Бәян

28.04.2017 №1 (ГЫЙНВАР), 2016

Хат башы — яз каршы


Күк йөзендәге бихисап йолдызлар кинәт калтыранып куйдылар да, дәррәү кузгалып өй янына җыйнала башладылар. Яктырак янганнары айның янәшәсенә елышты, тоныграклары читкәрәк урнашты. Арада сабырсызлары да бар — алар кабаланалар, айның өстенә үк менеп утырмакчылар. Ай андыйларны ачулана, этеп җибәрә. Шул чакта миллион очкыннар чыгып галәмгә сибелә.

Ниһаять, барысы да урнашып бетте. Кайдандыр ниндидер көй пәйда булды: чың-чың-чың… Йолдызлар ай тирәли әйләнеп биергә тотындылар. Гаҗәеп бию иде бу. Ай елмая, ай көлә, ә йолдызлар түгәрәк уены уйнап бииләр: салмак кына, ашыкмый гына бер-ике адым ясыйлар да вак-вак атлап йөгереп китәләр, капылт туктап, бер чүгәләп-чүгәләп алалар.

Чулпанның мондый бию күргәне юк иде әле. Шаккатып, таң калып карап торды ул йолдызларның әйлән-бәйләненә. Аларга кушылып биисе, сикерәсе, очынасы килеп китте.

Кызның уен, теләген иң беренче булып Чулпан йолдыз сизде, биюеннән туктады. Бүтән йолдызлар да туктадылар. Чулпан йолдыз, айның каршына очып төшеп, айга болай диде: «Аебыз — кадерлебез, мин беләм, син мине өзелеп яратасың, шуңа күрә үз яныңнан еракка җибәрмисең, миңа да синнән якынрак җисем юк. Күк шаһит, һәр җемелдәвем синең өчен. Бу юлы миңа синең тирәли биемәскә рөхсәт ит. Юк, биисе килмәүдән түгел. Сәбәбе башка. Әнә, күрәсеңме, җирдә — нурларың астында Чулпан исемле кыз сиңа һәм безгә сокланып карап тора. Ул да Чулпан, мин дә Чулпан. Урыннарыбызны алышып торыйк аның белән. Биесен күңеле булганчы».

Ай рөхсәт бирде. Чулпан йолдыз җиргә төште, Чулпан исемле кыз күккә ашты. Йолдызлар аңа кулларын суздылар, ай кызның чәченнән сыйпады. Бию дәвам итте.

Биеде дә соң Чулпан! Биюе шундый рәхәт, шундый җиңел. Аяклар үзләреннән-үзләре галәм көенең ритмына баса, куллар — канат.

Бию кызулыгыннан Чулпан түгәрәкнең уртасына килеп чыгып бер урында бөтерелгәнен дә сизмәде. «Чулпан! Чак кына сабыр ит!» дигән тавыш ишетелде. Кыз туктап як-ягына карады: ай да, йолдызлар да аның тирәсендә әйләнә иде. Чулпанга сабыр итәргә кушучы ай үзе икән, әнә ул тагын кызга эндәште: «Җиргә күз сал», — диде.

Җирдә ике кулын кесәсенә тыгып Иршат басып тора. Башын артка ташлап күккә карый, авызы ачылган, сул күзе кысылган. Бит урталарында, борыны очында һавадагы йолдызлар санынча сипкел.

Кинәт кенә әллә ни булды Чулпанга. Йөзе җитдиләнде, күзләре моңсуланды, шашып биюен онытты — хәрәкәтсез калды. «Ни булды аңа?» — дип сорадылар йолдызлар. «Кызның йөрәгендә мәхәббәт дигән олы хис кабынды, Чулпан олыгайды, ул үз гомерендә беренче тапкыр чын-чынлап гашыйк булды», — дип җавап бирде ай.

Чулпан уянып китте. Ни эшләгәнен белештермичә, урыныннан сикереп торды, тәрәзә янына барды. Тышта таң атып килә. Ә Иршат кайда? Әле генә шунда басып тора иде ич. Нигә качты? Тәрәзәне ачып бакчага карады Чулпан. Иршат алмагачлар арасында да юк иде. Тукта, нигә эзли соң әле Чулпан шул Иршатны? Кем соң әле ул Иршат? Нигә кирәк ул? Мәктәптә күреп тә җан бизгән. Каршыга килеп баса да, сул күзен кысып, мыскыллаган сыман карап тик тора. Кит дисәң дә китми, әйткәнеңне ишетми дә. Этеп җибәргәч кенә ике кулын кесәсенә тыгып, ашыкмыйча, сызгырынып китеп бара. Бит урталары, борын очы тулы сипкел.

Чулпан урынына барып ятмакчы иде. Еракта-еракта, таң сызылып килгән офыкта Иршатны күреп туктап калды. Сул күзе кысылган, ике кулы кесәдә, бит урталары, борын очы тулы сипкел. Үзе: «Мин дә сине бик яратам, Чулпан», — дип кычкыра.

Офыкта, әлбәттә, кысылган күзле, сипкелле Иршат юк иде. Яратам дип тә кычкырмый иде. Чулпанга гына күренде ул. Яратам дигән сүз Чулпанга гына ишетелде. Аңа бу иртәдә уналты яшь тулган иде.

(Ризван Маликовның хикәясеннән өзек).

2

Хат башы — яз каршы

Мәхәббәт ул саф була,
Мәхәббәт ул бер генә була.

Ризван балакаем, күктәге йолдызлар, судагы балыклар санынча күптәнкүп, чуктин-чук сәламнәр җибәреп калам. Исемеңнең Ризван икәнен беләм. Фамилияң хәтердән чыккан инде, Чулпаннан сорадым да ул әйтеп бирде. Чулпан — ул безнең бик акыллы кызыбыз. Мин инде үзем Сөембикә атлы булам. Атлы дигән сүз исемле дигән сүз була инде, Ризван балакаем. Мин инде бик олы карчык, тешләрем дә юк инде хәзер, ипинең дә йомшагын гына ашыйм. Катысын Чулпанга бирәм. Чулпан ашамаса, суга салып җебетәбез дә казларга-тавыкларга чыгарып салабыз. Үзем салам инде. Чулпанга әйтәм дә чыгарып сал шул җебегән ипине казларга-тавыкларга дип, дәрес әзерлисем бар ди. Тыңлаусыз бала безнең Чулпаныбыз. Мине түгел, әтисен, әнисен дә бик үк тыңламый. Ә мин аның әбисе булам инде. Әтисенең әнисе. Синең хәлләрең ничек соң, балакаем? Чирләмисеңме? Эчең-башың авыртмыймы? Дус-ишләрең исән-саулармы? Үзләренә күп иттереп сәлам әйт инде. Мөслим районыннан Ишем авылындагы Сөембикә әбидән сәлам диген. Мин сиңа әби тиештер инде. Бик алай карт күренмәгән идең сәхнәдән. Чулпан да әйтеп торды, син Ризван абыйга әби тиеш буласың, диде. Ул әйткәч, дөрестер. Минем үземнең, балакаем, күзләрем дә бик әйбәт күрмиләр шул. Энәгә җепне дә Чулпан кызым саплап бирә. Бик тә, бик тә игелекле бала үзе ул яктан. Сиңа хат язырга да күзем күрми, Ризван балакаем. Күршедәге Алсу атлы кызга әйтеп торып яздырам. Чулпанга әйткән идем дә, Ризван абыеңа хат язып бир минем өчен дип, тыңламады, хәерсез.

Әйтергә дә онытканмын, хәтерем начарланган. Син мине белмисеңдер дә әле, Ризван балакаем. Язучылар җыелышып килдегез бит күптән түгел генә Мөслимгә? Шунда мине дә алып барган иде Чулпан. Мөслимнең үзенә түгел инде. Безнең авыл бәләкәй. Бәләкәй булганга, аңа артистлар килми. Артистлар карарга колхоз үзәгенә — Балтач авылына барабыз. Шунда алып барды Чулпан. Анда син дә бар идең, балакаем. Бөтен язучыларның уртасында утырдың. Язганыңны укыдың безгә. Бүтәннәр шигырь укыды, син хикәя укыдың. Укыганың миңа бикләр дә ошады инде. Чулпанга да ошады. Әйттем әле шунда Чулпанга, менә алар кебек бул, дидем.

Бу хатны язганым шуның өчен, Ризван балакаем, Чулпанга матур итеп хат язмассыңмы икән, акыл өйрәтеп яз әле шуңа. Менә әле гәҗиттән синең язганыңны укыды Чулпан. Аның исемен әйтеп язгансың. «Чулпан таңны уята» дигәнсең. Әбиләр өчен язылган хикәя инде менә, каплаган да куйган. Укып еладым. Яшь чакларым искә төшеп китте. Шул инде, безнең заман инде, безнең заман. Хәзерге яшьләрнең бүтәнрәк шул. Алар икенче төрлерәк. Чулпан да шулай ди, хәзер алай түгел ди. Ничек икәнен үзе дә белми, балакаем. Бигрәкләр дә яшь шул әле, балакаем, унбише тулып, уналтынчыга гына чыкты. Быел, Алла боерса, сигезенчене бетерә. Укуы әллә ни куандырырлык түгел түгеллеккә. Тик зиһенле бала. Бер дә генә белмәгәне юк. Унны укып бетерәм шул дип йөри үзе, институтка керәм, ди, синең сыман язучы булам, ди. Кем белә инде анысын. Үзе болай шигырьләрне бик оста яза. Кайсыберләрен миңа кычкырып та укып җибәрә. Әтисенә, әнисенә укымый, миңа гына укый. Әтиләре, әниләре өйдә юк чакта. Яныма килә дә: «Әби шигырь укыйммы?» — ди. «Укы, балакаем, укы», — дим. Шуннан укый. Болай үзләре ярыйсы кебек. Гәҗиткә басырлыклары да бар сыман. Язучы абыеңнарга күрсәт, дим. Мин аларны белмим бит ди. Ризван абыеңа җибәр, дим. Ул мине белми, ди. Соң, мин әйтәм, кулыңда китабы бар Ризван абыеңның, «Чулпанга! Бәхетле бул». Ризван Маликов», — дип язылган китабы, дим. Белмәгән кешегә шундый сүзләр язалармы, дим. Ул миңа гына түгел, бөтенебезгә дә шулай язды, ди. Ничек инде барыбызны да хәтерләсен, ди. Хәтерлисеңдер дә әле, Ризван балакаем. Кара чәчле, кара кашлы, кара күзле кыз инде. Класстагы малайлары аңа чибәр дип әйтәләр ди, иптәш кызлары көнләшәләр ди.

Ризван, балакаем, сиңа хат язуым шуның өчен, син Чулпанга, шигырьләреңне миңа җибәр, дип хат яз. Оялма, диген. Син, диген, мин язганнарны яратып укыйсың икән, диген, үзең язганнарны да мин укып карыйм әле, диген. Минем шигырь язганымны кайдан беләсең, дип хат язса, әбиең әйтте, диген, ярыймы? Чулпан үзе җибәрәсе шигырьләрне көтәргә бик озак дисәң, мин сиңа аның бер шигырен дәфтәреннән күчертеп алып җибәрәм.

Сорау бирдем бу дөньяга —
Ике генә сорау бары:
Нигә кара кара карга?
Сандугачкай нигә сары?
Дөнья миңа җавап бирде:
Сандугачкай шуңа сары —
Тавышыннан төскә күчкән
Сагышлары, моңы, зары.

Дөнья миңа җавап бирде:
Шуңа кара кара карга —
Көнләшүдән кара көйгән
Сандугачның моңы барга.

Ярый, Ризван балакаем, сау булып тор. Саулык сиңа да кирәктер. Ничә яшьтә инде үзең? Кирәк инде, яшьләргә дә картларга да кирәк саулык. Хат яз, яме. Миңа атап та яз, Чулпанга да яз. Хатны язучы Ишем авылыннан Сөембикә карчык дип белерсең.

20 сентябрь, 1970 ел.


Сайтта кыскартылып урнаштырылды.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *