«Казан утларына» - 95 ел, Публицистика

12.05.2017 №5 (май),2017

Һәр саны бәйрәм


ravil

Мәгърифәтле милләттәшләребез «Казан утлары»н халкыбызның төп журналы дип таный. Әйе, моңа ныклы нигез бар: журналның яше ягыннан да, миссиясенең тарихилыгы һәм күләме-саны ягыннан да. Әгәр татар басма матбугатына йөз ун еллар икән, «Казан утлары»ның элгәреләре дип «Шура», «Аң» басмаларын санасак, журналыбызның яшен дә шул еллар белән бәйләп карарга кирәк. Чыннан да, әдәби басмалар булмаса, ХХ гасыр башында татар әдәбияты яңа күтәрелеш кичерер идеме? Тукай, Исхакый, Ибраһимов кебек бөекләр балкып чыгар идеме? Журналның бу айда билгеләп үтелә торган 95 еллыгы ул инкыйлабтан соңгы совет чорын гына эченә ала…

ravil2
Моннан ун еллар элек мең дигән сан телләрдә күп тибрәнде. Мең еллык Казан, мең еллык әдәбият, мең саны чыккан журнал… Баксаң, «Казан утлары»ның саны бүген инде мең дә бер йөз утыз бишкә җиткән икән! Бөтен Россиясендә мондый санга ирешкән әдәби журнал юк та бугай…
Язмыш миңа чирек гасырга якын бу олуг журналның баш мөхәррире булу дәрәҗәсен бүләк итте. Гомернең көчле, дәртле, иҗатлы, Күк белән Җирне җиңел генә тоташтырып була дип ышанып йөргән чаклар! Ә еллары бик җиңел түгел иде болай. Торгынлык, үзгәртеп кору, демократик омтылышлар, СССР таркалу, күпфиркалелек, референдумнар, финанс тотрыксызлыгы, илкүләм кризис… Шулай да, шагыйрь әйтмешли, «Әдәбиятыбызның кәрван башы – олуг журналыбыз», уңга-сулга тайпылмыйча, үсештә булды. 2013 елны «Казан утлары» журналының җитәкчесе вазифасын яңа кулларга тапшырганда (ә болай үземне журналдан киттем дип санамыйм, статусым гына үзгәрде, әлегәчә һаман шул матбугат өлкәсендә хезмәттәмен), табигый, күңелдә төрле сораулар да булмады түгел: яңа җитәкчелек ничек, ни дәрәҗәдә, ниндирәк юнәлештә дәвам итәр? Шөкер, шөбһә-борчылулар юкка булган. Журнал төп юлдан тайпылмыйча алга баруын дәвам итә. Шуңа сөенәм. Иң мөһиме – тираж кимемәде. Хәзер «Казан утлары» 5000 данә чыга. Заманасы өчен, әдәби журнал өчен яхшы сан. Үзеннән-үзе генә җыелмый бу данәләр! Журнал хезмәткәрләре көне-төне дигәндәй гел юлда, халык арасында, укучылары арасында. Яхшы күрсәткеч – әнә шул оештыру эшләре нәтиҗәсе. Рәхмәт аларга!kollektiv-1024x768

Затлы әдәби сүз һәр заманда, һәр халыкта зур хәзинә саналган. Телне халык тудыра, язучылар аны чарлый, камилләштерә… Журналның титул битендә төрле чорларда «гыйльми», «сәяси», «иҗтимагый», «сәнгати», «тәнкыйти», «тарихи» дигән сүзләр бар, әмма югарыда аталган һәр сүз янында «әдәби» сүзе янәшә тора. Әдәбият ул – бөек нәрсә! Халыкның рухи биеклеге күрсәткече. Сәнгатьнең байтак төрләре турыдан-туры әдәбиятка бәйле. Тарихи яктан бәяләгәндә, әдәбият – сакланып калган төп байлыгыбыз. Бу байлыкны барлыкка китерүдә «Казан утлары»ның өлеше гаять зур.
95 ел. Ярый, бу датаны да билгеләп үтү – саваплы гамәл. Ә болай төптән уйлаганда, журналның һәр елгы гомерен – вакыйга, һәр чыккан санын бәйрәм дип кабул итеп була.

Равил ФӘЙЗУЛЛИН,
Татарстанның халык шагыйре,
«Казан утлары» журналының
1989-2013 елларда баш мөхәррире


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.