Әдәби тәнкыйть

05.05.2017

Габдулла Тукай иҗатында төрек мотивлары


тукай3

Татар халкының ерак гасырларга барып тоташкан сүз сәнгате — бик тә бай, катлаулы һәм каршылыклы күренеш. Ул үзенең тарихи барышында төрле цивилизацияләр, мәдәниятләр, диннәр белән мөнәсәбәткә кергән, алардан төрледән-төрле идеологик, фәлсәфи-эстетик, этик карашларны, әдәби традицияләрне үзләштергән. Урта гасырларда, Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы кебек дәүләтләребез булган чорларда ул үзенең югары үсеш — Ренессанс дәверен кичергән. Бу заманнарның Яңарыш символы булып безнең көннәргә архитектура сәнгатендә Сөембикә манарасы килеп җиткән. Дәүләтчелегебезне югалтып, шактый гасырлар торгынлык кичергәч тә, ХХ гасырның икенче яртысында милли тәрәккыят байрагын күтәргән, аны дәүләти төшенчә дәрәҗәсендә күзаллаган мәгърифәтчеләр эшчәнлеге башланып китә, татар халкының Яңа замандагы икенче Яңарыш хәрәкәтенең беренче адымнары пәйда була. Аурупа һәм Россиянең мәдәният, тарих вәкилләре кебек, Каюм Насыйрилар, Шиһабетдин Мәрҗанилар башлап җибәргән бу үзгәрү-алгарышка омтылыш Шәрекъ һәм Гареб мәдәнияте казанышларын иҗади синтезлап, моңарчы күрелмәгән үсеш баскычына — икенче Ренессанс дәверенә җирлек әзерли. Чагыштыру һәм тарихилык принцибына корылган, татар халкының иҗтимагый-рухи яшәешен гәүдәләндерүне максат итеп куйган бу ХХ гасыр башы Яңарыш хәрәкәтенең нигез ташларын салуга Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, М.Гафури, Дәрдмәнд, С.Рәмиев, Г.Камал һәм башка бик күпләр белән бергә татар шигъриятенең даһие Габдулла Тукай да үзеннән зур өлеш кертә.

Габдулла Тукай (1886-1913) — татар халкының горурлыгы, вөҗданы, иҗтимагый гаделлек идеалларын җырлаучы. Ул — халыкчы һәм милли шагыйрь. Җамал Вәлидичә пафос белән әйтсәк: «Тукаев — татар тарихында мәңге онытылмас исем!», «Татарча сүзләр сөйләүче шагыйрь». Дөрестән дә, Тукай шигърияте, фарсы-азәрбайҗан әдәбиятларының бөек шагыйре Низами Гянҗәви «Серләр хәзинәсе» поэмасында тасвирлаганча, күкләрнең тугызынчы катында, Аллаһы Тәгаләнең тәхете янында сакланучы «Илаһи кәлям»нән — күзләрне камаштырырлык нур диңгезе булган изге Коръәни Кәримнән татар халкына иңгән изге сүз сәнгате балкышы иде. Моның шулай икәнлегенә инану өчен туган телебезгә, рухи кыйммәтләребезгә, кылган догаларыбызга мәдхия укыган «Туган тел» шигырен искә төшерү дә җитә. Гаяз Исхакый язганча, шагыйрьнең «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле // Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы» дигән сүзләре халкыбызның милли аңын, милли хисләрен тәрбияләүче «һимнә», ягъни гимн… Татар әдәбиятының икенче Ренессансы дәверендә халкыбызга Тукай бүләк иткән бу гимн Татарстанда, Россиядә, чит мәмләкәтләрдә гомер сөрүче һәр татар кешесе өчен «изге символ» (Надир Дәүләт) булып тора.

Мәкалә авторы үзе дә моңа шаһит. 1967 елның августы. СССР дигән империянең тимер кысаларында яшәп яткан чак… Көтелмәгән вакыйга: Татарстан хөкүмәте безне — профессорлар Хатыйп Госман белән Мөхәммәт Гайнуллинны һәм дә мине — яшь тукайчыны — Финляндиягә командировкага җибәрде. «Күлләр иле»ндә яшәүче мөһаҗир милләттәшләребезгә «Тукай җәмгыяте» төзүдә, аның булачак җитәкчесе, хокук белгече Гомәр Даһерга (Таһировка) фәнни ярдәм күрсәтү, лекцияләр белән чыгыш ясау, китапханәләрдә булу төп максат итеп билгеләнде. Мәскәү-Хельсинки поезды Суоми җиренә — вокзалга аяк басу белән, безне кыр казлары кебек тезелеп сафка баскан милләттәшләребез Тукаебызның «Туган тел»ен җырлап, шатлыклы авазлар белән каршы алды. Мәхәллә йортында Финляндиянең төрле шәһәрләреннән, якындагы Аурупа илләреннән, хәтта Төркиядән килгән мөһаҗир милләттәшләребез катнашында Казаннан килеп чыккан кунаклар хөрмәтенә 400 кешелек табын корылды, нотыклар, шигырьләр сөйләнде, татар милләтенең ачы язмышын сурәтләгән Дәрдмәнднең «Кораб» шигырен укыгач та, зал тын калды, тирән сагышка батты, башымны күтәребрәк карасам, тетрәндергеч күренеш: күп кенә ир-атларның күзләрендә яшь. Ниһаять, мәҗлес тәмамланды. Унҗиденче елгы октябрь инкыйлабыннан бирле ярты гасыр дәвамында ватандашлары белән аралашудан мәхрүм булган, мөһаҗирлектә яшәгән милләттәшләребез безне кабат Тукаебызның мөкатдәс «Туган тел»ен җырлап озатып калдылар. Бу сәяхәтемнән соң да Тукай юбилейлары уңае белән ирем Зөфәр Рәмиев белән бергәләп Әнкарәдә (1996), Истанбулда (2011) үткәрелгән тантаналарда катнашырга туры килде, һәркайда татар кешесе үткән тарихта дәүләтле халык улы һәм кызы булганлыкны онытмаска чакырган, шагыйребезнең милли гимн, символ, код, пароль вазифасын үтәгән үлемсез «Туган тел»е яңгырады.

***

Советлар дәверендә Тукайның иҗат биографиясе беренче рус революциясен хәзерләү, үткәрү, аның җиңелү, реакция, яңа инкыйлабый күтәрелеш кебек иҗтимагый-сәяси баскычларга бәйле рәвештә яктыртылды. Бүген галимнәр шагыйрьнең тормыш юлын, иҗат сәхифәләрен Җаек (1895-1907) һәм Казан чорына (1907-1913) бәйле рәвештә өйрәнәләр. Әдәбиятчыларның барысы да диярлек Тукайның талантлы шагыйрь булып әдәбият мәйданына килүендә төрек әдәбиятының да йогынтысы көчле булуны билгеләп үтәләр. Әле Җаек каласында Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендә укыган елларда ул гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнә һәм бу уку йортына килгән төрек газеталары һәм журналлары белән даими рәвештә танышып бара. Яшь Апушның әдәби иҗатка тартылуында, солтан Габделхәмид золымыннан качып, Җаек каласына килеп чыккан хөр фикерле төрек мөһаҗире шагыйрь Габделвәли Әмрулланың да тәэсире зур булган. 1902-1903 елларның җәен һәм кышын алар Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендә үткәрәләр, табигатькә чыгалар, бергәләп төрек һәм татар җырларын җырлап моңланалар. Габделвәлинең кайбер шигырьләрен Тукай булачак күренекле артист, дусты Габдулла Кариевка да укып күрсәтә. Габделвәли Тукайны һәм мәдрәсәнең башка шәкертләрен төрек әдәбиятының классик дәвере һәм яңа заман шагыйрьләре белән таныштыра; Габделхак Хәмид, Нәмекъ Кәмалларның әсәрләрен укый, төннәр буенча французчадан төрекчәгә тәрҗемә ителгән романнарның эчтәлеген сөйли.

Тукайның 1905-1906 елларда язылган мәдхия, газәл, касыйдәләренең яртысы диярлек төрек авторларына тәкълидләр, нәзыйрәләр булып тора. Шагыйрьнең прозасы һәм публицистикасы да госманлы теленә бик якын. Шуңа күрә дә татар, төрек һәм рус галимнәре Җ.Вәлиди, Г.Ибраһимов, Г.Сәгъди, Ф.Көпрелезадә, В.Бартольд Тукайның башлангыч чор әсәрләрен төрек диван әдәбиятына, аеруча Мөхәммәд Языҗы углы Чәләбинең «Мөхәммәдия» һәм аның энесе Әхмәт Биҗанның «Әнвәрел-гашыйкын» («Гашыйклар нуры») кебек дини-мистик әсәрләренә ияреп иҗат итү чоры дип тә атыйлар. Күренекле тәнкыйтьче Җамал Вәлиди язуына караганда, Җаекта яшәгәндә Тукай һәрвакыт диярлек «Мөхәммәдия» китабындагы аерым шигырьләрне көйләп йөрүдән тәм тапкан. Кайчагында ул төннәр буе «Мөхәммәдия» көенә җырлап утыра торган булган. Дөрестән дә, аның «Нур», «Фикер», «Әлгасрелҗәдид» газета-журналларында дөнья күргән «Голүмең бакчасында», «Чөнанча бездә Камил әл-Мотыйгый», «Шигырь», «Бу көнди бер сарай ачты әһали», «Алла гыйшкына», «Хәзерге хәлемезә даир», «И каләм!», «Ифтирак соңында», «Гыйшык бу йа!», «Пушкинә», «Дәрдмәнд дәгелмием», «Гәзитә мөрәттибләренә», «Мөхәрриргә», «Мәхү идәрмәсән», «Бөрадәрән нәсыйхәт», «Милләтә», «Мөхарәбә вә Государственная Дума», «Заманыбызның әдип вә мөхәррирләренә гаид» мәкаләсенә гаид» һәм ашка байтак әсәрләрендә госманлы шивәсе өстенлек итә. Галимҗан Ибраһимов та үзенең «Татар шагыйрьләре» исемле хезмәтендә Тукаевның госманлы язуларын тудырган заманны «Мөхәммәдия» дәвере» дип атау бер дә хаксыз булмас иде», ди. Әдип фикеренчә, Тукай шигырьләрендәге мәгънәне шәрехләү, гыйбарәләр, сүз тезмәләрен сайлау, стиль, ритмика үзенчәлекләре генә түгел, мәхәббәт лирикасы белән тәнкыйди-һөҗүви рухта язылган әсәрләрдә дә «Мөхәммәдия» китабының йогынтысы ачык сизелә. «Аның вәзеннәренең байтагы, — ди ул, — «Мөхәммәдия»дәгечә улдыгы кебек, ифадә вә тәркибләрдә, өслүбтә, тәгъбиратның бик күбендә, хәтта гыйшык вә шикаять хакында булган шигырьләренең мәгънә вә мәфһүмнәрендә дә җәнабе Кәлибүли хәзрәтләренең күләгәсе бик ачык төшеп тормактадыр».

Сулдан уңга: Г.Тукай, С.Рәмиев, Ш.Гайфи. Әстерхан, 1911 ел

Сулдан уңга: Г.Тукай, С.Рәмиев, Ш.Гайфи. Әстерхан, 1911 ел.

Билгеле, Тукай төрек суфыйчылык әдәбиятының күренекле вәкилләре Мөхәммәд Чәләби, Әхмәт Биҗан һәм башка авторларның әсәрләренә иҗади якын килә, аларны яңа заман өчен хас мәгърифәтчелек идеалларын раслауга юнәлтә, мөселман өммәтенең дә, үз милләтенең дә тәрәккыятен кайнар яклый. Мәсәлән, «Алла гыйшкына» (1906) шигырендәге суфыйчылык тәгълиматы һәм әдәбияты өчен хас Аллага гыйшык тоту мотивы милләт төшенчәсе белән тыгыз мөнәсәбәткә кертелә; Алланың Берлеген, барлыгын хис-тойгы, калеб-күңел, йөрәк белән тану фәлсәфәсе торгынлык кичергән татар тормышын Акыл культы ярдәмендә үзгәртеп кору кирәклеген яклауга юнәлтелә. Лирик геройның үз милләтен шөһрәтле милләтләр арасында күрәсе, аңа мәдхия укыйсы килә. Милләтне алгарышка илтү теләге анда шул кадәр көчле ки, аның өчен милләт файдасына бил буып тырышу, аңа хезмәт итү Аллаһы Тәгаләне яратуга һәм аның рәсүле Мөхәммәд пәйгамбәр сөннәтләрен үтәүгә тиң. Кыскасы, шигырь тулысынча Коръән белән бик тә аваздаш булган, акыл культын өстен күргән төрки кавемнәр өчен хас булган суфичылык рухында иҗат ителгән.

Тукайның «Гыйшык бу, йа» (1906) газәле дә төрек суфичылык әдәбиятының икенче бер канаты — пантеистик карашлар йогынтысын татыган. Газәлнең өченче бәетендәге «Бән дә хәүлеңдә сәнең дәүранаем, дәүранәем» («мин дә синең тирәңдә әйләнәм, әйләнәм») дигән шигъри юл үзе үк әсәрнең «әйләнүче, биюче суфилар» — мәүләна тарикате, аның рухи җитәкчесе Җәлалетдин Руми газәлләре йогынтысында язылган дип фаразларга мөмкинлек бирә. Суфиларның мәҗлесләре вакытында Руми үзе котыб буларак үзәктә басып торган, көйләп шигырь әйткән, аның тирәсендәге мөритләр, түгәрәк ясап, Аллаһыга якын булабаз дип, кәманчада уйналган көйгә җырлап, биеп йөргәннәр. Тукайның бу тәкълид нәзыйрәсе пантеистик суфичылык фәлсәфәсе өчен хас үзенең беренчел мәгънәсен дә югалтмаган. Аның Аллага гашыйклыктан авыруга сабышкан, җүләрләнү дәрәҗәсенә җиткән, кансыз, җансыз сурәткә әйләнгән лирик герое шәраб эчеп исергән, җирдә, тузанда аунап яткан, экстаз халәтенә кергән мәгъшук суфины хәтерләтә. Икенчедән, бу газәлнең эчтәлеген, шәрекъ әдәбиятлары эстетикасындагыча, шагыйрьнең музасы — иҗатына илһам бирүче гүзәл хатын-кызга мәхәббәт дип тә аңларга мөмкин.

Шунысы да игътибарга лаек: рус шигъриятенең горурлыгы булган Пушкин турында язганда да («Пушкинә») Тукай, бер яктан, төрек диван шагыйрьләре стиленә, икенчедән, фарсы суфичылык эстетикасы һәм этикасы өчен хас булган бакча, чәчәклек (гөлзар), гандәлибән (сандугачлар), шәмс һәм башка яктылык сурәтләре белән бәйле чагыштыру, метафора, символ, гиперболаларга мөрәҗәгать итә, Пушкин шигъриятенең бөеклеген җиһанга нур сибүче якты кояшка — шәмскә тиңли, Илаһи гүзәллеккә тиң Пушкинның сәнгатьчә фикерләү осталыгыннан татар шагыйре Аллаһы Тәгалә фәрманы белән үзенә дә өлеш чыгар дип өмет итә. Тукайның Пушкин шәхесенә һәм иҗатына ихтирамы һәм мәхәббәте ихтыярсыз төрек, бер үк вакытта фарсы суфичылык поэзиясенең патшасы Җәләлетдин Руминың рухи җитәкчесе, укытучысы Шәмсетдин Тәбризигә мистик мәхәббәт тарихын да искә төшерә. Мәүләна үткәргән «сәма»ларга — дәрвишләрнең зыр-зыр килеп әйләнүләрен, Аллаһыга мәхәббәтнең югары баскычы дип саналган җыр-бию мәҗлесләренә ишарә «Пушкинә» шигырендә дә бар. Татар шагыйре хыялында Пушкин шигърияте аһәңнәреннән агачлар, ташлар да җанлана, дәрвишләрнең сәмаларындагыча, үз-үзләрен белештермичә бии («сәнең әшгареңә, бәнчә, агач, таш билә рәкъсандыр»). Гүзәл шигърият, музыкаль авазлар, бию хәрәкәтләре тәэсирендә табигатьнең экстаз халәтенә җиткерелүе — пантеистик юнәлештәге суфичылык поэзиясендә еш очрый торган традицион гилозоизм алымы.

Кыскасы, «Мөхәммәдия» дәверендә, ягъни төрек тәсаувыф әдәбиятына тәкълидләр язганда, Тукай иҗади эш итә, аның дини-мистик эчтәлеген алып ташлый, яңа заманга ярашлы дөньяви мотивлар белән сугара; мөселман һәм татар дөньясын торгынлыкка дучар иткән кадимче голямаларга каршы чыга, иҗтимагый тәрәккыят һәм рухи яңарыш идеяләрен яклый.

Заманында бу хакта үз фикерен Җамал Вәлиди дә әйткән иде. Ул да Тукайның «Бакырган», «Мөхәммәдия» кебек төрек классик әдәбиятының өслүбе һәм аһәңе тәэсирендә язылган шигырьләренең бөтенләй «башка типта» булуына басым ясады. Аныңча, төрек шагыйрьләрендәге «суфизмга каршы Тукаевта инде бөтенләй бер антисуфизм бар. Ул тегеләрнең «Төнлә торган бәндәләр солтан икәндер — белмәдем»ләренә каршы «Вә ишанлар милләтә дошман икәндер — белмәдем» нәзыйрәләрен китерә».

Казанга күчеп килгәч тә, Габдулла Тукай төрек әдәбияты белән кызыксынуын дәвам итә. Мәсәлән, ул Мөхәммәдия мәдрәсәсе мөгаллиме Шәһәретдин Шәрәфтән төрек әдәбиятының байтак китапларын алып укый. «Госманлы әдәбияты нәмүнәләре» исемле җыентык белән танышкач, «бу китапта миңа ярарлык нәрсәләр дә бар икән», — ди. Шул ук вакытта ул иҗатының «Мөхәммәдия» дәвере белән дә алыш-бирешен өзми. Мөхәммәд Чәләби Языҗы углының образ-сурәтләрен, сюжет элементларын, көйләү ысулын, үлчәм-ритмикасын сатирик әсәрләр тудыру максатында файдалана. Шундый әсәрләрнең берсе — «Шүрәле» имзасы белән басылган, 38 бәеттән торган «Ысуле кадимче» поэмасы. Әсәр «Мөхәммәдия» китабының ничек итеп язылу тарихына нәзыйрә булып тора. Көннәрнең берендә Мөхәммәд Чәләби үзенең чиләханәсендә утырганда, аның янына, Мөхәммәд пәйгамбәр турында әсәр язуны үтенеп, дуслары — дәрвишләр килә. Шушы мөрәҗәгатьне нигез итеп алып, шагыйрь татар кадимчеләренең түбән әхлагыннан көлеп, өр-яңа сатирик эчтәлекле поэма иҗат итә. Аның әсәрендә Чәләбинең кырык көн дәвамында Аллаһыга сыгынып яшәгән чиләханәсе Тукайда — пивнойга, дәрвишләр — трактир гашыйкларына әверелә. Ахыр чиктә пивнойда кәеф-сафа корган, дошманнары — җәдидчеләрне сүккән, эчеп-исереп йокыга талган, төшендә хур кызлары кочкан, акчасын урлаткан «каһарман» полиция участогына эләгә.

«Мөхәммәдия»дән» (1908) дип аталган икенче бер сатирик нәзыйрәсендә Тукай, Чәләби китабының Адәм галәйһиссәламгә багышланган юлларыннан файдаланып, Камил Мотыйгыйның «Бәянелхак» газетасы мөхәррире Әхмәтҗан Сәйдәшев белән мөнәсәбәтләренең эзлексез һәм мәсләксез булуына игътибар итә.

Габдулла Тукай талантлы лирик шагыйрь булу белән бергә көчле сатирик та иде. Аның атаклы һөҗү, юмор остасы булып танылуында рус, төрек, азәрбайҗан сатирик журналистикасының да әһәмияте зур иде. Замандашларының язуына караганда, ул Истанбулда чыга торган «Карагез» («Кара күз»), Тифлистә басылган «Мулла Насретдин» көлке журналының бер санын да калдырмыйча укып барган, төрек һәм аңа бик тә якын торган азәрбайҗан һөҗүе һәм юморы үрнәкләре белән танышкан. ХХ гасыр башы татар тормышындагы артталыктан каһкаһә белән көлгән атаклы «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасының каһарманы Кисекбаш образының да тамырлары, академик В.Гордлевский тикшеренүләренә караганда, төрек фольклорына һәм риваятьләренә барып тоташа. Тукай нәзыйрә язган «Иске Кисекбаш»ның авторы кем һәм кайдан — Болгарданмы, Урта Азиядәнме, Төркиядәнме — бу хакта да бәхәсләрнең әлегә кадәр тынганы юк. Мәсәлән, Фәрит Яхин «Кисекбаш» китабының авторы Шәмс Тәбризи тәхәллүсе белән чыгыш ясаган Җәләлетдин Руми дип фаразлый.

Резеда ГАНИЕВА,

филология фәннәре докторы, профессор


Мәкалә «КУ» журналының 4нче (апрель, 2014) санында басылды. Сайтта кыскартылып урнаштырылды.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.