Фән

04.05.2017

Вахит Имамов иҗатында татар тарихы


vahit

Элегрәк чыккан бер мәкаләмдә: «Тарихи романнарны бик яратып һәм кызыксынып укыйм», — дип язганмын икән. Алай ук түгел. Әйе, барысын да диярлек укып барам, әмма… юк, яратып укыйм дип әйтү дөрес үк булмас. Моның сәбәпләре төрле. Теге яки бу язучы тарихи вакыйгаларны, шәхесләрне фәнни яктан ни дәрәҗәдә дөрес итеп тасвирлаган һәм, иң мөһиме, әсәр сәнгатьчә эшләнеше ягыннан ни дәрәҗәдә камил вә мөкәммәл — тарихчы-галим һәм гади укучы буларак, иң әүвәл мин шул нәрсәләргә игътибар итәм. Менә шул «нәрсәләр» төрле язучыда төрлечә һәм ул, табигый ки, шулай булырга тиеш тә. Тарихны мин үземчә күзаллыйм, ә язучылар исә әнә шул без күнеккән стереотип карашларны җиңел генә җимерәләр дә куялар. Кайвакыт күңелдә ризасызлык туа. Югары сәнгатьчәнлек күзлегеннән караганда, миңа калса, «тарихи» дип аталмаган жанрларда иҗат итүче язучыларның әсәрләре күпкә отышлырак. Ә мин андый әсәрләрне дә барыбер тарихчы-галим күзлегеннән карап укыйм һәм ихлас ләззәтләнү хисләре кичерәм. Тарих дәреслекләрен укып кына, әби-бабаларыбыз сөйләгәннәрдән чыгып кына халкыбыз тарихын бөтен тулылыгы, нечкәлекләре белән аңлап булмый. Халкыбыз тарихы ул — Галимҗан Ибраһимов, Мәхмүт Галәү, Шәриф Камал, Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин, Айдар Хәлим һәм башка бик күп әдипләребез иҗатында! Талантлы шагыйрьләребезнең шигырь-поэмаларында гына түгел, хәтта лирикада да тарих чагыла! Мөхәммәт Мирзаның: «Безнең буын кешеләре өчен әдәбият хак тарихыбызның бердәнбер дөрес чыганагы буларак кабул ителә», — дигән сүзләрендә («Мәйдан», 2011, №1, 40 б.) тирән мәгънә ята.

Тарихи романнар, әйе, языла тора. Нурихан Фәттах, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Җәмит Рәхимов, Флүс Латыйфи, Рабит Батулла, Солтан Шәмси, Фәүзия Бәйрәмова, Факил Сафин, Ркаил Зәйдулла, Равил Вәлинең төрле елларда дөнья күргән әсәрләрен укучылар яратып укый. Мин моңа бик шатланам, чөнки без, язучылар һәм тарихчы-галимнәр, бер үк эш — изге эш! — эшлибез. Аның асылы — хәзерге заман татар укучысында, беренче чиратта, яшь буында, халкыбызның шанлы үткәне һәм бүгенге уңышлары мисалында горурлык хисләре тәрбияләү. Татар угылы татармын! Менә шул горурлык хисе булмаса, бөтен галәмгә һәм гавәмгә глобальләшеп бетү куркынычы янаган бер заманда, татарның милләт булып сакланып калу мөмкинлеге югалачак. Яшь буынга милли тәрбия бирү өлкәсендә безгә, бигрәк тә әдәбият һәм сәнгать әһелләренә, бик күп тырышырга, максатчан һәм җиң сызганып эшләргә кирәк. Кызганыч, бу эштән, милли мәгарифне үстерү турында күп сөйләсәләр дә, мәктәпне һәм югары уку йортларын аңлы рәвештә һаман читләштерә баралар.

Шактый озын керештән соң, 1980 еллар башында кыю рәвештә әдәбият дөньясына килеп кергән талантлы язучыбыз Вахит Имамов иҗатына күчик әле. Кызганыч, мин аның үзе, гаиләсе турында бик аз беләм. Чыгышы белән Актаныш районының Иске Байсар авылыннан ул. 1954 елның 18 мартында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике ел чамасы Казан моторлар төзү заводында эшләп ала һәм 1973 елда университетның журналистика бүлегенә укырга керә. Тагын ике елдан укуын читтән торып, бер үк вакытта Балык Бистәсе районы газетасында эшләп дәвам итәргә карар кыла. Армиядә хезмәт итеп кайта. 1982 елдан Вахит Имамов Чаллы шәһәрендә. Башта ул урта мәктәптә тарих фәне укыта, аннан соң КамАЗның пресс-рам заводында мастер, участок башлыгы, өлкән диспетчер булып эшли. 1990 елда «КамАЗ» типографиясе нигезендә газета-китап нәшрияты оештырып, шунда баш мөхәррир вазифасын башкара. 1997 елдан бирле Вахит Имамов Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеген җитәкли, 2005 елдан «Мәйдан» журналының баш мөхәррире. Менә шушы кыска гына рәсми белешмә язучы иҗатын характерлый торган «киң колачлы» дигән билгеләмәнең серен ача да сала, минемчә. Тормыш юлы урта мәктәп тәмамлап, университетта белем алу һәм газета-журнал редакцияләрендә эшләү чорларын гына «кочып алган» язучыдан бүгенге заман тормышын чагылдырган күләмле эпик әсәрләр таләп итү урынсыз. Вахит Имамов исә тормышны тирәнтен белә, яшәү дәверендә, гади эшче һәм мәктәп укытучысы рәвешендә дә, журналист һәм язучы буларак та, төрле социаль катлау кешеләре арасында кайнаган, татар дөньясын бөтен катлаулылыгы, каршылыклары белән аңлый һәм боларның барысын да, сәнгатьчә эшкәртеп, үзенең иҗатында чагылдырырга тырыша.

Алып карагыз аның Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Ир канаты» (1988), «Нәзер» (1991) исемле китапларында туплап бирелгән повесть-хикәяләрен, «Аргамак» журналының беренче номерын ачып җибәргән «Кәнәфи» повестен. Таныш вакыйгалар, таныш геройлар — барысы да тормышның үзеннән алынган, берсе дә язучы фантазиясе түгел. Шуңадыр күрәсең, укучы аларны яратып кабул итте, кулдан кулга йөртеп укыды. Язучының әхлак проблемаларын күтәргән «Нәзер» повесте һәм «Өмет» хикәясе исә Татарстан телестудиясе төшергән һәм күп тапкырлар телевизор экраннарыннан күрсәтелгән кыска метражлы нәфис фильмнарның сценарийлары өчен нигез булып хезмәт итте.

2001 елда Чаллыда дөнья күргән «Могикан» исемле китап язучының популярлыгын тагын да ныгытты, ул моңа кадәр беркем дә кул тидерергә җөрьәт итмәгән кискен мәсьәләләрне күтәрергә сәләтле кыю автор буларак танылды. Китапка исем биргән «Могикан» повесте күңелдә бигрәк тә нык уелып калган. Күрәсең, эчтәлеге үземнең туган якларга бәйле (безнең авыл Чаллыдан 20 чакрымда гына), бер генә кешене дә тыныч калдыра алмый торган вакыйгалар турында булгангадыр. Әсәрнең үзәгенә, узган гасырның җитмешенче елларында гигант «КамАЗ» корпусларын торгызганда, түрәләрнең гафу ителмәслек саксызлыгы, гади халыкны санга сукмаулары аркасында искиткеч гүзәл табигатьнең, дистәләгән татар авылларының юкка чыга баруы, шул вәхшилеккә каршы тигезсез көрәш проблемасы куелган иде. Кызганыч, бу проблема безнең көннәрдә дә актуальлеген югалтмый.

Вахит Имамовның әлеге китабына урнаштырылган тагын бер әсәр укучының игътибарын җәлеп итә. Ул — «Исемең ничек, татар авылы?» дип аталган тарихи-топонимик очерк. Автор үзенең «Татар энциклопедик сүзлеген» укыгач туган фикерләре белән уртаклаша. Исемнәре бозылып, урыслашып беткән татар авыллары, елга-күл атамалары турында күңелсез статистика китерә. Әйе, үз авылларының тарихи исемнәрен кайсы якка гына боргалап бетермәгән дә ничек кенә итеп үзгәртмәгән. Исемнәр дә татарлыгын югалта, урыслаша бара икән бит.

Вахит Имамовның заман таләпләренә сизгер, халык язмышына битараф булмаган, үткәннәрдән сабак алырга өндәүче тынгысыз автор булуын аның 1991 елда рус һәм татар телләрендә басылып чыккан «Әфган «кызалаклары» («Афганские «тюльпаны») дигән очерклар җыентыгы да ачык раслый. Биредә сүз, Чаллы төбәгеннән китеп, Әфганстан җирендә ятып калган фаҗигале сугыш корбаннары турында бара. Интернациональ бурычыбызны үтибез дип башланган «гадел» сугышның киләчәктә сабак алырлык аяныч нәтиҗәләре турында. Заманы өчен бик тә кирәк, укыла торган китап булып чыкты ул. Язучы туплап чыгарган материаллар республикабызның күп кенә мәктәпләрендә, мәдәният йортларында, китапханәләрдә, төбәк музейларында Әфган корбаннарына һәм сугышчыларына багышланган экспозицияләр ачарга этәргеч бирде. Шундый экспозицияләрнең берсен мин С.Рәфыйков исемендәге Зәй үзәк китапханәсе фойесында күрдем. Китапханә хезмәткәрләре сөйләвенчә, аның идеясе Вахит Имамов җыентыгын укыганнан соң туган.

Татар авылын күмәкләштерү тарихы белән бәйле вакыйгаларны рәсми фәндә кабул ителгәнчә түгел, бөтенләй яңача, халкыбыз язмышында олы фаҗига буларак шәрехләгән «Тозлы яра» (Казан, 2004), егерменче йөз башларында туган якларын калдырып, чарасызлыктан Япониягә килеп төпләнгән татарлар тормышын реаль картиналарда ышанырлык итеп күрсәткән «Япун татары» (Чаллы, 2004) романнары да язучының уңышлы әсәрләреннән саналырга хаклы.

Табигый ки, югарыда санап үтелгән әсәрләр тәнкыйтьчеләр игътибарыннан читтә калмады. Алар бит, гадәттә, әдәбият дөньясында инде күптән үз юлын тапкан танылган язучыларның яисә яшь авторларның талантлы әсәрләре турында язарга ярата. Әдәбият бусагасына яңарак кына аяк баскан Вахит Имамов иҗаты турында беренчеләрдән булып Гариф Ахуновның сүз башлавы үзе үк күп нәрсәләр турында сөйли. «Әдәбиятыбызга саллы прозаик килә!» — дип язды ул куанып үзенең бер мәкаләсендә («Мәйдан», 2002, №6, 168 б.). Аннан соң матбугатта бер-бер артлы Мөдәррис Вәлиев, Барлас Камалов, Марсель Галиев, Мөсәгыйт Хәбибуллин кебек олпат язучыларыбызның, әдәбият белгечләренең бәяләмәләре басылып чыкты. Вахит Имамовның күпкырлы, үзенчәлекле талант икәнлегенә басым ясап, аның тарихи әсәрләр язарга да сәләтле автор икәнлеген искәртеп үттеләр. Һәм ялгышмадылар.

Халкыбызның борынгы һәм урта гасырлар тарихы белән шөгыльләнүче галим буларак, аңлашыла ки, мине беренче нәүбәттә Вахит Имамовның тарихи романнары, тарихи-документаль әсәрләре, публицистикасы кызыксындыра. Аның бигрәк тә үзе җитәкләгән «Мәйдан» журналында — һәр санында диярлек! — басылып килә торган тарихи-публицистик язмалары ошый. Чөнки Вахит әфәнденең теге яки бу төбәк тарихына, шул төбәкнең тарихи шәхесләренә багышланган язмалары өр-яңа, кайвакыт әле фәндә билгеле дә булмаган кызыклы мәгълүматлар белән тулган була. Ул чын тарихчы һәм күбрәк нәкъ менә тарихи әсәрләре белән әдәбиятта үз урынын яулады да инде.

Язучының иҗатын мин даими рәвештә 1993 елдан бирле күзәтеп барам. Шул елны аның атаклы тарихчыбыз Равил Әмирхан белән бергә язылган «Татарларның Ватан сугышы: XVI-XVIII гасырларда милли-азатлык яулары турында тарихи очерклар» китабы басылып чыкты. Йөз җитмеш меңлек тираж белән! 80 битлек китапчык, билләһи дип әйтәм, чын сенсация булды безнең өчен. Беренчедән, күпләрне аның «сәер» исеме шаккатырды, моңарчы әле бер генә тарихчы да татарларның урыс хакимиятенә каршы алып барган милли көрәшен, восстаниеләрен «Ватан сугышы» дип атарга, ягъни дөресен язарга батырчылык итмәгән иде; икенчедән, халкыбыз тарих битләреннән төшеп кала язган каһарман бабаларыбызның кылган гамәлләре, язмышлары белән танышырга мөмкинлек алды. Баксаң, алар гасырлар буена үзләренең борынгы дәүләтчелеген торгызу өчен армый-талмый көрәшкәннәр, кан түккәннәр икән. Тиешле органнар тарафыннан ничәмә-ничә еллар буена махсус яшерелеп яткан әлеге фактлар, ниһаять, халыкка барып иреште. Китап, кулдан-кулга йөреп, тиз арада таралып та бетте. Республикабыз суверенитетын яклап күтәрелгән милли-азатлык хәрәкәтенең тагын да җанланып китүендә, миңа калса, әлеге китапның роле зур булды.

Бер елдан соң Вахит Имамовның «Яшерелгән тарих» исемле тагын бер документаль әсәре дөнья күрде. Рус телендә һәм җәмгысе 400 мең тираж белән! Дөрес тарихка сусаган халык, бигрәк тә татар милли хәрәкәтендә катнашучы яшьләр, язучыга бик рәхмәтле иде. Тиз арада бу әсәрне мәктәп укытучылары тарих дәресләрендә өстәмә материал рәвешендә куллана башлады. Безгә аз таныш булган фактлар «Татарстан тарихыннан хикәяләр» дип аталган һәм ул елларда бик популяр мәктәп дәреслегенә дә кертеп җибәрелде.

Фаяз ХУҖИН,

Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы,

тарих фәннәре докторы


«КУ» журналының 3нче (март, 2014) санында басылды. Сайтта кыскартылып бирелде.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.