлыгына ачуыбыз да килмәде микән әле».
ХӘТЕРЕМ ДӘФТӘРЕННӘН: «Казанда, университетта беренче курста укып йөргән чагым. Беренче сессия. Беренче имтихан. Мин авылда әзерләнәм. Өйдә үзем генә. Әти-әни эштә. Укып ятам. Башым революцияләр, съездлар, сугышлар белән тулы. Күз алдымда саннар биешә. Ул даталарны ничек хәтердә калдырып бетермәк кирәк. Укыдым-укыдым да урам әйләнеп кайтырга булдым. Төтен баганалары белән күкне терәтеп торган ак авыл. Ак дөнья. Һаваның сафлыгыннан баш әйләнә. Клуб тәрәзәсендә ут бар. Сугылып чыгасы иттем. Керсәм… университетта безне татар теленең нечкәлекләренә өйрәтүче укытучыбыз Хәлил Сәлимов елмаеп басып тора:
– Син бу авылданмыни?
– Әйе, минем туган авылым. Сезне нинди җилләр ташлады?
– Без концерт белән кайттык. Таһир Якупов, Нәфисә Василова.
Миндә имтихан кайгысы бетте. Нигә кирәк Керенский-Меринскийлар, Капланнар-Мапланнар… Таһир, Нәфисә кебек халык бәгыреннән чыккан җырчылар авылга көн саен килеп тормый.
Концерт шәп булды. Халык клубка чак сыйды. Мәшһүрләр кич буена моң сипте. Хәлил Сәлимов университетның журналистика бүлегендә укучы Альберт Һадиев язган, бер абзыйның фронтта һәм мунчада күргәннәре турындагы хикәяләрне сөйләп эч катканчы көлдерде. Концерт барганда, клубның ишегеннән, бүрәнә ярыкларыннан пар чыгып торды.
Иртәгесен буран башланды. Юлларны кар күмде. Имтиханга әзерләнү турында уйлыйсы да юк. Казанга ничек китәргә? Башта шул кайгы. Артистлар да китә алмады. Хәер, аларга борчыласы юк. Хәлил абыйны кунарга үзебезгә алып кайткан идем. Таһир Якуповны да чакырдык. Ашарга-эчәргә бар. Әни коштабак тутырып ит пешерде. Сыйланып тик ят. Иртәгесен клуб көн буена ачык булды. Халык яраткан артистларыннан аерыла алмады. Авылдашларым өчен бер бәйрәм булды бу буран. Минем генә кәеф юк. Имтиханга барып җитә алмасам, университеттан куарлар дип куркам.
Бер тәүлек дулаганнан соң буран тынды. Мин, төнге өчтә торып, юлга чыктым. Артистлар йоклап калды. Бүген имтихан. Авылдан сигез чакрым ераклыктагы Мөндешкә карга бата-бата менәсе. Стансага җитәрәк, кечкенә генә Либәдән дип аталган зиреклекне үтәсе. Аны үткәндә, таң билгеләре беленә башлаган иде инде. Шулвакыт зиреклектән бүре атылып чыкты. Үзе бозау кадәр, башы атныкы кадәр. Хәл китте. Кулда таяк бар-барын. Өскә ташланса, ул таяк белән генә нишли алам мин?! Зиреклектән кинәт чыккан бүре кинәт кереп тә китте. Стансага килеп җиткәнче адым саен артыма борылып карадым. Бүре бүтән күренмәде. Поездга кереп утырганда,
хәлем тәмам беткән иде. Казанга килеп җиткәч, вокзал янында җиденче троллейбусны көтеп иза чиктем. Ул килмәгәч, университетка җәяү чаптым, югыйсә, имтиханга өлгермәячәкмен. Бураннан соң җылытты. Казанда кар эри. Тау менгәндә тирләдем — яндым. Авылдашым, ак тегүче Ибрай бабайның калын сарык тиресеннән тегеп биргән тунын салып ташлардай булдым. Мин килеп кергәндә, профессор Субич аудиториядә үзе генә иде. Ведомостьларны портфеленә салып маташа. Ни өчен соңга калуымны аңлата алган кадәр аңлатып бирдем. Ул миңа гаҗәпләнеп карап торды да билет алырга кушты. Алдым. Беренче сорау: «Думская тактика большевиков». Большевикларның Думада күбрәк урын алырга теләүләрен генә беләм. Шуннан артыгын әйтә алмыйм. Гомумән, мин нидер әйтерлек, сөйләрлек хәлдә түгел идем. Беренче имтиханда ук – «провал». Университеттагы соңгы имтиханым да шушы булыр. Хәзер тулай торакка кайтып әйберләремне җыям да авылга китәм. Фермада яки конюшнидә эшләмәслек егетме мин?! Мәктәпнең завучы Тәлгать абый: «Университетны тәмамлагач, авылга кайтырсың. Мәктәпнең стена гәҗитенә баш мөхәррир итеп куярбыз сине», – дип тә ышандырган иде. Бәлки, хәзер үк куярлар. Җитмәсә иртәнге бүре күз алдымда тора. Казанда, университетта калган тәкъдирдә ул минем каршыга тагын чыгачак. Төштән соң укыгач, мин авылдан дүшәмбе китәм. Бер төн булса да өйдә кунасы килә. Юлда үзем генә. Кемнең төнге өчтә торып китәсе килсен.
Тулай торакка кайтып әйберләремне тутыра башладым. Кулыма Мөхәммәт Мәһдиевнең «Фронтовиклар» китабын алгач, әллә нишләп киттем. Педучилищеда нинди михнәтләр күреп укыганнарын әни миңа сөйләгән иде инде. Ач булганнар – укуны ташламаганнар. Юлсызлыктан интеккәннәр – укуны ташламаганнар. Каршыларына бүреләр өере чыккан – укуны ташламаганнар. Син?.. Караватка утырдым да үз-үземне эттән алып эткә салдым. Мөхәммәт абыйның: «Имтиханны бер бирмәсәң, тагын кереп була бит аңа», – дип әйткән сүзе дә искә төште. Авылда минем турында, Мәһдиев аны университетка «по блату» кертте, дигән сүзләр дә йөри бит әле. Хәзер әйтәчәкләр: «Әһә, по блату» кергән иде, укый алмады. 1981 елда журналистика кафедрасы мөдире Флорид Әгъзәмов «Социалистик Татарстан» (хәзер – «Ватаным Татарстан») газетасының 19 ноябрь санында минем турында язып чыккач, «по блату»ны авыл бүтән әйтмәде. Язмада мондый юллар бар иде: «Туган төбәгендә борын төрткән һәр сәләтле егет-кызга үтә игътибарлы, журналист җанлы Мөхәммәт Мәһдиев тә әлеге абитуриентка «өметле, тырыш егет» дигән бәя бирде.
«Фронтовиклар»ны «Казан утлары» журналыннан укыган идем инде. Хәзер китабын укыйм. Аны, портфелемә салмыйча, кире шүрлеккә куйдым. Мин университетта калырга булдым. Дүрт көннән соң Субичка имтиханны тапшырдым. «Бишле»лек сөйләдең, «дүртле» куям, чөнки «пересдача» бит, үзең беләсең», – диде профессор.
Либәдән зиреклегеннән чыккан теге бүре исә станса миченә ягучы Галимҗан абзыйның эте булып чыкты».


Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=26579

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.