Публицистика

06.05.2017

Мин белгән Туфан


туфан миннуллин1

Таяну ноктасын эзли, тап дисәме,
Уеннан уймак чыгармакта исәбе.
Фатихасын Шекспирның алып ул,
Ат уйната түр сәхнәдә – Алып ул!
Ни әйтмә – татар Туфанлы халык шул!
М.Мирза

— Туфан турында син дә язарга тиеш, — диделәр дә, уйга калдым. «Тиеш» — өстән төшкән бурыч булып ишетелде. Үзеңнең күңелеңдә «Мин аның турында язарга тиеш!» — дигән уй, теләк булуы иң мөһиме, әлбәттә.

«Син тиеш!» диючегә мин бер җавап та бирмәдем. Үзләре дә кабат искә төшермәделәр. Шулай итеп, Туфан ага Миңнуллин истәлекләренә багышланган беренче китапка минем мәкаләм кермәде.

Күңелемдә «мин аның турында язарга тиеш!» дигән уй-теләгем өлгереп килә иде югыйсә. …Олпат әдибебез бик тә катлаулы шәхес… олы талант ияләренә хас сыйфаттыр инде ул… алар беркатлы гына, гади генә булалмыйлардыр да…

«Туфан ага гади иде!» – дип искә алучылар бик күп тә бит… гадиләр белән гади, катлаулылар белән ул да беркатлы гына булмагандыр. Үзен хуп күргәннәргә хөрмәтле, үзенә аркылы килгәннәргә ул да гел уңай гына тормагандыр.

Бу — бар кешеләргә дә хас сыйфат… «Туфан ага гади иде», — диючеләр күп мәртәбәләр күбрәк икәне бәхәссез… Гади була алу, яхшы мәгънәдә гади булып таныла алу — үзе үк талантлылык сыйфатыдыр.

Туфан ага турында язарга үземне әзерләп бетерү өчен дә елдан артык вакыт кирәк булды… Ни-нәрсә язсам да, аның кешеләргә билгесез булган якларын күрсәтә алмам кебек тоелды гел… Алай дисәң, язып торуның кирәге дә калмый… Бу юлларны язганда шундый фикер йөгереп үтте. Баксаң, Туфан ага турында һәркем ни дә булса яза алыр иде… һәркемнең күңелендә үз Туфаны бар кебек тоелды. «Мин белгән Туфан» — язмамның исеме шулай булыр, дип тәгаенләп куйдым. Мин белгән Туфан сез белгән Туфаннан аерылмас та… Олуг замандашыбызның портреты һәркайсыбызның истәлекләре белән тулыланыр шәт!..

Туфан ага турында истәлекләр язу өчен аны көнкүрештә белү, күзәтү, бәяләү бер мәсьәлә. Аның шәхесенә иҗаты аша килеп, иҗатына бәйле аерым билгеләрен табу бөтенләй икенче мәсьәлә… Туфан ага белән әңгәмәдәш булу өчен хәтта аның иҗатыннан хәбәрдар булу гына җитми кебек… Ул әңгәмәдәше белән милли әдәбият, сәнгать турында һәрчак иң югары таләпләр куеп сөйләшергә әзер. Үз әңгәмәдәшенең дә шундый әзерлектә булуын тели иде ул.

2001 елның декабрь азаклары. Казанга күчеп килеп эшли башлаганыма бер айлап кына булыр. Арча районындагы авылда башлангыч мәктәп, клуб, китапханә, медпункт, балалар бакчасын бер түбә астына алып төзелгән бинаны ачуга чакырдылар. Казаннан бер көтү булып килгән «чакырылучылар» берничә авылда эш белән танышканнан соң, Ашытбаш авылына килеп әлеге бинаны ачтык. Авыл халкының куанычы эченә сыймый. Чыннан да, өр-яңа мәчет белән рәттән төзелгән өр-яңа бу үзәк Ашытбаш авылын инкыйраздан коткарып калырга мөмкинлекләр ача иде. Әлеге эшләрдә халык депутаты буларак Туфан аганың да саллы өлеше керүен кат-кат рәхмәтләр әйтеп искә алдылар.

Башкаладан чакырылган кунакларны озатуга районның хакимият башлыгы Алмас Нәзиров Туфан аганы, Разил Вәлиев һәм мине: «Тагын бер бинаны карыйсыбыз бар», — дип урманлыктагы кунак йортына алып китте… Сүзебез милли мәктәпләр, милли әдәбият, сәнгать турында булды, әлбәттә. Бөек Тукаебызның Ватаны буларак Кушлавыч, Кырлайны, Арчаның үзен милли әдәбиятыбызның башкаласы итеп күрәсе килде барыбызның да.

— Мин анда нәрсә эшләргә тиешлегемне белеп бардым... ...А что, субъектам остаются только прачечные и бани? А недры, земля, леса, луга, нефть не являются что ли собственностью коренного народа?..

— Мин анда нәрсә эшләргә тиешлегемне белеп бардым… …А что, субъектам остаются только прачечные и бани? А недры, земля, леса, луга, нефть не являются что ли собственностью коренного народа?..

Г.Тукайның алдагы 120 еллык юбилее барлык эшләнәчәк эшләрнең сәбәпчесе булырга тиешлеген бердәй хупладык. Президент М.Ш.Шәймиевкә Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулуны каршылау һәм үткәрү буенча бөтен фикерләрне туплап хат әзерләргә килешендек тә, матур гына сыйланып, Казаныбызга юл алдык. Шунда Туфан ага:

— Илфак, син минем машинага күчеп утыр, сөйләшеп кайтырбыз, — диде. Кузгалып китүгә:

— Менә Арча — Бөек Тукайның туган йорты. Әле күпме авылларда мәктәпләрне яңартасы, төзисе бар. Авылларны, районнарны карыйсы иде. Син район мәдәнияте өчен җаваплы министр урынбасары, әле кайларда булдың? — дип сорады.

— Рөстәм Миңнеханов та эшкә билгеләгәндә: «Син капитан дальнего плавания! Январьда чыгып кит тә республика авылларына — декабрьдә генә кайт!» — диде. Саба, Баулы, Кама Тамагы районнарында, авылларында булдым. Иң аянычлы хәлләр Кама Тамагында, Туфан ага, кышка керәләр, ярты районда клублар гел җылытылмый… хәтта клубларының тәрәзә пәрдәләре дә юк, — дидем. Туфан ага дәшмәде.

— Авылларның хәлләре шәптән түгел… Безнең Актанышта да җылытылмый торган клублар бар. Хәзер һәркайда газ кертәләр. Иң башта газны мәктәпләр, балалар бакчалары, больницаларга кертәчәкбез, — диләр. — Клуб, китапханәләр дә шул исемлектә булсын, — дип сөйләшәм районнарга баргач… Бик тыңлыйсылары гына килми, — дим.

— Разил да, мин дә беләбез бу хәлләрне. 1998 елда өч еллык программа кабул итте Кабмин. Икенче елга Кабминда яңа Программа төзиләр. Монысында район мәдәният бүлекләре турыдан-туры Мәдәният министрлыгы карамагына күчүне күздә тотып эшләнә. Бәлки файдасы да булыр әле… Иҗат яклары ничек, языламы? — дип сорап куйды ул кинәт кенә.

— Күп вакыт юлда үтә. Бик язылмый шул, эш күп икән монда, — дим.

— Ничек инде язылмый?.. Иҗат — синең төп эшең. Юлда барыбыз да йөри. Юл ул — эш урыны.

— Үзегез нәрсәләр язасыз? «Кызыл тышлы дәфтәр»ләрдән тыш? — дип сорап куям мин үз чиратымда.

— Дәфтәрләр алар — заготовка. Анда мин көн дә язам. Менә көнозын йөреп, бераз сыйланып алдык… ә мин өйгә кайтып керүгә үк өстәл артына утырам. Эшлисемне алдан ук белеп торам… Шуңа күрә мәҗлесләрдә рюмканы да гел күтәреп кире куям… Сессиядә утырганда да, бик җитди, үзебезгә кагылышлы мәсьәлә каралмаса, язып йә язарымны уйлап утырам. Эш-эш, дип кенә йөрсәң язып булмый. Ә язып эшкә килсәң, эш тә эшләнә…

— Мәскәүдә СССР Верховный Советында депутат булып алгач, сессияләрдә гел иҗат турында уйлап утырган кешегә охшамый идегез. Ул елларда көннәр буе Сессия барышын телевизордан турыдан-туры күрсәтеп баралар иде. Сез арттагы югары рәттә, аерым берүзегез утырасыз. Каршы як креслога ике кулыгызны да алга сузып салгансыз. Калын күзлегегез астында сынган кашларыгыз, үртәлү-борчылулы йөзегезне гел күрсәтеп-күрсәтеп алалар. Сезне күреп, танып белмәгәннәр: «Бу депутат бик борчулы, авырыйдыр ахры?» — дип тә уйлаганнардыр әле…

Менә бермәл Сез, җәһәт торып, микрофонга чират бастыгыз… Көн тәртибендә милек мәсьәләләре карала иде ахры… Сезнең микрофонга «сүз бирделәр». Сез: «Депутат Миннуллин — Татарстан», — дидегез дә: — А что, субъектам остаются только прачечные и бани? А недры, земля, леса, луга, нефть не являются что ли собственностью коренного народа? — дидегез. Тагын нидер әйттегез. Сезгә карата нәфрәтле, ачулы карашлы чырайларны күрсәтеп алдылар, — дип хәтерен яңарттым аның.

— СССРның череп таркаласына, бу дәүләтнең үз халкына, бөтен милләтләргә, шул исәптән урыс милләтенә дә дошман булуына бөтенләе белән ышанып кайттым мин… Минем хәзерге бу дәүләткә дә ышанычым юк. Халык өчен, милләтләр өчен берни эшләми бит ул… Шуңа үзебезнекен ныгытырга кирәк.

Туфан ага шактый кызып китте… СССР депутаты булып сайлангандагы, үзе әйткәнчә, «әкәмәт»ләрне сөйләп алды.

— Мин анда баргач ни-нәрсәләр эшләремне алдан белеп бардым… Нишләмәк кирәк, әйе, мин дә, әнә Фәндәс тә үзебезнекен раслау өчен шактый тартыштык, файдасы гына тимәде.

— Шулар хакында язарсыз бәлки?

— Аның нәрсәсен язасың, барысы да бөтен халык күз алдында бит…

— Чехов пьесаларын, хикәяләрен авыруларны кабул иткәндә язган, диләр.

— Алай ук түгел… Авыруларны кабул иткәндә дә язу турында онытмаган дисәң, дөресрәк булыр. Кешеләрне игътибар белән күзәтеп, холык-фигыленә игътибар итәсең — алар синең геройларыңа мач килеп утыра ул… Мин пьеса язганда бүленгәнне яратмыйм… Язарга бөтен материаллар җитәрлек тупланганын тойгач кына язарга керешәм. Шуңа күрә пьеса язарга авылдагы йортка йә берәр санаторийга барып бикләнәм. Үзем генә. Кеше комачауласа әйбәт түгел.

Без җимерек, салкын клубларны читкә куеп, иҗат турында гәпләшеп кайтабыз. Туфан аганың һәрбер әйткәнен үтәргә күнеккән карусыз шофёры тизлекне арттырмыйча юлын да күзәтеп, безне дә рәхәтләнеп тыңлап бара. Туфан аганың ара-тирә:

— Шулаймы, Ришат, син бик кума! — дигәненә елмаеп кына башын селки дә:

— Ярый, Туфан абый, — дип куя…

— Туфан ага, куелган, басылган пьесаларыңның барысын да укып, карап бардым бугай. Башыннан азагына кадәр туктаусыз елап утырганым, «Син бит минем бер генәм»…

— Китче, син шулай бик хисчәнмени?

— Ул пьеса минем әткәй турында бит. Аның яшь, егет чагы… Әткәйнең өйләнер алдыннан әнкәйгә үзенең мәхәббәтен аңлаткан кичерешләрен мин үземчә юрап утырдым. Әткәй 18 яше тулган көндә Днепр ярында ике аягын тездән югалта. Баку госпиталенда ике ел дәваланганнан соң, туган авылына кайтып төшә. Бер елдан күрше авыл кызы — булачак әнкәйне аңа димлиләр. Әнкәй артыннан йөрүчеләр дә була анысы. Әткәй бу авылның Сабан туена килә. Яңа Кормаш авылында әткәй ягыннан да туганнар күп безнең… Менә шул Сабантуйда әткәй мәйдан уртасына чыгып, таякларын читкә атып, биеп күрсәтә. Әнкәйнең һушын ала…

— Минем өчен дә бик кадерле бу пьеса.

— Аның прототиплары бардыр бит?

— Бар, бар! Ничек кенә бар. Синең әтиең батырлыгын минем героиням кабатлый. Булачак иренә: «Аяксыз хатынга ник өйләнәсең?» — дигән сүзләрне әйтүләрен ишетә бу. Ишетә дә тегеләр капкасы турыннан үтеп көн озыны чишмәдән көянтә белән су ташый. Протезлы кыз бала… Мин аларның тормышларын үз күзләрем белән күрдем… Алардагы чисталык!.. Бер-беренә хөрмәт!..

Туфан аганың тавышы калтыранып чыкты. Ни күрәм — аның да күзләре дымлы иде.

— Язганда да шулай чыланып язылды. Спектакль дә бик уңышлы чыкты… Кара, син бик хисчән икән, әйе…

— Рамил Төхвәтуллин көчле актёр. Ул төс-кыяфәте белән дә гел әткәйгә охшаган. Бу спектакльне үзе күрсә, нишләр иде икән, мәрхүм?

— Синең әнкәң дә чын герой шул. Яз шулар турында. Яздыңмы әле?

— Яздым. «Әнкәй» исемле поэмам алар турында.

— Укырмын әле…

— Минем әнкәй турында Сез дә яздыгыз. Сездән уздырып язып булмас.

«Әниләр һәм бәбиләр»дә Гөлфинә Ана — минем әнкәйнең күчермәсе. Анда да еларлык урыннар җитәрлек. Тик анда рәхәтләнеп елмаеп карап утырасың. Хәтта теге баласын имезмәгән хатын да әлләни нәфрәт уятмый. Алар Гөлфинә янында булгач, барыбер рәткә керерләр кебек… Хатын-кыз образлары Сезнең һәр пьесагызда бик көчле. «Ай булмаса, йолдыз бар» — дөнья новеллаларына торырлык. Мәдинәнең прототибы булмаса да ярар иде.

— Гөлфинә дә, Мәдинә дә алар инде җыелмарак образлар. Ләкин аларның да прототибы бар. Менә, мин белмәгән идем, әйе, син дә үз әниеңә охшаткансың бит. Мин бу пьесалар буенча бик күп хатлар да алдым, әйе… һәр пьесаның умырткасы драматик ситуациядә… Тормыш дигәнең гел драмадан гына тора… Дамира Кузаева, җаным, җанын биреп уйнады шул… Яшәү өчен көчле ихтыяр кирәк… Ул пьесаны Тинчурин театры куймакчы иде… Нигәдер ашыкмыйлар… Артистлары да бар югыйсә…

***

 …Юл — эш урыны дигәннән, Язучылар берлеге рәисе булып сайлангач та республика авыллары, район, шәһәрләренә бару һич кенә дә кимемәде. Юкса базар шартларында авылларга мал-туар җыючылар, контрафакт товарларын авыл кешесенә төртергә яраклашкан алыпсатарлар гына килә.

Авыл клублары, авыл мәктәпләрендә тере язучылар, тере сәнгать әһелләре белән очрашулар бик тансыклаган иде. Шәһәр авылдан читләште… Шуңадырмы, авылның үзенең шәһәргә бик исе китми башлады.

Китап укучылар, матбугат алдыручылар саны елдан-ел кими. Бу телевидение, Интернетка гына бәйле түгел… Адәм баласы, авылда яшәсенме, шәһәрдәме, аңа тере язучы белән очрашу, артистның тере тавышын ишетү, тыңлау ихтыяҗы бетмәде… Авыл кешесенә дә, шәһәр кешесенә дә арзанлы товар, азык-төлек, ялган дарулар тәкъдим иткән кебек компьютерда клонлаштырылган җыр-көйләр, сериаллардан сипләнгән тамашалар, роман-повестьлар тәкъдим итүләренә эчке протестларын белдерепме, күпләре шул эшкә үзләре алына башладылар. Һәр төбәкнең үз композиторы, үз шагыйрьләре барлыкка килде. Алар ук төрледән-төрле корпоратив сандугачлары, тамадалары булып алдылар. Бу — массовый үзешчән сәнгатьнең өряңадан калыккан буыны иде…

Һәркайда яңа йолдызлар пәйда булды. Яңа йолдызлар башта үз районнарында, аннары республика радиосын яулап алдылар… Тәүлегенә 24 сәгать «эшләп торучы» татар радиосында Бакырбаев, Юкәбаев, Фәләнбаевларның үзләре башкаруындагы «бүләкләре» яңгырап торды. Алар үзләренең иҗат кичәләрен, юбилейларын билгеләп үтәләр. Төрле юллар белән дәүләт бүләкләрен даулыйлар… алалар да… Интернетта үз порталларын ачып, «йолдызларның шәхси тормышларын» яраткан укучылары, тамашачыларына җиткереп торалар…

Менә шундый шартларда халыкны әлеге бәлаләрдән коткарып калуны күздә тотып та юлга чыгалар иде Туфан ага һәм аның юлдашлары… Туфан ага үзе авыллардагы очрашуларга бик теләп йөрде. Кайсыдыр авылда, ниндидер башлангыч мәктәптә очрашуга чакырсалар да бара иде ул үз укучысы, үз тамашачысы янына. Уртак сәфәрләребез, шөкер, күп булды.


Мәкалә «КУ» журналының 8нче (июль, 2015) санында басылды. Сайтта кыскартылып урнаштырылды.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.