«Казан утларына» - 95 ел

19.05.2017 №5 (май),2017

Безне котлыйлар


cveti
Римма РАТНИКОВА, Мостафа ӨНӘР, Данил САЛИХОВ, Рәлиф КИНЙӘБАЕВ, Диләвер ОСМАН.


Ратникова

Римма РАТНИКОВА, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе

ХӨРМӘТЛЕ КОЛЛЕГАЛАР!

Сезне «Казан утлары» журналы нәшер ителә башлауга 95 ел тулу уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Татарстанда, гомумән, татар халкы гомер иткән һәрбер тарафта «Казан утлары» журналы зур абруйга ия. «Казан утлары» исеменә тугры калып, журнал халкыбызның җанына җылылык бирә, рухын ныгыта, әдәби һәм мәдәни тормышын яктыртуга хезмәт итә. Аның сәхифәләрендә халкыбызның бай тарихы, кайвакытта фаҗигале тормышы чагыла.
«Казан утлары» яңадан-яңа талантлар ача, әдәби әсәрләрне беренчеләрдән булып укучыларга ирештерә. Журнал редакциясендә талантлы әдипләр, иҗат әһелләре эшли, аның тирәсенә милләтебез язмышына битараф булмаган әдәбият сөючеләр туплана. Инде бер гасырга якын дәвердә «Казан утлары» меңләгән татар йортына якын дус, киңәшче булып килә.

Хөрмәтле коллегалар! Гадәттә, юбилей көннәрендә үткәннәргә нәтиҗә ясыйлар. Әмма бу – яңа эшләр башлау өчен дә бик кулай вакыт. Журналыбызның туган көнендә башкарган эшләр белән горурланып кына калмыйча, яңа кызыклы проектлар башлап җибәрик. «Казан утлары» гомер буе юлларыбызны якты итсен! Барлык хезмәткәрләргә нык сәламәтлек, бетмәс көч-куәт, иҗат уңышлары һәм укучыларыгызның арта баруын телим!

Хөрмәт белән,
Римма РАТНИКОВА,
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары,
ТР Журналистлар берлеге рәисе

 

Мустафа2

Мостафа ӨНӘР, Төркиянең Мәрмәрә университеты профессоры

УТЛАРЫ ДӨНЬЯГА НУР ЧӘЧӘ

Миңа татарчаны өйрәтә торган ике зур хәлфә булды. Берсе кечкенә вакытыннан татарның зур улына әверелгән Габдулла Тукай иде. Ул 27 яшендә үлмәсләр дөньясына күчте. Зур иҗаты бу көндә дә сау-сәламәт. Икенче хәлфәм – «Казан утлары» журналы. «Казан утлары» – бер мәктәптер. Татарчаның һәм татарлыкның мәктәбе. Бу мәктәп иң авыр вакытларда да Казаннан Америкага, Финляндиягә, Германиягә, Япониягә, Төркиягә, Полониягә, Австралиягә, Кытайга, Себергә, Питерга, димәк, әйтергә мөмкин, бөтен дөньяга бер ишек ачты. Татарның, татарчаның уты җитмәгән урыннарга Казанның утларын җибәрде. Татарның тормышын балкытып торды. Анда нәрсә генә язылса да, ул татарчаны яшәтте. Алга таба да шулай булсын иде. Без – Төркия төрекләре, төрки халыкларның, туганнарыбызның дуслык дөньясында күп еллар бер генә ирекле җөмһүрият булып калган Төркиядә шул өметтә торабыз. Татарлар, үз рухи байлыкларын саклаган хәлдә, мәңгегә яшәсеннәр! «Казан утлары»н күбрәк санда бастырып дөньяга тарату мөмкинлеге артсын. Таралган һәм таратылган һәр татарга Казанның якты утлары сибелсен. Татар әдәбияты – зур әдәбият. Аның бүгенге галимнәре, язучылары, шагыйрьләре дөнья әдәбиятын баетуда үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.

Мостафа ӨНӘР,
Төркиянең Мәрмәрә университеты профессоры

 

Данил

Данил САЛИХОВ, Татарстан Язучылар берлеге рәисе

«КАЗАН УТЛАРЫ» – ТАРИХИ ЕЛЪЯЗМА УЛ

«Казан утлары»на – 95 ел! Бу бер кеше гомере озынлыгына тиң вакыт аралыгы гына. Ләкин шул чор эчендә иҗтимагый хәятебездә нинди генә вакыйгалар булып узмады: көтелмәгән тетрәнүләр дә, зур табыш-югалтулар да, бөек ачышлар да. Нинди генә чор булмасын, «Казан утлары» һәрвакыт заман белән иңгә-иң атлады, милләтнең йөз аклыгы, намус көзгесе булып калды.
95 ел буена журнал бер генә көн дә эшчәнлеген туктатмады. Хәтта Бөек Ватан сугышы елларында күп кенә басмалар ябылганда да, «Казан утлары» үзенең утын сүндермәде. Ул да көрәшнең иң алдынгы сызыгында баручы татар язучыларына рухи таяныч, өмет, ышаныч булып торды. Журнал авторларының күбесе яу кырында ятып калды. Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй кебек каһарман әдипләребез милләтнең горурлыгы, батырлык символы булып калдылар.
Бүген татар әдәбиятының классикасына әверелгән әсәрләр тәүге тапкыр «Казан утлары»нда дөнья күрде, укучыларга шушы басма аша барып иреште. «Казан утлары» сынавы аша узмыйча, кем дә булса зур иҗат мәйданында танылу алдымы икән?! Юктыр, мөгаен.
Әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журнал буларак, «Казан утлары» туган телне, рухи мирасыбызны саклау һәм пропагандалауда, каләм әһелләренең профессиональ осталыгын үстерүдә, төрле милләтләр белән мәдәни багланышларны ныгытуда зур һәм нәтиҗәле эш башкарды һәм әлеге изге гамәлләрне бүген дә лаеклы дәвам итә.
Журнал татарны дәүләтле, телле, мәгърифәтле итү юлында авыр йөкне төпкә җигелеп тарта. Халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, әхлакый кануннарын әсәрләр аша укучыларга җиткерергә тырыша. Үсеп килүче яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында һәм әхлакый тәрбияләүдә, аларның шәхес булып формалашуында журналда дөнья күргән әсәрләрнең роле биниһая зур.
95 ел – әдәби мохит өчен яшьлек әле ул. Ул үзенең авторлары белән яшәргәннән яшәрә бара. Журнал яшь каләм ияләренә дә киң мәйдан бирә. Әдәбиятыбызның киләчәге зур, өметле. «Казан утлары» – әдәби мирасны буыннан-буынга тапшыручы, безне берләштерүче байрак ул.
«Казан утлары» киләчәктә шушы олы миссиясен дәвам итеп, туган телнең сафлыгын саклар, яшь буынны галиҗәнап китап дөньясына тагын да якынайтыр, татар халкын дөньяга танытуда армый-талмый хезмәт итәр, әдәбиятыбыз офыкларын киңәйтер дип ышанабыз.

Данил САЛИХОВ,
Татарстан Язучылар берлеге рәисе

 

Рэлиф Кинйэбаев

«Ағиҙел» редакцияһы һәм мөхәрриәте, бихисап уҡыусылары исеменән журналдың баш мөхәррире Рәлиф КИНЙӘБАЕВ. Башҡортостан, Өфө

«АҒИҘЕЛ» ТӘБРИКНАМӘҺЕ

«Ҡазан утлары»…Ошо ике мәғрүр һүҙгә күпме балҡыш, күпме нағыш, илаһи йыр-моң һыйған! Ошо ике ғәзиз һүҙҙән боронғолоҡ та, заман һулышы ла, татар хәтере лә, ил-йорт ғәме лә бөркөлгәндәй. Ошо ике һүҙҙән хеҙмәткә илһам, ижад сәме, яу ораны уянғандай, ғорурлыҡ, ватансылыҡ тойғоһо ла зиһендәрҙе яҡтыртып ебәргәндәй.
Ҡәҙерле ҡәрҙәштәр! Абруйлы журнал, әүәл төрлө исемдәр менән аталып сыҡта ла, тәүге һандарынан уҡ татар халҡының мәшһүр әҙәбиәтен туғандаш телле, уртаҡ динле халыҡтар, шул иҫәптән башҡорт милләтенә лә ихлас еткереп тора. Хатта ки был үҙенсәлекле, йәшәйеш ҡиблаһылай баҫма, гүзәл Ағиҙел – Камаға, Кама – Волгаға, Волга Каспийға ҡойғандай, алҡын даръя булып алыҫ-алыҫ ерҙәргә шифалы рухиәт һирпте һәм һирпә. Беҙҙе «Ҡаҙан утлары»ның бөгөн дә әүәлге традицияларҙы һаҡлап, лөғәт нәфислеген, әҙәби-мәҙәни ҡаҙаныштарҙы нығытыуға индергән өлөштөң һәлмәклеге һоҡландыра.
Башҡорт таҡмағын икенсегә боробораҡ, һеҙгә, хөрмәтле ҡәләмдәштәр, түбәндәге теләкте еткерәбеҙ:

Һиңә әле 95 кенә
100-өң дә бит тулмаған.
Йөҙөң тулһын, меңең тулһын –
Иртәгәң сағыу булһын!

Ошоғаса тарих арбаһында бергә елдек, киләсәктә лә бергә еләйек!

«Ағиҙел» редакцияһы һәм мөхәрриәте,
бихисап уҡыусылары исеменән журналдың
баш мөхәррире Рәлиф КИНЙӘБАЕВ.
Башҡортостан, Өфө

 

dil

Диләвер ОСМАН, шагыйрь, «Йолдыз» журналының баш мөхәррире, Кырымтатар Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе

ТАТАР ДӨНЬЯСЫНЫҢ ОЛУГ БӘЙРӘМЕ

Узган ел «Йолдыз» журналының 40 еллыгы булды. Ул 1976 елда Ташкентта чыга башлады. Быел исә «Казан утлары»на – 95 ел. Шуны әйтергә кирәк: бу ике журнал – татар дөньясының журналлары – гомер-гомергә язучылар арасында хезмәттәшлектә булды. 1929 елда «Безнең юл» журналында латин хәрефләрендә кырымтатар язучылар җитәкчесе Җәмил Сәйдәмитевнең «Ике арада тәрҗемә эшләрен башларга кирәк» дип исемләнгән мәкаләсе чыга. Димәк, хезмәттәшлек ул вакытта ук башланган. Бу – зур әһәмияткә ия. Ул чорда башланган хезмәттәшлек бүген дә дәвам итә. «Казан утлары»нда 1991 елда кырымтатар язучыларының иҗатларын яктырткан туплама чыкты. «Йолдыз»да 2015 елда татар әдәбиятына багышланган «Татар язучылары милләткә хезмәт итә» дип исемләнгән язма һәм бүгенге көннең күренекле шагыйрьләре – Р.Фәйзуллин, З.Мансуров, М.Мирза, Г.Морат, Р.Зәйдулла һ.б. иҗатлары дөнья күрде. Шулай ук кырымтатар шагыйрьләренең Тукайга багышланган шигырьләре дә басылды. Дустанә мөнәсәбәтләр дәвам итсен иде. Без – бердәм татар дөньясы. Кырым татарымы ул, Казан татарымы – без бер дөнья. Төрки дөньяның эчендә иң зур дөнья – ул татар дөньясы. Олуг бәйрәм белән!

Диләвер ОСМАН,
шагыйрь, «Йолдыз» журналының баш мөхәррире,
Кырымтатар Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.