Әдәби тәнкыйть

21.05.2017 №6 (июнь), 2016

Укыйсың да уйлыйсың


d8832783dd6c09a2e6f17b9a4b7b340d

Күпчелек сәнгать төрләренең җирлеге саналган әдәбиятны уй-фикердән башка күз алдына китереп булмый. Каләм әһеленең төп коралын гәүдәләндергән сүз үзе дә иң кечкенә лексик берәмлеккә сыйган аерым төшенчәне аңлата. Әгәр нәфис әдәбият эстетик, әхлакый, философик һәм социаль кыйммәтләрне киләчәк буыннарга туплап тапшыра икән, әлеге мөкатдәс максатка ничек инде чынбарлык күренешләренең аңда чагылышын төрледән-төрле сурәттә күрсәтмичә ирешергә мөмкин?! Теге яки бу халыкның уй-хисләрен тасвирлау, әйе, әдәби иҗатның беренчел вазифасын тәшкил итә. Сәнгать үзәгендәге матурлык башлангычына да зур мәгънәви йөкләнешле оеткы салынган. Әлбәттә, мондый мөһим үзенчәлек шигърияткә дә хас. Аны образлы фикерләүдән аерымлау мөмкин түгел. Шигърилек әле язу булмаган чакта ук моң тулы күңелләрдә уй-гамь рәвешендә яшәгән. Байтак шагыйрьләрнең табигатенә философлык сәләте өстәлү дә, мөгаен, сүз сәнгатенең әлеге дә баягы хасиятенә бәйледер.

Еш кына очракта шулайрак килеп чыга: кызыксынып укыла торган кайбер китап синең белем йомгагыңны сүтеп җибәрә. Шагыйрь Рифат Җамалның иҗаты белән бөртекләп танышкан чакта да мин күңелдән «әдәби акыл хезмәте» хакындагы азмыкүпме мәгълүматымны барладым. Инде күптәннән игътибар казанган каләмдәшем, нигездә, шигъриятнең җыйнак шәкелен якынрак күрә. Ә кыска шигырь тукымасында уй-фикер башлангычы өстенлек итә. Тикмәгә генә аны зирәклекнең җете чагылышына, хикмәтле сүзләрнең тар кысалардагы тупланышына тиңләмиләр. Шундый үзлекләргә ия булган иҗат юнәлешенә тартылуын шагыйрь үзе дә тыйнак кына сиздереп үтә:

«Каян килә шигырь?» –
Диеп сорый
Таныш-белеш, дуслар, туганнар.
Әйтә алмыйм, чөнки
Үзем белмим…
Шигырь яза кебек уйчаннар.
(«Каян килә шигырь?..»)

Әлбәттә, әлеге шигырьдә игътибар үзәгенә алынган уйчанлык кешенең табигый яратылышы, гомер дәвамында мыскаллап баетыла торган акыл сәләте катламнарыннан килә. Ошбу төшенчә күпне сыйдыра. Гади тоелган уйчанлыкта барысы да бар: гамь дә, моң да, ямь дә, хис тә… Күңелне биләгән мондый хәл-халәт үзеннән-үзе аз сүзлелеккә китерә. Шушы серлелекне ачканда, белгәнең ныгый төшә. Чыннан да, һәрбер язылачак әсәрнең эчтәлеге аң-кальб мөмкинлекләре белән билгеләнә. Алай гына түгел, хикмәтле шигырьнең югары биеклеккә күтәрелүе милләтнең рухи үсешенә турыдан-туры баглы. Нәкъ менә халык чишмә башыбызда торган акыл иясе дә, шул ук вакытта дастаннар иҗат иткән беренче шагыйрь дә. Әгәр кулыңа каләм аласың икән, шушы кавемнең дәвамчысы булуың зарур. Бу җәһәттән Рифат Җамалның күпчелек шигырьләрендә өстенлекле кыйммәтләр шактый уңышлы гәүдәләнеш таба. Шулай булырга тиеш тә, чөнки югарыда искәртеп үтелгән сыйфатлар аның рухиятенә җитәрлек микъдарда салынган. Шагыйрь «Аңым белән җаным» исемле әсәрендә әлеге төшенчәләрне тыгыз бәйләнештә итеп таный. «Бер миндә, бер тәндә Сыешалар алар, – ди ул. – Аңым тоймаганны, Бәлки, Җаным аңлар…»

Мәгълүм хакыйкатьне кабатлап әйткәндә, сәнгать югарылыгына күтәрелгән әсәрдә авторның холык-фигыле чагылмыйча калмый. Ә кыска шигырьдә шәхеснең төп билгеләрен аерымачык сурәтләмәдә күз алдына китереп була. Ниндидер фалчыдан булышлык сорау кирәкми, зәвыклы укучы барысын да сиземли. Әйтик, Рифат Җамалны якыннан бигүк белеп бетермәгән кеше дә шигъри «эзләр» буенча аның фәнгә бәйлелеген аңлап алыр. Моның мотлак шулай икәнлеген шагыйрь үзе дә раслый. «Кемнең кем икәне шигырьдә күренә», – ди ул исеме куелмаган дүртьюллыкта. Ничек кенә сәер яңгырамасын, шигърият белән фәндә охшаш яклар байтак. Белинскийча күзалласак, ният кылынган хезмәт һәр икесендә дә иң әүвәл аң-зиһен ешлыкларыннан саркып чыга. Акыл күзәнәкләренең тәэсирләнүе шагыйрьгә дә, шулай ук галимгә дә хас. Әйе, аларны хәтсез сыйфат берләштерә: гап-гади күзәтүчәнлек тә, күрәзәләрчә сиземләү дә, фараз итү дә, чагыштырма ясау да, төгәллеккә омтылу да… Идея исә шигърият өчен дә, фән өчен дә бик мөһим. Аларның олуг максатлары да уртак – тормышны танып белү.

Кулымда – каләм,
Күңелдә – галәм…

Нибары ике мисрагтан гына торган әлеге шигырьдә дә шактый ачык тоемланганча, кешелек дөньясының асылына төшенү өчен чәчәк кәшәнкәсендә генә казыну җитми. Яшәеш турында күпләрне кызыксындырырлык сөземтәләр чыгару каләм әһеленнән күпкырлы әзерлек таләп итә. Менә шулчак инде галимлек ярдәмгә килә. Бу яктан Рифат Җамал өстәмә сәләт мөмкинлекләренә ия. Чамалап белгәннәргә ачыктаначык әйтик. Чынлап та, ул – ветеринария фәннәре докторы, профессор. Гадәти генә галим түгеллеген раслаган башка дәрәҗәле исем-бүләкләре дә бар: Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, республикабызның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Күрәбез, әлеге зат яшәеш галәмен ачуга ике яклап хезмәт итүгә сәләтле. Өстәвенә… Мәктәптә математиканы да бик яратып үзләштергән. Монысы да үтә әһәмиятле. Гомумән, коп-коры булып тоелган серле математика теләсә нинди иҗатчыга булышлык күрсәтә. Моның мисаллары тормышта бихисап. «Математик формулаларның кыскалыгы, төгәллеге…» – дип, Владимир Маяковский тиктомалга сокланмаган.
Югарыда телгә алынган кызыклы фәннән шәхсән үзем дә азмы-күпме хәбәрдар. Урта мәктәптә ул мине дә гашыйк итте. Казан дәүләт университетының механикаматематика факультетына укырга керер өчен имтиханнар тапшырдым, әмма башкача ниятләгән тәкъдир миңа анда белем алырга ирек бирмәде. Тик үкенерлек югалту юк. Мин математиканың көчле таяныч булуын иҗат эшчәнлегенең һәрбер баскычында тоям. Көндәлек гамәлләрне җиңеләйтә төшүен әйтеп тә торырга кирәкми. Әлеге төгәл фәннең бәрәкәтле этәргеч көче Рифат Җамал каләмендә дә ачык сизелә.

Тауда туган,
Тауда торган
Һаман аска караган;
Аста туган,
Аста торган
Һаман өскә караган.
Кайсы күбрәк күрә икән,
Чынлап уйлап карасаң?!
(«Тауда туган…»)

Әлеге юлларны укыгач, француз язучысы Ги Мопассанның гыйбрәтле сүзләрен китерәсе килә. «Сәнгатьтә математик башлангыч бар, – дигән ул. – Анда зур нәтиҗәләргә гади һәм яхшы итеп берләштерелгән чаралар ярдәмендә ирешелә». Чынлап та, Рифат Җамалның ошбу шигыре артык гади кебек тоела. Ләкин мисал итеп китерелгән әсәрдә гадәти хәлләрдән гаҗәеп хикмәтләрне эзләү, аларның яшәеш тамырлары белән тыгыз бәйләнешен күрсәтү омтылышын тоймыйча мөмкин түгел.

Әлбәттә, күпләрнең күңел күзеннән читтәрәк калган, әмма кызыклы күренешләр тормышта хисапсыз. Мәгънәви үстерелеш алырга әзер торган мондый мизгелләргә микротөгәллек белән игътибар юнәлтә белергә генә кирәк. «Уйларыма абынып тукталам…» Шагыйрь бу юнәлештәге эзләнүләрен тасвирлаган чакта әнә шундыйрак виртуаль алымнар да куллана. Ул башкалар эзеннән генә баруны өнәми, андый очракта берни тапмаячагын яхшы белә. Шәхси төсмерләре белән аерылып торган образлы фикерләү юнәлеше тынгысыз иҗатчыны үзенчәлекле шигъри табышка барыбер алып чыга. Һәм математик формулаларны нечкәләп өйрәнгән шагыйрь хис-кичерешле уйларын да үзгә эзлеклелектә үрә. Хәер, санлы зурлыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклый торган гыйлем мантыйкый фикер йөртергә дә нык ярдәм итә. Бу җәһәттән Рифат Җамал әсәрләрендә әлеге «ефәк җеп» күзгә бәрелеп тормый, автор үзенең иҗади күзаллавын шигъри кысаларга керткән логиканы бик эчтә тота. Шуңа күрә аның язганнары шактый аңлаешлы килеп чыга, гәрчә алар нигездә катлаулы хикмәтләргә корылган булса да.

Шушы урында чичәнебез Акмулланың канатлы әйтелмәсе хәтердә яңара: «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән…» Әлеге мәгълүм гыйбарәнең дөреслеген расларга теләгәндәй, Мәүлә Колый да язган юлларын «Хикмәтләр» дип атарга карар кылган. Үзеннән-үзе аңлашылганча, аң-зиһен тирәнлекләреннән табыла торган мондый эчке мәгънәләргә ирешү өчен бер юнәлеш белән генә чикләнмәгән олы талант көче кирәк. Әнә, фәлсәфи робагыйлары белән бөтен дөньяга танылган Гомәр Хәйям математика белемен үстерүгә дә саллы өлеш кертергә өлгергән. Еш кына аларны төрлечә аерымларга омтылсак та, хикмәтле шигырь тормышта гыйлем белән янәшә бара. Уку китапларына ихтыяри төстә тартылган кебек, җыйнак шәкелдәге назымга да ихтыяҗ зур. Җанның кыска шигырь теләве көнбагыш ярырга ымсыну түгел. Кеше мондый хикмәтләрдән кызыклы идея, мәгърифәт нурын, фикерләү алымнарын баетырдай зирәклек эзли. Бу табигый, чөнки әдәбиятның асылы да аң-белем офыкларын киңәйтүгә, адәм баласын акыллырак итеп тәрбияләүгә кайтып кала. Шушы максатларга күңелен көйләгән Рифат Җамалның исемсез дүртьюллыгында антонимнарга охшаш «Өйрәндем. Өйрәтмәдем» дигән каршылыклы сүзләр бар. Бераз гына шәрехли төшсәк, автор һәртөрле китапның тәгълим кылуын белә, үзен исә «гыйлем бирүче» итеп санамый. Бу тыйнаклыктан килә. Телисеңме-теләмисеңме, сәнгатьчә югарылыкта язылган хикмәтле шигырьгә кешенең рухиятен ашлау коды салына.

Шагыйрь түгел лә мин,
Мин – галим.
Ә шулай да шигырь язам
Нигә мин?

Күрүебезчә, Рифат Җамал «тузга язган»нарын укучыларга тәкъдим иткәндә үзенең фәнгә бәйлелеген искәртеп үтәргә ният кылган. Чыннан да, кем ул: шагыйрь җанлы галимме, интеллект югарылыгындагы шагыйрьме? Һәрхәлдә, беркадәр икеләнүен белдереп алган каләмдар Пегас-ат иярендә утыруын барыбер яшерми. Ә шулай да шигырьне нилектән яза соң ул? Күпләрне кызыксындырган әлеге сорауга шагыйрьләрчә җавап бирергә мөмкин. Ничек шулай килеп чыга? Аңарга фәрештә канатыннан кавырсын каләм насыйп ителгән – гамәл дәфтәренә тартым шигъри мәҗмугаларны шул яздырта.
Катгый кагыйдә тәкрарлап торганча, иҗатка алыныр өчен тормыш тәҗрибәсе кирәк. Ә Рифат Җамал вөҗүдендә мондый түл-мая аеруча мул. Кечкенә генә авылдан чыккан ир-егетнең үз көче белән «Казанны алуы», кыска вакыт аралыгында югары гыйльми дәрәҗәләргә ирешүе гаярьлек үрнәгенә бәрабәр. Шушы елларда ул райондагы күмәк хуҗалыкның баш ветеринария табибы вазифаларын үтәргә дә, армия сафларында хезмәт итеп кайтырга да, Саратов институтында хирургия кафедрасын җитәкләргә дә, гыйлем йортлары баскычыннан күтәрелү барышында фәнни һәм әдәби китапларын чыгарырга да өлгерә. Казан ветеринария академиясе ректоры булып эшләгән чакта аңа тәҗрибәнең ачысын да татырга туры килә. Гомер дәвамында сабак биргән тормыш мәктәбе җелекне сыга торган тоташ сынаулардан гыйбарәт. Бу яктан Рифат Җамал һәммәсен артыгы белән күрә: галим-голәмә даирәсендә төрледән-төрле астыртын эш йөртүләрне дә, җәмгыятебезнең Мәкәрҗәгә илтеп сатардай «татарлык» галәмәтләрен дә, соңыннан аклауга китерәчәк мәгънәсез мәхкәмә даулашларын да… Шагыйрь мондый көрәштә өстен калуны гадәти хәл итеп саный, ничек кенә кыен булмасын, шәхесенә карата бәгъзе бәндәләрдә кызгандыру хисләре уятмау ягында тора. «Зурламагыз – мин батыр түгел, – ди ул. – Хурламагыз – мин бахыр түгел!» Ук атучыларның игътибарына юлыгуын үзенчә аңлатып та үтә:

Гомрем буе бәйсез булдым,
Әйттем уйлаганымны.
Шуңа күрә күпләр белә
Ничек кыйналганымны.
(«Китап колы»)

Язып караучылар белә, кыска шигырьдә тормыш тәҗрибәсе аеруча зур әһәмияткә ия. Кайнап торган чишмә төбеннән гаҗәеп көмеш боҗралар күтәрелүе шәйләнгән кебек, образлы фикерләүдә яшәеш мәгъдәннәреннән эретеп алынган хикмәтне тоймау мөмкин түгел. Җыйнак шәкелгә сыйган тирән мәгънәле дүртьюллыклар кайвакыт тормыш фолиантыннан сөземтәләр булып күзаллана. Иҗатта күпләрне кызыктырырлык мондый нәтиҗәләргә ирешү өчен язу сәләтенең кешелек таланты белән берегүе сорала. Һәм каләм әһелләре – иҗтимагый затлар да. Шәхси уй-кичерешләр әтрафлы гомумиләштерелгән очракта гына алар киң җәмәгатьчелекне җәлеп итәргә мөмкин. Әдәби әсәр аерым чикләнгән төркемне түгел, тулаем халыкны күз алдында тотып языла. Анда яшәешнең эстетик кыйммәтләре дә, әхлакый торышы да тоемланырга тиеш. Җәмгыятьне игелек, яктылык һәм хаклык идеалы югарылыгына чакыру өчен канатлы сүзең һич югы кош очар биеклеккә күтәрелә алсын. Бары үзеңә генә караган күңел рәнҗүләренең дә, төрле каршылыкка керүләрнең дә гомумилек дәрәҗәсенә җиткерелүе шарт. Ә Рифат Җамал боларны яхшы белә. Ул үз башыннан кичергән низаглы хәлләрнең дә бар инсаният өчен уртак ягын калкытып куя: «Турылардан, кыюлардан Кешелек арына… Кемнәр белән барып җитәр Мәңгелек ярына?!»
Күпләр раслаганча, хикмәтле шигырьләр язар өчен беркадәр «акыл утыру», тормыш мәктәбендә күп нәрсәгә өйрәнү таләп ителә. «Акыл – туфрак, белем – ашлама» дигән принципны алга сөрүче Рифат Җамал тәүге иҗат баскычында кәгазьгә төшкән һәрбер шигырен дөньяга чыгарырга ашыкмады. Гүяки фикерләү көченең чыныгуын, тупланган тәҗрибәнең ныгуын көтте. Дөрестән дә, ул зур әдәбият мәйданына төпле әзерлек белән килде. Ә фән дөньясында ат уйнату үзе генә дә ни тора! Кече шигъри жанрга табигый төстә тартылган Рифат Җамал сәнгатьнең яшәеш асылына бәйле олуг максатларын тирәнтен аңлый. Һәрхәлдә, шулай әйтергә нигез бар. Каләмнең кыйбласы исә безгә яхшы мәгълүм: тормышның бәясен аңларга булышу, халыкның уй-гамьнәрен образлы чагылдыру… Ә татарның генетик аң-зиһенен нинди мәсьәләләр тынычсызлап тора? Үзен газиз милләтенең улы итеп тойган шагыйрьләр боларын инде эчке сиземләү белән билгели ала. Шундый мөбарәк ваемны бәгырендә йөрткән Рифат Җамал, әнә, исеме аталмаган өчьюллыкта халкыбыз дәвамчылары турында борчыла.


Мәкалә сайтта кыскартылып урнаштырылды.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.