Шигърият

19.04.2016 №2 (ФЕВРАЛЬ), 2016

Корыч дивар (Муса Җәлилнең тууына 110 ел)


pamyatnik_muse_dzhalilyu

Җәлилчеләр аягүрә баскан…
Хәтерлисең булыр, Моабит:
Йөрәкләре, кызыл ромашка булып,
Вулканнардан ныграк яна бит!

Гильотина, канлы балта тотып,
Кизәнгәнсең татар башына.
Кызыл байрак булып, «автограф»
Чәчрәгәндер төрмә ташына…

Бу дөньяда ләкин бар микән соң
Язмышларның гадел бизмәне, —
Балта бит ул… белмичә дә кала
Кемнең башын чабып өзгәнен.

Гильотина! Дистә еллар аша
Нәләт укып дәшәм мин сиңа:
Туган Ил һәм Намус дигән чакта
Җәлилчеләр – корыч стена!

Күкрәгеннән очырган бит алар
Азатлыкның үлмәс кошларын.
Муса Җәлил – пистолеты түгел,
Җыры белән җиңгән дошманын.

Тарих тәгәрмәчен бормак булып
Сөйләнсә дә кайбер кемсәләр,
Аягүрә баскан җәлилчеләр —
Азатлыктан мәгърур илчеләр.

Таралганны җыяр вакыт безгә:
Идел-Урал! Яши хыялда…
Ватанымның байраклары бүген
Өч зөбәрҗәт төскә буялган.

https://www.youtube.com/watch?v=e6a0dEyMP6M&feature=youtu.be


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *