Роман

11.05.2017 №4 (апрель),2017

Тәхетсез патша (дәвамы)


84261_original

Иоанн бүлмәне иңли-иңли җилләнеп йөреп килде.
– Графиня матурмы, буй-сынга ничек, килеш-килбәте нинди?
– Матурлык – фәлсәфи төшенчә, галиҗәнап, һәркемнең үз идеалы, мисал өчен, үземә килгәндә…
– Миңа синең идеалың ни пычагыма, – дип ярты юлда бүлде әңгәмәдәшен Иоанн, – йөзе ничек, йөзе, мин ак йөзле туташларны яратам.
– Графиняларныкыча, галиҗәнап.
Роберт баштагы хатасын инде кабатламады. Иоанн исә тәвәккәлләгән иде инде.
Комета нәкъ вакытында пәйда булды.
Бер ай дигәндә, Писемскийдан хат та килеп төште. Иоанн хатны берәүгә дә тоттырмый, түш кесәсендә генә йөртә. Анда язылганнарны түкми-чәчми күңелендә саклый. Хәтере ташка язган аның, «Библия»не үзенең биш бармагыдай яттан белә, Рим, Грек тарихларыннан якыннан хәбәрдар. Урыс тарихын әйткән дә юк.
«Галиҗәнап падишаһым, Иоанн Васильевич!
Синең барча биремнәреңне дә үтәдем. Һәм дә түбәндәгеләрне ирештерүне кирәк таптым. Королева Елизавета, әүвәл нигәдер, төрледән-төрле сәбәпләр табып, графиня Мария белән очрашуны сузып килде. Мин түземсезләнәм. Ниһаять, әйтте бу: «Күптән түгел туганаем чәчәк авыруы белән авырды. Кып-кызыл йөзле, шадра княгиняны һич тә кеше арасына чыгарасым килми, бераз савыксын инде», – диде. Сизеп торам: хәйләли. Шулай булып чыкты да. Чөнки шундук никах Шартлары хакында сүз кузгатты, булачак патшабикәнең, туачак балаларның хокуклары белән кызыксынды. Үзем дә югалып калмадым, кәләшнең грек диненә күчү мәсьәләсен кабыргасы белән куйдым. Әлегә тәгаен генә җавап юк, һавадагы болыт кебек баш очында асылынып тора. Ә менә мәмләкәтләр арасындагы халыкара мөнәсәбәткә кагылышлы сорауга карата фикерен яшермәде. «Мин патшаны теләсә кем белән килештерүгә әзер, әмма Англия, Мәскәүгә ярыйм дип, Литвага каршы да, Швециягә, Данияга каршы да сугыш ачмаячак», – диде.
Йөри торгач, графиня Мария Гастингс белән дә очрашу насыйп булды. Паркта таныштырдылар. Тылмач аша сөйләшеп тә алдык. Гәүдәгә биек, төз, йөзе ак, күзләре соры, чәчләре коңгырт, борыны туры, бармаклары озын…»
Матурлыгы, мөлаемлыгы хакында ләм-мим. Ә йөзе ак! Хәер, Иоанн калган «ваклыклар»га әһәмият бирер хәлдә түгел иде. Болай да көн кебек ачык лабаса, Англия королевасының туганае, ырулы графиня булсын да, матур да булмасын ди?
Матур, әлбәттә. Матур гынамы… Алиһә!
– О, Боже, Мария! Мәскәү белән Лондон арасында четерекле никах дипломатиясе башланды. Иоанн үзен тулысы белән шушы никах мәнфәгатьләренә багышлады, дәүләт хәлләре пәрдә артына күчте. Хәзерлек чаралары шулкадәр җитди иде ки, хәтта ул казна хәзинәсен яшертен рәвештә Вологда саклагычына илттерде. Кирәге чыга-нитә калса дип, кораблар да төзетте. Дөнья хәлен белеп булмый. Гыйшык-мыйшык хәлләре кешене сукыр вә чукрак итә, ди гарәп мәкале.
Гыйшык Иоанның да акылын алган иде. Тәмам ташы кызды кияү егетенең.
Һәм…
1575 ел. Үктәбернең ни арбалы, ни чаналы бер көне иде. Кремль манараларын, чиркәү диварларын ниндидер аксыл томан чорнап алды.

Әйтерсең лә күккә биниһая зур чыбылдык элеп куйдылар. Суык дисәң, суык түгел, җылы дисәң, җылы түгел, шәрехләүгә бирелми торган төссез, томана көн. Нәкъ әйтемдәгечә, кыш кысыл, яз языл, җәй җәел, көзен үзең белерсең.
Шушы аңлаешсыз хөнәсә5 көнгә җан өреп, кремль юлында иң дәрәҗәле боярлар, «Пентархия»6 әгъзалары Иван Мстиславский, Никита Юрьев, Василий Шуйский, Богдан Бельский һәм Дмитрий Годуновларның башта чүмәләдәй биек кырма бүрекләре күренде, аннары томан эченнән буй-сыннары йөзеп чыкты.
– Боярларның артына ут капкан, күр, ничек йөгерешәләр, – диде урам хәерчесе әшнәсенә.
– Саран тәреләр, бакыр тиеннәрен дә жәлләделәр.
Тәхет залының бизәкле ишекләре киерелеп ачылды.
– Рәхим итегез!
Билгесезлектән гаҗиз боярлар этешә-төртешә патша катына үттеләр. Һәммәсе бөек затка үзенең эчкерсез хөрмәтен исбатларга ашыкты.
– Государь…
Иоанн кулын изәде дә, күкрәк төпкеленнән чыккан кытыршы тавыш белән диварны яңгыратты:
– Миңа түгел, Барча Русь җиренең олуг кенәзе Симеон Бекбулатовичка бил бөгегез, – диде.
Бүлмә мәет чыккан йорттай тын калды. Боярларның мыш-мыш килүе генә әлеге хәвефле бушлыкка азмы-күпме тере төс кертә иде.
– Мин бүгеннән, ягъни мең дә биш йөз җитмеш бишенче елның егерме өченче үктәбереннән, тәхетемнән ваз кичәм һәм вәкаләтләремне данлы ыру вәкиле, күренекле хан, олуг кенәз Симеон Бекбулатовичка тапшырам. Вакытлычамы – анысын әйтә алмыйм, бәлкем, гомерлеккәдер. Үзем кенәз Московский титулында калып, яшәү өчен Арбатка, Неглинный янындагы элекке опричнинам утарына күченәм.
С Богом!
Иоанн, Бикбулатны да, Бишлекне дә тәмам аптырашта кадырып, залдан чыгып китте.
Ханның ясины укылган икән инде, кызым Анастасия тол кала болай булса, дип ачынып куйды Иван Мстиславский, патша тозакны тирәннән корганга охшый.
Шамакайга гына ике дөнья – бер кәнди, һичнигә карамыйча бии-бии такмакларга тотынды.

Юмартны утырт югары,
Саранны утырт сәкегә;
Юашны утырт янга,
Гаделне утырт алга…

Кунак –хуҗаның чәчәге, әйдәгез, табынга рәхим итегез!
– Табының кая соң?
– Табын белән кем дә сыйлый, табынсыз сыйлап кара син.
Боярларга акрынлап кот кайтты, шыпан-шыпан гына таю ягын карадылар.


5 Хөнәсә – кыз-тәкә. 6 Пентархия – Бишлек.


Өченче баб. Кеше куян куа диеп, син дә куян ку әнә!

Тәхет иясе мөхтәрәм затның буыннан-буынга килүче иң ләззәти мавыгуы – ау.
Бикбулат тәүгесеннән башларга карар итте. Тик ауга да тиктомалдан гына чыгып булмый. Ул бик чыгымлы чара. Ауның тәхет дәрәҗәсенә тиң багышламасы зарур. Әйтик, дәүләти мөһим вакыйга, олуг кунак, җиңүле яу…
Дәүләти мөһим вакыйга димәктән, мәмләкәттә баш хаким алышынудан да мөһимрәк вакыйга була аламы соң? Юкка гына, фәрештәне хаким итсәң, аңа да мөгез үсә, димәгәннәр. Ә мөгез сөзәргә тиеш.
Бик сөзәсе иде дә, шик-шөбһә кулыннан тота. Чөнки туры караса да, уңга борылса да, сулга авышса да, артка чигенсә дә, Иоанн албастының мыскыллы вә түбәнсетүле карашына барып төртелә. Үзе юк, ә күзе бар.
Бу карашның бәһасе аңа бик яхшы мәгълүм.
Мондый борчулы чакларында Бикбулат картые Шаһ-Солтанның ишеген кага. Оныгы муенына тәпи асканнан соң, ханбикә аерылып чыгып, үзе генә көн күрә башлаган иде.
– Әссәламегаләйкүм, ханбикә, Ходай хәерле тереклек, озын гомерләр насыйп итсен!
Шаһ-Солтан кулындагы дисбесеннән аерылмыйча гына сәлам кайтарды да, гадәттәгечә, касыйдә-теземгә күчте:

Алтмыш муенга – аркан,
Җитмеш башыңа – йөгән,
Сиксән – кешән,
Туксан – богау,
Теләсәң кайсы якка ау!

Гасре сәгадәт чоры үтте инде, хан, сиксәнгә җиткәндә, әллә ни майтарып булмый икән.
– Сөбхәналлаһи вә би һәмдихи, бик күркәм күренәсең, күз тимәсен.
– Көфер башың белән Аллаһуга таянма, гөнаһысын җыеп бетерә алмассың, – диде Шаһ-Солтан.
– Асылым белән мин әле һаман да мөселман бит…
Бикбулат картыеның аяк астына авып, башын тезләренә салды. Шушы халәттә алар бер-берсенең җылысын тоеп, шактый вакыт ләззәт кичереп утырдылар.
– Син бүген үзеңә охшамагансың, балам, башыңа нинди борчу керде, сөйлә, – диде Шаһ-Солтан, оныгын сыйпаштыра-сыйпаштыра.
Бикбулатның бу рәхәтлекне озаккарак сузасы килә иде, ахры, ишетмәмешкә салынды.
– Җә, син патша да бугай бит әле.
– Олуг кенәз, ханбикә, Барча Урыс җиренең олуг кенәзе, тәхет иясе. Минем үземчә яшисем килә…
– Яшә соң!
– Куркам.
– Кемнән?
– Иоанн Васильевичтан.
– Тәхеткә утырганчы куркырга иде, хәзер соң инде. Буласы барыбер булачак. Ничек телисең, шулай яшә. Безнең ыру – тәвәккәл ыру. Дөнья беркем өчен дә, шул исәптән Иоанн өчен дә, дәвамлы түгел, Рәсулулла да анда мәңгелек түгел иде.
Бикбулат барыбер тәхеткә утыру хөрмәтенә тамаша үткәрергә әлегә базмады. Әмма ниятеннән дә кайтмады.
Бәлкем, орыш кыры форсат бирер?
Кырым тарафында әлегә тынлык. Дәүләтгәрәй хан, ниһаять, илче Афанасий Нагойны, башка әсир зат белән алышу бәрабәренә, озакка сузылган тоткынлыктан азат итте. Әлегә кылычлар кыныда. Швеция белән килешү көчендә. Австрия исә бөтенләй дуслыкка өмет итә. Эстониядә бәрелешләр бара-баруын, ләкин алары да урык-сурык кына.
Янә дә Польша… Польша ул – тырнак астына кадалган шырпы. Ул хакта хәтта уйлыйсы да килми. Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына, ди. Җае чыкты бит. Көтмәгәндә Англия илчесе Иероним Баус килеп төште. Корабы Колмогор портында якорь салуга, чик атчабары хәбәр ирештерде.
– Сөбхәналлаһ!
Бикбулат, тирә-юньдәгеләр сүземне ишетмәдеме, дип, як-ягына каранып алды. Ул үзен чылбырда тотарга тырыша, билгеле. Тик, төчкерүне тыеп булмаган кебек, ана сөте белән калебенә сеңгән бу догалыклар да үз иркеннән тыш иреннәрен ерып чыга иде.
Англия илчесенең Мәскәүгә килеп җитүен ул түземсезлек белән көтте. Чөнки көннәр утырды, урман-кырлар ак юрган ябынды.
Кар – тәүге ауга алхәбәр ул. Куян авы – үзенә бер күңелле тамаша. Иоанн үзе ауга сирәгрәк йөрде. Шулай да ауны тыймый иде. Быел исә хәл катлаулырак, ауны мин киткән сөенечтән оештыралар, дип уйлавы бар.
Илче, көйле кияү, юлда шактый озак юанды, шәһәргә аяк баскач та, бил бөгәргә ашыкмады, бөтен шартын китереп, ял итте, хәл алды.
Бикбулат әлегә кадәр илчеләр белән сирәк аралашты. Ул – воевода, вазифасы – орыш. Орышның теле исә – көч. Ә көч – кылыч йөзендә, сөңге очында. Җиңү сүз белән түгел, кан белән яулана.
Иероним Баусны күргәч, чак кына шаркылдап көлеп җибәрмәде. Соң, бу диңгез арты адәменең карачкыдан аермасы юк икән ич, нәкъ сөяк сарае, эченнән энә үтәрлек, валлаһи. Киеме – бөтенләй дә кәмит. Камзулы тез астыннан гына, озын балтырлы оек, үкчәле башмак. Егыл да үл.
Илче, инглиз аксөякләренә генә хас йөгенү хәрәкәтләре ясап, Бикбулатны сәламләде. Ярдәмчесе, шундый ук карачкы сыңары, аңа чуклы бау белән бәйләнгән кәгазь төргәге тоттырды.
– Галиҗәнаф, Барча Урыс җиренең олуг кенәзе, мөхтәрәм Симеон Бекбулатович, – дип, юка иреннәрен бөрештерә-бөрештерә генә сүзен башлады, – илченең вәкаләтләре ышанычнамәсе рәсми рәвештә кабул ителгән көннән башлана, шунсыз мин вазифаларыма керешә алмыйм. – «П» авазын «Ф» га әйләндерүен исәпкә алмаганда, илченең урыс теле камил һәм йөгерек иде.
– Баш өсте, – диде Бикбулат, – ышанычнамәңне кабул итәм, бүгеннән вазифаңа керешә аласың.
– Галиҗәнаф, кичерегез, зинһар, ышанычнамә Иоанн фатша исеменә язылган, бу шәрәфле үзгәрешне без белмәдек, королева Елизавета аңа – ягъни Иоанн Васильевичка күф сәламнәр дә юллаган иде. Никах хәлләре дигәндәй, бүләге дә бар. Мин бик авыр хәлдә калдым…
Ә-ә, әйтәм җирле чыраен күрсәтергә ашыкмады, юкәдә икән чикләвек, кире борырга да күп сорамас, илче, имеш, дәүләт хәлләрен ныклап аныкламыйча кем юлга чыга инде? Пешмәгән.
Бикбулат уйлаганын тышка чыгармады.
– Ышанычнамәдәге исем-ат мөрәҗәгатен сызып ташла да минекен өстәп яз, – дип, мәсьәләне ансат кына чишү юлын тәкъдим итте.
Баусның күзләре шартлап чыга язды.
– Олуг кенәз, бу бит королева юлламасы!
Ышанычнамәне фәкать ул үзе генә үзгәртә ала, миндә андый вәкаләт юк.
– Ул чакта мин сине биканун илче дип игълан итәм, – диде Бикбулат, – моның ни-нәрсә белән бетәсен аңлыйсыңдыр, шәт.
Баус җиң капламасыннан керәчтәй ап-ак кулъяулыгын алып, озак кына кершәнле маңгаендагы тир бөртекләрен корытып торды да әйтте:
– Галиҗәнаф, Мәскәүнең халыкара абруе үсүен Англиядә бик хуфлыйлар. Королева Елизавета ике халыкның туганлашуына да ризалыгын бирергә әзер, – диде, ерактан ук суктырып, – дуслык барсыннан да өстен.
– Без дә Англия белән Русия арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашуына куанабыз, – диде Бикбулат, – королева Елизаветага озын гомер, күркәм хакимлек насыйп итсен Ходай. Ләкин хәзерендә сүз бу хакта түгел. Бу – балта сораганда чөшле тоттыру, хөрмәтле илче әфәнде.
Бүлмәдә киеренке тынлык урнашты. Баусның маңгаендагы тир бөртекләре дә ишәйгәннән-ишәйде. Шунда кече илче хуҗасына ярдәмгә ашыкты.
– Ошбу дипломатик төенне чишү юлы бар, – диде ул, сузып кына, – ышанычнамәне яңабаштан язарга да, королеваның имзасын искесеннән кисеп алып, шуңа ябыштырып куярга. Бу – вакытлы чара, билгеле. Ул арада мин Англиядән ышанычнамәнең дөрес вариантын яздырып алып килермен. Икеөч айда барысы да үз урынына утырыр.
– Ай-һай, королева хуфлармы, бик кыйммәткә төшә бит, – дип пышылдады Баус.
Шамакайның колагы сак, ишетеп тә алды, чыгарып та салды.
– Гәүдәгә төз, кулга кәкре икән бу англицки кемсәләре, – диде, бөтен кешегә ишетерлек итеп, ә безнең ише ачыгавызларны печәргә ясап куйган кебек үзләре.
– Чуалып йөрмә монда, бар, урыныңа ычкын, – дип этеп җибәрде аны Бикбулат.
– Аһ-аһ, бер дә харап.
– Кемгә әйтәләр?
Шамакай телен чыгарып күрсәтте дә такмакларга тотынды:
– Баус – Баус – Баускан, иннек яккан, кершән сөрткән, сөрмә тарткан хатынҗәмәй саескан. Шамакайның җиңел кулыннан Бауска Хатынҗәмәй кушаматы тагып та куйдылар.
Бикбулатның күңеленә кече илченең тәкъдиме хуш килде. Ул шул ук көнне Англия илчесе лорд Иероним Баус хөрмәтенә патша авы үткәрү турында фәрман чыгарды.
Хикмәт илчедә түгел иде, хикмәт үз дәрәҗә-вазифасын танытуда иде.
Баус ау мәйданына шул ук озын балтырлы ак оек, үкчәле башмак, укалы камзул киеп килгән иде. Көлке капчыгы, ат менүдән бөтенләй баш тартты.
– Куянны бит әле куып тотарга кирәк, – диде Бикбулат, ирен очлары белән генә елмаеп, – ул, өйрәтелгән кош кебек, үз теләгеннән алдыңа килеп кунмый.

– Мин бит фацифист, – дип шаккатырды илче, – кешеләргә генә түгел, җәнлек вә кош-кортларга карата да җәзаи гамәлләр кылуны кабул итмим.
– Бу бит ау, илче әфәнде, ауда аучыча кыланмыйча булмый.
– Беләм, – диде Баус эре генә, – минем өчен куяннарны ярдәмчем, кече илче сэр Эдуард аулаячак. Әйдә, теләгәнен кылансын, картые Шаһ-Солтан әйтмешли, нигә кадалып китми шунда.
Ау даирәсе шактый зур иде. Тулысы белән Боярлар Думасы, Земство башлыклары, чиркәү әһелләре, билгеле инде, исемле кенәзләр, воеводалар чакырылды. Һәрберсенең булышчысы, гасәбә-хезмәткәрләре. Янә дә актачылар7, быргычылар, куучылар… Бурзайлар турында әйткән дә юк.
Ау тылсымы иң әүвәл бурзайларның канын уйната. Әнә, ничек аякларында уйнаклыйлар, әйтерсең лә утлы күмер өстенә бастырганнар. Эчләр эчкә җыелган, муеннар сузылган, койрыклар кысылган… Карап торуга аучылар ишле күренсә дә, төркемнәргә бүленгәч, алар шактый җыйнаклана. Һәр төркемнең үз алды. Ау мәйданы җәен-кышын сак астында. Үрче генә. Хаҗәте чыкса, читтән дә китерәләр.
Көн алдан сөйләшеп-килешеп куйгандай гаҗәеп уңай иде. Күк аксыл элпә белән капланган. Кура башын селкетерлек тә җил исми. Ак җәймәдәй җәйрәп яткан ялан-кырны ара-тирә төшкәләгән көмештәй саф кар бөртекләре генә иркәләп-үбеп алгалый. Җиһан яп-якты.
Бикбулатның аты, түземсезләнеп, баскан урынында гына таптанып куйды.
Атлары бер утар аның. Һәр очрак өчен биш-алты баш. Шулар арасыннан «Яшен» кушаматлы ак ау толпарын аеруча ярата. Бүген шушы атны иярләтте.
Чыңгызханның мәшһүр Сәтәре үрнәгендә ул Яшеннең ияр астына да кызыл төстәге укалы тирлек җәйдерә.
Ак ат, кызыл җәймә, бизәкле ияр, ефәк нукта – карап торырлык кына. Бикбулатның килеш-килбәте дә тел-теш тидерерлек түгел. Булат кылычы гына да илдә бер. Касыймда ханлык иткән вакытта Дамашкъ солтаны бүләк иткән иде. Мондый затлы кылычны фәкать Сүриядә генә ясыйлар. Серен дә саклый беләләр, әлбәттә.
Бикбулат атын тыеп, тезгенен кыскартты да:
– Башлыйбыз, – диде.
Аумән, кенәз Мстиславский, кулы белән һаваны ярды. Шундук быргыларга җан керде, тирә-як ашкынулы аһәңгә чумды. Бу тирада төгәл ике минут дәвам итте. Аумән янә һаваны ярды.
– Ма-а-рш!
Берьюлы унлаган чаптар, болыт булып, урыныннан купты. Тояк асларыннан балчыкка буталган кар йомарламнары оча, атлар кешни, аучылар кычкырыша. Мәхшәр.
– Ихи-хи-хи!
– Вай-вай-вай!
Баус каретасыннан да чыкмады, аучыларны, тәрәзәдән карап кына, рус сүзе белән озатып калды.
– Живодёры!
Ау кырында Бикбулатның ак толпары күренүгә, калкулык ышыгында сагалап торган булышчылар, барабан-думбакларын кага-кага, озын колакларны шул тарафка куа башладылар. Тик куяннарның колаклары гына түгел, сыйраклары да озын. Мизгел эчендә таралышып та беттеләр. Ләкин камалыш боҗрасы бар бит әле. Аны кисеп чыгу, ай-һай, хәлләреннән килер микән?
– Этләрне җибәрегез!
Бурзайлар ашкынып көткән сихри мизгел шушы инде. Сөлектәй сузылып, чиелдаша-чиелдаша томырылдылар гына.
Әйе, чын ау этләре өрми, чилдыйлар гына.
Типке сыйракларның бер хәйләкәре, ата заты булса кирәк, күрәләтә Яшеннең аяк астына килеп керде. Этләр абайламыйча да калды. Хәер, корбаннар болай җитәрлек ич, ничу ат аяк астында мәтәләнергә. – Эһ-эһ-эһ…
Куркыныч янаганда, куяннар да чиный. Тик аларның чинавы елауга охшаш. Яшеннең аяк астыннан да шундый тавыш ишетелде. Тач бала үксүе кебек, дип уйлап куйды Бикбулат, изелде, ахры. Мескен… Юк, куянның да яшисе килә. Ат тояклары арасында әйләнгәләп-тулгангалап барды-барды да, бер җаен китереп, атылып та чыкты.
Ушлы икән кушколак. Инеш аркылы кауклык эченә элдертте генә.
– Бәрәкааллаһу!
Бикбулатның сулышы утырырга да өлгермәде, бурзайлар өере йомгактай куаклык ягына тәгәрәде. Күпкән куян котылмас, дип юкка гына әйтмәгәннәр икән шул.
Бикбулатка артыннан тотам да калмастай булышчылары җебеп төшәргә ирек бирмәде. Яңадан-яңа атчабарлар ярдәмгә ашыкты, яңадан-яңа куяннарга тап булды, бурзайлар да күзгә күренеп ишәйде. Тәү очраган хәйләкәр кушколак онытылды. Тора-бара киек тә аучыга тартыла икән, әҗәлен көткән куяннар адым саен очрап кына торды.
Аучылар кич-кырын, арып-алҗып, җыелу мәйданына кайтып тулдылар. Тавыш, шау-шу, көлеш-шаярыш, үртәш…
– Примаков-Ростовский, бу сиңа Алман пушкарьлары артына посып, читтән генә күзәтү түгел, бу – ау! Ә анда үзеңә тезген тотарга туры килә, – дип, кенәз Меньший Шереметьев кулдашына төрттереп алды.
Воевода үзе дә чеметергә оста иде булса кирәк, шундук җавабын очырды.
– Кенәз, Ревельдә шведларга әсир төшкәч, кем коткарганын онытып җибәрдеңме әллә? – диде. – Бу һич тә егетләрчә түгел.
– Бояр Захарьин күренми, кая ул?
Бикбулатның соравына аумән Мстиславский җавап тотты.
– Государь, бояр Никита Романович, аттан егылып, кулын тайдырды, хәзерендә лазаретта.
– Тагын?
– Кенәз Василий Сицкийның аты мәтәлеп үлде, үзе, шөкер, исән-сау. Ул да лазаретта. Бояр Иван Шуйский…
– Җитте, – дип бүлде Бикбулат нотыкны, – тезген дә тота белмиләр җебегән авызлар. Аннан өстәде: – Трапеза!
Баусның урындыгы иң дәрәҗәле рәттә иде, илбаш янында. Ул ашауэчү ягыннан да гаять четерекле кеше булып, тәгамен үзе белән йөртә иде. Алдындагы хәмер чәркәсен читкәрәк шудырып куйды да хезмәтчесенә:
– Бокалыма үз шәрабемне агыз, – диде.
Бикбулат моны ошатмады.

– Илче әфәнде, Әстерхан якларында, кунак – хуҗаның ишәге, дигән әйтем бар, – диде, уенын-чынын кушып, – бездә сыйдан баш тарту дошманлыкка тиң. Ә үзең, дуслык, дип аһ орасың. Оч очка ялганмый бит.
Баусның дошман буласы килми иде, әлбәттә, киресенчә, бурычы – Англия мәнфәгатьләрен алга сөрү, Русь дигән искиткеч бай илдә тамыр җәю өчен җирлек булдыру.
Ул чытырдатып күзләрен йомды да урыс хәмерен эчеп җибәрде.
Башына иң беренче: үлүем шушы икән дигән уй килде. Чөнки бугазына капылт кына утлы йомарлам килеп тыгылды да мизгел эчендә тын юлын томалады.
Катты да калды. Инде дөнья белән бәхилләшәм дигәндә генә, әлеге утлы йомарлам, ниндидер могҗиза белән ләззәтле кайнар дулкынга әверелеп, бөтен тәненә таралып китмәсенме! Эче-тышы сүзләргә генә сыеп бетмәс рәхәтлеккә чумды. Кычкырып көләсе, янындагы күршеләрен кочаклап үбәсе килә башлады. Теле дә тозактан ычкынды.
– Аһ! Галиҗәнаф! Бравоссимо!
Безнең хәмер тылсымлы ул, лорд, сөйләштерә дә, чишендерә дә, күпкә китсә, азындыра да, дип, эченнән генә тулы иреннәрен мыймылдата-мыймылдата елмаеп куйды Бикбулат.
Күңел ачу гадәти рәвешенә керде. Мәйдан тоташ шау-шу базарына әйләнде, һәммәсе сөйли, ләкин берәү дә сөйләүчене тыңламый.
Чират ау күргәзмәсенә җитте. Бу, иң дөресе – бурзайлар бәйгесе. Кайсы аучының эте күпме куян тоткан, шул ачыклана. Аңлашыла, берәү дә илбашын уза алмый. Аның өеме һәрвакыт мул була. Калыш икән, өстиләр. Бу юлы да кагыйдә бозылмады.
– Мәрхәбә, галиҗәнап!
Баус чәркәгә иренен башкача тигезмәде. Илче теләсә нинди шартларда да үзен йөгәндә тотарга тиеш. – Нишләф куян түшкәләрен фешермисез? – дип белеште аумәннән. Аның очлы күзләре табында куян ите юклыкны абайлап алган иде.
– Патша рационына куян ите кертелми, – диде кенәз Мстиставский, – куян – этләр ризыгы.
– Ә тиреләре?
– Тиреләре? Тиреләре, әнә!
Кенәз кулы белән сырт итәгендәге чокыр эчендә пыскыган төтен җәймәсенә төртеп күрсәтте.
Илченең күзләре киерелде.
– Яндырасыз?
– Чүп-чарның урыны учак инде аның, лорд.
– Мех чүф-чар түгел!
Мстиславский кулын гына селтәде.
– Бездә кәттә мехларның да башы-тоягы бер тиен.
Үзләре әйтмешли, монда арба ватылса – утын, үгез үлсә – ит, ә нинди байлык әрәмгә чыга бит, дип уйлап куйды Баус, Русиядә инглиз кәсепчеләренә мәйдан киң, кулдан ычкындырмаска гына кирәк.
– Государь, Барча Русиянең олуг кенәзе Симеон Бекбулатович, – дип, бөтен шартын туры китереп, илче Бикбулатка мөрәҗәгать итте. – МәскәүЛондон арасындагы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне тагын да нәтиҗәлерәк итү уңаеннан, менә хәзер генә миндә ике як өчен дә гаять отышлы тәкъдимнәр туды, бу хакта фикер алышыйк әле, аны һич тә кичектерергә ярамый.
Бикбулатның хәмер җебеткән иреннәре бүлтәеп чыкты.
– Нинди фикер алышу, Баус, кайда икәнеңне онытма, без – ауда, беләсеңме, ау-у-да!
– Галиҗәнаф, эшлекле сөйләшүләр өчен мондый дәрәҗәле чаралар нәкъ урыны инде, – диде Баус, – мәсәлән, килешүләрнең күбесе шушындый шартларда тәгаенләнә.
– Бу Ауропа түгел, – диде Бикбулат, – Русия! Ә Русиядә күңел ачалар. И-и-их, кеше куян куа дип, син дә куян ку әнә!


7 Актачы – ат караучы.


Кыйссаның башын укырга: 

  1. http://kazanutlary.ru/?p=24620
  2. http://kazanutlary.ru/?p=25870

Тулаем «КУ» журналының 4нче (апрель, 2017) санында укыгыз.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *