Бәян

12.05.2017 №5 (май),2017

Мәһдиев һәм…


…ипи

МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ЯЗА: «Бар шундый малайлар – атна буе юк-барны ашап яшиләр дә, шимбә көнне авылларына бер кирпеч ипи алып кайталар. Сугыш вакытында авылга атна саен бер кирпеч ипи кайтарып кара әле син! Дөньяда шуннан да зур байлык булырмы?» («Без – кырык беренче ел балалары» әсәреннән.)
ӘНИ СӨЙЛИ: «1943 елның җәй ахыры. Без Мөхәммәт Мәһдиев, Зөлхия Миңнекәева һәм мин (Арча районы Сеҗе авылына кияүгә чыгып, шунда кырык биш ел балалар укыткан әнием Нәкыя Абдуллина. – В.Н.) Яңа Чүриле районы Сикертән җидееллык мәктәбен «5»легә генә тәмамладык. Сүз куештык: Арча педагогия училищесына китәргә! Ул урман артындагы Үрнәк бистәсендә. Документларыбызны тапшырдык. Хыялыбыз – укытучы булу! Әнинең мине җибәрәсе килми. Ничек җибәрәсе килсен, әти, абый – сугышта, мин – әни белән калган дүрт баланың кул арасына керә башлаган бердәнбере. Колхозда «помбригадир» булып эшлим. Укырга теләк шулкадәр зур ки, китәргә әзерләнәм, лапаста кача-поса чемодан ясыйм. Тактадан. Өйдә вак кадак таба алмадым. Йөзлене җибәрәм. Кадак тышкы якка чыкмасын дип, эчке якка авыштырыбрак кагам. Эш беткәч, чемоданны ачып карасам, бөтен кадак эчкә чыгып тырпаеп тора. Үзләрен бөгеп тә булмый.
Кичкә таба Гөберчәктән Мөхәммәт килде. Бер җәйдә буйга үсеп киткән, каралган. Үгез җигеп көлтә ташыган, җир сөргән. Шуларны сөйләде.
Иртәгесен әни басуга киткәч, эчен кадак камап алган чемоданымны алдым да Зөлхияләргә чаптым. Аннары ике кыз Гөберчәккә юл алдык. Анда безгә Мөхәммәт кушылды. Шулай итеп, өчәү юлга чыктык. Зур юлга! Белем юлына! Алда күпме михнәт, газап күрәсебезне без әле белмибез.
Өч классташ. Тактадан ясалган өч чемодан. Тузанлы юл…
Тирә-якта ни кычыткан, ни алабута калмаган. Барысын да ашап бетергәннәр.

И ул елларда… Үзәккә үтте ачлык. Әнинең: «Һай балалар, балалар… Сезгә нәрсә ашатыйм инде мин», – дип, безне кочаклап елаганы хәтердә. Мөхәммәтләр дә ач. Әнисе каяндыр аз гына он юнәтеп, кычыткан ашына умач салган көн өйдә зур бәйрәмгә әверелә.
Май аенда шимбә көнне укудан кайтышлый Мөхәммәт, Зөлхия һәм мин Күчтем авылының бәрәңге басуына китәбез. Җилләнгән басуда кар астыннан чыккан, яңгыр, кар сулары юган бәрәңгеләр була. Шуннан әниләр күмәч пешереп бирә иде. Без аны дүшәмбе көнне үзебез белән алып китәбез һәм алты көнгә тигезләп бүләбез. Безгә аз гына эләккән шул черек бәрәңге кәлҗемәсе дә ярап торды ул чакта.
Берсендә шулай, Чөмә-Елгадан Рафаэль Кадыйров (аның апасы Курса разъездында пекарняда эшли иде) дәрес вакытында Мөхәммәткә аз гына ипи сындырып бирде. Мөхәммәт аны шунда ук капты һәм, укытучыга сиздермәскә тырышып, чәйни дә башлады. Бәнәнә апа дәресе иде. Ул сизми каламы соң инде?! Безгә биргән сорауның җавабын Мөхәммәттән сорады. Мөхәммәт авызындагы ипиен чәйнәми генә йотарга мәҗбүр булды.
– Йоттыңмы инде? – дип сорады укытучы.
– Йоттым, апа, тик ипинең тәмен белмичә калдым, – диде Мөхәммәт, авыр сулап.
Училищеда безгә карточкага ипи бирәләр бит әле. Өйдәгеләр аны бөтенләй күрми ләбаса. Шуңа күрә безгә бирелгән ипине, ач булсак та, ашамаска тырышабыз. Аны каядыр ераккарак яшерәбез. Югыйсә, нәфесебезне тыя алмыйча, ашап бетерүебез бар.
Беркөнне бүлмәгә Мөхәммәт килеп керде. Миңа үзенең ипиен бирә.
– Нәкыя, чемоданыңа салып куй әле, – ди.
– Юк, юк, Мөхәммәт, салып куя алмыйм, – дим.
– Нигә салмыйсың?
– Чемоданымның биге начар. Ипиеңне урласалар… Сиңа ни дип җавап бирермен?!.
– И-и-и… Нәкыя, Нәкыя!.. Син кешенең башы ике дип беләсеңме әллә? Синең ул кадаклы чемоданыңа курыкмыйча кем кулын тыксын инде?!
1947 елның 20 августы. Яңа Чүриле районы үзәгенә конференциягә җыелдык. Мөхәммәт тә шунда. Мин, кечкенә гәүдәле, колакка да катырак булгач, алгарак утырдым. Зал тып-тын. Кемдер аркама кагылып алды. Ап-ак чәчле бер апа миңа мәктүп бирә. Борылуга берничә рәт арттарак утыручы Мөхәммәтнең миңа туп-туры карап торуын сиздем. «Записка»ның аныкы икәнен шунда ук белдем. «Нәкыя, буфетта ипи саталар. Күпме алсаң да, бирәләр», дип язган ул. Эчемә шатлык сыймады. Тәнәфестә чиратка басып, ике ипи алдым. Димәк, өйгә энем һәм сеңелкәшләрем янына күчтәнәч белән кайтачакмын.
ХӘТЕРЕМ ДӘФТӘРЕННӘН: «Бер елны безне – бер төркем язучыларны Арчага чакырдылар. Уракның иң кызган вакыты иде. Безне басуларга алып чыгачаклар. Маршрут билгеле: Курса, Курса Почмак, Масра, Казанбаш, Гөберчәк, Сикертән… Юлыбыз туган авылым Сеҗе аша үтмәсә дә сөендем. Күрше авыллар да минем туган як түгелмени?! Минем туган як түгелмени аларның басу-кырлары, урман-чытырманнары?! Атаклы Курсави, Ахун, Мәһдиевләрне биргән якка кайтабыз. Менә Мәһдиев язган «Пауал тегермәне» турысын, «торналар төшкән җир»не үтеп, «Масра басу»га күтәреләбез, аннары Гөберчәк урманына төбәп юл тотабыз. Якташ язучыбыз «дөньяның зыңлаганын» тыңлап торганда, «тын, бик тын» булган басуларда бүген «сабырлык, акыл чәчү» турында уйлап та булмый. Монда көрәш бара. «Ак барс» дип аталган хуҗалыгыбыз игенчеләре кырны штурмлый. Дөресен әйтим, мондый уңышны беркайда да күргәнем юк иде. Хикмәти хода, шушы галәмәт минем туган ягымда бит әле. Җирне әйбәтләп эшкәртү, тиешенчә ашлау, сортлы орлык чәчүнең хикмәте икән. Ярый әле комбайннар зәһәр. Барысы да чит илнеке. Без белгән «СК»лар бу кырга керсә, икмәкне йота алмыйча, шунда ук тончыгачак ди. «Һоланд»лар артыннан сузылып калган пакусларны гына күр әле. Алар шундый калын, шундый биек ки, без утырган машина килеп бәрелер кебек.
Икмәк ташый торган «КамАЗ»лар берсе артыннан берсе китеп кенә тора. Башта алар кыр буйлап урманга менә. Аннары урман кырыеннан Гөберчәккә юл ала.
Алар нәкъ менә Мөхәммәт абый, Зөлхия апа, әниләрне ачка интектергән юлдан гәрәбәдәй сап-сары ашлык – ипи төяп чаба…»


Вакыйф НУРИЕВ (1958) – язучы. «Бүре кадәр бүрек», «Җиденче палата», «Ана догасы» китаплары авторы. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре. Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты. Казанда яши.


Бәян-хатирәнең дәвамын сайтта күзәтеп барыгыз.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *